

Беренче өлеш.
Төне буе яңгыр яусада, иртә белән балаларның мәктәпкә барганнарын белгән кебек, яктырып кояш чыкты. Мәрьям киемнәрен киеп аш бүлмәсенә чыкты. Әнисе чәй ясап, ашарга әзерләп куйган иде инде.
--Кызым иртәләгәнсең, кая ашыгасың болай?
— Әни соңа калырга ярамый, быел соңгы тапкыр кечкенә сыйныф исемен йөртәбез.
--Әй аллам, бигрәк тиз үсәргә телисез икән , әйдә әйт әле үскәч кем булырга телисең инде?
--Художник,
--Нәрсә дисең? Художник дисеңме? Ә нигә художник, башка кызлар кебек артист, укытучы, табиб булып эшлисең килмиме?
--Юк, минем рәсем ясарга теләгем бик зур. Мин гел мәктәптәге бәйгеләрдә җиңел үтеп республика күләм бәйгегә чыгам. Кечкенә булсамда рәсемне әйбәт ясыйсың диләр. Әни, әни ә син миңа яңа елга баскан килеш ясый торган такта бүләк итәсеңме?
--Анысы тагын нәрсә инде?
--Әни син зур шуны белмисең.
--Нәрсә белми инде әниең кызым әйт әле миңа? Бәлки мин белермен.
Әтисе кереп кызын кочагына алды.
--Әйт инде кызым, мин ишетми калдым бит.
--Басып рәсем ясый торган такта, ул миңа бик кирәк.
--Кирәк булгач алырбыз инде. Әйдә чәй эчеп , ашап алыйк, аннары мин сине мәктәпкә илтәм.
--Ә әни бармыймы? Бүген әниләрдә киләләр бит.
Алсу кызына елмаерга тырышып
--Бүген сине әтиең илтә, мине эштән җибәрмәделәр.
--Сез тагын әрләштегезме? Мин ишетеп яттым, алдамагыз, әти син чыннан да бездән китәсеңме?
--Кызым әйдә бу хакта кайткач кич сөйләшербез. Әлегә мәктәпкә барасы бар.
Мәрьямнең күзенә яшь тулды, ул көч хәл белән генә
--Ярый, әйт нигә син китәсең әти?
Мин әни белән генә каламмы? Безнең сыйныфта Алмаз белән Сәлимәнең дә әтиләре юк. Алмаз дәшми йөри, ә Сәлимә көндә елый әтисе киткәч.
--Кызым син еламыйсың, барда әйбәт була, әйдә киттек, соңа калабыз бит.
Мәрьям акрын гына әтисенә ияреп чыкты. Машинада барганда да икесенең берсе бер сүз дәшмәде. Мәктәпкә барып җитеп, өйгә кайтканчы Мәрьямнең башыннан кич ишетелгән сүзләр чыкмады.
--Мин китәм синнән, ардым синең кыланышларыңнан, курыкмыйча тора аласың, кызым өчен акча китереп торырмын.
--Күптән кирәк иде , гел мине тикшереп торасың, кеше хатыннары кебек ял итә дә алмыйм. Бүген китсәң дә бер сүз әйтмим.
--Курыкма китәрмен, тик кызыбыз гына кызганыч, син ял иткәндә аны кая куярсың?
--Анысы синең эш түгел.
Нигә соң әнисе әтисенә гел начар сүз әйтә. ? Әтисе башка әтиләр кебек эчеп кайтып тавыш чыгармый, Ә әнисе киресенчә төннәр буе каядыр йөри. Мәрьямнең кечкенә генә башында мең төрле уй йөрде. Ул дәресләрдән соң ашыгып өйгә кайтты. Әле әтисе дә, әнисе дә кайтмаган иде. Әтисе сүзе буенча өйдә кич ниндидер сөйләшү буласын белә. Ләкин нәрсә турында сөйләшәләр, нәрсә буласын ул күз алдына да китермәде. Мәрьям көткән сөйләшү алар кайтып ашап, чәйләр эчкәч башланды.
Ришат кызы янына килеп каршысына утырды да
--Кызым тыңла әле, һәркемнең язмышында төрле хәлләр була. Сиңа аны аңларга әле авырырак, шулай да әйтәм. Без әниең белән бүтән бергә яши алмыйбыз. Юк сине ташлап китә дип уйлый күрмә, мин сине үлеп яратам, тик әниең белән араны эзгәч без бергә яши алмыйбыз.
--Ә мин, мин нишләргә тиеш. ? Яратсаң калдырып китмәс идең.
--Яратам кызым, әниеңнән китсәмдә мин синең яныңа килеп йөриячәкмен. Ә ял көннәрендә бетереп безгә килерсең.
Мәрьям күзенә җыелган күз яшьләрен тоеп тора алмады елап ук җибәрде.
--Миндә сине яратмыйм, син мине ташлыйсың.
Ришат Мәрьямне кочаклап ук алды да
--Белсәң иде кызым йөрәгем ничек эзгәләнгәнен, әгәр теләсәң әйдә бергә китәбез. Киресенчә әниең янына ялларда барып йөрерсең. Минем дә йөрәгем тыныч булыр.
--Мин риза әти, минем синең белән китәсем килә . Әйдә әйберләрне җыярга булыш.
Кырыйда Ришат белән Мәрьямнең тыныч кына сөйләшкәнен карап торган Алсу телгә килеп
--Мәрьям елама да, киреләнмә дә, гайлә таркалса да бала әнисе белән кала.
Мәрьям күзләрен тутырып әтисенә карады, әтисе нәрсә булса да җавап бирер дип. Ришат чыннан да сүзсез калмады.
--Нигә Алсу, нигә? Мәрьям сиңа бәйрәмнәр үткәрергә комачаулый гына бит.
--Мин үзем белермен, Мәрьям өйдә кала, ә син бүген үк китә аласың. Ошамый икән судка бир.
Ришат кызын җитәкләде дә йокы бүлмәсенә керде
--Кызым сиңа түзәргә туры килә инде бер ике ай. Әниең янында яшәргә мәҗбүр буласың. Мин сиңа сүз бирәм, әгәр минем белән яшисең килсә, мин җаен табармын сине алып китәргә.
--Минем синең белән яшисем килә әти, тиз алып китәм дип сүз бир.
--Әйттем бит инде, сүз бирәм кызым. Елама гына кызым, син бит үз әниең белән каласың.
--Ул бит миңа дәрес әзерләгәндә дә булышмый иде, гел син булыштың. Ул мине гел әрли, ә хәзер син дә булмыйсың. Минем синең белән әбиләрдә яшисем килә.
--Кызым бер ике ай түзәргә туры килер инде. Суд булмыйча мин бу мәсьәләне чишә алмыйм.
--Ярый әти мин көтәрмен.
Мәрьям елый, елый әтисен кочаклады.
--Әти ә син минем яныма килеп йөрисеңме соң?
--Әлбәттә киләм, ә атна ахырына ялларга кич кунача алып китәрмен.
Ришат китеп барды. Дуслар белән җыелып бәйрәм ясарга яратучы Алсу икенче көнне үк дусларын җыеп кайтты.Төне буе буйдак тормышны югач, көч хәл белән таралыштылар. Бу хәл берничә көн дәвам итте . Ялларга килеп алырга сүз биргән әтисе дә күренмәде. Әтисенең ялганына, әнисенең төне буе йокларга ирек бирмәгәне өчен үпкәләп Мәрьям ачы күз яше түкте. Бәлки бераз зуррак булса аңа җиңелерәк булыр иде . Мәрьям өчен өйгә кунаклар килмәгән көн бәйрәм кебек булды. Әнисе дә тыныч сөйләшә, тәмлеләр пешереп ашата. Беркөнне сөйләшеп хәттә циркка да бардылар. Мәрьям шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Ул әнисен кочаклап
--Әнием мин сине бик яратам, әйдә шулай икәү генә яшибез. Безгә теге исерек апалар да кирәк түгел. Килмәсеннәр безгә, без алардан башка да тора алабыз бит.
Алсу йөзенә салкынлык бәреп чыкты, ул кызын үзенә таба каратып, кул башыннан каты итеп тотып
--Мин сиңа бер генә әйтәм, бүтән кабатлап тормыйм, минем тормышыма кысылма, әтиең кебек акыл өйрәтергә маташма.
--Әни авырттырасың бит,
--Икенче авызыңны ачканчы уйла, әнигә нәрсә әйтим дип. Кабат авырттырасың килмәсә.
Мәрьям авыртуга чыдый алмыйча
--Мин бит икәү генә яшик дидем, бүтән әйтмәм, җибәр инде мине.
--Колагыңа өлеп куй. Әйдә тизрәк атла өйгә кайтабыз.
Өйләренә җиткәндә үзләрендә ут бар икәнен күреп Мәрьям шатлыгыннан
--Әти кайткан, әтием— дип өйгә таба йөгерде. Баскычтан да чаба чаба менеп тизрәк ишекне ачты. Ишектән чыгарга җыенган әбисен күреп
--Әби ә әти кая? Ул мине алырга килдеме?
Ришатның әнисе Рәхимә апа Мәрьямне кочагына алды.
--Үскәнем минем, мин бит сезне өйдә булмагач ялларга авылга киткән дип торам. Шул вакыт ишектән Алсу килеп керде.
--Нихәл әни, дөресрәге Рәхимә апа, нәрсә хәлләрегез? Нинди җилләр ташлады сезне монда?
--Алсу ирең белән сүзгә килү бер әйбер, ә минем нинди начарлыгым тиде?
--Мин бит хәлегезне генә сорадым. Аннары авылдан килгәнсез, соң бит, бәлки кич кунарсыз, . Мәрьям да сагынган, аның янында бераз торырсыз.
— Рәхмәт, рөхсәт итсәң мин бик рәхәтләнеп калыр идем.
Алсу чәй куям дип аш бүлмәсенә керде.Мәрьям түзә алмыйча
--Әби, әби дим әти кая? Ул нигә килмәде?
Ул туп туры әбисенең күзенә карады.
Рәхимә апа нәрсә әйтим дигән кебек Мәрьямгә карап
--Кызым әлегә әтиең килә алмый, ул хастаханәдә ята.
--Ул нишләгән? Әби ул нигә анда ята?
--Кызым кешенең бераз йөрәк дигән нәрсәсе авырта башлый, менә әтиеңнең дә йөрәге сыкрап тора.
--Ә мин аның янына бара аламмы? —Кызым озакламый көзге каникуллар җитә, әниеңнән сорап безгә кайтырсың. Ә хәзер өстеңне алыштыр, ә миңа әниең белән сөйләшергә кирәк
Мәрьям бүлмәсенә кереп киткәч, Рәхимә апа Алсу янына аш бүлмәсенә керде.
--Алсу Ришатка инсуль булды, ул хастаханәдә ята.
--Мин нишли алам, мин бит табиб түгел.
--Бераз да җәлләмисеңме? Ул бит начармы, яхшымы синең ирең.
--Иде онытмагыз, ул миннән китте.
--Әйе, үзең кит дигәч, Алсу үпкәләмә, синең яшең дә бар бит, үтенәм бераз кызың турында уйла.
--Ришат аны алып китәм диде.
--Ни сөйлисең? Ул әле үзедә көч хәл белән ята. Ярар алып китәрбез, әлегә үземдә өй белән хастаханә арасында йөрим. Ришат өйгә кайтуга алып китәрбез.
--Мин каршы түгел, ул әнисе белән яши, бала карарга җиңелерәк. ,мин үзем генә.
--Соң әниләреңә кайт.
--Юк инде, кирәкми, сүзне үзгәртмәгез.
--Ярый Алсу, үзең беләсеңдер, тик үтенәм Мәрьямне рәнҗетмә. Бераз булсада әни хисләрең булырга тиештер бит.
--Әйе мин әни кеше, мин аны үзенчә яратам. Ришат мине ташлап киткән искә төшәдә ачуым чыга. Ә Мәрьям әтисенә ошаган, аны күрүгә Ришат күз алдыма килә.
--Беренчедән үзең гаепле, аннары ир ачуын нигә баладан аласың? Нишлисең син? Син мондый түгел идең.
— Тормыш Рәхимә апа, тормыш өйрәтә.
--Син бетереп үзгәргәнсең, ярый үзең беләсең. Әнә чәең кайнады.
--Мин ашарга пешергән идем, хәзер җылытып алам, авыр булмаса Мәрьямне чакыра алмассызмы?
--Алсу рәнҗетмә баланы үтенәм, бер сүз әйтмә. Артыгын белмәсә дә ярый.
--Ярый дидем бит инде. Мин монстр түгел, үз баламны кыерсытмам.
--Рәхмәт Алсу.
Рәхимә апа Мәрьям янына йокы бүлмәсенә ашыкты.
Дәвамы бар.
Г.Галимова.