

Туган якка мин бик тиз кайтып җиттем. Йөгерә-атлый Алмазның өенә юл тоттым. Юлда кемдер: «Мәдинә, исәнме?» – дигәнгә борылып карасам, бик нык картайган Ләйлә апа басып тора. Аптырап киттем. «Ничек әле үзе беренче булып дәште» – дип уйладым. «Исәнмесез», – дип кенә юлымны дәвам итмәкче идем, кулымнан тартып туктатты да:
– Миңа 10-15 минут вакытыңны бир әле, зинһар, – дип үтенде. Ләйлә апаның беренче тапкыр үтенүе иде бу, мин әллә нишләп киттем.
– Мәдинә, зинһар кичер мине! Барысына да мин гаепле. Үз башыма Гөлназны ияләштердем бит мин, синең кебек тыйнак акыллы кыздан баш тарканыма үкенеп бетә алмыйм. Ул гел Алмаздан акча сорап, башка ирләргә күз салып, тәмам теңкәсенә тиде. Бер дә шулай булыр кебек түгел иде. Багучыга да Гөлназны мин алып бардым бит, ул биргән даруны пирожкиларга сала-сала, Алмазны үтереп туктый язды бит. Табиблар көчкә кеше ясап чыгардылар, югалтабыз дип бик курыккан идем, теге вакытта ул язган хатларны да Саниягә мин тапшырмаска куштым бит, – дип, елап җибәрде Ләйлә апа. – Мәдинә, зинһар, Алмазны гафу ит! Аның бер гаебе дә юк. Син кияүгә чыкканны белгәч бөтенләй бүлмәсенә бикләнде бит ул, үзенә урын тапмады.
Миңа болар яңалык түгел иде инде, ләкин хатлар өчен йөрәгем телгәләнде:
Ләйлә апа, ярар инде мин чит кеше, ә бит ул сезнең балагыз. Сез ничек шулай эшли алдыгыз? Сез бит аның бөтен саулыгын какшатучы, тормышын җимерүче! – дип кычкырганымны аңламый да калдым. – Миңа акча да, байлык та кирәк түгел иде, бары Алмаз белән бәхетле булырга гына теләгән идем, ә сез безне аеру өчен үз улыгызга агу эчергәнсез…
Әнә шулай үз-үземне белештермичә, бөтенесен әйтеп ташладым...
...Алмазның ишек төбенә барып җиткәч, шакыргамы-юкмы дип икеләнеп калдым. Аннары: «Мәдинә, йә менә хәзер, йә бөтенләйгә юк!» – дип үземне кулга алдым да, кыңгырау төймәсенә бастым. Бик озак басып торганнан соң гына йозак чылтырап ачылды. Каршымда сакал баскан, яңа гына йокысыннан торган ямьсез ирне күргәч аптырап киттем. Өй ишеге ачылуга ук борынга сасы аракы исе килеп бәрелде. Бүлмәләрдә – эленке-салынкы кием, аш бүлмәсендә – тау-тау юылмаган савыт-саба. Бер сүзсез бөтен тәрәзәләрне ачып өйне җилләтергә тотындым. Аннары урындыкка утырдым да тынлыкны боздым:
– Алмаз, үзеңә кара әле, нинди кыяфәттә син? Миңа мондый ир нигә? – дип кулларымны як-якка болгадым. – Әле сине кызым белән дә таныштырырга хыялланган идем. Ник шушы хәлгә төштең син, аңлат әле…
– Мәдинә... – дип нидер әйтергә авызын ачкан иде дә, мин аны тиз генә юыну бүлмәсенә озаттым, ә үзем аш бүлмәсен тәртипкә китерергә тотындым. Алмаз юынып чыгуга, бар да тәртиптә, бүлмәгә пилмән һәм кофе исе таралып өлгергән иде инде.
– Мин төш күрәмме соң? – Алмаз һаман берни аңламый миңа карап тора иде – Сине монда нинде җилләр ташлады соң? Адресны каян белдең?
Җил түгел, ә үз аякларым китерде, Алмаз. Кайту белән Галиягә шалтыраткан идем ул адресыңны һәм телефон номерыңны бирде, телефоныңа чыга алмагач, килергә булдым менә...
Алмазга тиз генә пилмән бүлеп куйдым. Аның ашаганын карап, кабат яшь чак искә төште.
–Теге көннән соң кая качтың соң син? – дип күземә карады Алмаз.
– Гафу ит, шулай килеп чыкты шул... Беренчедән, миңа уйларга вакыт кирәк иде. Синең кабат тормышыма буран уйнатып керүең минем өчен көтелмәгән хәл булды. Икенчедән, минем диңгезгә алынган юлламам бар иде. Телефоннар белән алышмаганлык очкычка утыргач кына искә төште. Ә Галияне ачуланма, ул минем номерны сиңа бирергә ярыймы-юкмы икәнлеген белми иде, – Бераз тынып торгач: – Алмаз, алга таба нишлибез соң, ничек уйлыйсың? – дип бәреп сорадым.
– Син мине кабат ташлап киттең дип уйладым мин, Мәдинә. Минем булган хисләр белән уйнадың да эзсез югалдың, – дип уфтанды ул.
– Алмаз, син бит яхшы беләсең, мин үч ала торган кеше түгел, – дип башымны иңсәсенә салдым.
– Элек белә идем, хәзер инде күпме еллардан соң кайсы якка үзгәргәнеңне каян белим соң... Очрашуга син дә киләсен белгәч, төн йокыларым качты, сине эллекегечә үк яратумыны, хисләр югалмаганлыгын, ә бары тик озак йокыга талган булып кына чыкканын аңладым. Очрашуга барганда бик дулкынландым. Бәлки, син мине кире кагарсың, минем белән сөйләшергә дә теләмәссең дигән уйлар килде. Әкрен бию икебезнең дә хисләрен ачып салды. Минем ничек куанганны белсәң син, Мәдинә. Төне буе кабат очрашуга өмет итеп, сине кая алып барырга планнар корып чыктым. Ә син эреп югалдың, юкка чыктың. Атналар буе сине эзләдем. Галия үч иткәндәй синең номерыңны бирмәде. Фатирыгызга бардым – анда чит кешеләр. Нишләргә дә белмәдем мин…
– Беренчедән, әниләр шәһәргә күченделәр, икенчедән, без барыбыз бергә ял итәргә китеп бардык.
– Мин каян белим соң? Кабат ташлап киттең дигән нәтиҗә ясап, өемә бикләндем, телефонымны аердым, беркемне дә күрәсем дә, ишетәсем дә килмәде. Хәзер янымда утыруыңа әле һаман ышанып бетә алмыйм…
– Алмаз, мин монда, синең янда, куып чыгармасаң, калырга да риза, – дип елмайдым мин, кабат эчемдә күбәләкләр очты.
– Мин сине шундый яратам, Мәдинә, – дип пышылдады Алмаз, – зинһар, мине гафу ит, – дип күзләремә карады.
– Алмаз, буласы булган инде... Әйдә, үткәннәргә кайтмый, яңадан башлап карыйк әле...
– Кызың мине кабул итәрме соң?
Белмим, моңа кадәр аны башка ирләр белән таныштырганым булмады, – дип җавап кайтардым.
...Без кич буе сөйләшеп утырдык, яшь чактагы кебек бер диванга ятып кино карадык, аннары төрле диваннарга ятып йокладык. Алмаз янында булу минем күңелгә ниндидер рәхәтлек өсти иде.
Берничә көннән Алмазны кызым белән таныштырырга карар кылдым. Әни белән кичкә өстәл әзерләп, түземсезлек белән Алмазны көттек. Ул озак көттермичә, костюм-чалбардан, һәрберебезгә чәчәк бәйләмнәре күтәреп килеп тә җитте. Кызым башта бик куркып кына таныш булмаган абыйны күзәтте, аннары Алмазның сорауларына җавап бирә башлады. Алмаз да югалып калмады, бик тиз кызым белән уртак тел табып өлгерде.
...Шул көннән башлап Алмаз көн дә килеп йөри башлады, без ял көннәрен өчәүләп паркларда, кино-театрларда үткәрә башладык. Шулай кич паркта икәү генә йөргәннән соң без Алмаз белән якындагы ресторанга кердек. Шунда Алмаз кулларымнан тотты да:
Мәдинә, син мине тагы күпме газапларга җыенасың инде, – диде. Бер ни аңламый күзләренә карадым. – Күпме шулай бала-чага шикелле кулга-кул тотынып йөрергә була соң инде, минем сезгә терәк, сезгә кирәк буласым килә, Мәдинә, – дип бит очымнан үбеп алды. – Йә кабул ит, йә куып җибәр, мин бүтән болай яши алмыйм, – дип башын иде.
Мин озак уйлап тормыйча ризалыгымны бирдем. Алмаз тиз арада безнең янга күченеп кенә калмыйча, шәхси фирмасын да шәһәргә күчерде.
Шулай тыныч кына яшәп ятканда, Алмаз бераз соңарыбрак кайтты. Без аш бүлмәсендә кызым белән аны көттек. Ачкыч белән кемдер ишек ачканын ишетүгә кызым никтер:
– Әти кайтты, – дип йөгерде. Алмаз моны ишетеп югалып калды, күрәсең, кулындагы чәчәкләрен кая куярга белми басып тора бирде. Аннары ике адым алга атлап:
–Кызым, әниең миңа кияүгә чыгарга ризалык бирерме икән? – дип киңәш сорады. Кызым «әйе» дип башын какты. Аннары каршыма тезләнеп:
– Мәдинә, чык миңа кияүгә, – дип кулындагы роза чәчәкләрен миңа тоттырды, эчендә йөзек балкып күренде. Мин әлеге мизгелдә үземне иң бәхетле хатын-кыз итеп тойдым. Ул иреннәремнән үпте. ЗАГСка ашыктыра башлады.
– Алмаз, өлгермибез, – дигән сүзләремне ишетмәде дә. Шулай итеп тиз генә кияү белән кәләшкә әйләнеп куйдык.
Минем зур тантана ясыйсым да килмәгән иде. Алмазның зур бәйрәм ясыйсы килде. Алмаз туй мәшәкатьләре белән янып йөргән арада, без әни белән зиратка юл тоттык. Мусаның елмаюлы йөзен күреп, елап җибәрдем. Аның белән бергә булган бәхетле мизгелләрне күз алдыма китердем.
Кызым, газаплама үзеңне, син бернигә дә гаепле түгел, – дип кочаклады ул мине. – Мусаны кире кайтарып булмый инде, ә син әле яшь. Алмаз яхшы кеше, аның белән дә бик бәхетле яшәрсез, – дип тынычландырды.
Кинәт битемнән җылы җил сыйпап узды: әйтерсең лә бу Мусаның ризалыгы иде. Күңелемнән авыр йөк төшкәндәй булды. Шушы мизгелдә дөрес адым ясавымны аңлап, тыныч күңел белән кайтып киттем.
Туй матур узды. Алмаз әти-әнисен чакырырга теләмәгән иде дә, мин каршы чыктым. Үзем әнисе белән очрашу ничек булыр дип бик борчылган идем дә, ә ул үзгәргән, «кызым», дип гел янымда бөтерелде. Ара-тирә «Гафу ит, балам», – дип пышылдады.
Туйдан соң мин үземнең авырлы икәнлегемне белдем. Беренче УЗИга без Алмаз белән бергә бардык. Табиб баланың аягы кайда, кулы кайда икәнен сөйләп чыкты да:
– Котлыйм, сезнең игезәкләр булачак, – елмайды.
Балалар тугач, Муса белән Әминә исемнәре куштык. Ул вакытка Алмаз йорт алып өлгерде, бер ишегалдында әби-бабайларның да йортлары калкып чыкты. Шулай итеп балаларым өч әбиле, ике бабайлы булдылар. Без бер зур, тату, бәхетле гаилә булып яши башладык.
Тәмам.
Г.Фәткуллина.