Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
21 Января 2022, 15:00

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Әйе, әйе бу кыз хатын, бәлки аның Алсуы кайтып аның килүен көтәдер? Үзенең шикләрен раслау өчен Гамил басып торган хатын кызга якынлашты. Тик аны күңеле алдамаган булып чыкты, аның каршысында чыннан да Алсу басып тора .Гамил шатлыгыннан нишләргә дә белмәде, сүзләре авызыннан чыкканчы ук буталды.

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ
ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Утыз беренче өлеш.
Әйе, әйе бу кыз хатын, бәлки аның Алсуы кайтып аның килүен көтәдер? Үзенең шикләрен раслау өчен Гамил басып торган хатын кызга якынлашты. Тик аны күңеле алдамаган булып чыкты, аның каршысында чыннан да Алсу басып тора .Гамил шатлыгыннан нишләргә дә белмәде, сүзләре авызыннан чыкканчы ук буталды. Алсу да Гамилне күреп югалып калды. Бераз басып торгач Гамил телгә килеп:
-— Сәләм Алсу, нәрсә хәлләрең?
— Рәхмәт, яхшы Гамил, соравын өчен рәхмәт. Ә синең хәлләр ничек? Ә син бу якта нишләп йөрисең әле, авылга кунакка кайттыгызмы?
— Әйе бу атнаны бозау суйдык, менә барыбыз бергә җыелдык.
-— Тик син каяндыр кайтып барасың, йомышын булгандыр инде .
— Рәис абыйларга бардым, аннары Талия апага бераз күчтәнәч кертеп чыктым.
— Үзегезнең хәлләр ничек соң? Галия декрет ялына чыктымы әле?
— Юк бераз иртәрәк әле , ә үзең нәрсә монда адашып йөрисең?
— Мин бераз һава суларга дип чыктым, көн дә җылы, менә яшьлегем белән саубуллашырга дип килдем.
— Аңламадым.
— Ә нәрсә аңламадың? Күрәсең бит мин озакламый әни булам, бу инде минем башка тормыш башлануын аңлата. Ә яшьлек матур истәлек булып кала .
— Дөрестән дә шулай, матур истәлек, онытылмаслык хисләр кала.
Гамил Алсуның күзләренә туп туры карап:
-— Үпкәлә шулай әйтүем өчен, ләкин син дөресен белергә тиеш. Дөрестән дә матур истәлек, хисләр кала, әйе онытылмаслык хисләр кала. Мин дә сине әле дә яратам һәм син минем йөрәгемдә онытылмаслык сөюем булып калырсың. Әйе язмыш безне нигәдер аерды, нишлисең бит, Алланың рәхмәтенә шулай кирәк булгандыр инде.
Алсу сүзне икенчегә борырга торышып:
-— Нинди матур күбәләк кар ява, әйтерсең лә караңгылыкта ак күбәләкләр очалар, бигрәк тә матур инде шулаймы?
— Дөрестән дә матур, син һәрвакыт кышны күбрәк ярата идең, ак карлар кешенең күңеле сафлыгын күрсәтә дия идең.
— Беләсеңме, бу урында безнең яшьлек хатирәләре үз урынын алган, шулай матур булып калсын да алар.
— Мин каршы түгел, тик бер генә соравыма җавап бир әле, син бәхетлеме?
Алсу Гамилгә туры карады, аның да Гамил нәрсә әйтүен беләсе килде:
— Ә син, син бәхетлеме соң үзең?
--Ничек әйтим Алсу? Әгәр тормышым уңмады дисәм бу ялган булыр иде , эшемдә мине бик хөрмәт итәләр, яңа эш тәкъдим иттеләр. Ә менә гаиләгә килгәндә, мин, мин....— Гамил сүзен әйтеп бетермичә туктап калды , ә нәрсә әйтсен ул? Алсуны әле һаман онытып бетерә алмаганнымы? Тик ул шулай да:
-— Мин бәхетле булырга тырышам Алсу, бик тырышам. Ә син миңа җавап бирмәдең бит.
— Син үзең минем өчен җавап бирдең Гамил, миндә тырышам. Гамил гафу ит мине барысы өчен дә , сине бәхетсез иткән өчен .
— Димәк син бәхетсез?
--Юк Гамил, хәзер тырышам, бәхетле булырга тырышам. Нишлисең бит, язмыш безне хаталанырга мәҗбүр итте һәм без аны беркайчан да үзгәртә алмыйбыз.
-— Аңламыйм, нинди хата турында әйтәсең ? Нәрсәгә кирәк иде ул хата Алсу? Үзең үк ул хатаны эшләгәнеңне белгәч? Син бит нигәдер араларыбызны өздең, мин күпме уйладым, тик җавабын гына таба алмадым. Нәрсә булганын бәлки бүген аңлатырсың?
— Кирәкми Гамил инде соң, барыбер без бернәрсә дә үзгәртә алмый идек.
Гамил түзмәде, Алсуның иң башларыннан тотып кычкырып ук җибәрде:
— Син, син ул үзең өчен хәл иттең, нигә миннән сорамадың мин нәрсә теләгәнне?
— Кычкырма, кеше ишетер, әнә кемдер безнең якка килә.
-— Ишетсен, мин курыкмыйм, нигә дип мин чын дөреслектән куркырга тиеш? Әйт, нигә минем белән алдан сөйләшмәдең? Нигә дип көтмәдең?
Гамил тынып калды , юлдан атлап баручы кеше аларга якынайды һәм аерым ачык итеп кем икәне күренде. Килеп җиткән кеше Госман абый кызы Дания булып чыкты. Ул Алсу белән Гамилне күреп:
-— Менә сиңа мә, тайная встреча, оялмыйсыз да бит кешедән.
— Ә нишләгән әле без оялырлык? Әллә сөйләшергә дә ярамыймы?
Гамил Даниянең каршысына ук килеп басты.
-— Ярыйдыр, тик кешедән качып төнлә түгел бит инде.
— Синеңчә хәзер төнме?
Гамил болай да чыккан ачуын баса алмыйча:
-— Син нәрсә Дания әле дә айнымадыңмы? Мин сине үзгәрерсең дип уйлаган идем, әниеңне җәллә инде бераз, әтиең үлгәч ул болай да биреште бит.
— Ә син, ул сөяркәң аркасында минем әтине яндырып үтергән кешене тапмадың.
-— Син нәрсә сөйлисең ,кем яндырды аны? Ул үзе янган өйгә кереп китте.
— Ә өйгә ут кем төртте? Әллә белми дип уйлыйсызмы? Әнә сөяркәңнең абыйсы ут төртте, шуңа да син аларны яклыйсың.
— Җитәр Дания, телеңне тый, Алсуның абыйсының нинди катышы бар? Без тикшердек, ул пожар булган вакытта бетереп тә өйдә булмаганнар икәне ачыкланды. Шулай булгач син кешегә яла якма, хакың юк. Беренче янгын да синең аркада чыкканы ачыкланды бит, бәлки монысында да син гаепледер. Бар юлыңда бул, бер гаепсез кешегә яла ягып йөргән өчен төрмәгә ябалар , кара аны, Самат урынына үзең кереп утырма.
Дания кыз башы белән аты юлы белән сүгенеп китеп барды. Алсу борчыла төшеп:
— Гамил абыйны яклап чыкканың өчен рәхмәт сиңа, ә хәзер әйдә кайтабыз, болай да авыл халкына сөйләргә сүз булды дип уйлыйм.
— Син Сирин ишетеп тавыш чыгарыр дип уйлыйсыңмы?
-— Белмим Гамил, барысы да Алла кулында, без күрәсен кеше күрми, сау бул Гамил, бәхетле булырга тырыш.
-— Рәхмәт Алсу, син дә бәхетле бул.
Алсу китеп барды, ә Гамил күз алдыннан Алсу югалганчы карап торды. Шәһәргә кире кайткач яңадан эш көннәре башланды. Яңа эшендә аңа нинди генә кешеләр белән очрашырга туры килмәде. Гамил өчен күп көч, сабырлык таләп итте ул эш. Хәле бөтеп, көч хәл белән өйгә кайта иде ул. Бүген аны Галия ачу белән каршы алды .
-— Гамил мин сине аңламыйм, авылда да көне төне эшләдең, хәзер дә шуны куасың.
-— Ул мин сине аңламыйм, Галия син бит минем нинди эштә икәнемне белдең, нәрсә кирәк соң сиңа?
-— Өйдә миңа күңелсез, гел сине көтеп утырам, беркая да барганыбыз юк.
— Тагын шул балык башы, әле оныттың, тынычландың дип шатланган идем. Галия дус кызларың бар бит, алар белән очраш, телевизор кара һич югы бәйлә, җепләр алып кайт. Теләгән кеше җаен таба ул, нигә дип яңадан башлыйсың аңламыйм мин. Әле матур гына яшәдек иде, яңадан шул сорау. Бәлки әниең янына авылга кайтып килерсең?
-— Тагын нәрсә?
— Апалар янына бар дияр идем , син тагын тавыш чыгарасың, нәрсә генә бүләсең син алар белән?
— Мин әйтсәм чәчең үрә торачак бит..
— Соң әйт, син бит миңа бер әйтә башлаган идең, минем исемә төште, ниһаять вакыт җиткәндер әйтергә ? Акча бүләсең дисәм, безнең акча җитә, үзең дә бит фермер кызы. — дип Гамил көлеп җибәрде.
— Әйе фермер кызы, шунысы кызык та, авылда акчалы, хәлле ике гаилә бар.
— Нәрсәсе кызык инде?
— Уйлап кара әле, ике гаиләдә икесе дә сезгә туры килүе кызык. Берсе синең сөекле Алсу фермер улына кияүгә чыкты, икенче фермерның кызына син өйләндең, туры килүе кызык бит, икегез дә сөйләшкән кебек килеп чыга.
— Алайса дөресен әйтик, дөресрәге син өйләндең дип Зур хәреф белән әйтеп була.
Галия башын гына селтәде, аның карашыннан ук аңлап була иде, ул үкенә, Гамилгә кияүгә чыкканына, бик үкенә. Ләкин нишлисең бит, артка юл юк.
— Галия сүзең калмады ахыры, нәрсә дөрес сүзгә җавап юкмы? Ничек кенә булмасын без бергә хәзер һәм бергә матур итеп яшәргә өйрәнергә кирәк шулаймы? Син бит нидер теләгән идең? Ярар мин иртәгә иртәрәк кайтырга тырышырмын, бәлки кинога барырбыз.
-— Иртәгә әти киләм диде, ниндидер мөһим эшләре бар ди.
— Беләм мин , аларга ниндидер кешеләр бәйләнә башлаган, акча таләп итәләр.
— Син каян беләсең? Нәрсә булган? Әти бит без кайткач бар да яхшы диде.
-— Белмим Галия дөресен, тик ачыкларга кирәк, Рәис абый да борчыла, ул әйтте миңа. Нәрсә булса да мин бабайга булышам борчылма яме. Эштә бераз сораштыра башлаган идем инде, бәлки шул эш буенча киләдер.
-— Син чыннан да булыша аласыңмы?
-— Әйттем бит булышам дип, дөресрәге тырышып карыйм, аның өчен миңа нәрсә булганын белергә кирәк. Караңгы бүлмәдә әйбер эзләп табып булмаган кебек, монда да бернәрсә дә белмичә җавап әйтүе кыен. Беләсеңме нәрсә , мин үзем сорасам яхшы түгел, әтиең дә минем алда үзен уңайсыз хис итәчәк. Ә син әтиеңә әйт, Казанга килүгә безгә беренче керсен, бик кирәк дип әйт. Ә безгә килгәч мин үзем әкрен генә белешәм.
-— Ярый мин хәзер үк шалтыратып әйтәм— дип Галия чыннан да әтисенә шалтыратып әйтте, ахырдан сүзен:
— Әтием чыннан да үтенәм иң беренче безгә кер, бу бик мөһим — дип елаган кыланды.
— Анысы нәрсәгә иде, нигә елаган булдың?
Гамил чыннан да бик аптырашта калды.
— Әти мине үлеп ярата, кечкенәдән үк минем елаганымны тыныч кына карап тора алмады. Минем өчен ул кеше дә үтерә ала дияр идем. Шуңа да иртәгә иртүк килеп җитәчәк ул, без йокыдан торганчы ул монда була.
— Анысына мин ышанам, үземә дә ул карашны тоярга туры килде. Ярар мин ятам, бик ардым, ә син нишлисең?
— Бераз утырам әле.
-— Ярар тыныч төннәр сиңа хәйләкәр төлке— дип Гамил йокы бүлмәсенә кереп китте .
Урамда җылы, бөтен җирне яшеллек биләп алган. Күзне дә ачарга ирек бирмичә кояш нурлары битләрне иркәли. Гамил як ягына каранып , матурлыкка сокланып, күл буена килеп утырды. Каяндыр килеп адашкан, күл өстендә йөзеп йөргән аккошларга карады. Ике аккош бер берсенә якын килеп, озын муеннарын бер берсенә тидереп, үзләренең яратуларын күрсәтәләр. Аннары уен уйнаган кебек канатларын суга тидереп бер берсенә су чәчрәтәләр. Алар шундый матурлар. Гамил аларның матурлыгына сокланып утырган вакытта каяндыр җил , давыл чыкты. Зәңгәр күкне кара болыт каплады да ишеп-ишеп яңгыр ява башлады. Ләкин Гамилнең бер генә дә күл буеннан китәсе килмәде. Шул вакыт ниндидер кечкенә кыз килеп:
— Әти, әти дим, тор, тор тизрәк, әти, әти ишетмисеңме соң, әти,— дип кычкыра башлады.
Гамил күзен ачып җибәрде, аның каршысында, стаканнан су алып, Гамилнең битенә су сибеп торучы Галия баскан да:
-— Тор, уян инде, тизрәк, тор ишетмисең дә мине— диде.
Дәвамы бар.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: