Литература
5 Марта 2022, 07:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

34-35 бүлекләр Әнии! Мин көтәм !Сөйлә давай, диде Айнура. Әйдә әни! Әйдәә!Мондый борылышны һич тә көтмәгән Мәдинә, аптырап иренә карады.Нәрсә сөйлим кызым?Нинди тарих дияргә телисең соң син? Зәбирә апаң барсына да ачыклык кертте, югыйсә.Әнии!диде Айнура.Башыңны җүләргә салып торма инде, яме,Белгәнеңне сөйлә!Әнии, Зинһар өчеен!..

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
УТЫЗ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Әнии! Мин көтәм !Сөйлә давай, диде Айнура. Әйдә әни! Әйдәә!
Мондый борылышны һич тә көтмәгән Мәдинә, аптырап иренә карады.
Нәрсә сөйлим кызым?Нинди тарих дияргә телисең соң син? Зәбирә апаң барсына да ачыклык кертте, югыйсә.
Әнии!диде Айнура.Башыңны җүләргә салып торма инде, яме,Белгәнеңне сөйлә!Әнии, Зинһар өчеен!.. Ләкин Мәдинә , кире беткән кәҗә тәкәсе сыман ,аягын терәп тартышты.
Нәрсә сөйләргә кушасың соң син кызым,? һич аңламыйм.Белдек бит инде, әтиеңнең чегән малае икәнен.Белеп әйткәннәр значит, сине чегән кызы дип...
Шунда Айнура, бераз хетрит итеп алырга булды.Күрәм, әни сөйләргә теләми.Ә унны бетергәч ,сөйләргә теләгән дөреслекләре ,соңыннан кирәк булмаска да мөмкин.Я бүген беләм...я ничек бар шулай калачак, дип уйлады ул, һәм бөтен батырлыгын җыеп, алдарга булды.
Ярар соң, әни! Әйдә мин үзем сөйлим алайса., әби сөйләп биргәч, сезгә ничек итеп сөйләргә белми йөри идем, дип әйтә генә башлаган иде,аны әтисе бүлдерде.
Вәт, әнине! Кара әле, син аны?Минем турында, ничә еллар ялынып сорый торгач ,әле яңа сөйләгән иде.Ә Айнурага сөйләп бирергә дә җитешкән.Син кызым! Бу хакта әле кайчан ?дип .. сорый гына башлаган иде,хатынының телеңне генә кисәсе синең, дигән ишарәсен күреп туктап калды.Әх, җүләр баш, җүләр баш!Нәрсә сөйләнеп торам инде мин.Вәт чурт, вәт чурт...Әни Айнураның, Айнур икәнен белми дә бит.Авыл сәвите белән без генә белдек , югыйсә.Ул нәүмизләнеп бер Айнурага, бер хатынына карады.Ләкин Мәдинәнең күз карашын тота алмады, тегесе уйга батып, урман ягына төбәлгән иде...
Бөтенесе , менә менә сөйли башлар дип, сиздермичә генә Мәдинәне күзәтте..Айнура да, башкалар да бу тынлыкта ниндидер сер ятканын, яхшы аңладылар.Ләкин ни Мәдинә, ни Гомәр, нәрсә дә булса аңлатырга ашыкмады.Берара бакчада, яфраклар шыбырдаганы, урманда кошлар сайраганы гына ишетелеп торды.Зәбирә апа, күз кырые белән генә Айнураны күзәтте.Нишләтергә бу хәтерне ?дип уйлады ул.Кемгә ошаган соң әле,бу гүзәл кыз?Күренеп тора, әти әнисенә гүпчим охшамаган ..
Богданның да тизрәк дөреслекне беләсе килде. Айнураның яшь тулган күзләрен күреп, сөю тулы йөрәге чәнчеп чәнчеп куйды.Һәм, сабырлыгы бетеп, Айнураның әтисенә эндәште:
Гомәр абый !Без Айнура белән , бер беребезне бик яратабыз.Мин хәттә, киләсе җәйгә Чулпанда өй салырга да хыяллана идем, диде ул, аптырап торган Гомәргә карап..Ләкин, хәзер безнең туганлык җепләре, җилкәндәй ак хыялларыбызны юкка чыгарды.Якты уй-хыялларыбыз, көчле давылда баткан кораб кебек, су төбенә китте.
Аннары, һаман да шул, урманга төбәлгән Мәдинәгә, үтенеч тулы күзләре белән карап :Әгәр дә сезнең сөйләр дөреслек, безгә бәхетле булырга мөмкинлек бирә ала икән,минем тик бер сорауга җавап бирегез.Мәдинә апа!Бу хакта сездән башка, бер кеше белмидер.Сезне мин бик яхшы аңлыйм! Шулай да, әйтегез әле: Айнура Гомәр абыйның үз кызымы?..Бу сораудан Мәдинә бөтенләй югалып калды.
Шушы барлы, юклы вакыт эчендә, ул ничектер ябыгып, кечкенәеп калган кебек тоелды.Әле яңа гына нур чәчеп торган, коңгырт күзләрен сагыш пәрдәсе каплады.Берни аңламаган кеше кебек , ул Богданга төбәлде.Син нәрсә сөйлисең, энем? Нинди әти?диде ул, пышылдап.
Шунда Айнура да, үз хисләрен йөгәнли алмыйча: Урманда калдырып киткән әтине әйтәм.Әнии!дигәнен сизми дә калды.Шулай , ашыгып әйтеп ташлаганына, үкенде үкенүен.Ләкин, әйткән сүз, аткан ук дигәндәй..Үкенүдән әш узган иде инде.Мәдинә, өстәл артыннан торып, алмагачка барып сөялде.Әнисенең хәлсезләнеп, агарып киткән йөзен күреп, Айнура ,тиз генә әнисе янына атылды.Әни!ярар әни, ярар!Гафу ит! Ялгыш әйттем! Мин бернәрсә дә, белмим! Барсын да алдаладым, диде ул, өстәлдән чокыр белән, суынган чәйне Мәдинәгә сузып.
Юк, кызым!диде Мәдинә, авыр сулап. Син барсын да белеп сөйләдең!Синең сүзләреңдә бернинди ялган юук.Аннары , кызы сузган салкын чәйне , бер тында эчеп куйды да, иренә карап:
Мин хәзер..Мин хәзер дип кабатлый кабатлый, бакча ишеген ачты.
Шул вакыт, бакчаларына ук терәлеп , шаулап утырган урманнан шомлы итеп кычкырган карга тавышы ишетелде.Барсы да сискәнеп, урман ягына карадылар.Әйтерсең менә хәзер, Мәдинәнең җан авазы булып , шушы карга кычкыра кебек тоелды аларга.Шундый куркыныч, үзәкләргә үтәрлек кычкырды ул, Гомәр шикләнеп хатыны артыннан йөгерде.Ләкин кулына зәңгәр конверт белән кечкенә төенчек тотып чыккан хатынын күреп, җиңел сулап куйды.
Мәдинә ашыкмыйча гына , өстәл артына, үз урынына кереп утырды...Кулындагы ковертны сыпыргалап,бераз Айнурага карап торды да: Мә кызым! Сиңа сөйлисе , барлык серебез шушы хатта.Теләсәң кычкырып укы!дип, таушалып беткән, конвертны кызына тоттырды.
Айнура, калтыраган куллары белән хатны кулына алып, кычкырып укый башлады..
Йөрәгемнән өзелеп төшкән баламны...Җанымның яртысы монда кала...Укый торгач, көр тавышы акрынлап кими барып, тора бара бөтенләй пышылдауга күчте.Малаегызга Руслан дип кушармын.Ә кызым ...кызым Зара.Хатны ягыгыз.. Земфира..
Айнура , үзенең үзәк бәгырләрен кисеп алырлык карашын Мәдинәгә төбәде.Яңаклары буйлап, тәгәрәгән күз яше, үзен генә түгел, якыннарының да җанын пешерде.
Нәрсә бу әни!диде ул, ниндидер бер чит ят тавыш белән.Кемнең хаты бу? Ягыгыз дигән бит, нигә якмадыгыз?Нигә?..
Уйга батып, иренен чәйнәп бетергән Гомәр, Мәдинәнең кулын кысып, Айнурага карады.Якмадык шул кызым, диде ул.Якмадык...Чөнки бу безнең.. синең белән безнең тарих..Безнең йөрәктәге, төзәлмәс ачык яра бу, Айнура.Бу хатны без, меңләгән кат укып, кайда өтер, кайда нокта куелган, ятлап бетердек.Бу хатны кулга алган саен, арбада тыныч кына йоклап яткан улыбыз , Айнурыбыз күз алдына килә.Шушы яраны бәйли- бәйли унҗиде ел яшибез инде, кызым! Ә син, ник якмадыгыз?дип сорыйсың?...
Бер ара, бакчада ниндидер бер тынлык урнашты.Хәттә кошлар сайраудан туктап, урман да уйга калды...
Шунда, тынлыкны бозып,Мәдинә төенчекне ачып,бизәнү әйберләрен өстәлгә бушатты.
Менә кызым! Болар синеке! Әниең сиңа бирергә кушып калдырган! Мин боларны, мәктәптә укуларың беткәч бирермен дип торган идем, ләкин , менә ничек килеп чыкты, диде ул.
Айнура , өстәлдә яткан алка, беләзекләрне бер читкә сыпырып куйды.Әнии?!!!...Син тагын нинди әни турында сөйлисең, әнием?диде ул, Мәдинә каршына тезләнеп.Урманда куаклар арасына ташлап киткән әнине, син әни диеп уйлыйсыңмы?Минем әнием син генә, бары син минем әнием!Ә Земфира дигән хатын турында минем беләсем дә килми.
Боларның барсын , шаккатып тыңлап торган Зәбирә апа,Айнураның кабат, Земфира дигәнен ишетеп , калтыранып куйды.Һәм әле яңа йокыдан уянган кеше сыман, үз эченнән кабатлый башлады:
Земфира бит индее,Земфира!...
 
УТЫЗ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Әйе шул, тучны.Шул баро хатыны Земфира бит индее.Кеемгә охшаган? дип, кайчаннан бирле баш ватам.Әнисенә охшаган Айнура.И- и х, язмышлар диген.Кемнәр уйлаган аны ,шушындый эшкә барырлар дип.Зәбирә апа, тагын бер кат Земфираны күз алдына китереп, көрсенеп куйды.Димәк, урманда адашып калган бала, аларның үз малайлары булмаган.Ә Айнур булган,Гомәр малае.Аны белсәләр, нишләрләр инде? бәгырьләрем...Зәбирә апаның уйларын, Мәдинә бүлдерде.Зәбирә апа!Сез белмисезме соң? Земфира дигән хатынны?Барон хатынын? диде ул, өмет тулы күзләре белән карап.
Белә идем лә, балам!.Бик яхшы белә идем, мин аларны.Ләкин,бер ун еллап булыр , юкка чыкты алар.Кая күчеп китүләрен дә белүче булмады.Аннары ,ул баро дигәннәре, корырак булды, дип әйтимме соң?Үзенчәрәк кеше иде..Шуңа дуслары да аз булгандыр, бәлки.Алай, сагынып искә алучы булмады аларны.Кая киткәннәрен кызыксынучы да булмады...
Әнии! Сиңа кирәкме инде ул Земфира?.. Барон кирәкме сиңа?дип , сүзгә кушылды Айнура.Без болай да, бик бәхетле тату гаилә.Энем Саматны да бик яратам.Урамнан кайтып кермәсә дә, беләм: ул да мине ярата.Әтием дә минем бер генә.Әйдә, әни! онытыйк ул куак төбен..
Эх кызым, кызым!Рәхәтләнееп, рәхәтләнеп , онытыр идем лә! .Улыбыз алардаа!Укыдың бит,Руслан дип кушабыз, дигән Земфира.Менә улыбыз Руслан белән, килеп чыгарлар кебек тоела алар миңа.Ничә ел, көн -төн ишек ачылып ябылган саен ,өмеләнеп улыбызны көтәбез дә, ләкин һаман , бер нинди хәбәр дә юк шул.
Мәдинәнең, сагыш баскан күзләрен күреп, Зәбирә апа, әздән генә елап җибәрмәде.Ләкин Земфираның, нәкъ менә Айнур исемле малае, урманда адашып калганын әйтергә йөрәге җитмәде аның.Димәк, Земфира иреннән узып, Руслан дип куша алмаган. Теге кире беткән ир, Айнурның үз исемен калдырган.Ә каян белгән ул җен, малайның Айнур икәнен? Я саклап йөргәндер , я ишетеп калган инде. ..
Мәдинә бераз уйланып торды да, Бәхтиярга эндәште:
Ә син Бәхтияр? Син үзең дә барон булып торгансың бит.Нужели, белмисең аларны?диде ул.Кемнән сорап карарга соң?Синең дә күргән, ишеткәнең юкмы?дип Богданның да, йөрәген телгәләп алды Мәдинә.Бу хәлләрдән әле яңа, аңына килеп маташкан Богдан, әтисенә карады.Әти! Синең дуслар күп бит, сораштырып карарга кирәк, бәлки Айнурны , я Русланны белүче табылыр.Инә түгел бит алар, менә шулай югалырга, диде...
Ярар, алайса Мәдинә!диде Бәхтияр.Мин үземнең каналларым аша эзләп карармын аларны.Бәлки Айнурның эзенә дә төшәрбез.Ә хәзер кайтыйк без, диде Бәхтияр.Соң да инде.Әйдә әни!, кузгалыйк дип , урыныннан торды.Аннары елмаеп:Килен, кечкенәрәк галушың юкмы соң?Әни бу пароходлары белән килгәндә килде инде, ну кайтып җитүе икеле, дип көлде.
И-и Мәдинә, кызым! балалар артыннан йөгереп, итек галушын өстерәп киткәнмен шул, сизмәгәнмен дә, дип көлде Зәбирә апа.Аннары,Мәдинә әзерләп биргән аяк киемен киеп ,саубуллаша башлады. Әйдә улым!Сине дә алып кайтам диде ул Бәхтиярга, кет кет көлеп...Ләкин , нәрсәдер исенә төшеп , кире капкадан башын тыкты.Кара әле, Гомәәр!Әниегез кайчан кайтыр микән? Аның белән, рәхәтләнеп сөйләшәсем килә иде .Аннары, банканы да тапшырасым бар бит әле, диде.Ә Мәдинә, нинди банка икәнен белмичә:Юук, Зәбирә апа , юк!Нинди банка ди ул.?Әнә келәт тулган банкалар белән, рәхмәт!дип, аларга ияреп капка төбенә чыкты.Бәхтияр белән Зәбирә апа, бер берсенә карашып, көлешеп куйдылар.
Гади банка түгел ул, килеен!дип елмайды Бәхтияр.Ул әтинең соңгы амәнәте.Тапшырмыйча һич тә ярамый.
Ике туган кочаклашып саубуллаштылар.Бик рәхәт монда сезнең!диде Бәхтияр.Богдан да ,өйне Чулпанда салам дип, белмичә әйтмидер.Мужет мин дә кайтырмын әле.Рәхәтләнеп, кунакка йөрешеп яшәрбез дип, сөйләшә сөйләшә кайтырга чыктылар.
Әти! Мин Айнура белән калам.Бераз кич йөрибез әле!дип,Богдан тоткарланып калды.
Аннары Богдан ,Гомәргә карап: Рәхмәт сезгә Гомәр абый! Безгә бәхет бүләк иткәнегез өчен рәхмәт.!Күрәм ,бу сезгә бик авыр бирелде.Ләкин, дөреслек кайчан да булса ачыла шул.Ә ул вакытта инде, соң булып куюы да бар иде.Мин үземне , сезнең кыздан башка , күз алдына да китерә алмыйм, мин аны бик каты яратам.
Юук инде! Сез нәрсә?диде Гомәр.Без сезгә рәхмәт әйтергә тиеш монда.Бу авыр йөк белән, тагын бер ел , куркып яши идек бит әле.Айнурабызны югалтудан куркып...
Эх сезне , әти, әти!диде Айнура.Сезне ташлап кая китим инде мин, ягез әйтегез әле?Сезнең кебек олы йөрәкле кешеләр кая бар тагын? Мин ,ташландык чегән кызын, үз кызыгыз кебек үстердегез.Миңа күпләр" син бит чегән кызы"дигәч, нигә сезгә охшамаган мин, дип аптырый идем, ләкин сез инә бөртеге хәтле дә, шикләнергә урын калдырмадыгыз, рәхмәт сезгә,дип Айнура, Богдан белән , кич чыгарга әзерләнә башлады.
Шунда, Мәдинә кызына өстәлдәге төенчекне сузды.Мә кызым! Земфираның бүләкләрен алып куй.Алкасын таксаң да ярыйдыр, бик матурлар! диде ул.
Юк, әни! Такмыйм, кирәкми алар миңа!Чөнки ул алтыннар, минем ташландык икәнемне, искә төшереп торачаклар.Кайчан да булса, бәлки бер гафу итәрмен.Ләкин хәзер түгел, дип Айнура Богданны җитәкләп, урамга чыгып китте.Капка төбенә чыгуга, Богдан сөйгәнен , кулларына күтәрде.Айнура! Мин сине яратам! Әйтәм син, баштан ук тыныч булдың.Димәк сизгәнсең! Ә мин Мәдинә ападан:Айнура, Гомәр абыйның үз кызымы?дип сорагач, йөрәк ярыла дип торам.Әгәр шунда, әйе, үз кызы!дисә, билләһи үләр идем.Ә менә, Айнур кайда микән?Ничекләр түзгән, Гомәр абый белән Мәдинә апа?Хәттә, әбиегез дә белмәгән бит!Имы Айнура!дип, кызны үбеп алды.
Шулай Богдан! Мин көзгегә караган саен, аларның үз кызлары булуыма шикләндем.Чөнки минем әти, әнигә охшашлык, кара чәчләр белән кара күзле булудан артмый иде.Һәм бу аерма, мин үскән саен арта гына барды.Ләкин менә , уллары бар икәнен белмәдем...Богдаан!Каян эзләргә ул Айнурны?Земфираларны табарга кирәктер хәзер.Айнур ,алар белән бергә яшидер инде.
Әлбәтта Айнура! Әлбәттә!Мин бүген үк әти белән сөйләшермен.Табачакбыз без аларны, кайгырма яме! диде Богдан.Табарбыз!Ә синең, матурым?Синең Земфира апаны, дөресрәге әниеңне күрәсең киләме?
Айнураның күзеннән, әйтерсең лә көлтә белән очкыннар чәчелде.Син нәрсә сөйлисең Болан?диде ул.Ике-өч атналык сабыен, урман эчендә ташлап киткән кешене, әни дип әйтергә телисеңме? Ә менә син? Безнең балабызны , куак төбенә ташлап калдырыр идеңме?
Шулай да, Айнура! Син алай кызма әле, матурым! Аны да жәллә бераз!Бүтән чарасы булмагандыр! Ә менә тапкач, сөйләшеп аңлашырсыз бәлки.Алай кырт кисмә яме!..
Өйгә кайтып ятканнан соң, Бәхтияр, йоклый алмыйча озак уйланып ятты.Вәәт, барон диген.Ул малай кайда микән соң хәзер? Исән микән инде ул?Бик каты шаулашып алганнар иде шул, уллары югалгач.Ә ул, бөтенләй чит кеше баласы булган икән.Бәхтияр,әкрен генә Земфираны белергә тиеш кешеләрне, берәм берәм күз алдыннан уздырды...Әһә !бу бар, монсы белмиме икән, тәәк тәәк..Һәм шатлыгыннан кычкырып куйды.Әнии! Белдем мин , тегеләрне кайдан эзләргә.Иртәгә үк, шунда барам..
 
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас