Литература
8 Февраля 2022, 11:20

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Кырык алтынчы өлеш.Әлбәттә инде бүген Гамилнең күңеле төште. Бер яктан апалары аның мәхәббәтеннән көлделәр, икенче якта аның яраткан әнисе. Әйе, ничек итеп ул әнисенә балаларың белән очрашма дип әйтә алсын? Эх булмады, булмады, Гамил үз теләкләрен үти алмады. Быел авылга сабан туена кайтып, дуслары белән очрашырга теләгән иде ул.

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ
ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Кырык алтынчы өлеш.
Әлбәттә инде бүген Гамилнең күңеле төште. Бер яктан апалары аның мәхәббәтеннән көлделәр, икенче якта аның яраткан әнисе. Әйе, ничек итеп ул әнисенә балаларың белән очрашма дип әйтә алсын? Эх булмады, булмады, Гамил үз теләкләрен үти алмады. Быел авылга сабан туена кайтып, дуслары белән очрашырга теләгән иде ул. Әнә Рифкат тә теге юлы булган хәлләрдән соң акылга утырган, эчүен ташлап, эшкә урнашып, әти әнисен шатландырып яши. Ә менә Гамил бер тамчы тормыш юлында әллә ниләр дә күрергә өлгерде. Сынаулары да берсе артыннан берсе килеп кенә торды. Апалары шундый этлек эшләмәсәләр ул Алсу белән нинди бәхетле була ала иде бит. Ә хәзер ул әнисенә кискен генә җавап биргәне өчен үзен гаепләп йөрде, шуңа да ул әнисе янына килеп:
— Әни әгәр сине үпкәләтерлек сүз әйтсәм гафу ит мине. Чыннан да әни мин сине бик яратам, тик апалар белән дуслашырга гына кушма.
Фәймә апа улының башыннан сыйпап:
-— Улым мин дуслаш димәдем бит, бик теләсәм дә. Сезнең аралар бозылуы, туганлык җепләрен өзүегез йөрәгемне телгәли балам. Әйе алар хаклы түгел, тик алар минем балаларым. Сезнең дошман булып яшәвегезне күреп әллә ниләр уйлыйм. Сезгә дөрес тәрбия бирә алмавыма үземне гаеплим.
— Әни син гаепле түгел, әйдә ул хакта сөйләшмибез. Мин сине ялларга авылга кайтарам, тик урам башында төшереп калдырам. Теләсәң яллардан сон кире кайтырсың, мин кайтып алам.
— Мин автобус белән генә кайтып әйләнәм улым. Әгәр каршы алырга кайтсаң, апаларың озатырга чыгып очраша аласыз. Бер берегезне күреп сүзгә килүегезне теләмим.
Фәймә апа авылга кайтып китте. Гамил кызы Гөлчәчәк белән икәүдән икәү генә калды. Гамилнең бәхетенә Гөлчәчәк бик тыныч иде. Инде шактый гына гөрелдәп , үзенчә сөйләшеп, әтисен алдый да башлады. Гамил үзенә шатланып:
— Нәрсә кызым әтиеңне җырлап йоклатып җибәрергә телисең ахыры? — дип , ул кызын иркәләде, назлады. Гөлчәчәкне йоклатып әнисенең хәлләрен белергә дип шалтыратырга теләгән иде, тик апасы сөйләшкәнне тыңлап торыр дип кире уйлады. Аннары аш пешерергә куеп җибәрергә дип аш бүлмәсенә кергән иде, аның телефонына Рәмзия шалтыратты:
— Нәрсә хәлләр Гамил?
— Сәләм Рәмзия, берәр нәрсә булдымы әллә Саматка?
— Юк, ник сорыйсың?
— Синең миңа шалтыратканың юк иде, шуңа сорадым.
— Минем үземнең синең белән сөйләшәсем бар, шуңа шалтыраттым.
— Тыңлыйм сине, нинди ярдәмем кирәк, сөйлә.
— Бүлдермичә тыңлыйм дип сүз бир.
— Сүз бирәм, тик нәрсә булды? Аңлат тизрәк Рәмзия.
— Гамил мин нәрсә булганын беләм, сезнең тормыш шулай бетәсе билгеле иде инде. Бик кызганыч әлбәттә, тик бу дөрес. Кызың ничек үсә соң, авырмыймы?
— Рәхмәт әлегә Аллага шөкер .
— Фәймә апа олы кеше, аңа бала карарга кыендыр инде.
— Ул зарланмый, хәлдән килгәнчә мин дә ярдәм итәм бит, нишлик соң инде.
— Шулайдыр Гамил, ләкин балага әни кирәк.
— Син нәрсә әллә Галияне кире кайтарырга кушасыңмы? Булмый ул, хәтта үгетләмә дә, ул темага бүтән кермә дә, ярыймы?
— Гамил Галия турында үземнең дә әйтәсем килми. Мин әйткән сиңа ышамас та, бәлки сиңа Алсу белән очрашып сөйләшергәдер? Ул бит сине үлеп ярата иде, әле дә яратудан туктаган дип уйламыйм.
— Яратса мине ташлап китмәс иде. Синең сүзен шул идеме? Беттеме?
— Гамил Алсу бик бәхетсез, ул үз үзен бик сәер тота, аның яшисе килми. Мин бик борчылам аның өчен .
— Ә мин нишли алам?
— Син үзең дә аны әле дә яратасың бит, бәлки сине Алсу бала белән күргәч яңадан яшәргә өмете уяныр? Син дә бәлки нәрсә булса да әйтерсең.
— Нәрсә дип? Алсу , мине хатыным бала белән ташлап китте, ә син хәзер аны үстерергә тиеш дипме?
— Юк Гамил, бары хәлен сораш. Әйдә очрашу оештырыйк әле. Әгәр бернидә барып чыкмаса да, без бит аңа начарлык эшләмибез. Үтенәм, бәлки сине күргәч аңа да җан керер.
— Белмим Рәмзия, белмим. Алай эшләү дөрес булмас дип уйлыйм мин.
— Бүген Алсу авылга кайта, иртәгә без эш буенча Казанга киләбез. Бәлки паркта очрашырбыз? Без сәбәп табып паркка керербез, ә син бала белән барыбер паркка чыгасың бит. Әгәр ул сөйләшергә теләмәсә, без сезгә якын килмәбез. Сез бит яратасыз бер берегезне, үтенәм өмет бир.
— Юк Рәмзия мин алай эшли алмыйм һәм ничек? Юк, булмый, гафу ит.
— Ул син гафу ит, мин инде сез әле бәхетле була аласыз, бары өмет бирергә кирәк дип уйлаган идем . Мин сезне ничек тә берләштереп булмас микән дигән идем .Сау бул Гамил, борчыганым өчен гафу ит.— дип Рәмзия телефонын куйды.
Гамил Рәмзиянең сүзләрен башында әйләндерде. Ничек инде ул Алсуга шундый сүзләр әйтә ала? Нәрсәгә кирәк аңа бала күрсәтеп, үзенекен югалтканны исенә төшерергә? Нигә кабат аның йөрәге аша ул авыр минутларны үткәрергә тиеш ди? Юк, юк ул Алсуның кабат елап, борчылып йөрүен теләми.
Рәмзия белән Самат алдан ук Гамилнең очрашуга баш тартуын белделәр.
— Гамил Алсуны әле дә яратуын беләм, ләкин ул аның күңеле төшүен теләми. Баланы күрүгә үткәннәр аша узачак дип уйлый ул. — диде Рәмзия иренә карап, аннары янә сүзен башлап: - Белмим ничек аларны кавыштырырга, мәхәббәтләренә тагын бер өмет бирергә? Йөрәктәге яраларын берләштереп, яңадан бәхетле яши башларга өмет бар икәнен ничек аңлатырга аларга?
Самат Рәмзияне тоңлап торды да, үзенең уйлары белән бүлеште. Ә Рәмзия тулысынча аның белән ризалашты. Казанда үз эшләрен бетерүгә Рәмзия хастаханәгә кереп чыгарга кирәк диде. Самат белән Алсу каршы килмәделәр. Рәмзия тиз генә кереп чыгам дип хастаханә эченә узды да, телефонын алып Гамилгә шалтыратты.
— Сәләм Гамил....
Ләкин Гамил Рәмзиягә сүз әйтергә ирек бирмичә:
— Рәмзия сорама да, әйтмә дә, мин бармыйм дидем бит инде.
— Тукта, тукта Гамил, мин дә син килеп йөрмә дип әйтергә шалтыратам. Без үзебез дә үз эшләребезне эшли алмадык. Юл аша чыкканда ниндидер машина зур тизлектә килеп безне, дөресрәге Самат белән Алсуны бәрдерде. Бәхеткә Саматка бернидә булмады, ә менә Алсуга яхшы ук тигән, ул 12 нче хастаханәдә реанимациядә авыр хәлдә ята. Шуңа да бала белән чыгып йөрмә димәкче идем. Сау бул Гамил — дип Рәмзия телефонын сүндерде. Гамилнең кулыннан телефоны төшеп китте, ул бер кызына, бер телефонга карады да, тизрәк кызына кирәк яракларын алып хастаханәгә ашыкты. Ә Рәмзия хастахәнәдән чыкты да иренә карап:
— Менә бит, бәлә үзе генә йөрми дип юкка әйтмиләр икән. Гамилнең язмышына тагын бер сынау килеп баскан.
— Нишләгән, нәрсә булган Гамилгә?
Самат аптыраулы карашын Рәмзиягә төбәде, үзе күз кырые белән Алсуга карап алды да:
— Әйт инде, нәрсә булган тагын?
— Баласын ташлап хатыны киткән генә җитмәгән, бүген машина бәрдергән аны, бик авыр хәлдә реанимация бүлегендә ята икән. Җитмәсә бала да чит кеше белән калган ди, кызганычка каршы әнисе авылга кайтып киткән булган. Фәймә апа әлегә белми, аңа шалтыратып әйтергә булыр инде.
— Шалтыратма Рәмзия, аның бит болай да йөрәге авырта, бу хәбәрең белән аны үтерергә телисеңме?
— Ә бала, баланы кая куярга? Аны чит кешедә калдырып булмый бит.
— Ник хәле шулай начармы?
— Үлем белән көрәшә, җитмәсә саклаучысы да юк диделәр. — дип кенә бетерде, Алсу урыныннан торып, атылып хастаханәгә кереп тә китте. Самат Рәмзиягә карап:
— Нәрсә булды инде бу?
— Нәрсә булсын, әйттем бит алар әле дә бер берсен үлеп ярата дип. Хәзер инде Гамил генә киләсе калды. Әгәр хәзер килеп җитсә алар бергә кала. Ә әлегә Алсу Гамилне эзли торсын — дип Рәмзия көлеп җибәрде. Озак көттерми Гамил килеп җитте дә:
— Кая, кая Алсу?
— Кая булсын инде, реанимация бүлегендә ята.
— Мин, мин- дип Гамил хастаханәгә кермәкче иде, ләкин аны Рәмзия туктатып:
— Бала белән йөрмә, безнең белән калдыр, үзебез карап торабыз .
Гамил кызын Рәмзиягә бирде дә, хастаханә эченә кереп китте . Рәмзия исә иренә карап:
--Я Раббым гафу ит безне ике яшь йөрәкне куркытып, аларның тормышы куркыныч астында дип әйткән сүзләребез өчен. Без бары аларга бәхет телибез. — дип куйды.
Алсу Гамилне бөтен этаж буйлап эзләп йөрде, тик аңа бары андый кеше юк монда дип әйттеләр. Ничек инде юк , бәлки документлары үзе белән булмагандыр, шуңа да аның кем икәнен белмиләрдер, дип уйлады ул. Алсу нишләргә дә белмәде, аның бөтен хастахәнәгә ишетерлек итеп Гамил дип кычкырасы килде. Шунда ул коридор буйлап чабып килгән Гамилне күрде. Гамил дә Алсуны күреп туктап калды. Бераз карап торгач алар бер берсенең каршысына килеп, бер берсеннән күзләрен ала алмыйча карап тордылар да, Гамил:
— Син исән Аллага шөкер .
— Мин дә шат сиңа зыян тимәгәнгә.
Икесе дә бер үк вакытта нәрсә булганын аңлап көлеп җибәрделәр дә, кире урамга чыктылар.
— Ну сез кансператорлар— диде Гамил көлеп.
— Ә нәрсә эшли ала идек без? Аңлагыз инде, сез әле дә бер берегез өчен үлеп торасыз бит, без шуны гына исбатларга теләдек.
— Тик....
Алсу нидер әйтмәкче иде, Рәмзия кулын күтәреп аны туктатты да:
— Сез болай да күп күрдегез, сез ике елга кебек, нинди генә бормалы булмасын елга ярлары, алар барыбер бер очрашыр өчен диңгезгә таба ага, аннары диңгезгә барып тоташа. Сезнең елгалар да күп бормалы юлларны, ташуларны үтте. Ә хәзер диңгезгә барып җитте, мәхәббәт диңгезенә. Нигә вакыт сузасыз сез, нигә кабат мәхәббәткә өмет бирмисез?
Шунда нәрсәдәндер куркып Гөлчәчәк елап җибәрде. Рәмзия ике дә уйламый баланы Алсу кулына тоттырып:
— Әнә ул мине яратмыйлар дип елый, ничек уйлыйсың Алсу, бу баланы син ярата аласыңмы?
Алсу баланы кочаклап алды, аның күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште, ә ул:
— Кызым, бердәнберем минем, әниең сине беркемгә дә бирмәс, курыкма ул сине яратачак — дип Гамилгә карады.
Тормыш вакыты белән сынау бирсә дә, ахырдан биргән сынаулары өчен олы бүләген дә бирә икән. Шул көннән алар аерылмады, никах укытып яши башладылар. Гамил аерылышырга дип суд юлын таптады. Кабат, салкын җилләре белән көз килде, Гамил белән Алсу Гөлчәчәкне киендереп баланы чираттагы тикшерүләр өчен поликлиникага алып барырга дип чыктылар. Подьезд ишегеннән генә чыктылар, каршыларына Галия килеп басты.
— Син нәрсә эшләп йөрисең монда?
Гамилнең ачуы чыкканы күренеп тора иде . Галия үзен бик дорфа тотып:
— Мин үз кызымның хәлен белергә килдем.
— Опс, ничек дисең? Исеңә төштеме әллә? Ул синең кызың түгел, ул хәзер безнең кызыбыз, ишетәсеңме? Безнең кызыбыз. Алсу белән минем кызым.
— Гамил мин җүләр булганмын, үтенәм, минем кызымны үзем үстерәсем килә. Фархат та минем кызым бар икәнен белә. Ул кабат каяндыр белгән минем кызым бар икәнен . Мине гел сүгә, ничек балаңны калдырып китә алдың ди. Син безнең балаларга нинди әни буласың инде, үзеңнекен карый алмагач ди. Минем аңа яңшы әни була алуымны исбатлыйсым килә.Гамил син бит аңлыйсың, мин ничек яшәргә тиеш? Үтенәм миңа баланы кире бир.
Гамил көлеп җибәрде дә:
— Син нәрсә уйладың ярты ел әйт. Бәлки сиңа бала үсеп беткәнне көтәргә кирәк булгандыр аңлар өчен ? Синең тормышың матур булсын дип мин нишләргә тиеш соң?
— Бары баланы кире бир, миңа бүтән бернәрсә дә кирәкми. Алсу син бит мине аңлыйсың, хоть син әйт Гамилгә.
— Мин аңлыйм Галия, тик икенче тапкыр баладан баш тартам дип яза алмыйм мин, син бит бер язган, ә мин аны үз кызым итеп карап үстерәм, иркәлим. Ничек итеп мин аннан баш тарта алам дип уйладың син?
— Мин барыбер аны сездән алачакмын.
Гамил хәзер инде чыннан да ачуланмады, ә бары тыныч кына :
— Тырышып кара, тик сине башта психолог аша үткәрәчәкләр. Ә анда синең баладан баш тартам дигән язуың, сине полиция хезмәткәрләре белән , телевизор аша эзләгәннәр килеп чыга. Ничек уйлыйсың, сиңа баланы кире бирерләрме?
Галия бу сүзләргә каршы җавап таба алмады. Бераз балага карап торды да китеп барды. Ә Гамил белән Алсу бер берсенең күзләренә карап елмайдылар да алга таба, бәхеткә каршы атлап киттеләр.
Әсәр тәмам.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас