Литература
14 Февраля 2022, 14:00

ТАПШЫРЫЛМАГАН БҮЛӘК

Дүртенче өлеш.Мәрьям күзен ачканда Алсу әле йоклый иде.--Әни тор инде, без бүген зоопаркка барырга сөйләштек иде бит.--Хәзер кызым биш кенә минут ятып торыйм.

ТАПШЫРЫЛМАГАН БҮЛӘКТАПШЫРЫЛМАГАН БҮЛӘК
ТАПШЫРЫЛМАГАН БҮЛӘК

Дүртенче өлеш.
Мәрьям күзен ачканда Алсу әле йоклый иде.
--Әни тор инде, без бүген зоопаркка барырга сөйләштек иде бит.
--Хәзер кызым биш кенә минут ятып торыйм.
Мәрьям урыныннан торды да тәрәзә янына килеп урамга карады. Көн тыныч кебек күренә, урамда кешеләр йөри башлаган. Мәрьям кире әнисе янына килеп
--Әнием тор инде.
--Торам, торам, чәй куя тор әле кызым.
Мәрьям чәй куйды, ванна бүлмәсенә кереп юынды. Чәйләр эчеп ниһаять алар юлга кузгалды. Зоопаркта кеше байтак җыелган. Әйе ял көнне дә кеше йоклап ятмый шул. Барда балалары, оныклары белән хайваннар дөньясы белән танышырга килгәннәр.
--Әни, әни кара әле нинди кәлтә, әле генә яшел иде, хәзер төсен үзгәртте.
Янында басып торган бер хатын
--Нәкъ менә кешеләр кебек, кешеләрнең дә кайберләре икейөзле була шул сеңлем, тик кай арада үзгәрүләрен генә күреп бетереп булмый.
Алсу усал гына карап куйды да
--Кызым әнә матур кошлар бар, әйдә аларны карыйбыз.
Бөтен зоопаркны әйләнеп, алар арып өйгә кайтырга чыктылар.
--Әнием рәхмәт сиңа, бик кызык булды. Ә яңа елга циркка барабызмы?
--Әгәр минем янымда булсаң барырбыз, ник бармаска.
--Әни ә синең яныңа кайтып торырга ярыймы?
Алсу уйланып куйды, тик дәшмәде, ул бу сорауны ишетмәгән булып кыланды. Өй янына җитәрәк Алсу Мәрьямгә карап
--Кызым өйдә сөттә, булкалар да юк, әйдә кибеткә кереп чыгабыз.
Кирәк әйберләрне алып урамга чыкканда, Алсу каршысына ике дусты килеп басты. Алсу Мәрьямгә ачкыч биреп
--Бар туңып торма, мин хәзер кайтам, бераз апаларының белән генә сөйләшәм.
Мәрьям кайтып ашны да җылытты, тик әнисе генә күренмәде .Бераз көткәч ул аш салып ашарга утырды гына, ишек ачылып сөйләшкән тавышлар ишетелде. Әнисе иптәш хатыннары белән шактый гына бәйрәм каршылап кайтып керделәр. Мәрьямнең ачуы чыкты, ул
--Әни син, син бит миңа сүз бирдең.Син бит бергә яшәрбез дигән идең.
--Нәрсә телең ачылды мәллә? Вообще то бәйрәм, әниләр бәйрәме.
Мәрьям елый, елый бүлмәсенә кереп китте. Ул әбисе калдырган телефонны алып дәү әнисенең номерын җыя башлады. Тик нигәдер дәү әнисе генә телефонны алмады. Мәрьям кабат, кабат җыйды, ләкин телефон гына дәшмәде. Мәрьям курчагын кочаклап бер ноктага карап утыра бирде.
--Син нәрсә ишетмисең мәллә?
Ничә тапкыр чакырырга була? Әйдә ашарга.
--Минем ашыйсым килми.
--Әле миңа кәҗәләнеп күрсәтәсеңме? характер күрсәтергә телисеңме?
Алсу Мәрьямнең өстенә кигезеп подьездга чыгарып бастырды да
--Тор шунда, бераз башыңнан әшәке уйларың чыккач керерсең. - дип ишекне ябып кереп китте. Мәрьямнең салкын үзәгенә үтсәдә , ул керергә уйламады. Аның әнисенең, килгән кунакларның кыланышларын күрәсе килмәде.
--Мәрьям а что ты тут делаешь?- диде баскычтан менеп баручы Зоя апа.
Мәрьям дәшмәде.
Алардан чыккан көй тавышын ишеткәч
--Теперь понела, о господи, ты как лед замерзла, айда ко мне, айда, айда быстрее, а завтра тебя бабушка заберет.
Зоя апа Мәрьямне үзләренә алып керде. Аны тизрәк чишендереп кайнар чәй эчереп, юрган белән төреп яткырды. Мәрьям бик борчылды, нигә дәү әнисе телефонны алмый. Ул да мине онытты микән дип уйлады ул. Кечкенә генә башында мең төрле уй йөрде. Әнисенең кинәт кенә үзгәрүен ул зоопарктагы кәлтә белән тиңләде. Уйларына күмелеп ничек йоклап киткәнен дә сизми калды. Иртә белән күзен ачканда күрше апасы
--Ну как ты милая? Голова не болит?
--Нет вроде.
--Хорошо, давай умывайся, я тебя накормлю, потом будем пить чай.
Алар икәүләшеп чәй эчеп утырганда, Зоя апаңа кунаклар килеп керде. Мәрьям аларга комачауламыйм дип залга чыгып утырды. Зоя апа кире килеп
--Милая не переживай, скоро за тобой бабушка приедет, я поговарила с ней. А пока айда к нам.
--Нет спасибо, я бабушку здесь подожду.
Зоя апа Мәрьямгә күңелсез булмасын өчен телевизор кабызып калдырды. Ә Мәрьям үз уйларында йөри бирде.Ә нигә дәү әнисе ул шалтыраткач телефонны алмаган, ә Зоя апа шалтыраткач алган? Ул телефон төймәләренә баса башлады.
--Әйе кызым, үпкәләмә мин инде шәһәрдә, хәзер килеп җитәм.
Зөбәрҗәт апаның бердә кәефе юк иде. Ул Мәрьямне каршысына утыртты да
--Беләм сиңа авыр булыр, тик сиңа әйтмичә булмый, кызым бездә бит әле зур кайгы булды. Рәхимә әбиең ишегалдында таеп егылып башын бәргән. Каты төшкән шул, шундук җан биргән. Сине килеп алырга вакыт булмады, аннары борчыйсым да килмәде.
Мәрьямнең битеннән яшь бөртекләре тәгәрәде, ул бары
--Дәү әни минем өйгә кайтасым килә, әйдә тизрәк кайтыйк әле — генә дип әйтте. Зөбәрҗәт апа Алсу белән дә сөйләшеп тормыйча авылга кайтып китте. Шул көннән Мәрьям үз эченә кереп бикләнде. Ул әз сөйләште, ашаудан баш тартты, башым авырта дип зарлана башлады. Зөбәрҗәт апа бик борчылды, ул Мәрьямнең күңелен күрергә теләде, тик барып чыкмады. Подьезда туңып торган үз эшен эшләде. Мәрьям үпкәсенә салкын тидергән булып чыкты. Аны югары тән температурасы белән хастаханәгә салдылар. Аның хәле көннән көн авырайды. Аны караучы табиб коридорга чыгып
--Кызганыч, бик кызганыч, сезне өметләндерергә хакым юк, без аны югалтабыз. Баланың организмы көчсез, хәзер барда аның үзеннән тора. Соң, соң килгәнсез.
--Тик ул бары бер генә көн авырды бит.
--Димәк алдан да шундый очрак булган, ә бу салкын тидерү бары өстәлгән генә.
Зөбәрҗәт апа табибка карап
--Ничек шулай була ала, ул чыннан әле генә авырый башлады.
--Гафу итегез, эш хәзер генә авыруда түгел, ул бер салкын тидергән булган, лечение алмаган, бу салкын бары май өстенә сылаган бал кебек, авыруны көчләтеп җибәргән. Баланың да авыру белән керәшәсе килми ахыры. Хәлдән килгәннең барында эшләргә тырышырбыз. Бик кызганыч, гафу итегез.
Зөбәрҗәт апаның ачуы кабарды, ул иренә карап
--Мин Алсу янына барам, син монда тор, Мәрьям калдырып киткәннәр дип уйламасын.
Ишекне дөмбердәтеп япкан тавышка Алсу уянып китте, ул әнисен күреп
---Әни син нәрсә? Шулай куркытып уяталар мыни?
--Сине уятып тормас идем, үз кулларым белән буып үтерер идем.
Алсу әнисе аның янына килә башлагач, суга дип куркып
--Син нәрсә, нишлисең?
--Тор әйдә, киен авылга кайтабыз, кызын үлем белән көрәшә. Нинди бала булдың соң син? Эрмәгән җиргә дә утыртмыйча үстердек, ә син ни кылынасың? Газиз балаңны салкында бастырып торгансың.
--Мин бит тиз чыктым, ә ул качкан иде инде.
--Әйдә тизрәк, ул сине көтә, яратмаганыңны да белә, барыбер көтә. Бала бит аңлап бетерми.
--Нишли алам инде?
Зөбәрҗәт апа Алсуның битенә сугып җибәрде
--Ятсыз син, ничек булды соң бу? Нинди әйләнгеч тормыш, башта әнисенең. йөрәге баласының тайгак юлдан китүенә йөрәге әрни, аннары киресенчә анасы үз баласының йөрәген телгәли. Һәм бу барда безнең гайлә язмыш тәгәрмәченә бәйләнгән. Нишләдең син? Мин сиңа тәрбия биргәндә кая ялгыштым икән? Киен тизрәк, безнең вакыт юк, бәлки соңгы тапкыр күреп калырсың.
--Ничек инде?
--Син ятсыз әле сорыйсыңдамы? Кызың үлем белән көрәшә дидем бит. Сине чакыра.
Район үзәге хастаханәсенә кайтып җиттеләр, Зөбәрҗәт апа ире янына килеп
--Нигә бала яныннан чыктың, ул үзе генәме? Нәрсә хәлләре?
--Ул әтисе килүен сорады, хәзер аның янында Ришат.
--Әй Аллам, ул үзедә бит төре мәет, нәрсә өчен аңа бу сынаулар? Әле әнисен күмеп кайтты гына, хәзер кызы үлем белән көрәшә.
Зөбәрҗәт апа Алсу янына килеп
--Бар янына кер, Ришат бераз ял итсен.
Алсу акрын гына кызы ята торган бүлмәгә керде, төрле провадалар арасында яткан кызын күреп , беренче тапкыр йөрәге чәнчеп куйды. Мәрьям яшьле күзләре аша елмаеп
--Әнием син минем яныма кайттыңмы? Син мине бүтән ташламыйсыңмы?
--Юк кызым, сүз бирәм, мин үзгәрәм, бары син төрел генә. Әтиең дә кире безнең белән яши башлар.
Ришат бүлмәдән чыгып китәргә теләде, Мәрьям аны кечкенә куллары белән тотып туктатты.
--Әтием син китмә, син гел минем белән бергә булам дидең бит.
--Китмим кызым, мин гел синең яныңда булам ,.менә бит синең кулын минем кулда, һәм гел шулай булачак.
Ришат күз яшьләрен тоеп кала алмады.
--Әтием елама, мин тиздән төреләм, һәм без бергә өйгә кайтырбыз. Мин бераз гына йоклап алам, мин уянганчы янымда торыгыз инде.
--Курыкма кызым, без синең яныңда торабыз. Йокла, йокла балам.
Мәрьямнең янә күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде.
Әни бәгърем эчмә диеп
Ничә тапкыр сиңа ялындым.
-Булыш инде әниемә -диеп,
Бер Ходаем сиңа ялындым.
Ак күбәләктәй карлар ява,
Бар җиһанга сафлык таратып.
Нәрсә була иде кызчыгыңны
Син яшәсәң сөеп яратып.
Озак көттем назлы сүзләреңне,
Качып кына карап утырып,
Яңа елга көттем бирерсең дип
Бүләкләрне миңа тутырып.
Менә хәзер белмим нишләргә?
Кулын сузып көтә әбием,
Бәлки искә төшәр барысыда
Мине югалткачтын әнием.
Мәрьямнең күзләреннән янә күз яшьләре тәгәрәде.
--Әти күрәсеңме әни үзгәргән, аның безнең белән яшисе килә.
--Әйе кызым, син ничек телисең шулай булыр. Бары әтиеңне шатландырып тизрәк төрел.
--Әти мин йоклагач минем янымнан китмисеңме?
--Юк кызым, сүз бирәм мин гел синең яныңда булам.
Ришат кызына елмая төшеп
--Йокла кызым, йокла, ял ит.
Мәрьям елмая төшеп күзен йомды да кабат ачты.Яшле күзләре белән бер әнисенә, бер әтисенә карады да күзләрен йомды, мәңгегә йомды. Ришат аңлады, ул йөрәген тотып кызы өстенә башын куйды. Бер тамчы арада ике йөрәк тибүдән туктады. Шулай булды да, алар хәзер бергә, гел бергә . Аппарат тавышы туктаганга шәфкать туташы белән табиб чабып килделәр, тик соң, бик соң иде инде. Зөбәрҗәт апа ачыргаланып кычкырды. Ул вакытта аның йөрәге ничек телгәләнгәнен бары Алла гына белә иде. Ире белән кызының үле гәүдәләрен күргәч Алсуның йөрәгенә пычак кадаган кебек булды. Хәзер инде югалту хисенең нинди ачы булуын аңлады ул, тик соңа калды.
--Нәрсә булды? Нигә болай өзгәләнәсез? Мәрьямнең хәле ничек?— диде шәһәрдән Мәрьямнең хәлен белергә кайткан Флёра Фаритовна. Зөбәрҗәт апа көч хәл белән
--Юк шул, ул бүтән безнең белән түгел, ул китте, мине калдырып китте, нишләргә миңа?
--Мин, мин соңа калдыммы? Мин бит аны шатландырырга кайттым, элгермәдем аңа бүләк бирергә. Ул бит бәйгедә җиңде, монда гына түгел, Мәскәү аша җиңде, миңа Мәрьямгә бүләк тапшырырга куштылар. Мин аңа бүләк алып кайттым.Рәсеме өчен бүләк.
--Ә рәсеме кая соң? Истәлеккә булса да калыр иде.
--Әйе, менә карагыз.
Флёра Фаритовна кәгазьне ачып кулындагы рәсемне күрсәтте. Рәсемдә кара каршы әти, әни, бала баскан. Алар өчесе дә кулларын өскә, кояшка таба күтәргәннәр, ә кулларында өч ак күгәрчен. Зөбәрҗәт апа елап җибәрде.
--Балакаем тыныч тормыш теләгән булган.
Ришат белән Мәрьямне Рәхимә әбисе янында җирләделәр.
Соң булсада Алсу үзгәрде, ул бүтән кияүгә чыкмады.элекеге эшеннән китеп, балалар йортына ятимнәр карарга эшкә урнашты.
Тәмам.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас