

КЫРЫГЫНЧЫ БҮЛЕК
Бах..Бах- тияр! Син нәрсә сөйлисең? Нәрсә әйткәнеңне, ишетәсеңме син?!Нинди Зара дисең? дип Земфира Бәхтиярның кардай ак күлмәген йолкый башлады.Нинди энең булсын синең.Син бит баронның бердәнбер яраткан малае идең, диде ул ярсып.
Бахтияр, шулай кисәк кенә әйткәненә үкенеп Земфира янына барып басты.Тынычлан Земфира!Кил әле монда, утыр дип имәннән сырлап ясалган, агач урындыкны , хатынга таба этте.Үзе идәндә яткан чәйнекне алып, су агызды да , газны борып, аңа таба борылды.
Мин үземне дә, Земфира!, гаиләдә бер малай, әти белән әнинең яраткан бер уллары дип йөри идем.Апам Рубинага караганда да, күбрәк яраталар кебек тоела иде миңа.Ләкин дөнья булгач, төрлесе була матурым.Менә бит! Әле яңа гына энем барлыгын белдем.Лесник ул.Чулпанда тора.Гомәр исемлеее.
Леснииик! Чупаан?диде, Земфира йөрәген тотып.
Әйе, Чупан ! Дөресрәге Чулпан! Сиңа ул исем, нәрсә дә булса сөйлиме?
Земфира, нигә торып басканын да онытып, аш бүлмәсе буйлап йөри башлады.Аннары тәрәзә янына барып басып, якында гына күренеп торган посадкага карап торды да,бар ачуы белән, гардинга эленгән челтәрне, шторасы ние белән йолкып, идәнгә тотып бәрде..Шул арада өстәлдә торган, кыйммәтле, бәллүр графинга үрелде.Ләкин Бәхтияр ,ни буласын аңлап, тиз генә Земфираның кулыннан эләктереп алырга җитеште .
Нишлисең Земфира!Нинди җеннәрең килде?диде Бәхтияр, ул бу булудан куркып.Шулай дип сораса да, белә иде Бәхтияр, аңлады ул бу гүзәл ханымның нигә ярсуын.
Бәхтияр! Нигә сөйлисең син боларны миңа?диде Земфира хәлсезләнеп .Һәм үзе дә сизмичә,Бәхтиярның кочагына ауды.Яшь вакытта, кулыннан булса да бер тотарга теләп,гашыйк булып йөргән кызның күз яшенә чыланган кайнар сулышын тоеп, Бәхтиярның үзенең дә башы әйләнеп китте.Искиткеч тәмле, хушбуй исе , борынын кытыклады.Үксеп елаудан, бер күтәрелеп, бер төшкән күкрәкләре, юка гына күлмәге аша гәүдәсен пешереп , аңын томалады.
Үзен көч хәл белән кулга алып, Земфираның ефәктәй ялтырап торган чәчләрен сыйпады Бәхтияр.Тынычлан Земфира! Миннән бернәрсә дә яшерергә маташма яме, дип аның янган яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртте.Мин барсын да беләм Земфира.Бе-ләм.Яшьлек ялгышсыз гына булмый.Шуның өчен яшьлек бит инде ул.Бәлки әле, нәкъ менә шул күз яше сүзеннән алынгандыр да әле ул.Чөнки, яшь чакларда уйламый эшләгән гамәлләребез өчен, гомер буе яшь түгәбез....
Ә син? Син каян беләсең боларны?Зара турында, ни беләсең? Бахтияр !Чулпанда нишлисез?диде Земфира, Бәхтиярның нык, көч ташып торган җилкәсенә башын салып.Кайтарып булсын иде яшь гомерләрнеее!Кемгә гашыйк буласын да белер идек.Кайда сөртенеп, егылмаска икәнен дә...
Минем Чулпанда әни яши хәзер, Земфира.Әтине озаткач ,үз ягына кайтырга теләде әни.Менә шунда Зара..дип әйтеп бетерә алмады, Земфира ялварулы , үзәк өзгеч карашы белән , Бәхтиярга ташланды.
Нигә син миңа ,Зара турында әйтеп, кан саркыган ярама кабат учлап тоз сибәсең?Барсын да белгәч, әллә януы җитмәгән әле, көйсен дисеңме? Нигә һаман аның турында сөйләргә телисең син, Бәхтияр!Инде әз генә онытылып, яши башлагач кына, нигә кабат исемә төшерәсең?Шулай дип, Земфира, Бәхтиярны этеп җибәрде дә, сызгыра башлаган чәйнеген барып сүндерде.Тавыш тынсыз гына өстәлгә тәм том куеп, казылыклар турап, тәлинкәгә тезде.
Аннары,бераз тынычланып: Гафу ит, Бахтичёк!дип елмайды. Гафу ит , кызып киткәнмен.Ләкин бу елмаюның, аңа ничек бирелгәнен бик яхшы күрде Бәхтияр.Бер мәлгә, теге вакытта, Чулпанда Мәдинәнең , карга булып кычкырган җан авазын ишеткәндәй булды ул.Бер кире барон аркасында, ничә йөрәк хәсрәт утларында яна.Айнура-Зара ничә еллар, ике яр арасында бәргәләнә.Ә Айнур? Бу турыда хәзер сорарга да курка Бәхтияр..
Земфира, өстәлгә куясы ризыкларын, уйланып, куеп бетерде дә: Әйдә , чәй эчеп алабыз дип, фарфор чокырларга чәй ясый башлады.Утыр, әйдә, Бахти! дип, шунда гына торган шкафтан, нәни генә рюмкалар алып, вино агызды.Әйдә, Син һаман Зара дип, җанымны йолкыйсың.Әйдә алайса , Зара өчен күтәрик дип, чәкешеп тормый гына виноны эчеп куйды.Кызымның җаны рәхәттә булсын!..Моны көтмәгән Бәхтиярнең кулыннан рюмкасы төшеп китеп,кызыл шәраб, ак эскәтер буйлап агып китте...
Кызым, Зара! Син дә, канлы күз яшьләре белән елыйсыңмы? дип, Земфира ,әле генә челтәрен йолкып аткан тәрәзә аркылы һавага карап, авыр сулап куйды.
Аның бу сүзләрен ишетеп,Бәхтияр таш сын сыман катып, уйга калды.Земфира нинди Зара турында сөйли дә, мин кем турында сөйлим?Димәк Айнура Земфира кызы түгел.Хатны алдап кына язганнар?..Ә бәлкии?....
Балаларны югалту Бахтияр, күтәрә алмаслык хәсрәт.Бигрәк тә менә, минем шикелле урманда, куак төбендә калдырып киткән балаң булса....
Нинди куак? Нинди җан турында сөйлисең син матурым!, диде Бәхтияр бер нәрсә дә аңламыйча.Без икебез ике кыз турында сөйләшәбезме, әллә шул бер кыз- Зарамы?
Ә син нинди Зара турында беләсең?Кем ул? Бахтияр?диде Земфира, шул бер кечкенә рюмкә винодан йомшарып.
Нинди Зара турында сөйлим инде, матурым.Гомәрләр үстергән, шул урманнан табылган кыз , әлбәттә.Земфира яңадан бер рюмка виноны йотып куйды.Аннары,Бахтиярга да салып, ничә яшькә кадәр үстергәннәр инде
, Гумарлар Зараны ?диде, тагын да шул, үзәк өзгеч елмаюы аша.
Ничек үстергәннәр? Әле һаман да какмый сукмый, яратып үстерәләр...Бер күрсәң иде син ул чибәр кызны!
Земфира, аңы алышынган кеше сыман боздай карашы белән Бахтиярны бораулап алды.
Мин бит сине Бахтичёк , сагынып, яратып каршы алдым.Ә син? Син нигә минем җанымны изәсең..Кайчаннан бирле, мине алдарга тырышасың.Без бит чегәннәр, Бахти! Безнең күңел ,алай җебеп ,тиз генә бирешә торган түгел.Күпне күргән халык бит без..Күпне күргән...Ләкин менә Зараның суда батуы гына, какшатты мине!.Язмышыбыз шундый булган димәк.Тирән, мул сулы иде шул ,андагы елга..Земфира ишеткән белгәннәрен бер туктамый сөйләде сөйләде.Йөрәгенә җыелган, бер кешегә сөйләргә җөрьят итмәгән серләрен, радио сыман бер тында сөйләп бирде ул.Аннары , зәңгәр күккә карап :ике кызым тормышта.Златасы монда, урамның теге башында гына тора.Син килгәндә, алардан кайтып килешем иде.Ә менә Зара..Зара күктә Бахти..
Димәк, эш менә нәрсәдә икән?дип уйлады Бәхтияр.Димәк ул, үзенең кызын суда баткан дип белә... Земфира, тыңла ! Хәзер мин сөйлим, тыңла әле яме диде ул, үзенең көчле куллары белән Земфираның кулын тотып. Зара исән! Ул Гомәрләр белән, бик матур гомер кичерә.Алай гына да түгел, минем малай Богдан белән, бер берсен яраталар.Бәлки әле , озак та үтми ,кода кодагыйлар булып куюыбыз да бар! Күрсәң иде син аның матурлыгын.Ә акыллы булуы? Эш сөюе?Болар турында сөйләп тә торасы юк.Ул үзенең чегән кызы икәнен дә белә хәзер.Чөнки Зара үзе үк сөйләргә мәҗбүр итте.Гомәр энекәш унны бетергәч генә сөйләрбез дип торган идек, дигән иде дә.Менә шулай килеп чыкты.Сөйләде дип, сөйләргә дә туры килмәде аларга.
Бары Зараның әнисе калдырган хатны гына укырга бирделәр.Ә хатта барсы да аңлатып язылган.
Ә хатны кем укыды?диде Земфира, пышылдап кына.Үзенең соравыннан үзе куркып.Аны шул Зара дигән кыз укыдымы?Ә әнисенең исеме?Хатта әнисенең исеме точно Земфира, дип язылган идеме?
Әйе!Әйе, Земфирааа!Кайчаннан бирле аңлатырга тырышам бит сиңа шуны!Зараны саклагыз, әнисе Земфира дип укыдылар...
Шуны гына көткәндәй ,Земфира урыныннан сикереп торды. Ни көләргә , ни еларга белми әле тәрәзә, әле кухня шкафы янына килеп басты да,Бәхтияр! Бахтичёк! Син нәрсә? Зараны исән! дип әйтергә телисеңме?Чынланпмы?Мин аны....Мин бит аны ... дип Бәхтиярны кочаклап үбәргә, көләргә тотынды...
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова