Литература
26 Января 2022, 13:00

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Утыз алтынчы өлеш.Ике ана утыра, икесенең ике уй, ике кайгы. Йөрәгенең һәр күзәнәге өзгәләнә аларның, әрнүләренә чыдый алмыйлар. Тик әни кешегә көчсез булырга ярамый. Ул баласы өчен күз яшьләрен яшереп, йөрәк әрнүләре аша елмаерга тиеш. Менә Мәхмүдә апа да әкрен генә урыныннан торып коридорга чыкты. Закир абый да хатынының бу халәтен күреп куркып калды.

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ
ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ
Утыз алтынчы өлеш.
Ике ана утыра, икесенең ике уй, ике кайгы. Йөрәгенең һәр күзәнәге өзгәләнә аларның, әрнүләренә чыдый алмыйлар. Тик әни кешегә көчсез булырга ярамый. Ул баласы өчен күз яшьләрен яшереп, йөрәк әрнүләре аша елмаерга тиеш. Менә Мәхмүдә апа да әкрен генә урыныннан торып коридорга чыкты. Закир абый да хатынының бу халәтен күреп куркып калды.
-— Мәхмүдә син ничек?
-— Ярый, ярый, син нәрсә булганын белдеңме?
Закир абый Шамилгә карап алды да, башын түбән иеп:
-— Әйе, кода сөйләде.
-— Безгә Алсуны күрергә рөхсәт итерләр микән?
-— Белмим, белмим, ул бит әле операциядән соң чыкты гына, хәзер реанимация бүлегендә ята.
-— Мин бер күзем белән генә, бер күзем белән генә карар идем.
Мәхмүдә апа күзләреннән чыккан күз яшьләрен тоеп кала алмады. Шул вакыт яннарыннан үтеп баручы шәфкать туташын туктатып, бер мизгелгә генә кызын күрергә теләвен әйтте. Тегесе башта юк дисә дә, ахырдан табиб белән сөйләшеп, бер минутка булса да керә алырсыз дип әйтеп китеп барды. Шәфкать туташы кире килгәнче, бөтенесе дә ул киткән яктан күзләрен дә алмыйча карап тордылар. Ниһаять шәфкать туташы килеп , ,,Бер генә кеше һәм биш минутка гына кереп чыга ала" диде. Күз яшьләрен сөртеп, үз үзен кулга алып, Мәхмүдә апа шәфкать туташы артыннан иярде. Менә, менә аның баласы меңдә бер проводалар арасында ята. Үзен яшь баланы төргән кебек , ап— ак биләү кигезгәннәр диярсең. Ап— ак бинтларга чырнап бетергәннәр. Ә ак биләүләр өстенә кып кызыл чәчәкләр төшерелгән сыман кып кызыл кан эзләре. Мәхмүдә аздан гына егылмады, ул карават читенә тотынып калды.
Мин утырам балам яннарында,
Ач балам, ач син күзеңне,
Нигә генә мине тыңламадың ?
Ник ачмадың соңгы сереңне?
Син ятасың, балам, хәзер күрәм
Әллә кемгә йөзең охшаган,
Бөтен тәнең, хәтта бармакларың
Әйтерсең лә актан тышлаган.
Оныгымны тотып кулларыма,
Балам диеп әйтә алмадым,
Кызым сине балаң белән бергә
Гафу итче саклап калмадым.
Тор син балам ач күзләреңне,
Әнкәң дәшә сиңа ялынып,
Кулларымны күтәреп, күккә карап
Бер Аллама утырам табынып.
Я Раббым исән калдыр баламны,
Ал син мине, ал син җәлләми,
Яшәсен балам, кешегә бәхет өстәп
Ә миннән файда юк бит әлләни.
Әйе, үз балаңның үлем белән көрәшүен күрәсе бик авыр. Язмыш дигәне дә кешеләргә ачы сагышлар биреп , зур сынаулар аша чыгара шул. Алсуны да әле тиз генә реанимация бүлегеннән чыгармыйбыз, ким дигәндә дә ике өч атна үтәчәк, монда саклап басып торудан мәгънә юк , ә үзгәреш булса хәбәр итәрбез дип, туганнарын өйләренә кайтарып җибәрделәр. Әйе кайтырга, ләкин үзләре белән , аваз да салырга өлгермәгән кечкенә баланың үле гәүдәсен алып кайтып китәргә кирәк. Ә бу тагын да авыр, тагын да үзәк өзгеч хәл. Мәхмүдә апа баланы, һич югы хәзер минем итәгемдә булсын дип, итәгенә куеп кайтты. Аның йөрәге төткәләнде, күзләреннән аккан күз яшьләре, баланы төргән юрганны югешләтеп бетерде. Бу гаиләләрнең ачы язмыш җибәргән сынауларын, бары үзләре шундый әрнүле кичерешләр аша үткән кеше генә аңлый ала.
Авыр кичерешләр, хәбәрләр Гамилгә дә барып җитте. Эшенә барып, эшләгән бүлмәсенә керүгә, аның белән бергә янәшә эшләүче Ренат:
-— Гамил сәләм, син яңа сводкаларны укыдыңмы әле? Менә бит нинди әдәм актыклары бар, кичә кич соң гына, шушы көннәрдә бала табырга җыенган хатынын үтергәнче кыйнаган бер ир. Кстати, анда ул сезнең авылныкы дип язылган дип күрдем мин.
Гамил аңламыйча:
— Безнең авылда булганмы ул хәл?
— Юк инде, хатынының да, иренең дә паспортларында сезнең авылныкы дип язылган дип аңладым.
-— Кемнәр икән? Андый кеше кыйнаучы безнең авылда юк, белмим, белмим.
Әле һаман да Гамил аңлап бетерә алмады. Ренат дустына карап:
— Соң сводкаларга, сводкаларга кара инде, паспортный данныйлары бар анда. — дип, Гамилгә таба кабынган компьютерны борды. Гамил компьютерда язылганны укый барды, аның йөзе үзгәрде. Кисәктән генә стенага таба борылып, йомарланган кулы белән стенага суга башлады. Ренат аның кулын тотып калып:
-— Син нишлисең дустым? Ул сиңа кем?
Гамил берсүзсез урындыкка утырып, күзләрен йомды да, тыныч кына утыра бирде. Аның башына әллә нинди уйлар керде. Алсу, Алсу, аның Алсуы үлем белән көрәшә. Ә Сиринне ул үз куллары белән бәреп үтерер иде. Гамил урыныннан кисәктән генә торды да, бүлмәдән чыгып китәргә теләде, тик аны Ренат туктатып калды:
-— Син кая барасың? Безнең биш минуттан совещание бит.
Хәзер инде Гамил йодрыгы белән ишеккә китереп сукты. Ренат кабат Гамилгә карап:
— Нәрсә булды соң?
-— Ренат ул минем беренче мәхәббәтем иде. Әйе мин аңа өйләнмәдем, шулай да аның бу бәләгә эләгүе минем йөрәгемне актарып чыгарды. Мин хәтта дошманыма да андыйны теләмәс идем.
-— Аңлыйм сине, тик аның хәле хәзер яхшыргандыр, әнисенә шалтыратып сора, ул барысын да беләдер.
— Ничек дустым, ничек? Нәрсә дип сорыйм мин аннан? Белмим ничек белергә дә.
-— Ә башка туганнары?
— Әйе, әйе, абыйсы, миндә абыйсының телефон номеры бар. — дип Гамил ашыга , ашыга Саматка шалтырата башлады.
---Исәнме Самат, гафу ит борчыган өчен. Уңайсыз да инде сорарга, тик шулайда.....Әйт әле Алсуның хәлләре ничек? Ул җайланамы?
Самат әтисе сөйләгәннәрне бәйнә -бәйнә сөйләп бирде дә :
-— Менә шулай Гамил, мин дә сорыйм әле, ә Сирингә нәрсә була хәзер? Әйт нәрсә була?
Гамил тынып калды , бераз уйланып торгач:
— Миннән генә торса, мин үлем җәзасын бирер идем. Юк шул, аңа хөкем карарын суд чыгара.
-— Анысын да аңлыйм мин, тик күпме, күпмегә утырталар аны?
-— Уннан да ким булмас дип уйлыйм, тик.....
Гамил сүзен әйтеп бетерми уйга калды.
-— Нәрсә тик Гамил , нәрсә тик?
— Тик ул аек булган, шуңа да аның психикасын тикшереп, бары дәваланырга гына җибәрергә мөмкиннәр Самат.
-— Нәрсәәәә?
-— Бемим Самат, бу бары уйлар, хәлемнән килсә мин үзем аны атып үтергән булыр идем .
-— Мөмкин булса син миңа нәрсә булганын, тикшерү барышын әйтә аласыңмы?
-— Дөресен әйткәндә мин әйтергә дә тиеш түгел, ләкин сиңа әйтәчәкмен Самат борчылма гына.— дип Гамил телефонын куйды.
Менә ул тәрәзә янында басып торган дустына карап:
— Ренат әйтүен әйттем, син ишетеп тордың бит, ә каян белә алам мин нәрсә булганын? Тикшерү эшләрен башка район алып бара .
— Син борчылма, ул эшне алып баручы отделда минем дустым бар , анардан сорап белешермен һәм сиңа әйтермен.
-— Бик зур рәхмәт сиңа дустым.
Бүгенге көн Гамил өчен бик авыр үтте. Нәрсә генә эшләсә дә, нәрсәгә тотынса да Алсу турындагы уйдан арына алмады. Кич җиткәндәрәк ул әнисенә шалтыратты.
— Нихәл әни? Нишлисең? Нинди яңалыклар бар?
— Әй улым бездә нәрсә генә юк— дип әнисе авыл хәбәрләрен сөйләп үтте, ахырдан гына:
-— Улым Алсуның баласы үле туган бит, бүген алып кайтканнар баланы, иртәгә күмәләр ди. Мәхмүдә апаң балам баласы бер кич булса да янымда торсын дип, бик өзгәләнә ди. Мин дә Галиябез өчен бик борчыла башладым.
— Әни Галия өчен борчылырга урын юк , ә Алсу......Әни Алсуны ире бик каты кыйнаган бит, үтенәм әни, авылда ул хакта белмиләр, сүз синнән чыкмасын, бу бик мөһим. Алсу бик җәл әни.
-— Син нәрсә улым, шушы яшькә җитеп кеше сөйләгәнем булмады, җитмәсә бу сабый балага кагыла. Әй Аллам, фәрештәләр канаты астында, оҗмах түрләрендә генә булсын урыны.
— Әни син нәрсә сөйлисең инде, ул сабый бала гына, оҗмахта булмыйча урыны кая булсын? Аның бер гөнахысы юк бит. Ярый әни, без яңа елга кайтабыз дигән идек, ләкин Алсуның шундый хәлдә ятуы...... белмим әни, ничек бәйрәм итеп утырып була?
— Улым......
Фәймә апа нидер әйтергә теләгән иде, Гамил аны туктатып:
---Әни әллә ниләр уйлама, мин бары Алсу өчен борчылам гына. Чыннан да үзәк өзгеч хәл бит.
-— Шулай улым, әнисенә Алланың рәхмәте түземлек бирсен инде. Ярар улым бәйрәмгә йөрмәссез, өйдә генә утырырбыз улым, кайтыгыз, кайт, Галиядә авылдагы чиста һаваны сулап китәр.
— Әни ярар уйлармын, ә хәзер телефонны сүндерәм, өйгә кайтам, Галия көтәдер.
Ниһаять Гамил өйгә кайтып җитте. Ишекне ачып кергәч, өйдәге тынлыкка аның исе китте. Ул Галия өйдә юк дип, өс киемен салып элгечкә элде дә аш бүлмәсенә таба атлады. Ноушникларын колагына куеп, ноутбукта утырган Галия Гамилне күргәч әллә нишләп китте. Тиз генә ноутбукның капкачын ябып:
-— Алла, куркыттың бит.
— Ә нишләдем әле мин куркырлык?
Галия аптырап башта нәрсә әйтергә белмәде, аннары:
-— Соң әкрен генә кердең бит.
-— Галия мин әкрен кермәдем, ә син колагыңны томалап утырасың. Син бит үзең генә өйдә, нигә дип ноушниклар кидең аңламыйм мин сине.
-— Син өйдә чакта сине борчымас өчен киеп утыргач привычкага әйләнде. Ярар дапрос алма әле, әйдә ашатам, кулларыңны юып кил.
Гамил кулларын юып, өстәл артына килеп утырды да:
-— Әни яңа елга бергә утырыйк әле , кайтыгыз диде.
— И как ты это представляешь?
-— Ничек инде как? Әни, син, мин.
— И нәрсә эшлибез инде, әни янында ни биеп булмый, бәйрәмме инде ул? Юк, юк, тагын бер кат юк. Дуслар белән сөйләшәбез дидек бит инде.
Гамил көлеп куйды да:
— Ә син үзең биеп гулять итүне ничек күз алдыңа китерәсең ә ? Әнә корсагың борыныңа җитеп килә бит.
-— Җитсә соң, мин бит әле селкенә генә алам. Аннары мин сиңа телләп әйткән идем, миңа әлегә бала кирәкми дип. Әйт нәрсәгә инде ул бала, әйт? Беркая да барганыбыз юк, гел кыстыра, мин ул бала аркасында авыруга әйләндем, хәлемнән килсә хәзер үк алып атар идем— диюен Галия аңламый да калды. Гамил кулына тоткан кашыгын өстәлгә бәрде, аздан гына Галиянең яңагына сукмады.
-— Син нишлисең Галия? Мин инде балабыз булуга күндең дип торам. Син хәзер үк баланы сүгәсең, үзеңнең хәләтеңә аны гаеплисең, ул тугач нишләрсең син? Әниләрнең йөрәкләре башкача тибә башлый, үзләренең әни буласыларын белгәч, алар башкача уйлый, башкача фикер йөртә башлыйлар, әни булырга әзерләнәләр— дия иде әни, апалар бәби көткәндә. Ә син үзеңнең балаңа шундый сүз әйтәсең Галия. Син нинди ана булырсың икән?
-— Яхшы әни булырмын, борчылма хастаханәдә калдырмам. Кешегә әйтәсе җиңел, үзең кыса -кыса авыр корсак күтәреп йөреп кара әле, нишләрсең икән? Бернинди дә түземлеген җитмәс иде, күптән корсагыңны төшерергә чаптың иде. Сөйләп утырасың тагын. Бөтен настроениене төшереп.
-— Әле күңелең бик күтәренке иде мин кайтканда, күңелең дә төшкән дип әйтмәс идем, бик елмая идең. Түземлеге бөткән кеше нишләргә белми йөридер ул. Кем белән күңелең күтәрелде соң синең, бөтен нәрсәне онытып ноутбукта утырасың, кысасың да килми иде әле— дип Гамил өстәл өстендә торган ноутбукны үзенә таба борырга теләде. Галия тиз генә ноутбукны кырыйгарак төртеп куйды да:
— Кем белән сөйләшим инде, дус кыз белән аралаштым, үзенең ял итеп кайтуын сөйләде. Ә син җенләнеп утырма, аша — дип Гамилгә башка кашык алып бирде.
Дәвамы бар.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас