Дөньяларым —
Сихри гөл бакчасы,
Шау чәчәктә чагы гөлләрнең.
Чәчәкләрнең чәчләреннән генә
Сыйпап искән чагы җилләрнең…
Түтәлләрдә үскән гөлләр сыман,
Тамыр — җирдә,
Җирдә — терәгем.
Тормыш диңгезендә утрау сыман —
Атлантида сыман йөрәгем!
Күңелләрем җырга-моңга тулы,
Вәгъдәң барда җанда-нигездә!
…Хыянәтең
Вулкан булып атса,
Гарасатлар кубар диңгездә.
Җир айкалып,
Күк чайкалып калыр… —
Мәхәббәтсез дөньям — карурман:
Атлантида сыман югалырмын,
Атлантида сыман табылмам…
Син булмасаң, Җирдә таңнар
Сызылып атмас иде;
Җылы якка киткән кошлар
Әйләнеп кайтмас иде;
Умырзая бозны тишеп,
Кояшка бакмас иде;
Елгалар, диңгезләр эзләп,
Уралып акмас иде;
Шатлыклар булмас, җаннарны
Кайгы да кисмәс иде;
Мәңге яшел карагайлар
Тайгада үсмәс иде;
Мәңге Кояш тирәсендә
Әйләнмәс иде Җир дә;
Дөньяларда чәчләр чәчкә
Бәйләнмәс иде бер дә…
Син булмасаң, сагышлардан
Йөрәкләр янмас иде…
Булмасаң… тууларның да
Кирәге калмас иде…




