Литература
19 Февраля 2022, 11:00

АЛМАЗ+МӘДИНӘ

Әнием, ни булды?Унике яшьлек кызым туп-туры күзләремә карап шулай сорагач, әллә ничек уңайсызланып киттем.– Берни дә булмады, балам, – дип чәченнән сыйпап алдым. Ә уйларым белән һаман мәктәп сукмаларыннан баруны дәвам иттем.– Әнием, син бик сәер күренәсең, ни булды?

АЛМАЗ+МӘДИНӘАЛМАЗ+МӘДИНӘ
АЛМАЗ+МӘДИНӘ

 Әнием, ни булды?

Унике яшьлек кызым туп-туры күзләремә карап шулай сорагач, әллә ничек уңайсызланып киттем.

– Берни дә булмады, балам, – дип чәченнән сыйпап алдым. Ә уйларым белән һаман мәктәп сукмаларыннан баруны дәвам иттем.

– Әнием, син бик сәер күренәсең, ни булды?

– Бергә укыган мәктәп дустым шалтыратты, сыйныфташлар белән очрашуга чакырды.

– Ә без барабызмы соң? – дип җавап көтте кызым.

Кабат Галиянең сүзләре исемә төште: «Мәдинә, теге дә була бит...» Без Галия белән аерылгысыз дуслар идек, ярты сүздән бер-беребезне аңлыйбыз, шуңа күрә «теге» дигән сүзгә ачыклык кертү артык иде.

Галия шалтыратканчы ук та бер-ике сабакташ «Сыйныфташлар» группасына хәбәр җибәреп өлгергән иде инде. Ләкин анда коры гына «15 июнь сәгать 12дә мәктәп янында очрашабыз» дип язылган. Мин ул хәбәрләрне җавапсыз калдырдым, очрашуга барырга бер генә дә теләгем юк иде. Соңрак сыйныф җитәкчесе шалтыратып очрашуга килергә үгетләде, олы кешегә каршы әйтергә читенсенеп кенә: «Ярар, уйлап карармын», – дидем. Хәзер менә Галия... Әлбәттә минем Аны күрәсен килә, ул бит минем беренче мәхәббәтем... Ничек яшәве, кайда эшләве бик кызыксындыра мине. Шул ук вакытта күңелдә курку хисе дә яши, бөтен булган хәлләрдән соң күзгә-күз карый алырбызмы икән? Очрашуга барасы килмәүнең тагын бер сәбәбе, иртәгә гаиләм белән диңгез ярына очасыбыз бар. Күптән көтелгән отпуск, ниһаять, килеп җитте.

– Белмим әле кызым, – дип кенә әйтә алдым. Ул үз бүлмәсенә китеп югалды, ә мин исә уйларыма чумдым.

Беренче бүлек

15 ел элек. Ноябрь ае.
Элек без укыганда мәктәптә бик матур гадәт – чыгарылыш укучылары яңа ел кичәсен үткәререгә җаваплы иде. Хәер, хәзер дә, бәлки, мәктәпләрдә шул гадәт сакланадыр, белмим. Безнең сыйныф бу эшкә бик җитди карап, ноябрь башыннан ук әзерләнә башладык. Укытучылар җитәкчелегендә сценарий уйлап табылды, кемдер театральләштерелгән тамашага әзерләнсә, кемдер залны бизәүне үз өстенә алды. Дәресләрдән соң акт залы шау-гөр килде. Моңа кадәр параллель булган «А» һәм «Б» сыйныфлары бер командага әверелде.

Театральләштерелгән тамашага артистлар эзләү бик күп вакытны алды. Ул исемлеккә минем дустым Галия дә эләкте. Ул бик чая, аралашучан кыз. Тиз генә үзенә дуслар таба белә. Көннәрдән бер көнне параллель сыйныфтан бер егет Галияне озата башлады. Миңа ямансу булмасын өчен, икенче көнне бу егет дустын ияртеп килергә булган. Галия белән Кәрим юл буе көлешә-көлешә кайтса, без Алмаз белән тыныч кына алар артыннан сөйрәлдек. Подъезд ишеге күренүгә мин тизрәк өйгә кереп кача идем.

Галиягә: «Мин үзем генә дә бик әйбәт кайта алам», – дип әйтеп тә карадым, ләкин аның үз туксаны туксан:

– Мәдинә, син Алмазга бик ошыйсың. Аның моңа кадәр йөргән кызы булмаган, шуңа сүз башларга гына ояла ул, – дип мине үгетләргә тырышты.

– Һе, минем дә моңа кадәр йөргән егетем булмады, – дип карыштым.

– Менә икәүләп өйрәнерсез инде алайса, – дип кул селтәде Галия.

Көннәрдән бер көнне мәктәптән кайтканда Алмаз кулларымнан тотып үзенәрәк тартты да:

– Галия, син педка керергә җыенасың дип ишеткән идем, дөресме? – дип зәп-зәңгәр күзләрен төбәп карап тора башлады.

– Әйе, - дип баш кактым, – физматка, ник?

– Миңа математикадан булыша алмассыңмы икән?

– Әминә Камиловнага репетиторлыкка ник бармыйсың?

Алмаз никтер югалып калды, йөзе кызарды. Аннары:

– Әминә Камиловна, синнән математик чыкмый, бушка вакыт сарыф итеп йөрмә, диде.

Дүрткә укыган кешегә укытучының андый җавабын аңлап бетерә алмадым. Алмазны җәлләп ризалашырга булдым.

Икенче көнне дәресләрдән соң Алмазның өенә киттек.

– Әнием Ләйлә, – дип таныштырды Алмаз. Әнисенең сынаулы карашыннан миңа уңайсыз булып китте.

– Бу – Мәдинә, параллель сыйныфта укый, миңа математикадан булышачак, – дип елмайды Алмаз. – Ул физматка җыена, –дип өстәде.

Ләйлә апа кабат сынаулы караш ташлады да, аш-су бүлмәсенә кереп югалды, без Алмаз бүлмәсенә уздык. Бүлмәдәге идеаль тәртипне күргәч бераз югалып калдым. Алмаз да сизеп алды аны:

– Мин тәртип яратам, әтием өйрәтте, ул хәрби кеше, – дип куйды.

Бер сәгать дигәндә мисаллар чишелеп бетте. Без урамга чыкканда әкрен генә кар ява иде инде. Сабый балалардай куанып, ирексездән, елмаеп җибәрдем.

– Мәдинә, мине шушы елмаюың әсир итте дә инде, – дип әйтеп куйды Алмаз.

Икенче бүлек

Иртән, гадәттәгечә, сигез тулганда өйдән атылып килеп чыктым. Галия белән Алмазның басып торуына гаҗәпләндем.

– Сәлам! – дип исәнләште Алмаз. – Сумкаңны күтәреп барырга рөхсәтме?

– Сәлам! – дип җавап кайтардым, Галия белән минем күзләр маңгайга менде. Икебез дә берни аңламадык.

Сүзсез генә мәктәпкә бардык, чишенү бүлмәсеннән соң юллар аерылды, ул – үз классына, без үзебезнекенә ашыктык.

– Әйттем бит мин сиңа, ул сине ошатып йөри дип, ә син ышанмаган булдың, – дип төрттерде Галия.

Шушы көннән башлап Алмаз көн дә иртән килеп ала башлады, кич мәктәптән соң кайтарып куя иде. Сирәк кенә бергә өй эшләре әзерли идек. Бер көнне – аларда, бер көнне бездә чиратлаштырырга тырыштык. Яңа ел җитте. Күптән көткән каникуллар да башланды. Бергә чана-чаңгы шудык, кич паркта кар атышып уйнадык, подъезд төбендә сөйләшеп тә утыра идек. Һәр тәнәфес саен вакытны бергә үткәрә торганга әйләндек. Алмаз физика түгәрәгенә мине күрер өчен йөри башлады хәтта.

...Яз да җитте. Һәрвакыттагыча атылып өйдән килеп чыктым, ә каршымда – бөтенләй башка Алмаз. Әйтерсең лә мине күрүенә шат түгел. Мәктәпкә кадәр бер сүз дәшмәде. Беренче булып тынлыкны мин боздым:

– Алмаз, ни булды?

– Дәресләрдән соң сөйләшербез, - дип кулын гына селтәде.

Көне буе үземә урын таба алмадым. Тизрәк Алмаз белән күрешүне көттем. Башымнан нинди генә уйлар йөгермәде. Минем кәефсезлекне күреп Галия дә борчылды:

– Нәрсә булды? Алмаз белән талаштыгызмы әллә? – дип сорауларын яудырды. – Әллә өйдә бер-бер хәл булдымы?

– Мин берни дә белмим, – дип баш кактым. – Алмаз иртәдән бирле кәефсез, дәресләр беткәч сөйләшербез, диде. Ул мине ташларга тели, ахры... – дип аздан гына күз яшьләремне тыйдым.

– Җүләр булма инде, Мәдинә, – дип елмайды Галия, – ул бит сиңа тузан да кундырмый, сине күрүгә күзләреннән очкын очып тора. Сиңа тәкъдим ясыйсы киләдер аның.

– Нинди тәкъдим? Без бит әле мәктәп кенә бетерәбез...

– Шуннан ни булган. Аның каравы, гел бергә.

Соңгы дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады. Бераз тынычлана төштем. Алда Алмаз белән җитди сөйләшү көтә иде.

Кайтканда гадәттәгечә балалар паркына кердек. Утыргычта Алмаз бераз тыныч кына утырды, уйларын тәртипкә китерде, ахры. Аннары:

– Мәдинә, тыңла әле мине... – дип сабыр гына сүз башлады, моңа кадәр туры сүзле булган Алмазны мин аңлап бетерә алмадым.

– Син мине ташларга җыенасың бит әйеме? Кем ул? – дип сораулар яудыра башлаганны сизми дә калдым.

– Юк, син нәрсә... – дип яныма килеп утырды Алмаз. – Ничек итеп сүз башларга да белмим, Мәдинә. Сүз уку йорты сайлау турында... Кичә әти-әни бик җитди сөйләшү үткәрделәр. Минем өчен математикадан контроль эшләр эшләү чынбарлыкта хәрби әзерлек училищесына керү өчен кирәк иде. Син физматка бару сәбәпле мин дә фикеремне үзгәртергә теләгән идем дә, әти-әни катгый каршы...

Алмаз нишләргә белми бәргәләнсә дә, миңа ничектер җиңел булып китте, көне буе уйлаган уйларым чынга ашмавына сөендем мин.

– Хәрби әзерлек училищесына бар, ә мин яныңа килеп йөрермен, – дип тыныч кына җавап бирергә тырыштым, ә эчемдә нидер тынычлык бирмәде.

– Юк, Мәдинә, син дөрес аңламадың, – дип, Алмаз кабат күзләрен түбән иде, - син Казанга укырга барачаксың, ә училище бөтенләй башка шәһәрдә бит.

Алмазның башка шәһәргә китүен ишеткәч ток суккандай булды. Ләкин аның белән әти-әнисе арасына да керә алмавымны бик яхшы аңлый идем.

– Алмаз, син барысын да үзең хәл итәргә тиеш, - дип тыныч кына җавап кайтардым.

Ул беразга тынып калды. Эчендә ике хис көрәшүе әллә каян сизелә иде.

– Мин бәләкәйдән үк хәрби кеше булырга хыялландым... Әти кебек самолетта очасым килә иде, – дип акланды гаепле бала кебек.

– Алмаз, хыялларыңның чынга ашуы үз кулыңда.

Алмаз җавап бирергә ашыкмады. Иреннәр үзеннән-үзе бер-берсенә тартылды. Бу тәүге үбешүдән эчтә ниндидер күбәләкләр очты. Моңа кадәр сөйләшкән җитди сүзләр эреп югалды. Мин бу мизгелдә иң бәхетле кеше идем.

Өченче бүлек

Чыгарылыш кичәсенә әзерлек башланып китте. Мин бу көнне зур дулкынлану хисе белән көттем. Бу кичәгә күлмәкне махсус минем өчен тектердек, әзерне генә кибеттән алып киясем килмәде. Мине күрүгә, Алмаз да «Вау» дип соклану хисен яшермәде:

– Әкияттәге принцесса кебек син, Мәдинә!

Ул үзе дә ак күлмәктән, караңгы зәңгәр чалбар-пиджактан бик матур күренә иде.

Тантаналы линейкада аттестатлар алгач, кафега юнәлдек. Алмаз белән Кәрим башка сыйныфтан булсалар да безнең өстәл артына килеп утырдылар. Хәер, хәзер бар да артта, сыйныфлар бүленеше әһәмиткә ия түгел иде. Алып баручылар кичәне берсеннән-берсе кызыклы конкурслар, җыр бию белән үреп алып бардылар. Таң каршыларга вакыт әле шактый иде, һәркем, кечкенә төркемнәргә бүленеп, кем кая ял итәргә таралдылар. Ә без исә Алмаз белән яраткан балалар паркына юнәлдек. Утыргычка утырып, киләчәккә планнар кордык. Тагын ике атнадан кабул итү имтиханнары көтә иде безне. Мине имтиханнардан соң бер ай ял көтсә, Алмаз имтиханнарын уңышлы бирүгә хәрби кешегә әйләнәчәк. Иң кулай аралашу чарасы булып хатлар гына кала иде. Шулай гәпләшеп вакыт үткәне дә сизелмәде. Тизрәк таңны каршыларга ашыктык. Күл буе гөрләп тора иде инде. Алмаз мине, иңсәмнән тотып, үзенә кысты. Тын да алмый кызыл, сары, ал төсләргә манчылып кояш чыкканын күзәттек. Яңа көн, яңа тормыш башлану билгесе иде бу. Җырлый-җырлый мәктәп ягына юнәлдек, гадәт буенча ак, кызыл шарларны күккә очырып өйләргә таралдык.

Калган ике атнаны без гел бергә үткәрергә тырыштык. Аерылышу сәгате якынайганын белсәк тә, ул турыда бер дә сүз кузгалтмадык.

Алмазны озатырга әти-әнисе киләсен белсәм дә, мин бармый кала алмадым. Без Алмаз белән читтә бер-беребездән аерылыша алмыйча басып тордык, хатлар язышырга сүз куештык. Бүген беренче тапкыр Алмазның әнисе миңа сынаулы карашын ташламады, шул ук вакытта хәлемә керергә дә ашыкмады. Алмаз әтисе белән утырып китте, ә без икебез ике аерым сукмактан өйләргә таба юнәлдек.

Алга таба үземнең дә имтиханнар башланды. Алар арасында, дөресен генә әйткәндә, Алмаз турында уйларга, сагыну хисенә бирелергә вакыт та булмады. Алмаздан хатлар әле юк иде, имтиханнар белән мәшгульдер дип үз-үземне тынычландырдым. Хәлләрен Кәримнән белеп тордым, чөнки Ләйлә апа белән сукмаклар кисешкәндә, ул мине күрмәмешкә сабышып үтеп китә иде.

Ай буена Алмаздан хат көттем. Августның егермеләрендә Галия белән Кәрим минем хәлемне белергә керделәр. Керә-керешкә үк Кәрим:

– Менә Алмаздан хат алдым әле, – дип мактанды, – синең турыда сораган, ничә хат яздым, берсенә дә җавап бирмәде, дигән.

Бу сүзләрне ишеткәч, телсез калдым, аннары үземне кулга алырга тырышып:

– Ничек инде? Мин берсен дә алмадым. Инде эчемнән генә үпкәли дә башлаган идем, – дидем.

– Мә, тот бу конвертны, анда Алмазның адресы. Үзең хат язып сал.

Галия белән Кәрим киткәннән соң да конвертны кулдан төшерми уйланып утырдым. Аннары кулга ручка, кәгазь алып хат язарга булдым.

Икенче көнне әниләр белән тулай торакка урнашырга киттек. «Авылга тагын кайчан кайтам әле», дип уйлап, хатны да тулай торак адресы белән җибәрергә булдым.

Дүртенче бүлек

Сентябрь… Яңа уку елы… Яңа группа… Яңа дуслар... Группа гел егетләрдән генә тора дисәм дә ялгыш булмас – 20 егеткә 4 кыз. Һәр егет тизрәк үзенә ошаган кызны эләктерергә тырышты. Мин барысын да кире бордым, күңелемдә Алмаз гына иде. Араларында Муса дигәне генә, йә кафега чакырып, йә паркта йөреп керергә сорап теңкәмә тиде. Ара-тирә тулай торакка кадәр ияреп тә кайткалый иде әле. Уку буенча сораулар килеп чыкса да, иң беренче булып миңа килә иде. Ә мин аны жәлләп, кулымнан килгәнчә булыша торган идем. Соңрак аның минем янда бөтерелүенә артык игътибар итмәскә дә өйрәндем.

Сентябрь башыннан ук Алмаздан хатлар ява башлады. Атнага өч конверт, кайсыбер конвертта бары өч кенә сүз: «Сагынам! Яратам! Алмаз.» – дип язылган да була иде.

Атна саен ук булмаса да, ике атнага бер өйгә әти-әниләр янына кайтып йөри башладым. Октябрьнең бер ямьле көнендә авыл ягына юнәлдем. Автобустан төшкәндә Алмазның шәүләсен күреп алдым. Авырыйм, ахры, дип башымны тотып карадым, бар да яхшы. Бәлки, күземә генә күренәдер дип уйлап, күземне дә уып карадым. Алмаз автобус килеп туктаганны күреп каршыма ашыкты, йөгереп килеп кулына күтәреп алды. Менә шунда гына бар да чынбарлык икәненә ышандым. Шатлыгым эчемә сыймады.

– Син ничек монда? – дип күзләренә карадым. – Сине күрүемә бик шатмын. Син укымыйсыңмыни?

– Минем туган көн бит бүген, шул уңайдан ял бирделәр. Дүшәмбедән кабат уку. Хәзер әйберләреңне өеңә кертәбез дә, туган көн үткәрергә чабабыз, – дип тезеп китте Алмаз. – Син каршы түгелдер бит?

Шатлыгымнан сүзсез калдым, ризалыкны белдереп баш кактым.

– Башта өйдә әти-әниләр белән утырачакбыз, – йөземнең үзгәрүен сизеп, тынычландырырга ашыкты. – Озак түгел, аннары Кәримнәргә барабыз, анда аулак өй бүген, ә аннары бөтенебез бергә дискәтүккә китәбез.

Алмазларда өй тулы кеше иде. Араларында миңа таныш түгел бер кыз иң беренче булып күземә чалынды.

– Бу минем йөргән кызым, Мәдинә, – дип барысын да минем белән таныштырды. Теге кыз Ләйлә апаның якын дустының кызы Гөлназ булып чыкты.

Мине күрүгә Ләйлә апа белән Гөлназдан кала бар да шат иде. Бар да Алмазның укуы белән кызыксынды. Мин ара-тирә сәгатькә карап, тизрәк чыгып китү минутларын санадым. Сәгать җиде тулуга Алмаз да иркен сулап куйды.

– Ярый, мине хөрмәт итеп килүегезгә рәхмәт, – дип, Алмаз өстәл артыннан кузгалды, без яшьләр белән бәйрәмне дәвам итәргә телибез, дип тә өстәде.

Без Алмаз белән аның бүлмәсенә уздык, мин бөтен кеше алдында бирергә оялган бүләкне тизрәк аңа суздым:

– Менә, Алмаз, бу миннән сиңа бүләк. Туган көнең белән сине!

Алмаз тиз генә төргәкне ачарга тотынды, эчендә командир сәгатен күрүгә сабый баладай куанды.

– Шәп, –дип бит очыннан үбеп алды.

– Алмаз... ни... халык сынамышы буенча сәгать бүләк итәргә ярамый, бир биш тиен булса да, – дип уңайсызландым мин.

– Күптән шушындый командир сәгате турында хыялланган идем, – дип тиз генә кулына электереп куйды да, 10 тиен акча сузды.

Коридорга чыгып киенгәнне күреп, Ләйлә апа белән Гөлназ да килеп җитте.

– Улым, Гөлназны да үзегез белән алыгыз. Яшьләр белән күңел ачсын.

Алмаз, ризасызлыгын белдереп, башын какты да:

– Анда бары тик минем генә дуслар булачак. Үзең чакырган кунакның күңелен үзең күр, – дип, кырыс кына әнисенә карады.

Ул аяк киемен эләктергәндә, әнисе кулындагы сәгатен күреп алды.

– Фоат абыең бүләгеме? Матур! – дип сокланды Ләйлә апа.

– Юк, Мәдинә бүләге, – диюгә, йөзе шундук каралды.

– Һм, сәгатьнең аерылышуга икәнен Мәдинә белеп бетермәгән, ахры, – дип мәкерле елмайды.

– Мин бу сәгатьне аннан сатып алдым, - дип җавап кайтарды Алмаз һәм чыгу ягына борылды.

Кич без планлаштырган сценарий буенча барды. Башта Кәримнәрдә утырдык, барыбызның да телендә бер генә тема, ул да булса яңа студент тормышы, алдагы сессия. Аннары дискәтүккә юл тоттык, ә соңрак Алмаз белән төнге урамнар буйлап йөрдек. Мин өйгә кереп китәр алдыннан:

– Мәдинә, син иртәгә ничәдә китәсең? – дип кызыксынды.

– Белмим, кич белән ике автобус йөри, берсе биштә, икенчесе сигездә, – дип җавап кайтардым.

– Юк, бик соңгысына калма, шәһәрдә төнлә белән берүзең ничек кайтырсың, – дип борчылды Алмаз, - иртәгә иртән әниләр белән булам, икеләрдә синең янга килермен, – дип саубуллашып кайтып китте.

Икенче көнне ике җиткәндә звонок төймәсенә бастылар. Анда Алмаз икәнлегенә һич кенә дә шигем юк иде. Ул минем әти-әни белән исәнләшеп бүлмәмә узды. Сөйләшә-сөйләшә вакыт сизелми дә үтеп киткән. Тиз генә сумкаларымны җыйдым. Әтиләргә мине озатырга кирәк түгеллеге аңлашылган, күрәсең, өйдән генә озатып калдылар.
Дәвамы бар.

Гөлшат Фаткуллина.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас