Литература
28 Января 2022, 08:00

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Утыз сигезенче өлеш.Бу нәрсә тагын? Әллә ишетелде генәме? Юк, юк, Гамил аткан тавышны гына аера ала әле. Гамил ике дә уйламыйча клуб ягына китте. Клубка якынлашкан саен күбрәк кычкырган тавышлар ишетелде. Әйе, әнә клуб артында, берничә машина каршысында бер төркем кешеләр җыелган. Алар нәрсәгәдер кычкырышып сөйләшәләр.

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ
ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Утыз сигезенче өлеш.
Бу нәрсә тагын? Әллә ишетелде генәме? Юк, юк, Гамил аткан тавышны гына аера ала әле. Гамил ике дә уйламыйча клуб ягына китте. Клубка якынлашкан саен күбрәк кычкырган тавышлар ишетелде. Әйе, әнә клуб артында, берничә машина каршысында бер төркем кешеләр җыелган. Алар нәрсәгәдер кычкырышып сөйләшәләр . Кемгәдер сугалар да ахыры, ахылдаган тавышлар чыга. Гамил җыелган ирләр төркеме янына килеп җитте дә:
-— И что шумим молодые люди?
Шунда ирләр арасыннан берсе:
— О безнең мент кайткан. Нәрсә Казаныңнан куып кайтардылармы әллә?
Бу тавышны Гамил мәңге онытмас кебек, чөнки бу тавыш кечкенәдән үк бергә уйнап үскән Рифкат тавышы иде. Ләкин Гамил үз сүзендә торды:
— Аңламыйсыз икән мин кабат сорыйм, җитмәсә күбегез үзебезнең авылныкылар булгач, нәрсә бүләсез? Кем атты?
Шунда читтән килгәннәрнең берсе:
— Анысы сиңа не касается, слышь ты мент, иди куда шёл.
— Мин башкаларны белмим Рифкат, күрүемчә син монда главный, шуңа синнән сорыйм, бу нинди тавыш? Әнә болында, кырда, югыйсә кеше күрми торган җирдә тавыш чыгарыгыз. Нигә дип авыл халкын куркытасыз, җитмәсә атышып уйныйсыз? Нигә авыл халкын борчыйсыз сез? Рифкат синең дә әти әниең бу авылныкы бит, алар нәрсә уйлар, бердә ул турыда уйламыйсыңмы син?
Гамилнең әйтеп бетерүен көткән кебек теге ир кабат:
— Син егет не понял что ли? Хлебало своё закрой, а то нечем будет жевать. — дип сакал мыек баскан, 30--35 яшьләр тирәсендәге ир - ат Гамилнең каршысына ук чыгып басты да:
-— Иди отсюдова, тебя сюда не приглашали.
— Хорошо я пойду, только отдайте свой пистолет, нечего в деревне махатся оружием. Не дай бог ещё кого небудь заденете.
— Слышь ты,— дип теге әдәм Гамилнең борын тебенә үк килеп:
— Что героем себя возомнил что ли, а так тебе нравится? — дип бер кулы белән Гамилнең чикәсенә пистолетын төрәде, икенче кулы белән аның якасына ябышты.
— Барон не трогай его, наши тёрки его не касаются. —дип Рифкат Гамил белән теге әдәм янына килеп басып:
— Я сказал не трогай его, бери зачем приехал и вали отсюда.
Барон белән бергә килгән берничә әзмәвердәй ир- атлар Гамил белән Рифкатне әйләндереп алдылар. Ә калганнары бер адым ясарга куркып басып калдылар. Барон дигәне бер Гамилгә, бер Рифкаткә карап:
— Может тебя прикончить Риф, и карточный долг спишется. А как тебе такая идея? А твой друг посмотрит как ты подыхаеш. — дип, хәзер инде Рифкатнең күкрәгенә писталетын төбәде. Яхшы гына исерткеч эчемлек кулланган Рифкат психланып тегенең кулына сугып җибәрде. Барон кулыннан пистолет төшмәсен дип ялгыш курокка басты, көчле аткан тавыш бөтен авылны яңгыратты. Барон кисәктән генә борылып, пистолеты белән Рифкатнең яңагына каты итеп сугып җибәрде дә:
-— Быстро все в машину— дип, бөтенесе дә машинага төялде дә, машинага төялде.. Рифкат исә җирдә яткан Гамил янына ауды. Разборкага килгән ,,кунаклар" китеп бардылар, алар китүгә куркудан басып торган егетләр Гамил белән Рифкат янына килделәр. Кайсысы ашыгыч ярдәм чакырды, кайсысы шәфкать туташы Руфия апага шалтыратты, кайсысы җирдә яткан Гамил белән Рифкат янында нишләргә белми бөтерелделәр.
Табигатьнең матурлыгын, аның нинди хискә ия булуын, зур хисләргә , тойгыларга бай кеше күбрәк аңлыйдыр. Менә Гамил дә ап — ак чәчәкләргә күмелгән болын уртасында ятып тора. Төрле яктан балалар көлгән тавышлар ишетелә. Зәңгәр күк йөзе ачык, вакыты белән ак мамыктай болытлар үтеп китә. Балалар тавышына кушылып кошлар да сайрый башлады. Яшел чирәмнең хуш исе борынны көтекли. Менә кисәктән кошлар тавышын алыштырып чикерткәләр чекерди башладылар. Ул гына да түгел, Гамилнең ачуын китереп борынына кунган чебенләр безелдәп тора бит. Гамил яткан җиреннән торып утырды. Чыннан да аның яныннан ерак түгел генә биш алты бала уйнап йөри. Берсеннән берсе кечкенә балалар шатланып уйныйлар, көләләр. Кечкенә генә , сары чәчле, күктәй зәңгәр күзле кыз бер күбәләк артыннан куып йөри. Менә күбәләк курыкмыйча аның кулына кунды. Кыз шатланган гына иде, бер шомырт кара чәчле, кара күзле малай кыз янына килеп , күбәләкне куркытып җибәргән иде:
— Улым алай ярамый бит, ул кыз әле кечкенә, ә син аны кыерсытасың, улым ярамый, тимә аңа, уйнасын— дигән тавыш ишетелде. Бигрәк тә йөрәккә үтә торган тавыш. Үзенә генә хас, , тыныч тавыш аңа бик таныш кебек булды. Гамил җирдән торып басты да, таныш тавыш ишетелгән якка каранды. Әйе, әйе, печән чүмәләсе өстендә аның Алсуы утыра. Гамил шатланып:
— Алсу, Алсу— дип аның янына ашыкты. Ә Алсу Гамилне күреп:
— Син нишләп йөрисең монда?
-— Сине күрергә килдем, ярамыймы?
— Гамил бәгърем сиңа минем яныма килергә иртәрәк әле .
— Аңламыйм, нәрсә иртәрәк?
-— Гамил сиңа бу җиргә килергә иртәрәк.
— Ә сиңа, сиңа иртәрәк түгелме?
— Гамил үтенәм кит, аннары соң булмасын. Зинһар өчен өеңә кайт.
-— Ә син нигә кайтмыйсың?
Алсу чәчәкләр арасында йөргән теге кара чәчле малайга башы белән генә ымлап күрсәтеп:
-— Мин ничек итеп аның үзен генә монда калдырыйм соң?
— Үзе генә түгел бит , әнә ничәү алар, берсенең дә әнисе юк яннарында.
— Шулайдыр, тик ул гына миңа яшәргә көч бирә иде, мин аны үзен генә монда калдырам икән, алга таба ничек яшәргә соң?
— Алсу ул синең яшәү чыганагын булган, ә мин, мин кем синең өчен ? Үтенәм син дә минем белән кайт, син, син минем яшәү чыганагым, син минем белән кайтмасаң мин ник кайтырга тиеш? Син ул миңа яшәргә көч бирәсең, син әле бәхетле булырсың, ышанасыңмы миңа?
-— Әйе, ышанам, тик шулайда син монда калырга тиеш түгел.
— Син кайтмасаң мин дә кайтмыйм.
Алсу уйланып утырды да:
— Ярый Гамил әйдә бергә кайтабыз, бир кулыңны.
Гамил Алсуның кулын кулына алды, ләкин Алсуның кулы шул хәтле салкын иде, хәтта Гамилнең кулын өшетеп җибәрде. Гамил элекке кебек үз сулышы белән Алсуның кулын җылыта башлады. Алсуның бит урталары алсуланып китте һәм ул кисәктән генә Гамил дип кычкырып җибәрде дә күзен ачты. Шул ук мизгелдә район хастаханәсендә Гамилнең дә күзләре ачылды. Бәхеткә каршы Гамилнең ярасы бик куркыныч түгел булып чыкты. Ике көн дигәндә ул реанимация бүлегеннән аерым палатага чыкты. Аның күңеле күтәренке иде, чөнки ул төшендә генә булса да Алсуы белән бергә иде. Үзенең төше Алсуга кабат яшәр өчен көч биреп, бу дөньяга кире кайтырга булышканын ул белми иде шул .Гамилнең аңга килүен белүгә полиция хезмәткәрләре килеп тә җитеп, нәрсә, ничек булуын сорый да башладылар. Гамил нәрсә искә төшкәнен сөйләде дә, ахырдан:
— Мин клубка килеп җиткәч үк нигәдер машиналарга ихтибар иткән идем һәм аларның номерларын бик яхшы хәтерлим. — дип, хезмәттәшләренә машина номерларын әйтте дә— Ә Рифкат, аның хәле ничек?
— Аңа бернидә булмаган, хәтта хастаханәгә дә яткырмадылар. Тик ул да бар белгәнен сөйләп, аның ярдәме белән , без инде берничә егетне кулга да алдык. Бары Барон кушаматлысы каядыр китеп югалды, аны әлегә эзлиләр. Шунысы кызык , сиңа һөҗүм ясаучыларны тотып ике куянны бергә аттык.
-— Ничек инде?
-— Линар абыйны да кыйнаучылар, сиңа һөҗүм ясаучылар булып чыкты. Линар бер бизнесмен белән ферма бүлә алмаганнар, тегесе исә аны куркытыр өчен кешеләр яллаган. Тик менә куркытып, бераз гына кыйнарга кушса да, тегеләр чамалап бетермәгәннәр көчләрен, алар арттырып җибәргәннәр. Менә шулай дустым, ә кыйнарга заказы бирүченең исемен бары тик Барон белгән.
-— Менә монысы яхшы хәбәр, Галия дә шатланыр инде, әтисен кыйнап үтерүчеләр кулга алынганны белгәч.
-— Син герой, синең күзеңне ачканны көтүчеләр саны бик күп, анда коридорда озын чират басып тора — дип көлеп, тикшерүче бүлмәдән чыгып китте . Ул чыгуга бүлмәгә Фәймә апа белән Галия керде. Хәлләр сорашкач Гамил соңгы яңалык турында әйтеп:
— Менә Галия әтиеңнең үлеме өчен дә җавап бирәчәкләр һәм үз җәзаларын алачаклар. Хәзер инде тынычлана аласың.
— Рәхмәт Гамил, менә бит, теләмәсәң дә ул ятсызларны тотуда үзең дә катнашканыңны сизми дә калдың. — дип елмаеп куйды Галия, аннары — ярый мин чыгам, су да эчәсем килә, монда бик тынчу һәм дару исләре кысасымны китерә, үпкәләмә инде ярыймы, ә сез гөрләшеп алыгыз — дип Галия коридорга чыгып китте .
Ул чыгып китүгә Фәймә апа:
— Улым, балам, белсәң иде ничек куркытканыңны?
— Әни бар да яхшы бит, бик куркырлык әйбер юк диде табиб. Бары канны күп югалтканмын, шуңа гына аңсыз ятканмын. Үзең ничек соң әни ? Йөрәгеңне каты авырттырган өчен гафу ит.
— Син нәрсә инде? Мин синең әниең, бөтен әни шулай борчыла инде ул..Аллага шөкер хәзер әйбәт, бик куркыттың иде бит. Хәзер син дә төреләсең, мин бик шатландым улым күзеңне ачкач. Әй Аллам, Галия югында әйтим әле, Алсу, Алсу да аңга килгән ди. Иң беренче синең исемеңне кычкырган, аннары гына күзен ачкан диде Мәхмүдә апаң. Ул миңа үзе шалтыратып әйтте, әле генә синең яныңа керер алдыннан. Улыңа рәхмәт әйт, аның Алсу турында уйлавы, кызымның әле дә сүнмәгән мәхәббәте аңа яшәргә көч биргән. Аның исемен әйтеп кызым комадан чыкты диде.
Гамил әнисенә нәрсә әйтергә белми уйланып торгач:
-— Юк әни, моның булуы мөмкин түгел, Алсу, Алсуны мин чыннан да күрдем әни. Мин аның белән төшемдә очраштым әни, сиңа да яшәргә кирәк дидем. Ул башта тыңламады, кулыңны бирсәң бергә өйгә кайтабыз диде. Аннары мин күземне ачтым әни, ул бит бары төш кенә иде дип Гамил әнисенә төшендә күргәнен сөйләде. Фәймә апа улының башын сыйпап алды да :
— Сез улым оҗмах капкасы янында очрашкан инде, икегез дә үлем белән көрәшкән вакытта очрашкан. Алланың рәхмәте сезгә оҗмах капкаларын ачырга теләгән булган, тик нигәдер тагын бер өмет биргән, шуңа да сезне кире җибәргән дип уйлыйм. Ә менә анда нәни балалар күп булуы гына җанны телгәли.
— Әни, әни, нинди өмет турында әйтәсең? Әйе Алсу хәзер Сириннән котыла, тик мин өйләнгән әни, мин өйләнгән һәм бала белән Галияне мин калдырмыйм.
— Белмим улым нәрсә сиңа әйтергә дә. Ярар күз күрер, иң мөһиме сиңа хастаханәдән төрелеп чыгарга кирәк .
Тормыш тәгәрмәче әкрен генә тәгәри бирде. Гамил хастаханәдән чыккач әлегә авылда яшәргә калды. Галиягә бик ышап бетмәсә дә, ире төрелеп беткәнче, теләсә, теләмәсә дә аңа да авылда калырга туры килде. Шунысы шатландыра, ниһаять ул әнисе янына еш барып кич куна башлады. Бары аның гел ноутбукта утыруы гына Гамилгә ышап бетмәде.
-— Галия мин сиңа дусларың белән аралашма димим, тик синең гел ноутбукта утыруын үзеңә генә зыян сала бит. Алай гына да түгел, корсагыңны кысып утырып балага да зыян тияргә мөмкин. Ә күзләрең хакында әйтеп тә тормыйм инде.
— Хәзер бәйләнергә сүз эзлисеңме инде? Өйдә утыра башлагач күп күрә башладыңмы? Уф кайчан гына эшкә чыгасың икән?
-— Тагын бер айдан Галия, тагын бер айдан. Мин бит эшкә чыгам, ә син бәби алып кайтасың, нигә мине эшкә куасың? Үзең бәби карарга булышырсың дисең, аңламыйм сине, син киресенчә миңа ялларны күбрәк бирсеннәр иде дип теләргә тиеш.
— Ноутбукта утырган өчен бәйләнгәнгә генә әйттем иде. Соң нишлим, болай гына вакыт үтми, ә ноутбукта дуслар белән аралашам да вакыт үткән сизелми.
— Ярар бүтән дәшмәм. Иртәгә Казанга барабыз, бер, ике көн анда булырбыз, минем эшкә дә барып киләсем бар— дип Гамил бүлмәдән чыгып китте .
Дәвамы бар.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас