

Кырык өченче өлеш.
Гамил чыннан да Галия өчен борчыла башлады. Ничек инде ана баласын шулай озакка калдырып китә ала ? Нәрсәдер булган, әйе, әйе, нәрсәдер булган дип уйлады ул. Шул вакыт аның уйларын бүлдереп:
— Улым, минем дә йөрәгем үз урынында түгел, көндез үк нәрсә буласын сизгән кебек, кәефем төште, күңелем белән әллә ниләр уйладым. — диде Фәймә апа.
— Әни әллә ниләр уйлама әле, бәлки телефонында зарядкасы беткәндер. Менә күрерсең ул озакламый кайтып җитәр. Беләсең бит инде ул ял итәргә ярата, ә монда син әлегә бәби карыйсың, шуннан оста файдалана белә ул.
— Шулаен шулай улым, тик ул нишләтсәң дә әни кеше икәнен онытмаска тиеш бит, ул озак торырга тиеш түгел иде .
— Әни кайтсын әле, мин аның белән сөйләшермен, ул бүтән андый хата җибәрмәс дип уйлыйм.
— Бик ышанасым килә улым, бик ышанасым килә.
— Әни бир миңа кызымны, син аргансыңдыр инде, бар ял ит, шулай бит кызым, әбиең ял итсен. Әйдә әле кызым, әтиең сиңа хәзер әкият сөйлиячәк. — дип Гамил Гөлчәчәкне күтәреп йокы бүлмәсенә кереп китте.
Гамил белән Фәймә апаның Галияне борчылып көтүләре юкка түгел булып чыкты. Фәймә апа сәгаткә карап алды да:
— Әле кодагый йокламыйдыр, аннан сорап карарга булыр, бәлки ул нәрсә булса да беләдер — дип, үз үзенә сөйләнеп телефон номеры җыя башлады.
— Хәерле кич кодагый, нәрсә хәлләрең?
— Хәерле кич, Алланың рәхмәте яусын кодагый кайгыртуын өчен. Үзегезнең хәлләр ничек? Гөлчәчәгем елап аптыратмыймы? Миннән башка үсеп китәр инде.
— Борчылма, әле сиңа да җитәр, хастаханәдән чыккач рәхәтләнеп карарсың.
— Әле ярый шалтыраттың, кодагый минем бер үтенечем бар иде, бүген Галия килсә әйтермен дигән идем, ул килмәгәч телефон аша әйтермен дидем, тик һәрвакыттагыча аның телефоны сүнгән ди.
Фәймә әздән генә Галия өйдә юк бит дип әйтмәде, аннары:
— Ярар мин әйтермен, нәрсә булды? Галия белән Гамил урамга чыгып киттеләр иде әле.
Фәймә апа Миләүшә белән сөйләшеп бетергәч Гамил янына кереп:
— Гөлчәчәк йоклап киткән икән , бик әйбәт булган, минем синең белән сөйләшәсем бар, әйдә аш бүлмәсенә — дип Фәймә апа аш бүлмәсенә юнәлде, Гамил аның артыннан ук килеп:
— Әни нәрсә булды?
— Улым, мин кодагый белән сөйләшкән идем, Галия аның янына бармаган. Әйтер сүзем бар иде дип әйтте, ничек тә аның белән сөйләшеп булмый ди— дип Фәймә апа Миләүшә белән нәрсә сөйләшкәнне сөйләп бирде дә:
— Син улым аның дусларын беләсеңме соң, бәлки берәрсеннән сораргадыр?
— Әни ул гел ноутбукта утырды, каян белим— дип Гамил өстәл өстендә торган ноутбукны алып, эчендә ниләр булганын белергә теләде, тик тагын пароль аша үтә алмады.
