

Кырыгынчы өлеш.
Игезәкләр бер берсенә карашып алдылар.
— Әй Аллам нәрсә дип әйтим мин сиңа? Яшьрәк чакта әти белән Закир абыйның әрләшкәннәрен тыңлап торырга туры килде .
-— Син гел минем хатын янында бетереләсең, нигә дип аның артыннан йөрисең син Тәбрис?
-— Закир кычкырма әле, кеше ишетер.
Закир абыйның ярсып чыкканы күренә иде, ул Тәбриснең якасына ук ябышып:
-— Әйт дим, син нигә аның янында идең? Бүген бетереп тә ул синең кочагыңда иде. Кешеләр инде сезне сөйлиләр, хатының Тәбрис белән йөри дип өйгә килеп әйтәләр.
— Син нәрсә Закир? Кичә мин аңа бары кәгазь бирдем, ә бүген рәхмәт йөзеннән генә кочаклап алдым. Нинди әдәм актыклары сөйли инде сиңа? Нәрсә сөйлиләр? Син бит үзең беләсең нигә мин синең хатыныңа рәхмәтле икәнемне.
Кемнеңдер туган көнен юарга элгергән Закир кыза төшеп:
-— Нинди рәхмәт йөзеннән? Нәрсә ул сиңа бала табып бирдеме?
— Бирсә яхшы бурыр иде — дип Тәбрис көлә төшеп әйтсә дә, Закир ишетте дә:
— Бәлки Алсу да синең кызыңдыр ә ?
— Кеше сүзе белән йөрсәң бәлки кызымдыр. Минем бөтен авыл балаларым, санап бетерә торган түгел. Эх Закир, ә син тиле, шундый хатының була торып үзең үк аны түбәнсетәсең, башсыз син, үзең сөйләнеп йөргәч әлбәттә кеше ышана. Бер генә дә хатыныңны хөрмәт итмисең икән, чыннан да тиле син. — дип Тәбрис абый китеп барды. Мин әти артыннан өйгә кердем, ул әни белән сөйләшә иде.
-— Бу Закир чыгырыннан чыккан ахрысы, ничек ул Мәхмүдә хакында шулай әйтә ала? Аның хатыны фәрештә сыман. Әгәр ул безнең Гамилебезгә вакытында булышмаган булса, без улыбызсыз кала идек. Бәхетебезгә ул фермадан кайтканда шул кое яныннан узган. Хуҗалары да бит шул кое өстен капламаганнар. Кечкенә бала су алганда таеп егылыр дип кем уйлаган. Ә менә Мәхмүдә югалып калмаган. Башындагы шәлен коега бәреп, улыбызга үз үзен коеның чылбырына бәйләргә , үзенә чиләкне кочаклап утырырга кушкан. Әле ярый коеда су әз булган. Мәхмүдә безнең улыбызның гомерен саклап калды. Ул урамда йөрүче дә кеше аз бит. Чыннан да әгәр Мәхмүдә ул урамнан кайтып, бала кычкырган тавышны ишетмәсә, бер Алла гына белә нәрсә булып бетәсен. Алланың рәхмәте үзе Мәхмүдәне ул юлдан җибәргән диярсең. Ә Закир, Закир, минем әйтер сүзем дә юк. Мин бары Мәхмүдәне рәхмәт йөзеннән кочаклап алдым иде бит. Хәлемнән килсә гомерем буе күтәреп йөртергә дә әзермен, баламны саклап калганы өчен.
— Тәбрис борчылма, дөреслек бер чыгар, Закир да сине аңлар.
— Ничек? Ничек аңласын ? Ул тиле кебек мине тыңламый. Мин ни сәбәпле аның хатынын кочаклавым хакында әйтергә телим, ә ул тыңламыйча акырырга тотына, авыз ачып сүз әйтергә ирек бирми, яисә әйткән сүзне тыңламыйча китеп бара.
Менә шулай ул сөйләшүләр минем исемдә калган һәм мин шуннан файдаланырга булдым.
-— Нишләдең инде?
— Мин Алсуга синең әниең минем әтинең сөяркәсе булган һәм Гамил синең бертуган абыең, син аңа кияүгә чыга алмыйсың дидем. — аннары— Гамилнең дә тормышын бозма, әти инде үлде, шуңа үлеләрне хөрмәт ит, әти турында начар уйламасын, Гамилнең дә күңеле төшмәсен дидем.
Түзеп тора алмыйча Гамил сарайга бәреп керде дә:
-— Син ничек шулай эшли алдың ә? Синең нинди хакың бар иде кеше арасына керергә? Син бит әтинең рухын пычраттың , аның чиста исеменә тап төшердең.Син үз энеңне бәхетсез иттең. Ә син, син нәрсә эшләдең?
Гамил икенче апасына борылып карады да:
— Син нишләдең? Нигә дип кеше тормышына тыгыласыз сез?
-— Без, без бары сине әни янында калуыңны теләдек. Ә Алсу, ул бит шәһәргә китәм дип торды.
-— Шуннан ни, киткән кеше кайта ул. Сезнең нинди хакыгыз бар иде мине бәхетсез итәргә? Китегез моннан, кит дим мин сезгә, бүтән күземә күренмәгез. Авылда аягыгызның эзе дә булмасын. Бүгеннән минем бүтән апаларым юк, алар минем өчен үлде. Ятсызлар сез. — дип Гамил ашыгып өйгә керде, ишекне дыңгырдатып ябып, апаларының киемнәрен ашыга, ашыга сумкаларына бәрә башлады. Моны күргән Фәймә апа аптырап:
— Тукта, тукта дим мин сиңа, син нишлисең?
— Нишлим? Мин нишлимме? Әнә синең кадерле кызларың нишләгәнне әйтимме?
-— Улым тукта әле, тукта, кызма, нәрсә генә булды соң?
— Әни, әнием минем, син бигрәк тә беркатлы инде. Апалар, бары алар гаепле минем тормышымның асты өскә килүенә. Алар Мәхмүдә апа әтинең сөяркәсе дип Алсуга әйткәннәр. Ә Алсуга Гамил синең абыең, син аңа кияүгә чыга алмыйсың дигәннәр. Алсу мине абыйсы дип уйлап миннән баш тартты әни.
Гамилнең күзеннән яшь чыкты, ул әнисенә карап:
— Әнием минем алар минем бәхетемне тартып алды, минем тормышымны җимерде. Әни белсәң иде миңа ничек кыен икәнен. — дип кенә бетерде, өйгә Зөлфирә белән Гөлфирә килеп керде. Фәймә апа аларга карап:
— Гамил дөресен әйтәме? Сез әтиегез турында ничек шулай әйтергә телегез әйләнде?
— Соң әти бит үзе, ул, ул, ул бит— дип Зөлфирәнең телләре тотлыга башлады, ул тагын нидер әйтмәкче иде, туктап калды, шул вакытта Фәймә апа йөрәген тотып идәнгә ауды.
Шәфкать туташы Руфия апа килеп:
— Әниегезгә инфаркт булган, тиз арада хастаханәгә илтергә кирәк — диде.
Күпме авыр кичерешләр, уйлар, фикерләр йөри, күпме сүз аркасында гаиләләр таркала. Нигә соң кеше турында сүз әйткәнче уйламыйбыз икән ахыры нәрсә белән бетәр дип? Язмышның ачы җилләре болай да йөрәкләрне өзеп үтә ,ә без үз кулларыбыз белән, уйлап сөйләгән сүзләребез белән кеше тормышын җимерәбез, аларның бәхетләренә аяк чалабыз. Кешенең бәхетле тормышыннан көнләшеп, аларга начарлык телибез. Кеше замана белән беррәттән үзгәрә бара. Нигә соң ак белән кара төсне аермыйбыз, гөнаһлардан курыкмыйча кеше рәнҗетәбез. Ә рәнҗеткән кешенең ачы күз яшьләре үзебезгә кире әйләнеп кайтыр дип уйламыйбыз да көтмибез дә. Тик ул күз яше җиде буын аша сиңа килеп җитә, безнең эшләгән гөнаһларыбыз өчен балалар, яисә оныклар җавап бирәчәген дә аңлап җиткермибез. Иң мөһиме үзебезгә тимәсен дип йөрибез.
Фәймә апаның хәле бик авыр булды, көч хәл белән генә җиңде ул үлемне. Гамил сарайдагы төрлекне башта күрше Салих абыйга карап торырга кушкан иде, тик әнисенең хәле яхшырмады. Шуңа да Гамил бөтен төрлеген сатып бетерде һәм әнисен Казанда яшәргә үгетли башлады. Бу хәле белән әнисенең өй эшләре белән шөгелләнүен теләмәде. Ә апалары белән туганлык җепләрен төбеннән өзеп, хәтта әниләренә шалтыратмаска кушты.
— Сезнең аркада әни үлсә, ике дә уйламый икегезне дә төрмәгә утыртам, бүгеннән сезнең әниегез дә, энегез дә юк — диде. Менә шундый хәлләр бер яктан туганлык җепләрен өзәргә мәҗбүр итте, хәзер инде Гамил белән Алсу арасындагы җепләрне өзәсе калды. Гамил эш, өй, хастаханә арасыныд юлын таптады .Аның Алсу янына килеп, үзен юкка корбан булуын әйтәсе килде. Тик нәрсә дип әйтсен ул аңа? Нәрсә дип янына барып керсен? Кеше күңеле нечкә кыл кебек шул, аны өзүе бик җиңел, тик кире ябыштырасы гына бик авыр.
Гамил үз уйларына бирелеп өйгә кайтты. Ишектән керүгә баланың кычкырып елаган тавышын ишетеп, тиз, тиз чишенде дә йокы бүлмәсенә керде. Күренеп тора бала күптән елый , кызарып беткән бите аша күз яшьләре агып, хәтта баш астындагы пелёнкасы да чиләнеп беткән. Гамил кызын кулына алып, Галияне эзләп аш бүлмәсенә чыкты. Галия исә үз шөгелен ташламаган, әлеге дә баягы ноушникларын киеп ноутбукта утыра иде. Гамил ачуы чыгып аның колагыннан ноушникларны йолкып алды да:
-— Галия син нишлисең? Син нишлисең дим? Мин кайтмаган булсам нәрсә була иде? Бала үкереп елый, син ишетмисең дә.
— Гамил мин ардым аңлыйсыңмы? Мин әле генә аны йоклаткан идем, ул тиз уяныр дип уйламадым.
— Галия мин сиңа ноутбукта утырма димәдем бит, бары баланы нигә елатасың? Нигә дип ул ноушникларыңны гына киеп куясың син әйт әле?
— Гамил сиңа рәхәт әйтәсе, мин көне буе бала белән, юам, пешерәм, бала карыйм, ардыра. Хәзер дуслар белән дә рәтләп аралашкан юк иде, менә бүген кереп карыйм дигән идем. Наушникларны балага тавыш ишетелмәсен өчен кидем.
— Синең тагын үз туксаның туксан. Бер колагыңа гына киеп була бит ул ноушникны, нигә дип дөньяңны онытасың син. Бар да бала белән утыра, сиңа шуның өчен ял бирелә, ноутбукта утырыр өчен түгел. Утыр син, тик чамаңны да бел.
Гамил сөйләшә, сөйләшә бутылкага смесь ясап балага бирде дә:
— Белмим сиңа бүтән нәрсә әйтеп була Галия, белмим. Сиңа чыннан да бала кирәк түгел, кирәк булса бераз карар, борчылыр идең. Син бит баланы тапканчы ук аннан баш тарттың. Ә мин җүләр өметләнеп йөрдем, янәсе әниләр хисе сиңа бәби тапканнан соң килер дип, тик мин ялгыштым. Мин югында ничек карыйсыңдыр, күз алдына да китерүе авыр.— дип Гамил йокы бүлмәсенә кереп китте.
Кызы Гөлчәчәк күзләрен йомып ала да, үзе нидер күзәтә кебек. Гамил кызының битеннән бармаклары белән сыйпап иркәләп:
-— Нәрсә эзлисең инде кызым? Әниеңнең бераз гына вакыты юк, курыкма ул син йокыдан торган төшкә яныңда булачак, әйдә, әйдә кызым бераз йоклап ал.
Гөлчәчәк күзен йомып ала да әтисенә карый, шунда ялгыш кына елмаеп та җибәрә кебек, аннары күзләре белән як яктан янә нидер эзли сыман, күзләрен йөртә.
-— Әй кызым, кечкенә генә булсаң да әниеңне эзлисеңдер инде. Ләкин ул дуслары белән аралаша, мин өйдә булганнан файдалана— дип үз үзенә уйлап куйды Гамил. Әкрен генә кулында тибрәтеп йөрткәч, Гөлчәчәк тә йоклап китте. Гамил аны яслесенә салып кире аш бүлмәсенә кереп:
-— Син әле һаман ноутбугында утырасыңмы? Галия баланың смесе бетә дип нигә әйтмәдең, мин эштән кайтканда алып кайта идем бит. Ярар хәзер үзең генә бар, урамда җылы, бераз һава суларсың. — дип Гамил өстәл өстенә акча куеп— Памперслар да алырга онытма.
Галия теләр, теләмәс кенә киенеп кибеткә китте. Гамил үзенә чәй ясап, өстәл артына утырды. Ноутбукны алып, Галиянең кем белән сөйләшкәнен карарга теләгән иде, ләкин ул аны ача алмады, чөнки аны ачар өчен парольләр җыярга кирәк икәне билгеле булды . Гамил ачудан парольләр җыеп карарга теләгән иде, ләкин аңа Миләүшә апа шалтыратты.
— Гамил улым нәрсә хәлләрегез ? Гөлчәчәк үсәме, бик еламыймы? Әле Галиягә шалтыраткан идем, телефоны гел занятый чыгара. Өйдә булса әйт әле миңа кире шалтыратсын, минем сөйләшер сүзем бар иде.
— Әби ул кибеткә киткән иде, кайтуга сиңа шалтыратырга кушармын. Үзеңнең хәлләрең ничек соң?
-— Нәрсә дип әйтим инде, нәрсәгәдер йөрәгем авыртып тора. Шул хакта сөйләшергә теләгән идем. Казан хастаханәсенә талон алган идем, бераз тикшеренеп алырга теләдем. Риза булсагыз мин сездә берничә кич кунар идем, уңайсыз булмаса.
— Әби син нәрсә инде, әлбәттә кил, без риза, син нәрсә белән киләсең соң, автобус беләнме, поездамы? Нәрсә белән килсәң дә миңа хәбәр ит, мин сине үзем килеп алам.
— Алланың рәхмәте яусын сиңа Гамил. Мин бик шат синең кебек егет минем кызымның ире булуына. Синнән дә яхшы ир таба алмас иде ул.
-— Мине мактама әби, минем шундый булуыма әти белән әни һәм Алланың рәхмәте генә мактауга лаек . Гафу ит әби, Гөлчәчәк бүген көйсез, тагын уянырга тели ахыры, ә Галиягә син шалтыратырга кушты дип әйтермен. Исән сау килеп җит, миңа шалтыратырга онытма . — дип Гамил телефонын сүндереп Гөлчәчәк янына керде. Тик бала бары төш күреп кенә тавыш биргән булып чыкты. Гамил аш бүлмәсенә кереп Галиягә шалтыратты, ләкин теге якта обонент башка кеше белән сөйләшә дип кенә әйттеләр.
Дәвамы бар.
Г.Галимова.