Литература
6 Марта 2022, 07:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

38-39 бүлекләр Барам инде баруын, Земфира шунда булса гына ярар иде дип уйлап, Бәхтияр тасма кебек сузылган олы юлга килеп керде.Яңа машина , матур гына гүләп, тигез асфальт юлдан җилдерә.Радиодан күңелләрне җилкендереп, матур музыка яңгырый.Каршыга килгән машиналар агымы, берсенә берсе ышкылып киткәндәй тоела.

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
Утыз сигезенче бүлек.

Барам инде баруын, Земфира шунда булса гына ярар иде дип уйлап, Бәхтияр тасма кебек сузылган олы юлга килеп керде.Яңа машина , матур гына гүләп, тигез асфальт юлдан җилдерә.Радиодан күңелләрне җилкендереп, матур музыка яңгырый.Каршыга килгән машиналар агымы, берсенә берсе ышкылып киткәндәй тоела.
Бәхтияр үз уйларына чумып, юлын дәвам итте.Земфира...хәзер нинди икән инде син? Яшь вакытта , кызың Айнура кебек үк, бик матур идең .Ләкин һаман да шул, юашлыгың аркасында, Петша хатыны булып куйдың.Кызыңны да, куе урманда барон гына калдырткандыр.Үзеңнең йөрәгең җитмәс иде.Ләкин менә, кайтам дип ышандыргач, ник кайтып күренмәдең?Айнура-Зараңны күрсәң иде син, хәзер! Кызың рәхәтләнеп, назда гына үссә, ә менә сез урлаган малайның әниләре?Белсәң иде син аларның йөрәк сагышын.Кара урманда, карга булып кычкырган җан авазын ишетсәң иде син!Шулай уйлый уйлый, Бәхтияр шәһәрне артта калдырып, як- ягына чыршы, наратлар тезелгән трассага килеп чыкты.Ике яклатып тезелгән каен кызлары, әйтерсең лә;Айнурны тап, Айнурны тап! дип кул болгыйлар.Горур чыршы, наратлар хәерле юл теләп, баш ияләр.Шушы юллардан,энекәшнең малаен табып,исән сау кире кайтырга насыйп булсын иде , дип Бәхтияр радиосының тавышыш көчәйтте.Юллар, юллар! Кемнәр генә чапмый сездән!Нинди генә шатлыклар, нинди авыр кайгылар да күрергә дә насыйп булгандыр сезгә.Булсын иде лә ул,сөйләр телләрегез.Меңләгән сорауларыбызга җавапны,башларыбызны сезгә салып тыңлар идек.Бәлки мин дә:Гомәрнең урланган малаен, Айнурны күрмәдегезме?дип сорар идем.Юк шул, юкНи дисәк тә, сез телсез шаһитләр генә...
Хәйран гына юлны артта калдырып бара торгач,Бәхтияр юл кырыенда гына урнашкан ашханәне күреп,тамак ялгап алырга булды.Югары уку йортын тәмәмлап, инде озак еллар җитәкче булып эшләсә дә,күпләр һаман да аны чегән итеп кенә кабул итәләр .Кыска җиңле ак күлмәк, килешеп торган кара чалбарлы бу матур гына чегән иренә, ашханәдә дә, кырын карап куючылар табылды.Чегән күргәнегез юкмы соң, сезнең? диясе килсә дә, алдына карап, подноска ашамлыклар тезүен белде ул.Ә кассада утыра торган, юан хатынның үзенә төбәлгән мыскылы карашын күреп, чак түзде.Түшенә язылган язуы буенча, аның татар икәнен белеп , тиз урынына утыртты утыртуын..Кассага килеп җиткәч, үзенә карап торган юан хатынга: миңа караганчы, әнә ашка карагыз.Может тамагыгыз туеп, әзрәк ашарсыз, диде Бәхтияр, татарчаны бераз бозып булса да.
Мескен кассир , аптыраудан күзләрен бер ачты , бер йомды.Бераз ,кызарып ни әйтергә белмичә торды да, ачудан , төкереген көчкә йотып: Хаам! гына дип әйтә алды.Шулай була ул, үзеңне высший сорт дип йөрсәң, дип эчтән генә сөенде Бәхтияр.Ашап чыкканда гына, үзенең каршысына очраган , урта яшьләрдәге парларны күреп, хатынын да туздырып атты.Менә минем белән бергә барсаң, укаң коела идеме инде? Авылга кайтсам үзем генә, юлга чыксам үзем генә.Аннары өйгә кайткач, тавыш чыгарырга маташа башлыйсың.Кире беткән, дип, юлын дәвам итте Бәхтияр.Кая барса, үзенә текәлгән карашларны тоеп,ияләнә төшсә дә , барыбер ачуы чыга иде әле.Бу юлы да шулай, озак кына тынычлана алмыйча барды.Как будто, чегәннәр кеше түгел!Маймылга караган шикелле карыйлар бит ә?дип, радиоалгычын бер көчәйтте, бер акрынайтты ул.
Авыл арты авыл, шәһәр арты шәһәрне узып, Саратовка якынлашты Бәхтияр.Ләкин, бик сәләмәт булсаң да юл ардыра.Бигрәк тә руль артында.Бәхтияр дә күзләрен угалап барды да, болай булмый бу дип, юл буенда гына урнашкан, түләүле стоянкага кереп туктады.Озын- озын йөк машиналарыннан читтәрәк, бер тыныч урын табып , машинасын куйды да , шунда гына урнашкан кафега кереп китте.Монда арган шоферларның үз мәшәкатъләре.Чегәнме син , әрмәнме ихтибар итеп , текәлеп караучы булмады.Бәхтияр иркенләп ашап әчте дә, урамга чыкты.Бер кырыйда дальнебойщиклар көлешә көлешә , күргәннәре белән уртаклаша.Берсе сүгенә сүгенә, машинасының тәгәрмәчен алыштыра...Бәхтияр һава сулап, бераз машинасы тирәсендә әйләнгәләде дә,берсе белән дә сүзгә кермичә машинасына кереп утырды. Тәрәзәдән , яңа тулган айны, күз кысышкан йолдызларны күзәтеп байтак уйланып утырды ул.Шул адрес белән яшәсәләр генә ярый инде дип, утыргычын төшереп, күзләрен йомды.Земфира...хәзер дә шундый матур микән инде син? Күпме егетләрнең төн йокыларын алган идең бит...Әтиең генә, шул Петшаның байлыгына кызыкты бугай.Бүтән бер егетне , яныңа аяк та бастырмады.Әти барон булса да, миңа да якты чырай күрсәтмәде әле.Менә хәзер, кода кодагый булырга җыенабыз.Кем уйлаган ,минем малай , синең кызга гашыйк булыр дип.Тик менә Айнур гына ,кая микән?.Барон, күз буар өчен генә , адашты дигән булса ярый да.Шулай булуына өметләнәм дә әле дип, йокыга киткәнен сизми дә калды Бәхтияр.
Күзләрен ачканда, кояш шактый югары күтәрелгән иде инде.Шоферларның , кайсы машинасына май өсти, кайсы су сала.Бәхтияр бераз киерелеп алды да кичтән ашаган кафега, капкалап алырга дип кереп китте.Анда эшләүче кызларның елмаюлы, ачык йөзләрен күреп, күңелләре күтәрелеп китте аның.Кызлар!Мин чегән бит!Курыкмыйсызмы?дип тә шаярып алды.Шунда, түшенә Катя дип язган кыз көлеп җибәрде.Менә мондый матур ирең булса ярар иде ул!.Чегән дип тормас идем әле!
Күтәренке кәеф белән, Бәхтияр юлын дәвам итте.Бөтен җирдә дә шундый шат күңеллеләр генә булса?Яшәве дә рәхәтерәк булыр иде...
Бара торгач Балакова дигән , күрсәткеч такта күренеп китте.Күп тә бармады ,юл буенда Саратов 163км.дигән язу шәйләнеп калды.Ого !дип сызгырып куйды Бәхтияр.Ике-өч сәг.барасы бар икән әле.
Ләкин ,тигез , яңа җәелгән асфаль юлдан ике сәг.дигәндә Саратовка килеп җиткәнен сизми дә калды.Машинасын уңгарак алып, юл читенә туктады да Лала язып биргән адресны өйрәнә башлады.Ул.Зеленая , 38 нче өй.Ярар, әйбәт булды әле, дип уйлады Бәхтияр.Димәк үз өйләре белән торалар.Шәһәрнең үзәгенә үк керәсе дә түгелдер..Ләкин белмәгән шәһәрдә , Зеленая урамын эзләп, шактый йөрергә туры килде әле аңа. Һәм менә ниһаять Бәхтияр, биек кирпеч коймалар белән әйләндереп алынган, кызыл калай түбәле зур йорт янында машинасын туктатты.....
 
 
УТЫЗ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Исемен белеп кушканнар.бугай, дип уйлады Бәхтияр.Чынлап та "зеленая' бу.Утыз -кырык өйле генә урамның һәрбер капка төбендә, я шомырт, я миләш бөдрәләнеп үсә.Чәчәкләрен койган булсалар да, түгәрәк итеп киселгән сиреньнәр , зур бай өйләргә ямь биреп утыралар.Ямь яшел газон урталарында, аллы гөлле чәчәкләр тибрәлә...Димәк , яшелеккә, гөл-чәчәкләргә күмелеп утырган бу өйләрдә , юклы барлы кешеләр генә яшәмидер.Әнә бит берсеннән берсе зур өйләр.Барысыда зур, биек коймалар белән әйләндереп алынган.
Бәхтияр бераз тирә якка карап торды да, машинасыннан төшеп , капкадагы звонок төймәсенә басты.Ләкин бер бер артлы басуга карамастан, ишек алдында аяк тавышлары ишетелмәде.Биш ун минут тын гына көткәннән соң звоноклары эшләми бугай дип,Бәхтияр сакланып кына, капка ишеген ачып карарга булды. Ләкин, "ох, ботинкаңны!" дип, капканы ябып , ничек машинасына кереп утырганын да сизми калды.Аның артыннан ук,дөнья хәтле зур эт, тешләрен ыржайтып капкага килеп бәрелде."О боже мой, боже мой!диде, Бәхтияр, белгәннәрен секунд эчендә укып.Менә кер син, чегән өенә, башым бетә иде бит,ярый ябарга җитештем.Кем шундый этен бәйдән ычкындыра инде?!..
Машинасына кереп утыргач та, тынычлана алмыйча озак утырды әле ул.Җиргә ятып өргән эт тавышын ,бөтен бер Саратов ишеткәндәй булды аңа.Ләкин өйдән чыгучы кеше генә күренмәде.Әллә үлгәннәр инде болар? Мине танып, чыкмыйча яталармы? дип уйлады ул, беренче, икенче этажның тәрәзәләренә күз атып.Шунда, почмактагы бер тәрәзәнең челтәре селкенеп куйгандай тоелды.Әйбәтләберәк караса, ул тәрәзә ярым ачык булып чыкты.Димәк өйдә кем булса да бар.Тәрәзәне алай ачык калдырмаслар иде.
Бер авызың пешсә, өреп кап дигәндәй, машинадан чыгарга куркып,Бәхтияр сигналына басты.Урамында да бер кеше күренми бит аның дип, әле уңга, әле сулга карады ул.Ярты сәгатьләп, аптырап утырганнан соң, урамның икенче башыннан җил җил атлап кайтучы , ниндидер бер хатынны күреп,Бәхтияр кызыксынып шул якка борылды.Менә ул якынлашканнан якынлаша бара.Колагына таккан зур алтын алкалары,кояш нурларында ялтырап ялтырап куя.Атлаган саен җилфердәп куйган, озын , чәчәкле күлмәге , күз карашын үзенә тарта.Берни уйламыйча килгән, бу гүзәл ханым, килеп җитәрәк,каршында машина күреп, йөрешен акрынайтты.Бәхтияр, үз күргәненә ышанып та җитмичә, күзләрен угалады.Земфира бит бу! Әйе, точно шул!Димәк таптым, аллага шөкер!дип сөенде ул.Димәк Лала, адресны дөрес биргән.Менә бит, ә мин куркып торам.Теге хатын , машина белән тигезләшүгә,машинасыннан сикереп төшеп,Бахталэс, Земфира!диде ул.ДубрИдин!..
Земфира гына үз исемен ишетүгә аптырап , югалып калды.Айнураныкы шикелле зур, кара күзләрен Бәхтияргә текәп, чәчләрен сыпырып куйды да,ДубрИдин! Сез кем әле, танымыйм ?диде ул йомшак кына.
Бахтияр...Алмаз улы Бахтияр!Танымыйсың что ли?дип елмайды Бахтияр.
Юк, искә төшми.Ачуланмагыз, зинһар.Кайсы Алмаз әле? Земфира , исенә төшерергә теләгәндәй , ирне күзәтте.
Земфира !ничек танмыйсың ди инде? Шул хәтле үзгәргәнменме?Мин бит бу, Бахтияр...Ләкин Земфира һаман да елмаеп карап торуын белде.Шунда Бәхтияр, үзен яшь вакытта ничек үчекләгәнен искә алып: Ну, алайса Бахтичек инде, дип көлеп җибәрде.Аңа кушылып Земфира да көлә башлады.Аларның урам яңгыратып көлүләренә, ишек алдында эт өргән тавыш кушылды.
Ә-ә, Бахтичек! Нигә аны сразу әйтмәдең?диде ул, туганын күргәндәй сөенеп.Кем уйлаган, җиткән кыз артыннан йөгереп йөргән яшь малай, шундый солидный ир булыр дип.
Ә син, миннән көлеп йөргән булдың! Яраткан идем мин син матурны.Земфира ! Табордагы кызлар арасында иң матуры син идең шул.Хәзер дә , шундый сөйкемле син!
Бахтияр!ә син бик нык үзгәргәнсең!Теге вакыттагы Бахтичек түгел хәзер син.Ә бик матур,яшь кызларны да үзеңә каратырлык ир булгансың.
Әйе, Земфира ! Еллар үзгәртә кешене! Бала-чак та, күптән томаннар эченә кереп югалды.Бер кайтарасы иде ,шул учак буенда гитарада уйнап, җырлап утырган ул чакларны.Юк шуул..Кайтмый икән ул еллар!Кайтмый Земфира!
Әйе,Бахтичек! Мин дә сагынам ул елларны.Төрле чаклар булды, тик шулай да сагынам дип,
Земфира Бәхтиярга карады. Бу караштан әллә нишләп китте, Бәхтияр.Һаман да шул, матур тирән караш. Әйтерсең лә, егерме елга якын вакыт узмаган да.Әйтерсең менә кичә генә, шушы кызның чәчен тартып уйнаган чаклары..Земфира, бераз уйланып торды да:Нигә урамда торабыз соң әле дип, капкасына таба китте.Әйдә, өйгә керәбез..
Земфира!Тукта,тукта! дип, кычкырганын сизми дә калды Бәхтияр.Тукта!Анда синең овчаркаң бәйдән ычкынган!
Ә, күрдең мени?дип көлде Земфира..Кемнедер монда охраннары саклый, безне менә Янко ...
Сине урларга йөргән Янконың исемен ,Петша этенә кушты мәллә?!дип рәхәтләнеп көлеп җибәрде Бәхтияр.Ярый әле, Бахтичек түгел!
Юк ла инде, син күпкә яшь идең бит.Синнән көнләшмәде ул.Менә хәзер күрсә, көнләшер иде, бәлки.
Ә кая соң әле үзе? Петшаны әйтәм, өйдәме? Көнләшеп, янконы ачып чыгармасын тагын.
Ачмый, өйдә түгел әле ул.Эш белән Мәскәүгә киткән иде.Мин хәзер Янконы бәйләп куям да, өйгә керербез.Бахтияр , вәт җүләр инде сез, ирләр, име! Эткә кем шундый исем куша инде.Янко дигән саен ,егет үзе искә төшә бит инде.Ярый әле, яратмый идем, дип көлә-көлә Земфира капка эченә кереп югалды.
Озак та тормады: Әйдә, Бахтичек! Рәхәтләнеп сөйләшербез, өйгә уз дип, кычкырды Земфира.
Бәхтияр, карак сыман як ягына каранып, роза чәчәкләре арасыннан салынган тротуар буйлап, өйгә таба атлады.
Яхшы итеп бизәлгән, киң якты өйгә килеп кергәч, байлык арасында югалып калгандай булды ул.Да-а, Земфира!Ничек адашмыйсың син бу болында!диде Бәхтияр, стенада эленгән хуҗаларның портретларына карап.
Әйдә ,сразу кухняга уз дип, Земфира елмаеп,кунагын озын өстәл куелган аш бүлмәсенә алып чыкты.Мин бераз ашарга әзерлим, ә син давай сөйлә.Ничек бу якларга килеп чыктың? Нинди йомышлар белән? Шулай диде дә, чәйнегенә краннан гына су агыза башлады.
Менә шулай килеп чыктым әле! Зараны үстергән энекәш, Айнур Русланны табарга үтенгән иде диде, Бәхтияр тимерне кызуында сугып.
Зара? Ә син каян ...дип әйтеп бетерә алмады, Земфираның кулындагы чәйнеге шалтыр шалтыр килеп, суы ние белән идәнгә тәгәрәде...Зара?!...
Дәвамы бар
Альфира Кадырова-Гайфутдинова
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас