Сельские нивы
+7 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Актуально
15 Марта , 15:20

“Трубканы куй!”

Ничек телефон аша мутлашучылар корбаны булмаска һәм акчаңны саклап калырга  

“Трубканы куй!”
“Трубканы куй!”

- Алло! Әни, бу мин. Дәваханәдәмен. Әни-и-и, мин авариягә эләктем, - дип елаган хатын-кыз тавышы килә телефон аша. Тик эш шунда, редакциянең стационар телефонына шалтыраталар иде. Без коллегам белән бер-беребезгә карашып алдык: безнең үсеп буй җиткән кызларыбыз юк бит.

- Исемегез кем? Сез кемгә шалтыратасыз? – дип кызга ярдәм итәргә тырыша хәбәрчебез.

- Әни, минем теш казнасы җәрәхәтләнде, сөйләшә алмыйм. Ярдәм ит миңа, - дип кычкырып елавын дәвам итә әңгәмәдәшебез.

- Сез номер белән ялгышкансыз! – дип кызганды аны коллегам.

Бу шалтыратудан соң без озак кына тынычлана алмадык. Йөрәк кысып алды. Кыз өчен борчылдык. Ләкин бер-ике көннән соң бу хәл кабатланды. Янә телефон аша елаган тавыш, аңлаешсыз сөйләм, сулкылдаулар, сорауларга җавап кайтармау.

- Аңлашылды, мошенниклар, - дип ниһаять төшендек без.

Ярый әле, “кыз” роле туры килмәде һәм мутлашучы безне алдалый алмады. Ә мондый шалтырату адресы буенча эләксә? Бу сорау белән редакция Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы В.И.Хөсәеновка мөрәҗәгать итте.

- Валерьян Илфатович, әйтик, шушы төрле шалтырату пенсионер телефонына килде ди. Ул тетрәндергеч елау тавышларын ишетү белән “кызы”на ышаныр иде. Ә аннан соң нәрсә?

- Кызы барлык мәсьәләләрне хәл итсен һәм имеш төрмәгә эләкмәсен өчен акча күчерер яки курьер аша биреп җибәрер иде. “Сезнең туганыгыз юл-транспорт вакыйгасына эләкте” дигән шартлы атама астындагы стандарт мутлашу схемасы. Кагыйдә буларак, зыян күрүчеләр еш кына олы яшьтәге кешеләр була. Шалтыратулар нигездә пенсионерлар файдаланган стационар телефоннарга килә, шуның белән бергә аларны даими сөйләштереп торалар һәм хушларына килергә ирек бирмиләр. Аферистлар туган булып шалтырата һәм ягъни кылынган юл-транспорт вакыйгасы өчен җинаять җаваплылыганнан котылу турында “мәсьәләне хәл итү” һәм зыян күрүчеләргә китергән зыянны компенсацияләү өчен курьерга акча биреп җибәрүләрен яки банк аша күчерүләрен сорый. Ялган туган белән сөйләшү кыска була, арытаба сүзгә ялган хокук саклау органнары хезмәткәре кушыла, ул югарыда әйтеп үтелгән “компенсация” турында таләпне раслый.

- Һәм кешеләр моңа ышанамы?

- Статистика күрсәтүенчә, әйе. Узган елда алты кеше шушы схема корбаны булды һәм 1 миллион 240 мең сум акчасын югалтты. Ел башыннан (9 февральгә кадәр) мондый төр гариза белән җәмгысы 554 мең сум югалткан ике Стәрлетамак районы гражданы мөрәҗәгать итте. Соңгы очрак Түбәнге Усылы авылында булды. Пенсионер хатын мошенниклар корбаны булган. Ул таксида килгән курьерга акча биреп җибәргән. Соңрак оператив-эзләү чаралары барышында курьерның шәхесе ачыкланды. Ул Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче балигъ булмаган үсмер булып чыкты. Тоткарлау вакытына ул алган акчаны мошенникларның банк счетларына күчереп өлгергән иде.

- Мондый курьерлар кемнәр була?

- Схеманы башкарып чыгу өчен җинаятьчеләр социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда курьерлар эзлиләр, гади эш өчен тиз табыш вәгъдәлиләр. Вәгъдәләнгән бүләк – алган суммадан берникадәр процент. Мондый курьерлар мутлашу схемасының звеносына әверелә. Бу төр җинаять схемасында катнашкан өчен телефон мошенниклары курьерларына җинаять җаваплылыгы яный. Балигъ булмаган балаларның ата-аналарына алар белән даими нигездә әңгәмәләр үткәрергә, җинаять юлы белән акча табуның сөземтәләре турында кисәтергә кирәк: сүз җинаять җаваплылыгына тарттыру, учетка кую һәм балигъ булмаганнар өчен махсуслаштырылган учреждениеләргә урнаштыру, шулай ук матди зыянны каплату кирәклеге турында бара.

- Безнең район кешеләре мошенниклар кармагына еш эләгәме?

- Мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган мутлашулар турында һәркемнең ишеткәне бар. Шуның белән бергә мондый җинаятьләр көн саен кылына. 2024 ел башыннан район халкыннан урланган акчаның гомуми күләме 10 миллион сумнан артык тәшкил итте. 2023 елда Стәрлетамак районы территориясендә 81 мутлашу очрагы теркәлде. IТ-технологияләр кулланып кылынган урлашулардан гомуми зыян 23 436 917 сум тәшкил  итте. Республика буенча бу сан өч миллиард сумга якын. Иң кызганычы, гражданнар, миллионлаган кредитлар оформить итеп, бурычка бата.

- Корбанның портретын төзеп буламы?

- Зыян күрүчеләр күпчелек очракта югары керемгә ия түгел, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, пенсионерлар булып торалар һәм акча белән эш иткәндә артык ышанучанлык күрсәтәләр. Мошенниклар кушуы буенча банктан кредит алып, акчаны “хәвефсез счетка” күчергәндә аларның нәрсә турында уйлавы кайчак хәтта аңлашылмый да. Инвестицияләр ярдәмендә табыш алырга теләүчеләр зыян күрүчеләрнең аерым категориясен тәшкил итә. Аларның, кагыйдә буларак, белем дәрәҗәсе түбән һәм “буш яткан” акчалары юк. Финанс инструментлар өлкәсендә һәм фондлар базары корылышында белемнәр җитешмәгәнлек бер айда миллионлаган акча эшләү мөмкин булуга ышану белән компенсацияләнә. Шулай, 2023 елда 11 граждан брокерлар рәвешендә инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим иткән мошенниклар корбанына әверелде. Ышанучан район кешеләре аферистларга 8 миллион сумнан ашу акча күчергән. 2024 елда бер кеше шундый ук сумманы югалтты.

- Бу очрак турында җентеклерәк сөйләгез әле.

- Стәрлетамак районында яшәүче 46 яшьлек ханым мошенниклар корбаны булган. Инвестицияләр турында реклама күреп калып, ул кызыксынган. Сайтта заявка калдырган. Аңа имеш инвесткомпанияләрнең берсеннән консультант шалтыраткан, ул инвестиция счетын тулыландыру һәм телефонга махсус кушымта урнаштыру кирәклеге турында хәбәр иткән. Арытаба алдашу билгеле схема буенча дәвам иткән: телефон аша аны чираттагы ялган белгеч белән ялгаганнар, ул билгесез счетка беренче сумманы кертергә күндергән. Күчерелгән акча 12 мең сум тәшкил иткән. Шуннан соң хатынны аның капиталы артуга ышандырганнар һәм тизрәк “акча эшләп алырга” тәкъдим иткәннәр, моның өчен тагын да зуррак сумма кертергә кирәк булган. Зыян күрүче 2023 елның октябреннән 2024 елның гыйнварына кадәр аферистларга үзенең 5 миллион сум акчасын, 2 миллионга якын кредит акчасын һәм янә миллионнан артык заем акчасын озаткан.

- Җинаятьчеләрдә нинди алдалау схемалары популяр?

- Кызганычка каршы, электрон түләүләр һәм онлайн-сатып алулар базарының актив үсешүе белән бергә мәгълүмати технологияләр кулланылган яңа мутлашу формалары да үсешә. 2023 елда авыл кешеләре аларның корбаны булган киң таралган мутлашу төрләре исәбендә: интернет аша товар сатып алу яки сату – 21 очрак, кредит оформить итү – 19 очрак. Бу схемалар аркасында гражданнар 4 811 500 сум югалтты. Унбер район кешесе банк оешмасы хезмәткәре яки вазыйфалы зат булып шалтыраткан аферистлар алдашуына капкан, һәм 6 миллион сумга якын акча югалткан. Өстәмә рәвештә акча эшләп алу буенча шикле тәкъдимгә ышанган җиде граждан бер миллион ярым сум акчасыз калган. 2024 елда бу кармакка ике авыл кешесе эләкте, алар җыенысы 600 мең сумнан артык акча югалтты. Рощинский авылында яшәүче белән булган соңгы очракларның берсен китерәм. Яшь хатын өстәмә рәвештә акча эшләргә теләп, Интернетта популяр маркетплейска хезмәткәрләр эзләүләре турында игъланга юлыккан. Эш бирүче белән элемтәгә кергән. Аңа тулы булмаган эш көне өчен 3-30 мең сум акча вәгъдә иткәннәр. Бары тик билгеле бер сатучылардан товарлар сатып алып, заданиене үтәргә кирәк. Мондый схемаларның асылы шунда: башлангыч этапта “эш бирүчеләр” чыннан да акчаны кайтарып алырга мөмкинлек бирә һәм шәхси чыгымнарны компенсацияли. Бу корбан счетны аеруча зур суммага тулыландырганчы дәвам итә. Ахыр чиктә хатын булган барлык акчасын сарыф иткән һәм бөтен “кредитка”ларын бушаткан, тик бернинди дә акча эшләмәгән. Нәтиҗә монда бер: җиңел акча булмый!

- Стәрлетамак районында яшәүчеләр тагын нинди күңелсез хәлләргә тарыйлар?

- Үткән елда авыл кешеләре ешрак “валюта алмаштыру” (298 000 сум), “аккаунтны вату” (60 мең сум), “сим-картаны блоклау” (50 мең сум), “оту” (29 мең сум), “интим хезмәтләр күрсәтү” (1 299 985 сум), “электр инструментларын арендалау” (41 мең сум), “хезмәтләр күрсәтү (төзелеш)” (135 мең сум) кебек мутлашу схемаларына эләгеп, җыйган акчаларын югалтты.

- Валерьян Илфатович, үзеңне һәм якыннарыңны телефон мошенникларыннан ничек сакларга?

- Җинаятьчеләр кармагына эләкмәс өчен, ашыгыч, уйлап җиткерелмәгән карарлар кабул итүне булдырмаска, хәтта сезне аны кабул итәргә ашыктырган хәлдә, бигрәк тә сүз акча турында барганда. Әгәр сезгә көтмәгәндә акчагызны “списать” итү турында хәбәр килсә, хәбәрдә күрсәтелгән телефон буенча шалтыратмагыз һәм сылтама буенча күчмәгез. Чын банк һәм иминлек хезмәте хезмәткәрләре сезнең шәхси мәгълүматларыгызны, картагызның соңгы дүрт санын һәм анда күпме акча барлыгын белә. Алар банкоматтан акчагызны алуыгызны һәм икенче счетка күчерүегезне сорамячак. Ә ФСБ һәм полиция хезмәткәрләре интернет-мессенджерлардан файдаланып шалтыратмый, үзләренең хезмәт таныклыкларының скриннарын җибәрми. Ә акча эшләп алу тәкъдиме белән инвестицияләр буенча белгечләр, СМС-хәбәрдән кодны әйтүегезне сорап кәрәзле элемтә операторлары, банк яки “Дәүләт хезмәтләре” белгечләре шалтыратканда, шунда ук сөйләшүне туктатырга кирәк. “Сезнең туганыгыз юл-транспорт вакыйгасына эләкте” дигән схемага килгәндә, беренчедән, хисләргә бирелергә һәм уяулыкны югалтырга кирәкми. Авариягә эләккән туганыгызга ярдәм итү үтенече белән шалтырату килсә, сөйләшүне шунда ук туктатырга, туганыңа шалтыратырга һәм мәгълүматның дөреслеккә тап килүен тикшерергә кирәк. Мәгълүмат бирү буенча шикле килешүләргә ризалашырга ярамый. Мутлашуның бу төре турында сөйләп, якыннарыгызны, бигрәк тә өлкән туганнарыгызны хәвеф-хәтәрдән сакласагыз яхшы булыр.

- Сезгә мошенниклар шалтыратканы бармы һәм Сезнең аларга реакциягез нинди?

 - Бер-ике тапкыр шалтыраттылар. Диалогка кермим, эндәшмичә трубканы куям. “Иван Васильевич меняет профессию” фильмындагы Жорж Милославскийның “Трубканы куй!” дигән канатлы сүзләрен хәтерлисезме? Бу гражданнарга телефон мошенникларыннан сакланырга ярдәм итә алыр иде. Һәм таныш булмаган номерлардан шалтыратканда, бигрәк тә видеозвоноклар булганда, трубканы алмаскага киңәш итәр идем.

- Видеозвоноклар нәрсәсе белән куркыныч?

- Башта мошенниклар видеоэлемтәдән аралашырга сорый, ә аннары, төрле сәбәпләр табып, смартфон экранын күрсәтүне кушуыгызны сорый. Бу вакытта аферистлар сезнең карта булган банк сайтында утыра инде, һәм телефон яки шул ук карта номеры буенча “Шәхси кабинет”ыгызга керергә исәпли. Алар иске парольне алып ташлап, яңасын куярга планлаштыра. Тик моның өчен аларга смартфонга киләчәк кодлар кирәк. Нәкъ менә шуның өчен экранны күрсәтүне кушуыгызны сорыйлар да. Мобиль банкка кергәч, мошенниклар счетларыгызны бушата.

- Безнең районда гражданнарның акчаларын урлау фактларын кисәтү буенча нинди чаралар күрелә?

- Халыкның цифрлы һәм финанс грамоталылыгын арттыру максатында полиция хезмәткәрләре чаралар үткәрә. Шулай, предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәт коллективлары белән дистанцион мутлашуны кисәтү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Полиция участок уполномоченныйлары йортлар буенча йөреп, җинаятьчеләрдән үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында һәм уяу булырга чакыру белән белешмәлекләр тапшыра.

А.САРЫ әңгәмәләште.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

 

Автор:Алмагуль Сары
Читайте нас: