Литература
5 Марта 2022, 11:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

36-37 бүлекләр Ни дисең улым! Кемне таптың? -диде Зәбирә апа, карап утырган фотографияләрен читкәрәк куеп.Әни! Айнураның әнисен, Земфираны әйтәм.Аны кемнән сорарга икәне исемә төште.Иртәгә поселокка кайтам да, башта шул дусны эзләп табам әле.

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
УТЫЗ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Ни дисең улым! Кемне таптың? -диде Зәбирә апа, карап утырган фотографияләрен читкәрәк куеп.
Әни! Айнураның әнисен, Земфираны әйтәм.Аны кемнән сорарга икәне исемә төште.Иртәгә поселокка кайтам да, башта шул дусны эзләп табам әле.
Әйбәт булыр иде .Алар улым, Айнурны югалткач, Гомәрдән куркып киткәннәрдер , инде .Уух, шул чегәннәр закуны!Семьяда бер малай булырга тиеш имеш.Ә, кызлар? Алар да, әнә егетләрдән калышып тормый.Атында да чаба, гитарасында да шалт итеп уйный...
Әнии!Күрсеннәр иде алар, хәзер Айнураны ! Нинди матур кыз икәнен.Күзләреннән балкыган нур, бик акыллы икәнен күрсәтеп тора.Ә болар, ике җүләр, үз кызларын, чит малайга алыштырып йөри.Ә бу малай кая?
Улыым! Йөрәгем сизә, урманда югалып калган сабый, шул Айнур булган .Баронның ике кызы бар иде.Берсе Злата инде, менә икенчесен хәтерләмим.Ә малаеның исеме бөтенләй истә түгел.Кап караа, озынча, ябык кына малай иде ул, балакаем.Ничек кереп киткән урманга?Еламаган да микәнни соң ул?Ничек тапмаганнар?
Урманда мәеткә тап булганнар, дидең бит, әни.Шуннан куркып качкан инде алар! Милициягә нәрсә ул? Бөтенесен ябып куйган булырлар иде.
Ярар, әни! Әйдә йоклап карыйк! Иртәгә бөтен эшемне ташлап, эзли башлармын.Табам мин аларны, табаам.Айнура хакына булса да , әзләрмен.Бигрәк көчле характерлы кыз булып чыкты ул, булачак киленем.Йөрәге янса да, үзен кулда тота алды, беребезгә берни сиздермәде.Үзе турында түгел,күбрәк әти әнисе турында кайгыртты ул.Күпме язмышның астын өскә китереп атты бу барон, үзенең күптән искергән принциплары белән.Шулай бераз сөйләшеп ятканнан соң, Бәхтияр әнисе янына чыгып утырды.Йокы да ачылды,инде.Кара әле әни! Мин малай белән Айнурага ике этажлы өй салам дигән сүзем бар иде, инде.Әле уйлап торам, әллә минем үземә дә, Чулпанда төпләнергәме соң?Ни диярсең әни? Монда миңа бик охшый.Гомәр белән дә, якынаербыз!
И-и улым!Вәәт шәп булыр иде.Мин дә сагынып ятмас идем.Тик менә кире беткән чегәнең кайтырмы?Менә буу әйбәт вопрос!
Әйтмә инде, әни!Чынлап та кире хатын булып чыкты ул.Монда кунакка да алып кайтып булмады.Ярар, кайтмаса , шәһәрендә калыр.Әни!Минем башта , һаман да шул Айнур.Земфираны табарбыз инде , ансы өчен аптырамыйм.Менә Гомәрнең малаен каян әзләрбез?
Башта Земфираны табарга кирәк.Ул ачыклык кертер.Чегәннәр алар, әйткән сүзләрендә торалар иде.Нигә менә ул, малайны Руслан дип кушарга ышандырган.Ә таборда Айнур дип йөрделәр.Әллә башка Айнур микән ансы? Алай дисәң, Айнур исеме бик сирәк очрый.Бер малай урлагач, тагын икенчесен урлармы?
Белербез әни, белербез!Боларда да ниндидер бер сер ята.Баронны да табармын мин, Земфираны да.Ләкин, энекәшнең малаен каян эзләрбез?Урманда адашып калган малай, точно шул Айнур булса, вряд ли табарбыз.
Бар ят әле, Бәхетяр!диде Зәбирә апа.Әллә ниләр юрап.утырмыйк.Бездә , татарларда:татар юрап китерер, диләр.Табылыр, аллах бирса Айнур да табылыр.Малайларын табу өмете белән яшәгән Гомәрләрнең, кара кайгыга батуын һич кенә дә теләмим.Син улым! Бөтен эшеңне калдырып тор инде берүк, хәзер.Алар алдында без бурычлы.
Беләм.Бик яхшы аңлыйм , дип Бәхтияр бүлмәсенә кереп ятты.Утны сүндер әни, син дә ят, әйдә!
Ни дисәң дә, үзеңнеке үзәктә дигәндәй, Гомәр белән Мәдинә генә күз йоммадылар.
Мин Мәдинә! Болай булуына сөенәм дә әле, диде Гомәр.Сиңа гына әйтеп, борчыйсым килмәде, ул вакытта. Айнура миннән , дөресен сөйлә, мин кем?дип сораган иде инде.Татар кызы булуына шикләнә иде шул ул.
Син нәрсә дип, җавап бирдең?
Мин хатын, каушап калганмын.Унны бетергәч, дигәнне, сизми дә калдым.
Унны бетергәнне
көтәсе булмадыы! Айнура , егете белән бәхетле булыр, аллах бирса.Бер берсен яраталар, күренеп тора.Менә , улыбызны каян табасы?
Мин дә, гел уйлыйм инде, Мәдинә !бу хакта баштан чыкмый. Земфира безнең кай тирәдә торганны белә.Кызын бер дә сагынмый микәнни соң ул?? Айнура бер яктан, дөрес тә әйтәдер.Андый кеше әни була мени?
Гомәәр! Ә Айнура безне , ярата.Күренеп тора, име?Мин аны, хәзер вата җимерә башлар, җенләнер инде, дип курыккан идем.Ә ул, җаным, минем өчен борчылып йөрде.Богдан, монда өй салса, бигрәк тә әйбәт булыр иде лә.
Бәхтияр да, кайтасы килә ди бит әле.Мәдинә!мин сиңа тегее вакытта, әйттем бит.Чулпан яши әле, гөрләячәк әле, дип.Менә улыбыз да, табылып , өйләнеп калса?Шәп булыр иде ул.
Мин шуңа өметләнеп яшим инде Гомәр.Ярый әле, Земфира әйтә дип, хатны якмаганбыз.Айнурага да аңлатып торасы булмады.Чегән , чегән шул, хетри. Без сине алтынга алыштырдык дип, малайның башын бутарга да мужет.Айнур да, нишләп мин сезгә охшамаган дип, допрусласа.Әниең, бер төенчек алтынга кызыкты дип әйтер иде,ә болай хат бар..
Юк инде, Мәдинә!Раз обещать иткән икән.Андый мондый хәл чыкмаса, үти инде ул аны.Барон, бик каты тормаса гына.Айнур дөреслекне белсә, безнең янга кайта дип, куркыр.
Нинди, андый мондый хәл ди? Кайтыр, улыбыз.Менә күрерсең.Әле мин Гомәр, җүләр баштан, Айнура белән икесе гашыйк булса дип тә хыялланган идем.
Гомәр, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Вәт сине , ә? Шәп булыр иде ул!Ну хәзер, Богдан белән бәхетле Айнурабыз.Әле ярый янда алар булды.Аңлашканда, барыбыз бергә булгач, җиңелерәк бит.
Ул арада , чирәме ние белән, кыр чәчәкләре күтәреп, Айнура да кайтып керде.Яраткан әти- әниемә, чәчәк җыям дип, печән җыйганмын икән бит, караңгыда күрмәгәнмен , диде ул көлә көлә.Менә бу сезгә !дип,кулындагы чәчәкләрен икегә бүлеп, әти әнисенә бүләк итте.
Мин яратам сезне! Әти әнием! диде Айнура.Богдан, мине ярата. ярата.Дөреслекне әйтмәгән булсагыз, безгә аерылырга туры килә иде.Ә болай без бик бәхетле.Рәхмәт сезгә! Айнурны табарга да вәгьдә бирде .Менә күрерсез , табылачак ул.
Икенче көнне , Бәхтияр иртүк торып, үзләренә кайтып та китте.Богданга әйт, әни!диде ул.Гомәрләргә баргалап йөрсен, яңалык булуга мин кайтам...
Бәхтияр , өйләренә дә кермичә, туп туры, Земфираны белә дип санаган, танышы янына китте..
 
УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Кайчандыр , арбаларга төялеп, ил буйлап сәяхәт иткән чегәннәрнең күбесе хәзер шушы поселокта яши.Дөрес ,күбесе әле һаман да, алу сату белән, тимерчелек белән шөгылләнә..Уртача гына салынган өйләр арасында, ике- өч катлы мәһәббәт коттдежлар очрап куя.Болары инде, элекке табор бароннарыкы булыр.Бәхтияр , туп туры шуларның берсе каршына килеп туктады.Машинасы белән бер ике сигнал бирүгә , матур итеп киселгән кара сакаллы, башына коңгырт төстә , фитр эшләпә кигән ир уртасы чегән күренде.
ДубрИдин ! Бахти! диде ул Бәхтиярга кул сузып.Сколько лет, сколько зим!Әйдә дустым! Бакчага ! Давай, давай дип, кунагын бакчадагы , зур матур беседкасына алып кереп китте.Үзе: Лала, өстәл әзерлә дип,ачык тәрәзәдән хатынына әндәште.Челтәрләп , зәвык белән эшләнгән беседка, чәчәкләр арасында нур чәчеп утыра.Чәчәк аткан, үрмә гөлләрдән хуш ис аңкый.Андагы йомшак урындыкларга кереп утыргач, күптән очрашмаган ике дус , бер берсенә карашып алдылар.
Ничек хәлләр баро? дип сүз башлады Бәхтияр! Сәүдәләр ничек? Поселок гөрлиме?..
Бар да яхшы!Алабыз ,сатабыз, дип елмайды баро.Но хәзер урлаулар бетте, брат!Честный тормыш алып барабыз хәзер!Честный!
Кара әле дустым! Урлау дигәндә минем сиңа зур йомышым бар иде.Мин ,барон Петшаны эзли идем, диде Бәхтияр, тимерне кызуында сугып.Дөресрәге Земфира кирәк иде.
Нәрсә? Сезнекен дә чәлгәннәр мәллә? дип елмайды, баро.Барон баронныкына тими дисәләр дә, булды инде хәлләр.Беребез дә, не без греха.Петша ул яктан бигрәк оста иде шул.Әнә шуңа байлыкларын җыеп, Саратовка качты да бугай инде ул.
Саратовка? Абыйсы шунда тора иде бит.Может шул абыйсы янына киткәндер дә?Вәт чуртны аны, адресын каян табыйк микән?диде Бәхтияр, баронны күзәтеп.
Миндә бар аның адресы.Түлке нәрсәгә ул сиңа?
Эх, дустым! Беләсеңме, нәрсәгә иде? диде Бәхтияр,алдауга күчеп.Дөресен әйтсәң , адресын бирмәс дип тә курыкты.Менә, мин әни янына Чулпанга кайткан идем.Элекке елларны искә алып утырдык .Менә шул, баро!...Бер елны , Земфира бездә кунакта булганда, нигәдер алтыннарын бездә калдырып киткән.Соңыннан да килеп алмаган..Аларны әни авылга күченгәндә , әле яңа тапкан.Олы кеше бит, оныткандыр да.Минем өстә кала күрмәсен, табып тапшыр дип, прәме сүз саен шуны әйтеп тора.
Ә-ә, мин әллә сезнекенә дә җитештеме дип торам, дип көлде Баро.Әллә миңа гына бирәсеңме Бахти, Петша китәр алдыннан минем дә шкатулкадан да, хәйран гына алтынымны урлаган иде.Алыш биреш булыр.
Юк инде, бароо! Алай бармый! Әнигә хыянәт итеп булмый.Син үзең дә , буш калмагансыңдыр әле?.Урламаган чегәнчегән булмый бит инде, ә? дип көлде Бәхтияр.
Юк, Бахти! Дөрес әйтәсәң! Шуңа чегән бит инде без!..Ул арада Лала, мул итеп өстәл корды.Ашап эчкән арада, дөнья хәлләрен, чегәннәр тормышын сөйләшеп алдылар.Бәхтияр сиздерми генә , сүзне Земфирага таба борды.
Петшаның кызлары тормыштадыр инде? Бик матурлар иде!дигән булды Бәхтияр.Аннан , бик сакланып кына Айнур турында сораша башлады.Кара әле, баро дус! Безнең әни татар булгач, әти белән сүзгә килә килә, миңа Бәхтияр куштырган.Болар ике чегән, шул югалган малайларына нәрсә дип, Айнур исеме куштылар микән?Синең ишеткән бармы , андый исемне?Вәт Петшаны аны, ә! Кешенеке кебек булмасын инде аңа?
Син, Бахти !Чынлап белмәдең шту ли, ул малай турында.Шәһәрдә булгач мужет ишетмәгәнсеңдер дә.Бөтен чегән гөжләп алды бит ул вакытта.
Беләм, ишеттем мин дә ишеттем.Баланың, урманда адашуы бик жәл.Табылмадымы ул, шул килеш?
Юк , табылмады.! Урманны аннан моннан гына караганнар да, киткәннәр бит..Теге мәетне үзләренә сылтаудан курыкканнардыр шул.Үз малайлары да булмаган икән әле.Саратовка күчеп киткәч кенә, табордагылар сөйләгән.
Кит аннан! Әллә чынлап?.. Урлагач, исемен үзгәртмәгәннәр микәнни? Обычно ул балаларга тизрәк чегән исеме кушалар бит.
Әй лә, Бахти! Петшаны беләсез бит инде.Ул кире тәрене.Киемендәме, кесәсендәме шунда, Айнур дигән язу тапканнар, ул малайның.Земфира икенче исем кушыйк дисә дә,миңа бу исем ошый дигән.И всё! Аның белән бәхәсләшеп тору, стенага борчак ату белән бер.... Булды инде андый хәлләр Бәхти!булмады түгеел.Кемдер үзенекен калдырып китте, кемдер чит бала урлады.Узган елларны уйлап утырам да....Чегәннәрне башка халык яратмый диләр.Шул хәлләрдән соң, безне ничек яратырга кирәк ди? Бахти! Ничек уйлыйсың?Ул Айнурның ата анасын күз алдына китерәсеңме, менә? Бишектәге сабыеңны урлап китсеннәр әле?Аннары серле генә көлеп:Кара әле, дустым! Әйдәәә, тегенең алтыннарын бүлешик. Аларның үзләрендә дә байлык җитәрлек ,дип Бәхтиярнең җилкәсенә кулын салды.
Юк, барон юк! Әнинең күзенә ничек күреним.Саратовта кай тирәдә тора әле ул? Тапшырыйм да, тыныч күңел белән яшәрбез, диде Бәхтияр, баронның күзләренә туп туры карап.
Барон,саллы гына алтын балдаклы бармакларын өстәлдә биетеп алды ды , хатынына кычкырды: Лалаа! Петшаның адресын табып, язып алып чык әле!Бахтига кирәк, диде.
Бәхтияр, бу сорауның шулай тиз чишелүенә сөенеп, җиңел сулап куйдыОзак та үтмәде,баронның үзеннән күпкә яшь Лала,адреслы дәфтәр битен Бәхтиярга тоттырды.
Ну, дустым! Рәхмәт сиңа, бик зур!дип, Бәхтияр өстәл артыннан кузгалды.Лала! Сиңа да рәхмәт, бик тәмле булды.Хәзер мин сезне , үземдә көтәм дип, саубуллашып, яхшы машинасына кереп утырды.
Миннән дә сәләм әйт , Петшага!диде барон. Бер йөзекне булса да, кире бирсен дип әйтте диген , дип Бәхтиярны көлеп озатып калды .
Бахтияр , радиосыннан агылган җырга кушылып җырлый- җырлый,сөенеп заводына таба китте.Анда тиз тиз,үзенең ярдәмчеләренә кирәкле күрсәтмәләр биреп,машинасын шәһәрдәге өенә таба борды.
Үзе дә барон малае булгач, аның өе дә башкалардан калышмый.Капка төпләрендә , төрле төстә, чегәннәр аерата яраткан розалар чәчәк атып утыра.Бер як стена буйлап, тигез итеп киселгән гөлҗимеш куаклары гөрләп үсә.Бәхтияр машинасыннан төшеп, сызгыра- сызгыра , баганалары кирпечтән әшләнгән капкасын ачкан гына иде, мыр мыр килеп хатыны килеп чыкты.
Нәрсә, йөреп туйдыңмы инде ? Әле тагын китәсеңдер? диде ул, ачулы гына.
Әйе, китәм.Эш белән Саратовка барасы булды.Кирәкле әйберләрне, кием салымны гына алам да, китәм, диде Бәхтияр, хатынына ихтибар итмичә.Син нигә хаман борыныңны салындырып йөрисең, инде? Әни янына кайтабыз дидем, анда аяк атламыйсың.Болай булмый, хатын!Мин кайтуга решать итеп куй! Торасың килмәсә, ишек ачык!диде дә, Бәхтияр саубуллашып та тормыйча , машинасын кабызды.
Гомер буе, кире булды бу хатын! Матур хатыннар барсы да шундый була микән инде? Хатының акыллы, сине аңлый торган булсын икән!Шулай уйлап, Бәхтияр олы юлга таба борылды...
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас