Литература
14 Февраля 2022, 10:00

ТАПШЫРЫЛМАГАН БҮЛӘК

Өченче өлеш.-Дәү әнием килгән, дәү әнием.Мәрьям шатлыгыннан дәү әнисен кочаклап әздән генә бәреп йокмады.--Дәү әни ә син кайчан килдең?

ТАПШЫРЫЛМАГАН БҮЛӘКТАПШЫРЫЛМАГАН БҮЛӘК
ТАПШЫРЫЛМАГАН БҮЛӘК

Өченче өлеш.
-Дәү әнием килгән, дәү әнием.
Мәрьям шатлыгыннан дәү әнисен кочаклап әздән генә бәреп йокмады.
--Дәү әни ә син кайчан килдең?
--Иртүк килеп җиттем, кечкенә кызыма коймак пешерәсем килде.
--Ә әни кая?
--Шулай коймак ашарга ашыгып әниеңне күрмәдеңме? Залда йоклап ята бит.
--Мин коймак исе чыккач тизрәк монда килдем, карап тормадым, мин бит әни пешерә дип торам.
--Ярый бар кулларыңны юып кил, киен, мин чәйләр әзерләп куям. Әниеңне дә уят.
--Яхшы дәү әни,
Мәрьям шатланып әнисенә дә хәбәр җиткерде, тегесе исә бары, ,,ярар" дип борылып ятты.
Зөбәрҗәт апа белән Мәрьям бер берсен кыстап чәй эчеп утыралар иде ,Алсу аш бүлмәсенә кергәндә.
--Нихәл әни, син иртәләгән.
--Килдем әле менә хәлегезне белергә, ә сез йоклап ятасыз. Әле ярый үз ачкычым бар.
--Нигә мине уятырга куштың инде, миңа төшке аштан соң гына эшкә бит. Йокларга да ирек бирмисез.
--Мин киткәч йокларсың.
Мәрьям чәен эчеп бетерде дә
--Дәү әни миңа мәктәпкә барырга кирәк, ә син мин кайтканны көтәсеңме?
--Кызым бар укырга, сүз бирәм син кайтканчы китмим.
Мәрьям шатланып укырга китеп барды . Зөбәрҗәт апа Алсуга карап
--Нәрсә хәлләрең кызым? Ялларын да үтеп китте, ә син хәтта безнең яныбызга да кайтмадың. Әтиең дә авырсынып тора. Син нәрсә уйлап йөрисең соң?
--Әни миңа акыл бирер өчен килдеңме?
--Юк кызым, сорарга килдем, нигә Мәрьямне начар карыйсың? Ябыгып беткән, күзләре авыру кешенеке кебек эчкә баткан.
--Нишләсен ул? Әнә урамда уйнап чаба, шуның өчен аны кыйнаргамы?
--Мин берничә көн сездә торам, мөмкин булса инде?
--Әни нәрсә сөйлисең син, әлбәттә кал, миңа да әйбәт була, Мәрьямгә дә күз колак булырсың.
--Алайда әйт әле, син нигә кызыңны кәхәрлисең? Аның нинди начарлыгы тиде сиңа? Ул бит синең кызың, карарлыгы калмаган, ябыккан. Аннары нигә хастаханәгә алып бармыйсың? Никтер борчылам мин аның өчен.
--Нигә әни, ? Мине аны сүккән өчен генә гаепләмә. Синдә мине сүгә идең бит.
--Ул башка әйбер, мин сүгә идем дә, кочып та ала идем. Ә син хәттә балаңа әйләнеп тә карамыйсың. Чит бала янында яшәгән кебек.
--Әни мин аны күрә алмыйм.
--Нәрсә?
--Әйе ул Ришат кызы, шуңа күрә алмыйм. Бигрәктә аңа ошаган бит.
--Тукта, тукта, синең ирең белән аерылышуында баланың нинди гаебе бар? Барсына да үзең гаепле. Ничә тапкыр әйттем мин сиңа ,,җитәр, син яшь түгел, эчмә, клубларда чапма"- дип. Ә син балага гаеп тагасың. Ришат болайда җитәрлек түзде. Мин аны гаепләмим. Ләкин сиңа уйларлык вакыт бар иде. Ә син үзгәрмисең, һаман шул дусларың янында.
--Ә нигә ярамыймы? Мин әле яшь.
--Соң синең кызың бар, өйдә мәшәкатьләр чыгарып ятасың.
--Әни җитте, бу минем тормыш, нишләргә икәнен үзем белермен. Кемне кунакка чакырырга кирәк икәнен дә мин үзем беләм.
--Чакыр димәдем, чакыр, тик өйдә балаң бар икәнен онытма.-
--Мин Ришат белән сөйләшеп баланы аңа бирәм.
--Нәрсә дидең? Син җүләр мәллә? Кызым акылга кил балага әни кирәк.
— Нигә мин генә карарга тиеш? Ул бит әтисе, ташлап китмәсен иде.
--Ул ташламасын өчен син нәрсә эшләдең соң? Үзең гаепле бит, ул сине нинди булуыңа карамыйча яратты, үзгәрерсең дип уйлады. Ә синең уенда гел уен, көлке, эчеп йөрү.
--Әни кирәкми сүзгә киләбез хәзер, әнә оныгыңны кара, ә мин ул яшьтән чыктым.
--Мин Мәрьямне Ришат төрелгәнче авылга, үзебезгә алып китәм. Әгәр каршы килмәсәң әлбәттә.
--Ух ты, менә бу яхшы хәбәр. Бик теләп риза, ә кайчан китәсез?
--Ашыкма берничә көн тотырга туры килә, Ярыйдыр бит калырга?
--Әни инде әлбәттә ярый.
Зөбәрҗәт апа бер атна дигәндә бөтен эшләрне җайлады. Алсу да бераз тынычлана төште. Көзге каникуллар башланганда Зөбәрҗәт апа Мәрьямне авылга алып кайтып китте. Мәрьям өчен дә бу бик яхшы булды. Ул хәзер рәхәтләнеп рәсем бәйгесенә әзерләнә ала. Зөбәрҗәт апа ничек кенә аның нинди рәсем ясавын күрәсе килсә дә , Мәрьям
--Дәү әни карама инде, мин әзер булмаган рәсемне күрсәтергә яратмыйм.
--Ярый балам, бүтән карамыйм, бәйгедән соң гына карармын, ярыймы?
--Әйе дәү әни, минем бер соравым бар, ә әти янына кайчан барабыз?
--Барабыз кызым, иртәгә үк барабыз, иртәгә дәү әтиең алып барам диде. Алла теләсә иртәгә аны хастаханәдән чыгаралар. Әтисен авыру килеш күргәч Мәрьямнең күзләренә яшь җыелды, ул аның янына килеп
--Ә мин сине мине яратмыйсың дип уйладым, син бит мине алырга килмәдең иде. Ә син авыргансың әтием, гафу ит синең турында начар уйлаган өчен.
--Кызым мин әледә сине яратам, бераз түз инде, менә тереләм дә сине алып кайтам.
Ришат күзләрен йомды. Зөбәрҗәт апа кереп
--Кызым әлегә әтиеңә бик авыр сөйләшергә, күрәсең бит бик тотлыгып сөйләшә. Әйдә балам әтиең ял итсен, ә терелгәч сез бергә булырсыз.
Мәрьям дә үзгәрде, төннәрен тыныч йоклый башлады. Беренче кайткан төннәрне ул кычкырып җибәргән тавышка Зөбәрҗәт апа үзедә куркып уяна иде. Яше кечкенә булсада, ул инде олылар кебек фикер йөртә башлады. Бала гына булсада бәйгеләре өчен бик борчылды. Алып кайткан китапларын кабат, кабат укыды, ә рәсемен барыбер күрсәтмәде. Берничә көнлек каникул бик тиз үтте. Хәзер инде Мәрьямнең кая яшисе турында гына аңлашасы калды. Әгәр авылга алып кайтсаң бәйгеләр бар, шәһәрдә калдырсаң, аның тынычлыгы өчен борчылырга кирәк. Шулайда укытучы белән сөйләшеп авылга алып кайтып китәргә булдылар. Мәктәп ара бәйгеләрдә авыл мәктәбендә генә катнашачак, ә менә рәсемен Флера Фаритовна алып калды. Ул Мәрьямнең бу бәйгедә җиңүенә тамчыда шикләнми иде. Мәрьям авыл мәктәбендә укый башлады. Аның яңа дуслары артты, башка сәләтләренә матур итеп шигырь сөйләү дә өстәлде. Әниләр бәйрәме дә җитте. Мәрьям матур итеп әниләргә шигырь сөйләде.
Әнинең зур сүз икәнен
Кечкенәдән үк белдем,
Төрле шатлык, кичерешләр
Аның белән мин күрдем.
Әниемне чәчәкләргә
Бәйрәмдә күмәр идем,
Аны һәркөн сөендереп
Җырлап биетер идем.
Әниемә бәхет телим
Һәр үтәсе көнендә,
Исәнлек, саулык ташламасын
Бар калган гомерендә.
Мәрьямнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Барда аңлый иде аның бу күз яшьләрен, тик берседә дәшмәде. Беркемдә аның елавын теләмәде. Һәркем үзенчә ярдәм итте, аңларга тырышты. Өйгә кайткач Мәрьям дәү әнисенә карап
--Дәү әни әниләр бәйрәме бит, әйдә әнине дә котлап кайтабыз, мин аны бик тә сагындым.
Зөбәрҗәт апа каршы килмәде.
--Әйдә кызым, иртәгә барабыз, бүләккә берәр әйбер алып барырбыз. Алла теләсә яңа елдан соң әтиең сине үзләренә алып китә, аннары мин сине сагынырмын инде кызым.
--Дәү әни мин синең яныңа килеп йөрермен, без бит якын торабыз.
--Рәхмәт инде кызым, әйдә әниеңә бәлеш пешереп алып барабыз, ә син миңа булышырсың.
--Ә син әнигә әйтәсеңме мин булышты дип?
--Әйтәм инде әйтәм, әйдә нәрсә басып торасың, яле башларыңа яулык бәйлик, чәчләрен төшмәсен.
Зөбәрҗәт апа Мәрьям башына яулык бәйләде дә
--Үзеңә бер альяпкыч тегеп куярга булыр инде. Килгән саен миңа бәлеш пешерергә булышырсың.
Зөбәрҗәт апа камыр белән онны Мәрьямгә бирде. Дәү әнисенә булышканда бөтен бите, өс киеме онга батты. Ләкин Зөбәрҗәт апа оныгына сокланып карады. Ул бүген чыннан да бәхетле иде.,, Ходаем беркайчан да бу шатлыктан чыккан елмаю оныгының йөзеннән китмәсен, бәхетле тормышта, исән сау булып үссен" дип теләде ул. Менә бәлеш әзер дә булды. Мәрьям дәү әнисенә
--Ә без аны хәзер ашыйбызмы?
--Юк кызым, бу бәлеш әниеңә бүләк, ә без үзебезгә кыстыбый пешереп ашарбыз, син әзерме кабат онга батырга?
Зөбәрҗәт апага Мәрьям шатлыгыннан май кояшыдай балкып киткән кебек булды. Ул аны кочагына алып
--Башка бу елмаюың беркайчанда йөзеңнән китмәсен иде, бәхетле генә бул балакаем.
--Дәү әни минем инде кыстыбый ашыйсым килә, әйдә пешерик инде, болай кочаклап торсаң кайчан пешә инде?
Әби белән бала яңа баштан онга тотынды.
Көн тиз үтте, Мәрьям инде хыялында әнисе янында йөрде. Ул түземсезлеге белән төн үткәнне көтте. Менә таныш подьезд, таныш ишек. Кулларында ачкыч булгач, алар ишекне шакып тормадылар, ишекне ачып түргә үттеләр. Зөбәрҗәт апа Алсу исерек булмаса ярар иде дип бик борчылды. Бәхеткә каршы Алсу залда телевизор карап ята иде. Кунаклар килгәнне күргәч аптырап
--Әни , Мәрьям ,менә бит миңа кунаклар килгән, ә нигә шалтыратмадыгыз? Әгәр өйдә булмасам инде?
Зөбәрҗәт апа телгә килеп
--Алып килгән күчтәнәчне калдырып кире кайтып китә идек. Әнә кызың сиңа бәлеш пешереп алып килде.
Нишләргә дип аптырап калган Мәрьям кисәктән әнисенең кочагына кереп китте дә
--Әнием мин сине бик яратам,сине биктә сагындым сине бәйрәм белән котларга килдек, әнием бәйрәм белән сине.
--Рәхмәт кызым, миндә сине сагындым.
Ул әнисенә карап
--Әни синедә бәйрәм белән. Әй аллам, утырыгыз, миндә тавык кыздырдым иде, хәзер чәй куям, бәйрәм ясарбыз. Алсу урыныннан торып аш бүлмәсенә кереп китте. Мәрьям йокы бүлмәсенә кереп уенчыкларын барлады, калган китапларын кулына алды. Аның бу йорттан китүенә йөрәге әрнеде. Ләкин бернишли алмый . Шул арада әнисе килеп
--Кызым уенчыкларыңны аннары карарсың, әйдә ашап алабыз.
Ашаганда Алсу көтелмәгән сүзен әйтте
--Әни ялларга гына булсада Мәрьям монда калсын инде, аннары алып китәрсең.
--Үпкәләмә кызым, минем нигәдер йөрәгем теләми, шикләнә ..
--Әни күреп торырсың, барда әйбәт була. Мин сүз бирәм, мин бары аның белән генә ялны үткәрәм.
Ул Мәрьямгә борылып карады да
--Кызым синең минем янымда каласың киләме?
Мәрьям бер әнисенә, бер дәү әнисенә карап
--Дәү әни калыйм инде, әнине бик сагындым.
--Ярый, мин ял көнне килеп җитәм, болайда бүген дәресләрдән сорап алып киттем.
Зөбәрҗәт апа кайтып китте. Мәрьям кечкенә бала кебек әнисенең итәгенә менеп утырды.
--Әни ә иртәгә нишлибез?
--Бүген икәү генә утырабыз, ә иртәгә бәлки йөреп кайтырбыз.
--Әни бик әйбәт була, әйдә зоопаркка барыйк әле, күптән барганыбыз юк.
--Ярар кызым барырбыз, чыннан барганыбыз юк бит.
Көн бик матур үтте. Мәрьям шатлыгыннан нишләргә белмәде. Вакыт узган саен әнисен килеп кочаклады, Әнисе үзгәргән кебек тоелды аңа. Алсуда кызын иркәләде, аңа китап укыды, курчакка күлмәк төкте. Йокларга да кызы белән бер караватка ятты. Мәрьям әнисе кочагында сабый бала кебек мышнап йоклап китте.
Дәвамы бар.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас