Литература
22 Февраля 2022, 07:00

АЛМАЗ+МӘДИНӘ

Балалар бик тиз үсә икән ул. Әле менә яңа гына Гөлиябез туган иде. Инде менә беренче теш... Беренче адым… Гөлия балалар бакчасына йөри башлагач, Муса:– Мәдинәм, чыкма эшкә, әйдә икенче бала алып кайтабыз, – дип еш кабатлый башлады. Мин гел каршы килә идем. «Тукта, эшләп карыйм әле, эштә берәр дәрәҗәгә җитим инде», – дидем.

АЛМАЗ+МӘДИНӘАЛМАЗ+МӘДИНӘ
АЛМАЗ+МӘДИНӘ
Балалар бик тиз үсә икән ул. Әле менә яңа гына Гөлиябез туган иде. Инде менә беренче теш... Беренче адым… Гөлия балалар бакчасына йөри башлагач, Муса:

– Мәдинәм, чыкма эшкә, әйдә икенче бала алып кайтабыз, – дип еш кабатлый башлады. Мин гел каршы килә идем. «Тукта, эшләп карыйм әле, эштә берәр дәрәҗәгә җитим инде», – дидем. Кызыбызга 7 яшь тулгач кына, үземнең авырлы икәнемне белдем. Муса мине гел кулында гына күтәреп йөрде, өрмәгән урынга да утыртмады. Икенче баламны авыррак күтәрдем. Гел башым әйләнеп, күңелем болганып торды. Бик еш хастаханәдә ятарга туры килде. Мусаның әнисе безгә күченеп килергә мәҗбүр булды, чөнки Гөлиягә дәресләр әзерләргә булышырга, мәктәпкә озатырга, аннан каршы алырга кирәк иде.

Беренче машинабызны алдык. Муса көн саен диярлек машинада минем янга хастаханәгә йөри иде. Бер көнне гадәттәгечә процедуралардан соң урамга Мусаны каршы алырга чыктым, ә ул эштән соң күренмәде. Эштә тоткарлангандыр дип тынычландырдым үземне, аннары хастаханә ишеге бикләнер вакыт җиткәнен күреп, тәмам хафага калдым. Башыма килгән бөтен начар уйларны куарга тырыштым. Башта аның кесә телефонын җыйдым, ләкин анда: «Абонент белән тоташтыру мөмкин түгел» дигән сүзләр яңгырады. Коелып төштем. Аптырагач өйгә шалтыратырга булдым, анда трубканы әни алды:

– Кызым, ул эштән соң өйгә шалтыратты, – дип башлады сүзен, – соңрак кайтам, Мәдинә янына керәсем бар дигән иде. Бер-бер хәл булдымы әллә, кызым? Кәефең юк төсле?

– Эштән соң чыккан, димәк... Монда өлгермәгәч, туры өйгә кайтып киткәндер ул, әни, – дип, мөмкин кадәр тыныч тавыш белән әнине борчымаска тырыштым. – Әни, өйгә кайткач, Муса миңа шалтыратсын әле, – дип трубканы куйдым.

Берәр сәгать чамасы вакыт үткәч, дежур шәфкать туташы менеп, мине аста көтүләрен әйтте. «Муса килгәндер, эшендә тоткарланган, күрәсең», – дип уйлап, йөгерә-атлый төшеп киттем. Ләкин анда Муса түгел, әни басып тора иде. Миңа салкын су койдылармыни. «Димәк, Мусага нидер булган...» – дип уйларга да өлгермәдем, әни:

– Мәдинә, кызым… – дип, яндагы дежур шәфкать туташына карап алды, күзләре яшьләнде, – Муса бүтән юк. Синең янга килгәндә бик каты авариягә эләккән... – дип кочагына кысты.

Ни елый, ни кычкыра алмадым, каршыма елмаеп Муса килгәнен күрдем, башым әйләнеп китте, башкасын хәтерләмим. Аңыма килгәндә мин реанимация бүлегендә ята идем. Башым бик каты авыртканын тойдым, гәүдәмне селкетеп тә булмый, өстемнән трактор узганмыни. Күземне ачуга, табибны чакырдылар.

– Кызганыч, балагызны коткарып кала алмадык, – дип күземә карады ул. – Сезнең тормышыгыз өчен дә шактый көрәшергә туры килде, каныгызны бик озак тукта алмадык. Борчылмагыз, сез бик яшь әле, алда тагын балаларыгыз булыр, – дип чыгып китте.

Мин ак түшәмгә төбәлеп ята бирдем. «Миңа хәзер кем белән алда булачак балалар турында уйлыйсы соң? Муса… балабыз… Ник минекен тартып алдылар соң? Ни өчен? Нинди гаепләрем өчен?» – дигән сораулар бөтерелде, елый гына алмадым. Тагын биш көннән мине өйгә җибәрделәр. Мин кайтканда Мусаны ике яктан да әти-әниләр җыелышып җирләгәннәр иде инде. Шифаханәдән туп-туры зиратка юл тоттым. Аның каберен күргәч кенә Мусаның инде юклыгын, аны берничек тә кайтарып булмаячагын аңладым. Сыгылып төштем. Җиргә ятып, ярсып-ярсып еладым. Кайнанам артымнан килеп кочаклагач кына, күз яшьләрен тыярга тырышып:

– Исән чакта яратам дип тә әйтә алмый калдым бит, – дип пышылдадым.

– Кызым, ул сүзсез дә барын да аңлап яшәде. Синең белән бик бәхетле булды ул, – диде ул мине сөеп.

Әнинең иңсәсенә башымны куеп, кабат күз яшьләрен түктем. Шулай күпме басып торганбыздыр, хәтерләмим.

Шулай итеп, 27 яшемдә тол калдым. Кайнанам тулысынча безгә күченде, мин башым белән эшкә чумдым, кызымның тәрбиясе белән шөгыльләндем. Өч елга якын вакыт үткәч кенә әни:

– Кызыңа әти кирәк, – дип сүз катты, – минем аркада йортка ирләрне кертергә курыксаң, мин кире өемә кайта алам.

– Ә сез үзегез ник кабат кияүгә чыкмадыгыз соң? – дип әйтеп ташладым. Каты бәрелдем әнигә, үз сүзләрем өчен уңайсызланып, гафу үтендем. Муса үлгәннән соң, иң якын кешемә әйләнде ул. Үз әти-әнием дә пенсиягә чыккач безнең янга, шәһәргә күченделәр. Кайгымны уртаклашырга һәрвакыт якыннарым булды. Һәрберсе кабат кияүгә чыгарга үгетләсәләр дә, «Муса кебекләр бүтән юк», – дип кенә җавап кайтара идем.

Уналтынчы бүлек

Бүгенге көн
Тормышым тыныч кына үз юлыннан агып ятканда, сыйныфташлар белән очрашу дигән хәбәр килеп төште. Нишләргә дә белмәдем. Дулкын шикелле бер ярдан икенчесенә бәрелдем. Бер карасаң, бик тә барасым килә, икенче яктан, Алмазны очратудан курка идем. «Беренче мәхәббәт булган да беткән, аның үз тормышы, минем – үземнеке», – дип тә уйладым. Хатыны, балалары бардыр төсле тоелды. Кайчандыр юллар аерылды, нигә инде иске яраны яңартырга?

Әти-әниләр көчләп диярлек районга автобуска утыртып җибәрделәр. Без алдан ук Галияләрдә кунарга сүз куешкан идек. Мине Галия каршы алды да, туп-туры чәчтарашханәгә сөйрәде.

Урамда җәйге матур көн. Кошлар сайрый, кояш елмая. Күтәренке кәеф белән мәктәпкә юнәлдек. Без килгәндә халык инде җыела башлаган иде. Озак та үтмәде кыңгырау шалтырады, барыбыз да сыйныф сәгатенә кереп утырдык. Безне сыйныф җитәкчеләре каршы алды, алар башлап сүз әйттеләр, аннары һәркем кем булып эшләве, кайда яшәве, кыскасы, үзләре турында сөйли башладылар. Аннары якындагы кафега юл тоттык, безне анда Кәрим белән Алмаз каршы алдылар. Алмаз белән без баш кагып кына исәнләштек тә өстәл артына уздык. Мин соңгы тапкыр күргәндә япь-яшь егет иде бит, ә хәзер кашымда нинди ир-егет утыра. Үз-үзенә бәя бирә белә торган зыялы кешегә әверелгән. Сөйләшү барышында районда шәхси сакчылар берлеге ачып җибәрүе ачыкланды. Озак та үтмәде, биюләр башланды. Алмаз да миңа якынрак күчеп утырды. Көчле музыка булу сәбәпле, колагыма иелеп:

– Хәлләрең ничек? Синең ялгыз икәнеңне белми идем мин, – диде.

Сүз ни хакында барганын аңласам да:

– Мин ялгыз түгел, минем кызым бар, – дип энәләремне кабарттым.

Әкрен музыка башлангач:

Мәдинә, әйдә биибез, – дип кулын сузды, каршы килмәдем.

Бию вакытында озак йокыга талган хисләрем уянгандай булды, кайчандыр клуб уртасында шулай биегәнебез исемә төште. Эх, нинди бәхетле вакытлар иде бит!

Кичә тәмамлангач, Алмаз мине озатып куярга теләк белдерде, каршы килмәдем. Сорап та тормый ул мине кулларымнан җитәкләде, шулчак эчемнән күбәләкләр очты, кабат дулкынлану хисе биләде. Хатирәләргә бирелеп, бик озак йөрдек... Ниһаять, теге вакытта ни булганын сөйләде Алмаз.

– Утызынчы декабрь көнне вокзалда татлы хыяллар белән басып торганда, каршымда Гөлназ пәйда булды, минем кайчан нинди поезд белән кайтасын әнидән ачыклап өлгергән ул. Аны күрүгә һич кенә дә сөенмәдем. Ул арада поездга утырту башланды. Һәрберебез үз вагоннарына юл тотты. Өстемнән шинельны салырга да өлгермәдем, «Алмаз!» дигән хатын-кыз тавышына борылсам – Гөлназ басып тора. Минем купеда пенсионерлар, алар белән күңелсез, дип, минем урынга узды. Ул нидер турында сөйли башлады, ә мин синең хакта, ничек Яңа елны каршы алу турында план кордым. Проводницадан чәй китерүен сорадым да, кулларымны юарга киттем. Мин килгәндә чәй инде өстәлдә иде. Гөлназ да сумкасыннан ниндидер пирожкилар чыгарды. Сыйлан, дип, миңа берсен сузды. Чәй эчүгә, минем никтер бит тә йоклыйсым килде. Гөлназның: «Алмаз, тор без кайтып җиттек», – диюенә сискәнеп киттем. «Кайтып та җиттекмнени?» – дип, мин нишләптер аның иреннәреннән үптем. Ул: «Алмаз, без бүген бөтенесенә дә туебыз хакында әйтербез, яме», – дип колак төбендә безелдәде. «Ярар, әни бик шатланыр инде», – дип елмайдым.

Поездан төшүгә, безне әти-әни каршы алды, Гөлназ никтер алан-ялан каранды. «Бар да яхшымы?» – дигән сорауга, «Әйе, бик яхшы», – дип кенә җавап кайтарды.

Машинада кайтканда ук: «Ләйлә апа, миңа Алмаз үзе янына күченергә тәкъдим ясады», – дип әйтеп салды. Мин «кайчан шулай дип әйттем икән?» – дип аптырадым. «Әни, ник дәшмисең, син әллә каршымы?» – дип тә сорадым әле. «Юк, улым, юк. Өйгә кереп ашагач, әйберләрен алып килерсез», – диде әни.

Кич белән өстәл артында утырганда башым авыртканын сиздем, ниндидер иң мөһим әйберне оныткан кебек хис иттем үземне. Гөлназ мине кабат пирожкилары белән сыйлады, аның кулыннан ашагач бар да онытылды, күңелгә рәхәт булып китте. Без дискәтүккә чыгып киттек, ә анда ниләр булганын син үзең дә бик яхшы беләсең», – дип уфтанды Алмаз.

Мин ни дип әйтергә дә белмәдем. Ул тагын дәвам итте:

– Кәрим күз төбенә суккач ярты битем зәңгәрләнде, училищеда егетләр «Мәдинәң суктымы әллә», – дип көлештеләр, ә мин: «Нинди Мәдинә? Минем кызымның исеме Гөлназ», – дип җавап кайтаргач, кул селтәп китеп бардылар... Сессия вакытында көн саен диярлек Гөлназ яныма килеп йөри башлады, көн дә яңадан яңа пирожкилар ташыды. Сессия бетеп районга кайтып киттек, өйдә никтер хәлем бетә башлады, гел йоклыйсы килә иде, суларга һава җитмәде, төшләремдә гел бер кызны күрдем, ләкин ул Гөлназ түгел иде. Мин берни аңлый алмадым. Кич җиткәч Гөлназ миңа сырпалана, ә мин аны этеп йокларга ята идем. Шул вакытларда ул читкә дә йөрештерде, ә мин моңа игътибар бирер дәрәҗәдә түгел идем... Бер көнне иртән әни Гөлназ белән нидер бүлешә алмый кычкырышкан тавышка уянып киттем. Башым бик каты шаулый иде. Гөлназ: «Алмазым, әниеңә тагын ярап булмый, әйдә, кәефемне күтәр әле, кибеткә барып кайтыйк», – дип, янымда бөтерелде. Яраткан кешем өчен җир тишегенә керергә дә әзер идем мин ул чакта. Кибеттә аның кыска итәкләренә барысының да борылып караулары, күз кысулары мине тәмам чыгырымнан чыгырды. «Гөлназ, син минеке генә, тирә-яктагы егетләрнең күз кысуына мин бүтән түзә алмыйм, – дип ярсыдым. Аннары аңымны югалтып аудым. Шифаханәдә ике атна ятканнан соң гына аңыма килдем. Көчкә-көчкә күземне ачуга, томан аша ап-ак түшәм, диварлар шәйләнде. Янымда әни елап утыра, иреннәре нидер пышылдый... «Улым, зинһар өчен уян, мин синең тормышыңа бүтән беркайчан да кысылмаячакмын. Барысына да мин генә гаепле», – дигән сүзләрен ишетеп алдым. «Әни, – дип кипкән иреннәремне чак кыймылдатып, – син нигә шулай дисең?» Әни тиз генә табибны чакырды да, бөтенесен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде: ничек итеп Гөлназны багучыга алып барганын, пирожкиларга ничек итеп аңны чуалта торган дару салуларын… барысын да... «Шул кешене ничек итеп әни дип әйтергә», – дип газапладым мин үз-үземне... Шифаханәдән чыгуга сезгә юл тоттым, әти-әниең бусагадан да кертмәде, Галия белән Кәрим мине ишетергә дә теләмәде. Сиңа язган хатларым ачылмыйча кире кайттылар. Туган көнеңә көчкә укудан сорап кайттым, көннәр буе автовокзалда кайтуыңны көттем, ләкин син кайтмадың. Сине югалта баруымны аңлап, аракы һәм тәмәке белән юаныч таптым, ләкин болар барысы да вакытлыча гына иде шул... Теге вакытта ЗАГС ишеге төбендә очратуыма ничек куанганымны белсәң икән син, Мәдинә… «Алмаз, мин кияүгә чыгам» дигән сүзләрең аяз көнне яшен суккан кебек ишетелде миңа. Шул көнне бар да бетте… Юкка чыкты…

Шифаханә төбендә йодрык янагач мине тормышыңнан юкка чыкты дип уйлагансыңдыр. Юу-уук. Мин әле сезнең туй вакытында да янәшәңдә булдым. Син як-ягыңа каранып мине эзләгәнеңне дә күрдем, ләкин бәхетегезгә комаучауламыйм дип каршыгызга чыкмадым.

Аннары мин әби белән авылда яши башладым. Тормышымны җимергән, якты хыялларга аяк чалган кеше белән яшәве авыр булды. Шул көннән бирле әни белән сөйләшкән юк... Укып бетергәч, Мурманскида ун елга якын хезмәт иттем дә киттем, туган як үзенә тартты. Мин кайтканда әби инде исән түгел иде. Районда үземә фатир алып, шәхси эш башлап яшәп ятам менә...

Сүзсез калуымны күреп, Алмаз иреннәремә үрелде, мин дә аңа тартылдым. Тыныч кына аккан елга дулкыннарын ярга бәргән шикелле хисләрем ташып чыкты. Подъезд төбенә җитүгә мин кереп югалдым, чөнки икенче көнне иртүк шәһәргә китәсе бар, өйдә чемоданнар һәм диңгез ярында ял көтә иде.

Ял итәргә без ике әни, минем әти һәм кызым белән очтык. Очкычта барганда гына Алмаз белән телефоннар, адреслар алышмаганлыгым исемә төште. Күңелемне ниндидер үкенү хисе биләп алды.

– Кем инде ул? – дип, беренче булып кайнанам үзгәрешләрне сизеп алды. – Очрашудан соң җен алыштырды бугай сине, элек бер дә мондый түгел идең , – дип кеткелдәде. Минем әни дә сүзгә кушылды:

–Димәк, очраштыгыз инде, әйеме? – дип серле елмайды.

– Кодагый, сез нидер беләсез дә мени? – дип аптырады кайнанам.

Мин бөтен серләрне дә үзем чишеп бирергә булдым:

– Алмаз – ул минем беренче мәхәббәтем. Сез аңлыйсызмы, моңа кадәр ул бер дә өйләнмәгән. Берәү белән яшәп караган, ләкин боткалары пешмәгән, балалары юк. Мине әкрен биюгә чакыруга, без магнит кебек бер-беребезгә тартылдык... Әни, мин Мусаны яраттым... Ярты йөрәгем аның белән, ярты йөрәгем Алмаз белән булырга тели. Сез ничек карыйсыз?

– Мәдинә, үзең ничек телисең шулай була инде, – дип елмайды әни.

– Ә мин үз фатирыма кайтам, сезнең үз тормышыгыз, минем үземнеке, – дип уфтанды кайнанам.

– Сез нәрсә юкны сөйлисез, без бер зур гаилә. Ә мин үзем тагын язмышымны сынап карарга каршы түгел, – дип елмайдым мин.

Ун көн ял бер мизгел булып үтеп тә китте. Кайту белән беренче эш итеп Галиягә шалтыраттым.

– Сине Алмаз эзләде, телефон номерыңны сорап туйдырып бетерде, – дип көлде Галия. – Ял итәргә киткәнеңә ышанмады, сине тагын качты дип уйлады. Хәзер номерын һәм адресын җибәрәм, – дип трубкасын куйды.

Калтырый-калтырый номерын җыйдым, ә анда «Абонент белән тоташтырып булмый» дигән сүзләр генә кабатланып торды. Тиз генә әйберләремне җыйдым да, районга юл тоттым. Ишектән чыгып киткәндә:

– Мин, бәлки, бүген кайтмам, – дип кенә әйттем. Калганын кайткач аңлатырмын дип уйладым.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас