Икенче өлеш.
Тик ни генә булмасын Алсу үз сүзендә тормады дисәң дә була. Җае чыккан саен дусларын чакырды .Ә Мәрьям аңа күңел ачырга комачауламасын өчен, аны йокы бүлмәсеннән чыгармый иде. Әнисенең бу кыланышлары аркасында хәттә мәктәпкә соңа калган көннәре аз булмады. Вакыты белән Алсу кызын ашатырга да оныта иде, ә Мәрьям аш бүлмәсенә чыга башласа, зурлар ял иткәндә кечкенәләр өстәл янында утырмый" дип кире борып җибәрә иде. Мәрьямга әтисенең тизрәк төрелеп, аны алып китүен өметләнеп көтәргә генә кала.
Мәрьямнең мәктәпкә барасы килмәгәнне сизгән кебек урамда да бүген яңгыр ява. Нишләргә соң? Йокысы да туймады, җитмәсә мачы баласы да уйнарга теләп аяк арасында бутала.
--Син нәрсә әледә тормадыңмы? Тиз киенеп чәй эчәргә чык.
Усал гына әнисе әйткән сүзләр Мәрьямгә урыныннан торырга мәҗбүр итте. Ничек аңламый соң аны әнисе? Кичә төне буе ниндидер апалар белән эчеп, җырлашып утырдылар. Мәрьям таң ата башлагач кына йоклап китте. Хәзер йокы туймаган килеш укырга барырга кирәк . Мәрьям теләр теләмәс кенә киенде дә аш бүлмәсенә чыкты.
--Битләреңне юдыңмы? Нинди бала булдың соң син, гел сине өйрәтеп торырга кирәк.
--Әни мин юындым, йокым гына туймады. Сез каты кычкырып сөйләштегез, шуңа начар йокладым.
--Әле акыл өйрәтеп торасыңмы?
Алсу кызының башына сугып җибәрде дә
--Тагын бер тапкыр каршы сүз әйтәсең икән интернатка илтеп бирәм мин сине.
Мәрьям сүздә әйтмичә сумкасын алып чыгып китте. Аның күзләренә яшь җыелды, бугазына төер утырды. Нәрсә булды соң аның әнисе белән? Әтисе белән яшәгәндә болай ук кыланмый иде, Мәрьям дә үзен бәхетле хис итте. Соңгы вакытларда гел бер берсенә начар сүзләр әйтеп кычкырыштылар алар, нәрсә бүлделәр, ? Мәрьям үзенең кечкенә башы белән нәрсә генә уйлап бетермәде, җавабын гына таба алмады. Дәрес вакытында Мәрьям үзен начар хис итте. Аның башы әйләнде, авызы кипте, кысасы килә башлады. Ул укытучысыннан сорап су эчәргә чыкты. Ләкин класс ишек төбеннән ерак китә алмады идәнгә егылды. Шәфкать туташы кызны карагач аның ач булу аркасында егылуын әйтте. Аңа төрле сораулар бирсәләрдә, Мәрьям берсенә дә җавап бирмәде. Ул бары бер ноктага карап, күзләрен аска төшерде дә мыштым гына елады. Ул бераз тынычлана төшкәч, аны мәктәп ашханәсенә алып кереп ашаттылар. Класс җитәкчесе Флёра Фаритовна кичен Мәрьямнең әнисе белән барып сөйләшергә булды. Подьезд ишегеннән керүгә ишетелгән көй алардан иде. Флёра Фаритовнага ишек ачтырыр өчен озак шакып торырга туры килде. Ниһаять ишектә ачкыч борылган тавыш ишетелде. Ишекне 30-35 тирәсендәге хатын кыз ачты.
--Сезгә нәрсә кирәк?
--Алсуны чакыра алмассызмы?
Ишек ачучы хатын борылып китеп барды. Берничә минуттан ишек янында Алсу пәйда булды .
--Исәнмесез Флёра Фаритовна, сезгә мәгәен минем кызым кирәктер?
--Юк минем сезнең белән сөйләшәсе бар иде.
--Ярый, бәлки өйгә керерсез?
--Карагыз әле бу бик четерекле мәсьәлә , әйдәгез урамга чыгып сөйләшик.
--Ярый мин риза әйдәгез.
Алсу ишек башында эленеп торган кофтасын алды да Флёра Фаритовна артыннан урамга чыкты .
--Йә әйтегез нәрсә булды?— диде, вакыты юк икәнен аңларга биреп.
--Гафу итегез, мин сезнең гайләгә тыгыласым килми, тик сүз сезнең кызыгыз хакында бара.
--Җитәр инде, аңладым мин, нәрсә булды дидем бит.
--Бүген кызыгыз мәктәптә аңын җуеп егылды, ул ач булган. Мин аңламыйм балагызны ничек итеп ач җибәрәсез? Сез нәрсә аны бердә карамыйсызмы? Соңгы арада укуы да начарланды, дәресләрдә партага ятып йоклап китә, ихтибары каядыр читтә йөри.
--Мин нишли алам?
--Сез нәрсә ишетмисез мәллә?ул ач йөри, дәресләрдә йоклый.
--Ярар ишеттем, мин аны акылга утыртырмын.
Флёра Фаритовна әйтелгән җаваптан куркып
--Сез нишләргә җыенасыз? Мин баланы кыйнарга түгел, ә карарга, вакытында ашатырга, вакытында йоклатырга кирәк дип әйтүем.
--Миндә бит аңладым дидем, ә хәзер мине кунаклар көтә, мин керәм гафу итегез.
Алсу саубуллашырга да онытып кереп китте . Дусларының, , кая йөрисең" дигән сүзләренә дә колак салмыйча, туп туры йокы бүлмәсенә керде
--Син нәрсә кызый актыгы мине укытучыларың алдында оятка калдырырга телисеңме? Мин сиңа иртә белән чәй эчәргә куштым, ә син авызың салып чыгып киттең. Мин сиңа ялынырга тиешме? Йокла дигәч тә йокларга кирәк, олылар сүзен тыңлап ятырга түгел. Бар бераз бетеңне бастырып кер, бәлки һава сулагач тәмлерәк йокларсың.
Алсу Мәрьямнең кулыннан тотып урамга чыгарып утыртты да
--Утыр, мә тот китабыңны укы, гел мин өйрәтергә тиеш түгел . Үз башың белән уйлый башла. Мин чакырмыйча керәсе булма.
Мәрьям китабын да укыды, әнисе биреп калдырган булки кисәге дә бетте, тик әнисе генә өйгә әле һаман дәшмәде. Инде караңгы төшеп урамда караңгылатты, ә әнисе күренмәде.
Тәрәзәдә күптән утлар яна
Көтә бала газиз әнисен,
-Кая йөрисең, кайт инде- дип,
-Нишлисен -дип ник соң әйтмисең?
Күктә инде балкып йолдызларда
Кабыналар күкне яктыртып,
Көтә бала, өзелеп көтә әнисен
Кайчан чыгар диеп аны чакырып.
Черкиләрдә тешли башладылар
Кунып аның ачык кулына,
Кайчан соң, кайчан дәшер әни
Назлы сүзләр белән кызына.
Нишләргә дә белмичә Мәрьям акрын гына өйгә таба атлады. Өйдә салмак кына көй уйный. Мәрьям куркып кына ишекне ачты, тавышлар ишетелми. Аш бүлмәсе өстәленә әнисе башын куеп йоклап киткән, янында гына идәндә бер хатын гырлап, гырлап йоклый. Зал бүлмәсендә тагын ике ир белән өч хатын йоклап яталар. Мәрьям тавыш чыгарырга куркып йокы бүлмәсенә керде. Бәхетенә анда беркем дә юк иде. Мәрьям тизрәк юрган астына чумды, беренчедән бик каты туңды, икенчедән башы бик каты авырта. Ул ашыйсы килүен дә онытып күзләрен йомды .
---Син тагын мин уяткангы көтеп ятасыңмы? Мәктәпкә соңа каласың бит, мин ашарга әзерләдем, ашамыйча китмә.
Мәрьям теләр теләмәс кенә әнисе пешергән ботканы ашап мәктәпкә ашыкты.
— Балалар сез инде үстегез, озакламый бишенче сыйныфка аяк басасыз. Озакламый фәннәр буенча бәйгеләр башлана, һәрберебез өчен аерым фәнгә катнашу оештырабыз. Һәрбер сәләте булган бала катнашачак. Мәрьям бу сиңа да кагыла. Әле өстәп рәсем сәнгате буенча да бәйгегә яздым. Әгәр җиңәсен икән республика күләм бәйгегә катнашасын. Без бик өметләнәбез сиңа, синең чыннанда сәләтен бар.
--Ә нәрсә ясарга, һәм кая?
--Борчылма Мәрьям, бүген дәрестән соң калырсың, мин сиңа барында өйрәтәм.
--Ә өйдә генә ясасам буламы?
Флёра Фаритовна аңа карап
--Дәрестән соң сөйләшербез.
Дәресләр тиз үтеп китте, Мәрьям укытучы апасына карап
--Өйдә генә ясыйм инде, монда озак торсам әни әрли мине.
--Борчылма, мин сине үзем озатам, аннары монда сиңа рәсем ясарга тынычырак булыр дигән идем. Кара әле Мәрьям акыллым, ә әбиеңнең телефон номерын миңа бирә аласыңмы?
--Әйе бирәм, ә нәрсәгә ул сезгә?
--Әниең җыелышка килә алмаса аны чакырырбыз, кем булсада килергә тиеш бит инде . Беләсеңме син бүген кайт, ә рәсем ясарга әйберләр әзерләп бетергәч мин сиңа әйтермен.
--Ярар апа , миңа китсәм буламы?
--Әйе акыллым бар кайт.
Флёра Мәрьям чыгып китүгә телефонын алып тиз, тиз номер җыя башлады
--Але исәнмесез сез Зөбәрҗәт ханыммы?
--Әйе мин, ә сез кем буласыз?
--Мин Флёра Фаритовна, Мәрьямнең сыйныф җитәкчесе. Минем сезнең белән сөйләшәсем бар иде.
Мәрьям өйгә кайтып җитте, әнисе әле эштән кайтмаган. Мәрьям әнисенең яллары бетүенә , аның яңадан эшкә чыгуына бик шатланды. Чөнки әнисе ялында көндез дә өйдә кунаклар күп булды. Мәрьям тынычлыктан файдаланып дәресләрен әзерләде. Сәгатькә күзен салып, әнисе озакламый эштән кайтуын аңлады. Аш бүлмәсенә кереп бәрәңге арчып, аны пешергә куеп җибәрде Ул әнисен бик шатландырасы килде. Менә ишек тавышы, әнисе ишектән керүгә
--Әллә ашарга пешердеңме? Менә бит теләсәң булдырасың. Әйдә ашыйк, биктә ашыйсым килә.
Әнисенең сүзләре Мәрьямнең йөрәгенә май кебек сыланды. Бүген әнисе бик тыныч күренде.
--Нәрсә анда мәктәптә бик бәйләнмиләрме?
--Юк, барда әйбәт, озакламый бәйгеләр була, миндә катнашам.
--Бик әйбәт, рәхмәт кызым, бик тәмле булды. Бу арада үземне начар тоттым гафу ит, кәефем кырылган чаклар.
--Мин үпкәләмим әни, син бит эчкәч кенә шундый, әнием эчмә инде үтенәм. Мин бит сине яратам. Ә ул эчә торган апалар бүтән килмәсен. Без бит алардан башка да яхшы яшибез. Әнием мин бөтен эшне эшлим эчмә генә.
Алсу кызып китте
--Син нәрсә , мин матур сөйләшә дип миңа акыл өйрәтәсеңме тагын? Ничә тапкыр әйттем мин сиңа? Мин үзем беләм миңа нишләргә. Бүтән мондый хәл кабатланмас дип ышанам, тагын бер сүз әйтсәң үзеңә үпкәлә.
Мәрьям башын аска иеп бүлмәсенә кереп утырды. Кабат китабын алып укыды, озакламый бәйгеләр әзерләгергә кирәк. Бәхетенә бүген өйдә тыныч булды. Мәрьям китабын тотып йоклап киткәнен сизмичә дә калды. Йокыдан торганда өйдәге тынлыкта, аш бүлмәсендә кемдер савытлар шалтыратканы ишетелде, өйгә коймак исе таралган. Мәрьям үзенчә шатланып куйды, әнисе аның коймак яратканын белә, шуңа Мәрьямгә иртүк коймак пешерә дип аш бүлмәсенә ашыкты. Ләкин газ плитәсе янында әнисе түгел, ә дәү әнисе Зөбәрҗәт апа басып тора иде.
Дәвамы бар.
+28 °С
Облачно