— Улым бәлки полициягә хәбәр итәрбез — дип ычкындырганын Фәймә апа сизми дә калды. Гамил генә аңа каршы :
— Әнием мин үзем полиция хезмәткәре бит,аннары көнендә югалды дип әйтсәң дә , эзли башлау өчен күпмедер вакыт үтәргә тиеш . Ә болай мин үзем эзли башлармын. Әни мин отделениягә барам, анда парольне тиз табып ачалар, бәлки нәрсә булсада ачыкланыр— дип Гамил ноутбукны күтәреп чыгып та китте. Ләкин күпме тырышып, ноутбукны ачсалар да, Галиянең бер язмасын да таба алмадылар. Бәлки шулай буласын ул белгәнме, яисә бары тик туры килүме, Галия бөтен язмасын бетергән булып чыкты. Менә тагын бер билгесезлек, тагын бер йомгакның башын да, ахырын да табып булмас кебек. Гамил янә үзен бер биек киртә каршысында басып торган кебек хис итте. Бер атна алар Фәймә апа белән ут йотып яшәделәр. Ә иң мөһиме төрле сәбәпләр табып, Миләүшәдән кызы югалуы хакында яшерделәр. Аның бу хәбәрне ишетсә йөрәге чыдый алмый дип уйладылар. Хәтта салкын тидереп тавышы бетте дип тә әйттеләр, урамда балкып кояшлы көн торуга карамастан. Менә бүген тагын Гамил иртә таңнан эшкә китте. Фәймә апа Гөлчәчәкне алып урамга чыкты, балага саф һава кирәк бит. Дөресен әйткәндә Фәймә апа көне буе да урамда йөрергә риза иде, тик килене генә очрасын юлда, әйе ул бары бала белән йөргәндә Галия каршыларына чыгар дип өметләнде. Хәзер дә ялгыш үз исемен ишеткәч аңа Галия дәшкән кебек тоелды һәм ул артына борылып карады, тик бу бары тик авылдашы Сөембикә булып чыкты.
— Фәймә нәрсә хәлләрегез?
— Сөембикә син, син монда нишләп йөрисең әле?
Фәймәнең бу сүзләрен ишетеп каушап калган Сөембикә:
— Белмәдем иде мине монда да күрергә теләмиләр дип.
— Сөембикә җаным гафу ит, кисәктән генә күрүем, шулай кабул итүем өчен. ничек әйтим сиңа? Мин синең очравыңа, сиңа каршы түгел. Син нишләп йөрисең бу якта гына дияргә теләгән идем мин.
— Нишли алам Фәймә, Сирин яныннан кайтып киләм, нишләсә дә ул минем улым .
— Син ашыгасыңмы? Бәлки бераз сөйләшеп утырырбыз? Минем оныгым да йоклый, өйгә кайтырга да иртәрәк.
Фәймә белән Сөембикә парктагы бер эскәмиягә барып утырдылар.
— Без бит авылдагы йортны сатабыз Фәймә. Кеше күзенә карарга оялып йөрербез картаймышлы көнне дип кем уйлаган. Хәзер менә туган авылыбызны ташлап Казанда яшәп ятабыз. Сиринемне дә начар булсын дип үстермәдем - дип Сөембикә елап җибәрде . Фәймә аны тынычландырырга тырышып:
— Шулай, шулай, нинди ана баласын начар булсын дип үстерә. Тормыш бит ул йорт салган кебек нигездән башлана. Башта тырышып нигезен саласың, аннары берәм, берәм кирпечләрен өеп менәсең. Ләкин вакыты белән кирпеч арасындагы балчык кына азрак салынган буламы, әллә нинди сәбәп белән кирпеч аралары аралана башлый. Без тормыш биргән язмыш сынавына каршы бара алмыйбыз. Балалар да шул кирпечләр кебек дип әйтер идем мин. Кем тырмышына нәрсә язылганын алдан белмибез, ә менә балалар өчен йөрәгебезне дә алып бирер идек, әгәр сорасалар. Бәлки вакыты белән артык иркәләп җибәреп, аларны башка юлдан китәргә үзебез үк юл куябыздыр? Чыннан да бит өй салганда аның нигезе яхшы булуы бик мөһим. Ә безнең йорт салганда ничек салынуын күзәтеп торырга вакыт булмаган кебек, балалар үстергәндә дә безнең вакытыбыз җитеп бетми шул аларны күзәтергә. Алар дип көне, төне чабабыз, нәкъ менә шул вакытта, без аларга кирәк чакта, без яннарында була алмыйбыз, өлгерә алмыйбыз шул. Бик кызганыч, тик бу чын дөреслек. Бәлки шуңа да кайбер балалар үз юлларыннан тайпыладыр. Без үз балаларыбыз өчен тормыш нигезе, ләкин ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтне генә бераз сакларга тырышырга кирәк . Икең бер булып чана тартасы җиңелерәк. Ә әти әни арасындагы мөнәсәбәтләрне балалар бит барынсын да күреп үсә. Әйе, балаларыбызга вакыт җитмәү тормышыбызның нигезенең, кирпечләре аралана башлавын да үзебез үк күрмибез ахыры.
— Белмим Фәймә, белмим, тик син дөрес әйттең, безнең вакыт юк. Без дөнья кудык, булсын, кешедән ким булмасын дип чаптык.
— Ирең нәрсә соң Сөембикә?
— Ул бетереп төшенкелеккә бирелде, әле дә нишләргә белми йөри, эшен ташлады дисәң дә була. Кем өчен эшлим ди, югалып калды, үзе дә балалар кебек, шундый көчле ир югалып калыр дип кем уйлаган.
— Соравыма үпкәләмә, Алсу турында нәрсә беләсең?
— Ул Чистайга киткән. Алланың рәхмәте белән Мәхмүдә кодагый акыллы кеше булып чыкты. Нәрсә булуга карамастан хәлемне белешеп тора.
— Анысы дөрес, Мәхмүдә фәрештәдәй бөтен кешегә дә булыша ул. Минем улымны да үлемнән алып калды, тик менә үзе фәрештә булса да, балаларын гына яклый алмады.
Фәймәнең бу сүзләре Сөембикәнең йөрәгенә үтеп керде һәм ул:
— Фәймә ачуланма, миңа китәргә кирәк, сине күреп сөйләшә алганыма бик шатмын, исән сау бул.
— Сау бул Сөембикә.
Сөембикә китеп барды, Фәймә аның китүенә бары шатланды гына. Әгәр ул Галия турында сорый башласа, ул нәрсә дип җавап бирә ала иде . Фәймә дә урыныннан торып, әкрен генә өйгә кайтты. Хәзер аңа ашарга пешерергә өлгерергә кирәк, озакламый Гамил төшке ашка кайтачак. Гамил генә төшке аш вакыты беткәндә генә өйгә кайтты. Фәймә апа аның йөзен карап:
-— Улым нәрсә булды, йөзең качкан бит. Әллә Галиядән хәбәр бармы?
— Юк әни, юк, шунысы начар да. Иртәгә әбине хастаханәдән чыгаралар, аңа нәрсә дип әйтербез?
— Белмим улым, тик ул дөресен белсә нишләр? Болай да ике атна ятачак дисәләр дә, бер айга якын ятты. Улым нишләрбез икән?
— Әни ашыйсым килә, әлегә ул хакта сөйләшәсем килми.
Фәймә тәлинкәгә аш салып өстәлгә куйды, ипи кисеп куйды да:
— Бүген Сөембикә апаңны күрдем, картаеп киткән кебек, суырылып калган. Ире дә бик борчыла ди. Сирин янына барып йөрим, нишләсәң дә үз балам бит дип елый.
— Әни дөресе шул бит.
— Кара әле улым мин нәрсә уйладым, бәлки телевизор аша күрсәтергәдер Галия югалганны? Кем белә инде , күреп шалтыратучы булмасмы?
— Әни без бүген бирдек инде, син әйткәнчә күрсәтәчәкләр, аннары мин.....— генә дип бетерде, Гамилнең телефоны шалтырады, ул:-— Әни мин хәзер, эш буенча шалтыраталар— дип телефонын алды. Шалтыратучы күрше район полиция отделениясеннән булып чыкты.
— Сәләм Гамил, таныйсыңмы бу мин Данил?
— Әйе, сәләм Данил, тавышыңнан ук таныдым.
--Гамил брат, әйтергә дә , миңа туры килгәненә генә дә яхшы түгел инде.
— Нәрсә булды?
— Бүген автобус тукталышында авария булган, бер машина кешеләр җыелган тукталышка килеп кергән.
— Соң безнең ни эшебез бар, гаига хәбәр итсеннәр.
— Тыңлап бетер әле Гамил, кыскасы, зыян күрүченең икесе үлгән, бер ир һәм хатын кыз, бер хатын авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган , аның да исән калуы икеле ди.
— Данил барыбер аңламыйм мин сине.
— Үлгән хатын кыз описание буенча синең хатыныңа ошаган. Мин шуңа шалтыратам да инде. Сиңа хастаханәгә килеп, аны күрергә һәм улмы, юкмы икәнен әйтергә кирәк.
Данилның сүзеннән соң Гамилнең кулында тотып торган кашыгы идәнгә төшеп китте, ул бары:
— Ә ул хатынның документлары бармы соң ?
— Юк шул, ә болай нәкъ менә синең хатының. Әлбәттә инде турыдан әйтеп булмый, ул бит авариядән соң, үзең чамалыйсың андый вакытта ничек буласын. Без бары бик ошаганга күрә сиңа хәбәр итәргә булдык. Алла сакласын , ул гына булмасын иде дә бит. Син килә аласыңмы?
— Мин хәзер килеп җитәм.
Әнисенең нәрсә булды диюенә карамыйча, берсүзсез Гамил өйдән ашыгып чыгып китте.
Дәвамы бар.
Г.Галимова.