Литература
31 Января 2022, 07:00

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Утыз тугызынчы өлеш.Шәһәр һаман шау гөр килеп тора. Гамил бүген эшенә барып килергә булды. Ишектән килеп керүгә аны геройны каршы алган кебек каршы алдылар. Хәлләрне белешкәч Гамил Ренат белән генә калды.

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ
ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Утыз тугызынчы өлеш.
Шәһәр һаман шау гөр килеп тора. Гамил бүген эшенә барып килергә булды. Ишектән килеп керүгә аны геройны каршы алган кебек каршы алдылар. Хәлләрне белешкәч Гамил Ренат белән генә калды.
--Ренат нәрсә хәлләрен, синең миңа әйтергә берәр яңалыгын бармы?
— Барын бар, тик син ул яңалыкка шатланырсың дип уйламыйм.
— Сузма инде дустым, тизрәк әйт.
— Сиринне психик яктан тикшергәннән соң , анда чыннан да психик яктан үзгәреш тапканнар. Аны бары специализированный хастаханәгә генә җибәрәчәкләр.
— Ничек инде? Шулай тиз генә решать итә алганнармы?
— Ә нәрсә көтәргә соң Гамил? Аның нәрсә эшләгәне көн кебек ачык бит, качмаган да, эзләргә дә кирәкми.
— Шулай тиз хөкем чыгарырлар дип уйламаган идем мин .
-— Борчылма, ул аннан тиз генә чыга алмас. Минем бер танышымның әтисен, исерек килеш күрше хатынга пычак белән кадаганы өчен дә шунда җибәрделәр. Аны да не вменяемый диделәр иде, менә инде җиденче елын шунда үткәрә.
Гамил авыр сулап куйды . Әйе баласын үтереп, хатынын да аздан гына үтерми калса да, шул гына җәза. Ә Алсуның абыйсына нәрсә дип әйтергә? Алсуның әти, әнисе Сирингә бирелгән җәзаны ничек кабул итерләр? Сораулар, сораулар, сораулар. Ә Алсуга әле берни дә кирәк түгел. Ул көч хәл белән генә күзләрен ачып якты дөньяга карый , тәннәренең авыртуына чыдый алмыйча ыңгырашып ала. Ә иң авыры Мәхмүдә апага туры килә. Йөрәге сыкрап торса да, битенә аккан күз яшьләрен сөртеп кызына карап елмаерга тырыша. Җылы су белән аның битләрен юып ала, тәннәрен сөртә. Алсу гына берсүз дәшмичә ята, әйтерсең лә бөтен булган хисләрне , тойгыларны да ул оныткан. Әнисе нинди булсада кызык сөйләп куйса да, йөзендә бернинди дә үзгәреш күренми. Мәхмүдә апа аптырап табибка мөрәҗәгать итте :
-— Әйтегез әле, ул шундый булып калачакмы? Нәрсә булган аңа? Ул бит баласын югалтканын белә, нигә дип сорамый ул аның турында, минем балам кая дип? Нигә дип ул бернәрсә дә аңламаган кебек ята?
— Ә сез нәрсә дип уйлыйсыз? Ул бик зур кайгы кичергән, җитмәсә каты кыйналган, күрәсез бит ул нинди хәлдә ятканын. Ул әле бер аңлар, вакыт кирәк аңа, ишетәсезме, вакыт. Бераз түземле булыгыз, сез кызыгызга бик кирәк. Аның уй, тойгылары әле бер бәреп чыгар, менә шул вакытта нәрсә буласын бер Алла гына белә. Әйе менә шул вакытта ул бер авыр кичереш алачак, менә шунда безгә тагын аның тормышы өчен көрәшергә туры киләчәк.
— Әй Аллам, ниләр генә көтә инде аны? Ә ул төрелеп бетәрме?
— Нәрсә дип әйтим? Кеше үз гомере белән үзе идарәгә итә диләр, менә бу очракны мин аның турында дип әйтер идем. Әгәр дә үзендә көч табып яшәргә теләсә өмет бар, бары аның теләге генә булсын.
— Ә бернәрсә дә теләмәсә? Күрәсез бит ничек ятканын үзегез дә.
-— Теләмәсә, ...
гафу итегез, тик ул шундый булып калырга мөмкин .
-— Нәрсәәәә?
— Гафу итегез, ул бит бернәрсәгә дә реагировать итми, стимул кирәк. Ә ул баласын югалткан, дөресрәге яшәр өчен үзен бу дөньяда бернәрсә дә тотмый дип уйлый ахыры.
-— Ә мин, мин нәрсә?
— Апа җаным, сез бит әни кеше, менә ничек янасыз бала өчен, ә ул баласын югалткан һәм сәбәбен дә онытмагыз. Бар да Алла кулында апа.
Мәхмүдә апа кабат мең төрле уй ташкынында буталды. Үзе аңлап бетердеме, юкмы, ул кесәсеннән телефонын алып Гамилгә шалтыратты.
— Нәрсә хәлләр Гамил энем? Сине хастаханәдән чыккансың дип ишеттем, яраларын төзәләме?
-— Рәхмәт Мәхмүдә апа, Аллага шөкер хәзер яхшы. Үзегезнең хәлләрегез ничек? Сез Самат хакында сорарга телисездер инде? Мин хәзер Казанда, белешкәч сезгә хәбәр итәрмен.
— Энем гафу ит, тик сүз Алсу турында иде. Әйе Аллага шөкер синең яраларын төзәлгән, ә менә Алсуым ничек тә көйгә килә алмый бит. Энем әйтүем өчен кабат гафу үтенәм, тик бер үтенечем бар иде.
— Тыңлыйм сезне Мәхмүдә апа.
— Энем сез бик яратыша идегез, Алсу күзен дә синең исемеңне әйтеп ачканга гына әйтүем. ......
-— Мәхмүдә апа
— Мин монда, тик сиңа ничек әйтергә белмим.
— Мәхмүдә апа турыдан әйтегез.
— Синең хатының да бар инде, ләкин мин сорамый булдыра алмыйм. Энем бәлки син Алсу янына килеп китәрсең ә ? Бәлки ул, ул, синең тавышыңны ишетеп яшәргә көч табар. Кем белә инде, ана кеше баласы өчен бөтен нәрсәгә дә әзер була, өметләнә бит ул.
— Мәхмүдә апа сез кайсы палатада ятасыз, мин эшләремне бетерәм дә бераздан килеп җитәм. Әгәр дә минем килү булыша алса әлбәттә, мин бик шат булыр идем .
— Рәхмәт сиңа Гамил— дип Мәхмүдә апа үзен кая табып булуын әйтте .
Ә Гамил бөтен эшен ташлап Алсу янына ашыкты. Менә, менә ул Алсу яткан палата ишеге янында. Гамил ишек төбенә килеп , ишекне шакып, ачып җибәрде. Кечкенә генә бүлмәдә, бер үзе генә торган караватта Алсу ята. Алсуны күреп аның йөрәге өшеп китте. Ул әкрен генә Алсу яткан караватка таба атлады. Алсуның әле дә битләрендәге кара янып чыкканы бетмәгән иде. Шеш арасыннан бер күзе бөтенләй күренми кебек, ялгызы калган күзе белән тәрәзәгә карап яткан Алсу, әйтерсең лә бөтенләй дә Гамилне күрми, яки күрергә теләми шикелле. Аның бер кулын гипска чырнап , гәүдәсе буена сузып салганнар, ә ул икенче кулының бармаклары белән одеал читенә ябышкан. Гамил Алсуның бу хәләтен күреп куркып калды. Шунда ишек ачылып палатага Мәхмүдә апа керде дә:
-— Син килдеңме? Рәхмәт сиңа, ярар мин сезгә комачауламыйм— дип ул кире чыгып китте. Гамил Алсуның кулын тотты да:
-— Нәрсә хәлләрең минем энҗе бөртегем? Үзең минем белән бергә яшибез, тормыш алга бара, өйгә кайтырга кирәк дидең, ә үзең миңа карамыйсың да. Кая дөреслек әйт, кая? Мин сиңа үпкәлим әле, мине яшә дидең, өмет бирдең, үзең ятасың. Син миңа яшәргә көч биреп тора идең бит. Әйе икебез ике гаилә кордык, тик әле бу син минем яшәү чыганагым түгел дигән сүзме? Әйт, әйт миңа? Син үлсәң миңа нишләргә? Үтенәм яшәр өчен көч тап Алсу, көч тап.
Гамил күзеннән чыккан, бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен сөртеп алды да:
— Менә күрәсеңме синең Гамилең елый ук башлады. Мин бары әти үлгәч кенә елаган идем. Ир егет еламый , көчле ул диләр. Ә минем көчем бетсә нишләргә? Ничек итеп яшәргә? Син үлсәң мин дә үләм, әйе, бәлки әлегә синнән яшәп калырмын, тик ул яшәү булыр микән? Минем көчем бетәр, минем күңелем, минем йөрәгем синең белән бергә күмелер Алсу. Мин бары төре мәет кебек яшиячәкмен. Ярар үл, әйдә, минем күз алдымда үл һәм минем йөрәгемне хәзер үк тартып ал. Син әниеңне күрдеңме соң? Аның елый, елый күзләре шешкән, бөтен куллары кара янган уколлардан. Әйдә ул да минем белән бергә төре мәет булсын. Безнең төркемгә әтиең, абыең, тагын сине яратучылар җыелыр. Ярар синеңчә булсын ди, әйдә ят, бернәрсә дә күрмә, ишетмә. Әнә әниең башын ишеккә куйган да, син ишетелмәслек итеп елый, авызына йодрыгын куеп төшләп ала. Юк, ул аны авыртсын дип төшләми, йөрәге авыртуга чыдый алмыйча төшли, тавышы ишетелмәсен дип төшли. Аның да бөтен җире авырта, тик ул зарланмый, ул сине борчымас өчен хәтта сиңа күз яшьләрен дә күрсәтми. Ә син агач кебек ятасың, берни сизмисең, хәтта мин елаганны да күрмәдең. Җүләр инде мин, сиңа әйтүдән файда юк , син ишетмисең, дөресрәге ишетергә теләмисең Алсу. Ярар сиңа минем, туганнарыңның йөрәген яралау ошый икән ят, ят Алсу, рәхәт бит.
Гамил янә күз яшьләрен сөртеп алды да:
— Сау бул Алсу, мин китәм, бәлки бер очрашырбыз әле, тик төре мәетләр очрашмый диләр. Син монда төре мәет булып ятасың, ә мин синнән читтә төре мәет булып йөрермен. Гафу ит мине әгәр дөрес әйтмәсәм, гафу ит. — дип Гамил Алсуның кулын кулыннан ычкындырып китеп барырга теләгән иде:
— Гамил— дип Алсу аны туктатты. Гамил шатланып Алсуның күзләренә яшьле күзләрен төбәп:
— Алсуым минем, Алсуым бу дөньяга кире кайтты.
— Гамил мин сине ишеттем, ул сиңа рәхмәт, син ул миңа яшәргә көч бирдең.
Гамил Алсуга карап елмайды да:
---Мәхмүдә апага әйтергә кирәк, ул беренче шатланырга тиеш— дип ишеккә таба атлады. Ишек янында, коридорда урындыкта утыручы Мәхмүдә апа Гамилне күреп:
-— Рәхмәт улым минем теләгемне кире какмаганың өчен, син....
— Мәхмүдә апа Алсу, Алсу сөйләшә башлады. Барыгыз ул сезне көтә, ә мин китәм, сезгә комачауламыйм. — дип Гамил коридор буйлап башын иеп китеп барды. Менә шулай вакыт әкрен генә үтте. Алсу да әкрен генә төрелеп өйгә кайтты. Ә иң сөендергәне, Галия Гамилне шатландырып нәни кыз бала тапты. Үзенең әти булганын белгәч Гамил чыннан да бик шатланды. Ләкин шатлык кына бары аның өчен иде. Галия баланы бер генә дә тотып имезәсе килмәде, хастаханәдән кайтуга ясалма ашатуны дәвам итте. Ә Гамилгә сөтем юк иде дип алдады. Ә ике әби бәби карарга чиратлап булыштылар. Мулдан өстәл әзерләп туганнарын бәби чәенә кунакка чакырдылар. Берсеннән берсе матур теләкләр яуды аларга. Әйе яңа туган бала үзе күпме бәхет китерә бит ул. Балага Гөлчәчәк дип исем куштылар. Гамил исә кызын кулыннан да төшермәде. Буш вакыты булган саен өйгә ашыкты, нәни кызын назга күмәргә теләде. Нигәдер аңа үзенең кызында Алсу чалымнары бар кебек тоелды. Ул кызының нәни бармакларын тотып , берәм берәм аларны үбеп чыкты. Көннән көн аны күбрәк иркәләде, йоклаганда да мәче баласыдай кечкенә генә борынын селкетеп алуын, йокы аралаш елмаеп куюларын күзәтте. Ә сабый бала дөньяга тууга яшәргә тырыша.
— Гамил улым, гел бала янында торма инде, күз тидерәсең бит
— Әни ничек күз тисен инде, ул бит минем кызым.
— Әти әнидән күбрәк тия дә инде. Ярар, аннары карарсың, бар апаларыңа өстәлләрне күтәрешеп чыгарга булыш. Кызың еласа мин үзем карармын, Галия дә өйдә бит. Кунакклар китеп бетте, өстәлләр җыелды. Хәзер инде иртән апаларын озатып, үзләренең дә шәһәргә китәргә җыенасылары бар.
-— Галия үзеңә генә бала карарга кыен булса беразга авылда кал. Сиңа ике әни дә булышам дип торалар. Үзең нәрсә уйлыйсың?
— Минем шәһәргә барасым килә. Син бит үзең булышам дидең.
— Әйе әйттем, тик ул вакытта мин башка эштә идем бит, шулай да азга булсада сорап карыйм.
Гамил Галия белән сөйләшеп тә бетермәде, бүлмәгә Фәймә апа кереп:
— Улым үзең чыкмыйча булмас ахыры, апаларың сарыкларны карый алмый ахыры, чыгып киткәннәренә бер сәгать, әле һаман кермиләр, булыш инде үзләренә.
Гамил киенеп урамга чыкты, сарай янына килеп җитә башлаган иде, аның кесә телефоны шалтырады. Эш буенча шалтыраркач ул алмыйча кала алмады. Күпмедер вакыт сөйләшкәч, ул телефонын кесәсенә тыгып сарайга якынлашып ишеген ачырга теләде, ләкин апалары сөйләшкәнне ишетеп туктап калырга мәҗбүр булды .
-— Син нәрсә инде, Галия көннән көн аза, хәзер инде серегезне ачканны теләмәсәгез акча түләгез ди.
-— Чыннан да җүләр ул, нинди сер булсын ди безнең? Үз башың белән уйла әле, без бары аңа Гамилгә кияүгә чыгарга ярдәм иттек бит. Ул үзе гаепле әле Гамил алдында. Безне куркытып ята, ә без әйтсәк Гамилгә ул нишләп беткәнне?
— Шулай да бит, ул үзе Алсу турында ниләр сөйләп йөргәнен оныткан ахыры, безгә сүз әйтүдән ни мәгънә? Безнең куркырлык бер генә дә гаебебез юк.
-— Бар шул, бар, минем гаебем бик зур шул. Минем аркада Алсу Гамилне ташлады бит, минем аркада. Ул мин аларның араларын өзүче, мин.
— Нәрсә ?? Нәрсә эшләдең син? Мин ярар инде бары котыртып йөрдем, аны начар сөйләргә булыштым Галиягә, ә син, син нишләдең?
Гамил әздән генә апалары янына бәреп кермәде, тик алар нишләгәнен белү теләге көчлерәк иде шул.
Дәвамы бар.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас