Все новости
Литература
24 Января 2022, 12:00

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Гамилнең сүзләренә аптыраган Закир абый:-— Ничек инде?-— Керергә ярыймы дип сорадым бит, ул хакта ишек төбендә сөйләшмәс идем.— Ярый кер әйдә — дип Закир абый Гамилгә өйгә керер өчен юл бирде дә, аның артыннан ук ишекне ябып:-— Мәхмүдә, Мәхмүдә безгә кунак килгән.

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ
ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Утыз өченче өлеш.
Гамилнең сүзләренә аптыраган Закир абый:
-— Ничек инде?
-— Керергә ярыймы дип сорадым бит, ул хакта ишек төбендә сөйләшмәс идем.
— Ярый кер әйдә — дип Закир абый Гамилгә өйгә керер өчен юл бирде дә, аның артыннан ук ишекне ябып:
-— Мәхмүдә, Мәхмүдә безгә кунак килгән.
Мәхмүдә апа Гамилгә каршы чыкты, кунакның кем икәнен белеп куркып калды.
— Исәнмесез Мәхмүдә апа, сезне борчуым өчен гафу итегез , тик мин сезгә әйтергә теләгән сүзләрне сезнең белергә хакыгыз бар дип уйлыйм. — диде Гамил.
-— Ә нәрсә турында сүз бара энем?
Закир абый кулы белән ишарә ясап Гамилгә утырырга кушып:
— Чыннан да синең нинди сүз әйтәсең бар? Безнең нәрсәгә хакыбыз бар инде?
— Закир абый белмим ничек итеп башларга да, мин әйтәсе сүзләр үткәннәргә кагыла һәм сезгә бик ошап бетмәс. Шунысы да бар, мин сөйләгәннәр буенча без Саматның кеше кыйнауда гаебе юк икәнен раслап, аңа чиста документлар ясатып буласын да өсти алам әлегә.
-— Сөйлә әйдә тизрәк, бик кызык булып китте әле энем, тыңлыйбыз.
Гамил мунча эчендә ишеткәннәрне бәйгә -бәйнә сөйләп бирде дә— Менә шундый хәлләр Мәхмүдә апа, теләсәгез Самат миңа шалтыратсын, мин аңа суд аша аклана торган кәгазьләр алып бирергә булышам. —дип Гамил Мәхмүдә апага үзенең телефон номеры язылган кәгазь бите бирде.
-— Рәхмәт сиңа Гамил, рәхмәт. Дөрестән дә Алла бар бит ул һәм дөреслек кайчан булса да бер чыга. Аналарның да кайнар күз яшьләре бер вакыты җиткәч каргыш булып төшә икән.
-— Бер аналарның гына түгел дип әйтер идем, бер кешене дә нахакка рәнҗетергә ярамый , һәр рәнҗегән, нахакка күз яше төшергән кешенең күз яше каргыш булып төшә дияр идем.
— Анысы да дөрес— дип Мәхмүдә кызының елаганын исенә төшерде. Теге көнне телефоннан ишетелгән тавыш әле дә аның колагында чаң сугып тора иде.
-— Миңа китәргә кирәк, сау булыгыз — дип саубуллашып Гамил чыгып китте . Никтер аның йөрәге тынычланып калган кебек тоелды аңа. Әйе ул бүген яхшы эш эшләде үзенә кыен булса да. Бер яктан Линар абый аның хатынының әтисе, ә икенче якта бер гаепсезгә төрмәдә утырып чыккан малайлар. Булыша, әйе булыша ул икесенең дә исемен чистартырга. Ләкин моңа һәрвакыттагыча вакыт кирәк . Менә тагын көндәлек эш башланды. Озакламый яңа ел һәм Гамил Галиянең күңелен күрер өчен , армия сафларында бергә хезмәт иткән дустына Мәскәүгә кунакка барырга дип уйлады. Тик Галия генә:
-— Корсаклы килеш кая ерак юлга чыгып китим инде. Әллә башың эшләмиме? Өйдә генә утырабыз — дип кырт кисте .
— Соң үзең бәйрәмнәргә бармыйбыз дип зарландың бит.
— Еракка йөрмим, авылга кайтабыз, анда ичмасам дуслар белән яңа елны каршылап була. Ә бер белмәгән кешеләр арасында утыруы кыен. Үзебезнең дуслар белән сөйләшсәк яхшырак булыр . — дип Галия кабат компьютер алдына утырды.
Әйе яңа ел бәйрәмнәре кабат килеп җитә һәм ул синсез генә үтәчәк минем яшьлек сөйгән ярым — дип Гамил башын мендәргә куеп — тыныч төннәр сиңа Алсу, синең инде бәби табарга да вакытын җитәдер — дип Гамил күзен йомды.
Әйе Алсуның бәби табырына да күп калмады. Бәхетенә Сирине дә үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте. Бер яктан Алсу тынычланды, ире өйгә кайтып көнчелеге белән бәйләнми, икенче яктан нәрсәгә бәйләнсен ул, аның бит өйдән дә чыкканы юк . Кая булса да барырга туры килсә, Сирин аны алып бара, кайтарып куя иде. Менә бүген ул табибка соңгы тапкыр күренергә барды.
-— Әйтегез әле мин үзебезнең район үзәге хастаханәсендә генә бәби таба аламмы? Сез миңа кирәкле кәгазьләрне биреп җибәрсәгез яхшы булыр иде, мин авылга кайтып китәргә теләгән идем. Хастаханәдән чыккач та әниләрдә бала белән җиңелерәк булыр дип уйлыйм.
-— Алсу мин бит каршы түгел, әллә ни куркыныч яный дип әйтә алмыйм, шуңа күрә кирәкле язуларны тутырып, документларыңны кулыңа тоттырып җибәрермен. Срок җиткәнче берәр көн алдан хастаханәгә барып ятсагыз әйбәт булыр иде, сезнең беренче тапкыр бәби табуыгыз, осложнениеләр килеп чыкмасын дип кенә борчылуым.
— Ничек? Сез бит бар да яхшы дидегез?
— Мин начар димим хәзердә, Алсу беренче бала тапканда әлә ниләр дә була, бу бары саклану чаралары гына. Тик бу сезнең начар була дигән сүз түгел, ышаныгыз. Хәзер бераз гына көтеп торыгыз, мин документларны әзерләп бирәм.
Язуларын алып Алсу урамга чыкты. Каяндыр салкын җил исеп, Алсуның битен кисеп үткән кебек булды. "" Я нәрсә инде син? Мин кышны карлы бураннары, җилләре белән, дә яратам, ә син минем битемне авырттырасың. " - дип куйды Алсу үз үзенә. Сирин аны машина янында көтә иде, ул Алсуны күрүгә:
-— Алсу кадерлем нәрсә дип әйттеләр?
— Бар да яхшы диделәр, егет көчле булырга ошаган, исән сау гына тусын диделәр.
Сирин елмаеп куйды, машина ишеген ачып, Алсу утырганны көтте дә:
-— Синең кибетләргә керәсең бармы?
— Юк, өйдә бөтен әйбер бар , бүген никтер борчылам, күңелем белән нәрсәдер тоям кебек, әйдә өйгә кайтыйк әле .
-— Ә табибка әйттеңме соң?
--Әйе әйттем, бала табар алдыннан шулай була, ничек табам дип борчыла башлыйсың, барысы да йөрәк аша үтә, шуңа да ул тойгылар барлыкка килә диде.
-— Алай гына булса ярар. Әйдә кайтабыз.
Өйгә кайтып җиткәч Алсу табиб биргән язуларны чыгарып өстәлгә куйды. Сирин аларны күреп:
— Бу нинди язулар?
-— Бала тапканда кирәкле документлар, мин бит ашыгыч ярдәм машинасы чакырткач алар мине кайсы хастаханәгә илтәсен белмим. Бала табарга күп калмады язулар үзеңдә торсын диде табиб.
— Дөрестән дә атна ун көн, ул тиз үтә. Кем белә бәлки иртәгә үк табарсың дип әйткәч, бәлки сине иртәгә үк, иртүк эшкә барганчы авылга кайтарыргадыр?
-— Белмим Сирин, син мине авылга кайтарырга теләмисең дип уйлаган идем.
— Алсу кадерлем, әниең янында тынычрак булыр, аннары мин бабайга да сүз бирдем.
-— Рәхмәт Сирин.....— Алсу нидер әйтергә теләде, тик туктап калды.
— Нәрсә булды Алсу? Ник сүзеңне әйтеп бетермисең?
-— Сирин ачуланма гына, иртәгә син мине авылга илтсәң, бераз күчтәнәчләр аласы иде. Аннары синең әниең алырга кушкан әйберләр дә бар. Авылга кайткач илтеп килер идем. Синең иртәгә авылга илтергә теләгәнеңне белгән булсам, бая ук кибеткә кереп чыгыйк әле дияр идем.
— Шул гынамы?
Сирин Алсуның битеннән үбеп алды да— Мин хәзер үзем тиз генә барып кайтам, нәрсәләр кирәген генә әйт. Ә син ашарга әзерли тор, бик тә ашыйсым килә. — дип Сирин ашыгып өйдән чыгып китте . Ләкин чыгып китүгә берничә минуттан::
— Алсу ашарга кайтып тормыйм, эшкә чакырдылар, ә кибеткә эштән кайтканда кереп чыгармын ярыймы, борчылма гына.
Алсу әкрен генә кирәкле әйберләрен сумкага җыйды, хастаханәдән бала алып чыга торган юрганнарын аерып әзерләп куйды. Сирин эштән кайткан төшкә ашарга пешерде, иренә җиңел булсын пешерергә үзе булмаганда дип, пилмәннәрен , мантыен ясап суыткычка тыкты. Хәзер инде ире кайтканын гына көтәсе калды. Урамда караңгы кич җитте. Сирин эшеннән чыгып кибеткә барды. Алсу язып җибәргән список буенча кирәк әйберләрне алып, акча түләр өчен кассага чиратка басты. Бераз басып торгач аның ачуы килә башлады, кеше күп, ә ул чират торырга яратмый. Алсу бу чиратта ничек түзә икән дип уйлап куйды гына::
-— Сирин, Сирин синме соң?
Сирин янында елмаеп басып торган хатынны башта танымады, чөнки яхшы ук үзгәргән, күз аслары кара янган, елмаеп торган авызыннан сап сары төшләре күренеп тора , ә өстендәге киеме нәкъ менә бомжлар кия торган. Ләкин бераз карап торгач ул аның авылдашы Дания икәнен танып алды да:
— Сәләм Дания, гафу ит тиз генә таный алмадым.
-— Аңлыйм, үзем дә үз үземне соңгы арада танымый башладым.
— Тукта Дания чиратым килеп җитте, хәзер акча түлим дә аннары сөйләшербез.
Сирин тизрәк акчасын түләп, Дания акчасын түләгәнче китеп барырга теләгән иде. Ләкин язмыш вакыты белән без теләгәнне эшләми шул кызганычка каршы . Сирин ашыга-ашыга әйберләрен машинага куйганчы Дания аның янына килеп тә басты.
— Син нәрсә миннән качасыңмы әллә?
— Юкны сөйләмә инде, әйберләремне генә машинага куя торыйм дигән идем. Нәрсә соң хәлләрең Дания? Гафу ит, әтиең дә үлде бит, кайгыңны уртаклашам.
-— Рәхмәт Сирин, эх авыр булды ла, әти үлгәч үземне кая куярга белмичә йөрдем. Күрәсең бит нишләп беткәнемне. Беләсеңме ә болай яхшырак та , бераз гына эчеп куясың да, дөнья түгәрәк, бернидә кирәкми, кайгыларда артта кала.
— Шулай да син бик күп эчмә инде, синең әниең бар, ул синең өчен борчыла, ә аракы хәзер бар, хәзер юк ул.
-— Сирин бәлки минем белән бераз гына булса да эчәрсең ә? Әтине искә алырбыз.
-— Юк булмый Дания, күрәсең бит мин машина белән. Ә синең авылга кайтканың бармы соң әниең янына. Гел исереп йөреп әниеңне онытма.
Дания көлеп җибәрде һәм :
— Ник сөйгән ярың әйтмәде мени мине күргәнен? Хотя нәрсә әйтсен инде ул? Мин дә әйтмәс идем— дип ычкындырырга өлгерде Дания. Сириннең йөзе үзгәреп китте, ул Даниягә карап:
-— Нәрсә әйтмәс идең Дания? Син нәрсә турында әйтергә телисең?
— Эх Сирин, бигрәк тә бәхетсез егет инде син. Синең хатының башка белән очрашып сиңа хыянәт итә, шул гына.
Сирин ачуы чыгып Даниягә сугып җибәрергә теләде, ләкин туктап калды:
— Син нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы исерек баш? Син, син минем Алсуым турында әйтәсең. Авылдашым булмасаң сугып үтерер идем инде. Бәхетең, мин хәзер үзгәрдем. Алсуым өчен үзгәрдем.
Дания көлеп җибәрде дә:
-— Синме, син үзгәрдеңме? Син тиле үзеңә кара, котырган үгез кебек карыйсың . Кыйнап үтерәм дисеңме? Әйдә сук, тиле син, мин сиңа бары дөресен генә әйттем.
-— Нинди дөреслекне? Әйт, әйт әйдә, дөресен әйт, көтәм.
Сирин Даниянең якасына ук ябышып:
— Әгәр ялганласаң кара аны.
— Нигә ялганларга тиеш әле мин? Мин үз күзем белән күрдем күптән түгел генә. — дип Дания Гамил белән Алсуны ничек күрүен, нәрсә сөйләшкәннәрен сөйләп бирде дә— Әле мине төрмәгә утыртам дип тора тагын Гамиле скотина,— дип сүзен бетерде.
Дәвамы бар.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: