Литература
2 Февраля 2022, 07:00

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Кырык беренче өлеш.Галия шактый озак йөреп кайтты. Йөзе дә бәхет тоткан кешенекенә охшаган. Гамил аның чишенүен көтеп торды да:-— Галия озак тордың, тагын кая булса да кердеңме әллә? Кибет бит бездән биш минутлык юл гына.

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ
ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Кырык беренче өлеш.
Галия шактый озак йөреп кайтты. Йөзе дә бәхет тоткан кешенекенә охшаган. Гамил аның чишенүен көтеп торды да:
-— Галия озак тордың, тагын кая булса да кердеңме әллә? Кибет бит бездән биш минутлык юл гына.
— Үзең бит көн матур дидең, менә мин файдаландым, бераз урам буйлап йөрдем. Чыннан да шул хәтле рәхәт урамда, ә нигә сорадың, миңа йөрергә ярамый идеме?
— Ярамый димәдем, яхшы булган йөргәнсең, тик әниең ничек тә сиңа шалтырата алмыйм, телефоны гел занятый ди, бик кирәк, миңа шалтыратсын әле диде.
— Алла...., хәзер телефоннан сөйләшергә дә яркмыймы?
-— Алай да димәдем, әниең бик кирәк дип миңа шалтыратканга гына әйтүем иде.
— Нәрсә булган инде тагын? Хәзер шалтыратам.
— Хәзер кирәкми инде, ул минем белән сөйләште, сез кире авылга кайтканчы хастаханәдә йөреп анализлар бирәсе иде, соңгы арада йөрәгем бик борчый башлады диде. Бездә кич кунарга рөхсәт сорады. Рөхсәт сорамаса да була иде әлбәттә, нишлисең бит, ул шундый кеше. Ул иртәгә киләм диде, шулай булгач безгә дә шәһәрдә калырга туры килә. Йөрәк авырту уен эш түгел, әнә әни көч хәл белән генә үлемнән калды. Дөрестән дә яхшылап тикшеренсен, бәлки хастаханәдә ятып чыкса яхшырак булыр, син ничек уйлыйсың Галия?
— Соң килсен, миңа бер генә дә зарланганы булмады бит, шуңа да мин белми идем аның йөрәге авыртканын..
-— Нинди әни балаларын борчыганын күргәнең бар әйт әле? Шулай да әниеңә шалтыратып алырга кирәктер, син телефонны ул шалтыраткач алмасаң да, сине үзе хакында кайгырта дип уйласын инде. Кстати, кем белән генә сөйләштең соң шулай озак? Мин дә бит сиңа ике, өч шалтыраттым. Һич югы балага тагын нәрсә булса да кирәк мәллә дип уйлап мин шалтыраткач телефоныңны аласың бар иде.
— Хастаханәдә бала тапканда танышкан хатын белән балалар турында сөйләштем.
Гамил көлеп җибәрде дә:
— Ә үзеңнең ноутбукта утырып бала турында онытканыңны әйтеп көлдермәдеңме соң аны?
Галия җенләнеп йокы бүлмәсенә кереп китте. Гамил исә бүген тагын төне буе йоклый алмады. Ул гел Алсу хакында уйлады. Ничек булса да Алсу белән сөйләшергә тиеш иде бит ул . Чөнки ул Сирингә кияүгә чыкканына үзен гаеплидер, бәлки әнисен гаепләп, аңа ачу саклап яшидер. Бер яктан Гамил Мәхмүдә апаның гаебе юк икәнен расларга тиеш, икенче яктан Алсу алар бертуган түгел икәнен дә белергә тиеш. Йоклап китәм дигәндә генә тагын Гөлчәчәк елап аны уятты. Гамил урыныннан торып , янәшәсендә яткан Галиягә карады. Тегесе исә бернәрсәдә ишетмичә йоклап ята. Гамил башын гына селкеде дә Гөлчәчәкне кулына алып:
-— Я кем, кем елый инде монда? Кем әтисенә йокларга ирек бирми икән? — дип. Гөлчәчәкнең ползункиен алыштырып:
— Тычкагым минем, ярый әйдә әтиең сине хәзер ашата — дип Гамил бала белән бергә аш бүлмәсенә чыкты. Термостан әзерләп куйган җылы суны алып, смесь ясады да, кызына бирде:
— Аша кызым минем, аша, тизрәк зур үсәрсең, әти диеп мин эштән кайтканда каршыма чабып чыгарсың. Ә җәй көне без синең белән әбиең янында авылда, тәмлүшкәләр ашап, сыйланып ятырбыз. — дип зал бүлмәсенә кереп , кызын кочаклап диванга ятты. Кайсысы беренче йоклап киткәндер, Гамил анысын хәтерләми.
Бүген көн ничек үтеп китүе сизелмәде дә, Миләүшә апа белән хастаханәдә йөреп вакыт тиз үтте. Кардиограмма төшереп, тиз эшләнә торган аналазларны карап, табиб Миләүшә апага кичекмәстән хастаханәдә ятып калырга киңәш итте . Гамил Миләүшә апаның ай ваена карап тормыйча, аны хастаханәдә калдырып чыкты. Өйгә кайткач эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып:
— Мин авылга кайтам, кич кунарга туры килә, әни белән әби өенә барып хастаханәгә кирәкле әйберләрне алып килергә кирәк.
— Ә мин кайтмыйммы?
— Соң Галия мин бүген кайтам, ә иртәгә иртүк кире киләм бит, нигә дип баланы юлда йөртергә?
— Соң әнинең кайбер әйберләрен син ала алмыйсың бит, сиңа уңайсыз булмасын дим.
— Шуңа да мин анда әнине алып барам да, аларга керүгә әби әнигә шалтыратып нәрсә кирәген әйтәм диде. Мин китәм, үтенәм кабат ноушнигың белән утырма ярыймы. — дип Гамил авылга кайтып китте . Кич җиткәнче аның Алсу белән сөйләшергә дә өлгерәсе бар бит. Ул юл буе нәрсә әйтергә дип уйлап кайтты. Тик бернәрсә дә барып чыкмады, уйлар, фикерләр үзләреннән үзләре буталды. Авылга кайткач ул әнисе белән киңәшләшергә булды:
— Әни Алсу әнисен гаепләп яши дип уйлыйм мин . Бу дөрес түгел, әниеңне шундыйда гаепләү, белмим, белмим ничек итеп андый сүзне әйтеп була ? Әни мин аңа дөресен әйтергә, күзен ачарга, йөрәгендәге авыр йөкне төшерергә тиештер дип уйлыйм. Тик нәрсә әйтергә, ничек башларга да белмим.
— Улым анысы дөрес, сүз дә юк, мин бары ул дөреслекне белергә әзер микән дип уйлыйм.
— Әни ул күргәннәрдән соң, монысы инде зур борчу китерер дип уйламыйм.
— Шулай да бит, белмим нәрсә әйтергә дә. Бер яктан син хаклы улым, ярар, бар, бар улым, ә сүзләр үзләре үк килеп чыга алар авызыңны ачуга. Чыннан да үзенең бәхетсез булуына әнисен гаепләп ятмасын.
Гамил Мәхмүдә апалар йорты янына килеп җитте, ләкин өйгә керер өчен ничек тә көч таба алмады. Бәхетенә аны тәрәзәдән, капка төбендә басып торуын Закир абый күреп , ул чыгып чыкты да:
— Гамил энем нәрсә хәлләрең? Төрелеп беттеңме инде?
— Рәхмәт Закир абый, хәзер яхшы.
— Синең йомышын бар ахыры, тик никтер капкадан кермичә басып торасың.
— Закир абый минем Алсу белән бер бик мөһим мәсьәлә хакында сөйләшәсем бар иде, ул өйдәме?
— Әйе, өйдә, әйдә кер. Гамил яхшысынмыйча гына өйгә керде, Закир абый өйгә керүгә:
— Әнә ул үз бүлмәсендә, бар кер энем, бер дә тартынма, мин сине беләм, юк бар өчен син йөрмисең, килгәнсез икән димәк бу мөһим. Бар энем, бар кер,— дип кулы белән Алсу бүлмәсенә таба төртеп күрсәтте.
Гамил ишек төбендә бераз басып торгач, ишекне шакыды да, аны ачып эчкә узды:
— Керергә ярый идеме?
Алсу Гамилне күреп әллә нишләп китте, ул бары:
— Гамил син?
— Әйе мин Алсу, керергә ярыймы?
— Әйе, үт әйдә.— дип урыныннан торды,— Син монда нишләп йөрисең?
--Алсу гафу ит синнән сорамый килгәнемә, минем синең белән сөйләшәсем бар, бу сөйләшү безнең икебез өчен дә бик мөһим.
— Ярар утыр, сөйлә, мин тыңлыйм.
Гамил нәрсә, ничек әйтергә белмичә Алсуга карады, бер кулының бармаклары белән икенче кулын угалады.
-— Гамил мин тыңлыйм, нәрсә әйтергә теләдең?
-— Ничек әйтим Алсу? Бу бик четерекле мәсьәлә . Мин армиягә китәр алдыннан синең күңелен төшкән иде . Син үз үзеңне башкача тота башладың. Әллә нинди сәбәпләр табып очрашуларга да килми башладың.
-— Гамил кирәкми, мин......
-— Тукта Алсу, бүлдермә мине, үтенәм, әйтүемчә бу бик мөһим. Мин башта аңламадым сине, ничек син шулай тиз безнең мәхәббәтебезне оныта алдың дип. Ә аның сәбәбе булган. Хәзер инде синең нинди ут эчендә янып йөргәнеңне дә аңладым. Ә мин белмәдем, мин бит синнән ничә тапкыр сорадым нәрсә булды дип , син генә әйтмәдең. Нигә миңа әйтмәдең син, нигә? Үзең бит безнең арада сер булырга тиеш түгел дидең, үзең үк сүзеңдә тормагансың син.
— Мин синнән бернәрсә дә яшермәдем.
— Алдама мине— Гамил утырган урыныннан сикереп торды да кычкырып җибәрде , Алсу хәтта куркып калды. Гамил арттырып җибәрүен аңлап, Алсу янына килеп утырды да:
-— Гафу ит куркытканым өчен. Тик син мине чыннан да алдадың бит.
-— Юк Гамил алдамадым. Минем сине алдаганым булмады.
— Менә тагын ялган Алсу. Мин бөтенесен дә беләм. Мин синең абыең, шулаймы?
Алсуның күзләре зураеп китте, ул:
— Син беләсеңме? Каян?
— Кызганычка каршы беләм, тик бу сүзләрнең ялган икәнен дә беләм. Дөресрәге чын дөреслекне мин беләм.
— Аңламыйм.
-— Мин синең абыең түгел.
-— Ничек?
Гамил Алсуга апалары арасында булган сөйләшүне сөйләп бирде дә:
-— Алар бары безне аерырга теләгәннәр. Галия нинди булуга карамыйча аны миңа димләгәннәр. Иң мөһиме мин авылда торып калырга тиеш булганмын. Галия дә ярага тоз сипкән кебек аларны гел котыртып торган.
— Юк Гамил бу дөрес, мин кеше сүзенә ышанмас идем үзем күрмәсәм. Миңа да әйтүе кыен, тик мин үз күзләрем белән алар кочаклашып ятканны күрдем бит.
— Кайчан Алсу әйт, кайчан?
-— Мин кечерәк идем әле ул вакытта. Ә апаларыңны син аңламаган.
— Алдарга алар мине күрмәделәр дә сөйләшкән вакытта. Мин дөресен белгәч аларга әни янында да әйтүләрен сорадым, тик үкендем, әнигә инфаркт булды. Мин дөресен генә әйттем.
— Белмим, тик минем күзләр мине алдамый бит.
Гамил күзләрен каты итеп йомып утырды да:
-— Җитәр, мин ардым бу ялган сүзләрдән. Бу билгесезлекне ачырга вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Син мине кабат гафу ит, тик мин башкача булдыра алмыйм. Син үзең беләсең мин һәрвакыт дөреслек ягында идем, — дип Гамил ишекне ачты да:
-— Мәхмүдә апа, Закир абый безнең яныбызга килегез әле. Мәхмүдә апа белән Закир абый Гамилнең аларны чакыруыннан аптырап бүлмәгә керделәр.
-— Нәрсә булды Гамил? Син бит бары Алсу белән генә сөйләшәсе сүз бар дигән идең. Сүзең зурырак булды ахыры.
-— Бу мәсьәләгә икәү генә ачыклык кертә алмадык. Шуңа да сезне чакырдым. Гафу итегез, сезне дә аңлыйм, үткәннәр сезнең янә йөрәгегезгә авырлык китерер, тик бу шулай кирәк аңлагыз.
— Ярар Гамил, әгәр шулай кирәк икән әйт— Закир абый бер Гамилгә, бер кызына карап:
-— Сөйлә Гамил, сора, без бөтен сорауларыңа җавап бирәбез.
Гамил сүзен янә яңа баштан башлады. Әйе Закир абый белән Мәхмүдә апага үткәннәргә кире кайтып килү бик авыр булды. Аеруча Закир абый үзен бик уңайсыз хис итте. Ул ике кулы белән башта битен каплады, аннары Мәхмүдә янына ук килеп:
-— Гафу ит мине кабат Мәхмүдә, менә бит исереклек нәрсә эшли. Исерек ирләрнең телләрен генә кисеп аласы иде. Менә мин дә күпме газап китердем үз гаиләмә, үз телләрем белән бит, үз сүзләрем белән.
Алсу бернидә аңламый карап торды да:
— Соң әни мин бит үз күзләрем белән күрдем, ул нәрсә иде алайса?
Алсу да үзенең күргәннәре турында сөйләде.
— Әй кызым, кызым, ул көнне Тәбрис абыеңны хастахәнәдә Тәнзилә апаң күргән һәм миңа, үз кулларыма бирергә дип, минем анализ кәгазьләремне биреп җибәргән. Әтиең Тәбриснең миңа кәгазь бирүен күреп,,, нәрсә инде хатлар алышасызмы "" дип, аны каты итеп төртеп җибәрде. Ул егылганда миңа бәрелде һәм без икебез дә егылдык, ә әтиең бакча аша каядыр китеп барды. Ә син безне күрдең дә чыгып киттең. Балам, балам, ничә тапкыр сиңа әйт нәрсә сине борчый дидем. Ә син дәшмәдең. Әтиең дә нәкъ менә син инде, икегез дә тыңламыйсыз бит, ишетмисез дә. — дип Мәхмүдә апа иренә карады.
— Кызым әгәр гафу итә алсаң мине, үтенәм гафу ит. Мин нәрсә әйтергә белмим, йөрәгем телгәләнә кызым.
Алсу урыныннан торып басты, тик аяклары гына атлап китә алмады.
Дәвамы бар.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас