Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости

ЯЗМЫШ СЫНАВЫ

– Ко­да­лар­да, ба­лам, ко­да­лар­да. Иртәгә үк ки­леп җи­тәрләр, йок­ла, – дип әни­се күз яшьлә­рен сөрт­те. Ул сөяк белән ти­регә кал­ган кы­зы­на бик озак ка­рап утыр­ды. Әле бит яңа утыз­га гы­на керә, ә күп­ме кай­гы ки­чер­де! Я Ал­лам, көч бир ба­ла­ма, үзең ярдә­меңнән таш­ла­ма без гө­наһ­лы бәндәлә­реңне! Ан­нан күз яшьлә­ренә ирек бир­де.

ЯЗМЫШ СЫНАВЫ
ЯЗМЫШ СЫНАВЫ

– Ко­да­лар­да, ба­лам, ко­да­лар­да. Иртәгә үк ки­леп җи­тәрләр, йок­ла, – дип әни­се күз яшьлә­рен сөрт­те. Ул сөяк белән
ти­регә кал­ган кы­зы­на бик озак ка­рап утыр­ды. Әле бит яңа
утыз­га гы­на керә, ә күп­ме кай­гы ки­чер­де! Я Ал­лам, көч бир ба­ла­ма, үзең ярдә­меңнән таш­ла­ма без гө­наһ­лы бәндәлә­реңне! Ан­нан күз яшьлә­ренә ирек бир­де. Соң­гы ике ел­да алар

күп ела­ды­лар, баш­та Та­һир­ның үле­ме тетрән­дер­де, ан­нан
Әл­фи­я­нең акыл­дан язуы, ике ба­ла­ның ятим ка­луы Сә­гыйдә
апа белән Сә­лим аб­зый­ны аяк­тан ек­ты. Ике­се­нең дә ап-ак
бу­лып чәчлә­ре агар­ды. Менә хә­зер кыз­ла­ры­ның төн ур­та­сында кай­тып кер­үе бердән сөен­дерсә, икен­чедән шиклән­дер­де.
Те­релгән­ме ул, юк­мы? Иртәгә уян­гач та­гын ни кы­лыр?..
Сә­гыйдә апа белән Сә­лим аб­зый ут­ны ян­дыр­мый гы­на,
кыз­ла­ры­ның йо­кы­сын сак­лап уты­ра бир­деләр. Тыш­та ак­рын
гы­на таң ат­ты, тәрәзәгә ко­яш нур­ла­ры бә­реп кер­де.
Ике­се дә та­гын бер ки­леп чар­шау чи­тен ачып ка­ра­дылар. Әл­фия ни­чек ят­са, шу­лай сел­кен­ми дә йок­лый иде,
тәрәзәдән төшкән ко­яш нур­ла­ры, та­ны­шын тап­кан­дай, Әлфи­я­нең кыс­ка җирән чәчлә­ре белән уй­ный.
Сә­лим аб­зый иртән­ге чәй­не эч­те дә Га­риф ко­да­ла­ры­на
кит­те, алар­га Әл­фи­я­нең кай­ту­ын хәбәр ит­те.
За­һир мәктәптән кай­ту­га, әби­се аны ел­ма­еп кар­шы алды.
– Утыр, улым, менә кай­нар кой­мак белән чәй эч, ан­нан
мин си­ңа бер сүз әйтәм.
Өстәл ар­ты­на аяк­ла­рын бөкләп ме­неп утыр­ган За­һир
ка­ра күзлә­рен әби­сенә текә­де. Аз сүз­ле За­һир­ның эчендә­ге
уй­ла­рын күзлә­реннән укыр­га бу­ла иде. Менә хә­зер дә ба­ланың ка­ра­шы ту­лы со­рау, мо­ны хәт­та кеч­кенә эне­се дә белә,
кай­ва­кыт абый­сы эченнән ни уй­ла­ган­ны эне­се кыч­кы­рып
әй­теп са­ла. Әле дә тик­тор­мас Әл­фис ки­леп абый­сы­ның кола­гы­на пы­шыл­да­ды:
– Сә­лим ба­бай кил­де, әни кайт­кан, йок­лый дип әйт­те.
За­һир күзлә­рен ту­ты­рып бер эне­сенә, бер әби­сенә ка­рады, си­ке­реп тор­ды да бер кат күлмәк һәм оек­баш­тан чы­гып
чап­ты.
За­һир, кү­зенә ак-ка­ра кү­рен­мичә, ике урам аша яшәгән
Сә­лим ба­ба­ла­ры­на то­мы­ры­лып чап­ты, кеч­кенә йөрә­ге си­кереп чы­гар­дай бу­лып тип­те. Әни­се элек­ке ке­бек әби­се белән
тәрәзә тө­бендә чәй эчеп уты­ра­дыр ке­бек то­ел­ды. Тик аш
бүлмә­сендә әби­се үзе генә иде, ба­ла­ның йөрә­ге та­гын жу
ит­те – ал­да­ган­нар! Оны­гы­ның со­рау­лы ка­ра­шын кү­реп, әбисе:
– Кил­дең­ме, улым? – ди­де ел­ма­еп.
– Әни кая? – ди­де За­һир көчкә тын алып.
– Әйдә, улым, тик әни­ең бик ары­ган, йок­лый, уят­ма,
яме. – Сәгыйдә апа ак­рын гы­на чар­шау­ны тарт­ты, чәчкә­ле
түшәктә ят­кан ап-ак чы­рай­лы әни­сен кү­реп, За­һир сискә­неп
кит­те.
– Бу әни­ме? Аның чә­че кая? – дип пы­шыл­да­ды.
– Ба­шы бик авырт­кач, җи­ңел бул­сын дип кис­тергән. Үсә
ул, улым, ку­рык­ма.
За­һир ак­рын гы­на ка­ра­ват­ка якын кил­де, йом­шак кы­на
итеп әни­се­нең ба­шын­нан сый­па­ды, бу ябык ха­тын­ның әни­се
икә­ненә ыша­ну авыр иде аңа. За­һир әни­се янын­нан китмә­де,
янәшә­сенә утыр­ды да уян­га­нын көтәргә бул­ды. Үзе әни­се­нең
йөз-чалымындагы һәр сызыгын, һәр чәч бөр­те­ген дикъ­кать
белән күзәт­те. Әни­се чир­ли баш­ла­гач, аңа гел Та­һир дип
эндәшә иде, хә­зер та­ныр микән? Ул чак кы­на ка­гы­лып әнисе­нең ябык би­теннән сый­па­ды, ул шун­дый кай­нар иде, әллә
һа­ман чир­ли микән?
За­һир абый­сы ар­тын­нан Әл­фис тә ки­леп җит­те, ак­рын
гы­на чар­шау ар­тын­нан ба­шын тык­ты, әле абый­сы­на, әле
ка­ра­ват­та ят­кан әни­сенә үре­леп ка­ра­ды. Ан­нан пы­шыл­дап
кы­на:
– Абый, бу әни­ме, ул бит абый ке­шегә ох­ша­ган, чә­че дә
юк, – ди­де.
– Әни, – ди­де За­һир йом­шак кы­на аның чә­ченнән сый­
пап, – те­релгәч, та­гын үсә ул. Якын­рак кил, менә әк­рен генә
сый­пап ка­ра әле.
– Юк, мин кур­кам, уян­са?
– Уян­са­мы, ул без­не кү­рер дә, ай, ул­ла­рым килгән, дияр. – Бәләкәй Әл­фис кур­ка-кур­ка үре­леп, әни­се­нең тыр­па­еп
тор­ган кыс­ка чә­ченә ка­гыл­ды да ку­лын ки­ре тар­тып ал­ды.
Ул ин­де әни­сен юньләп хә­терлә­ми дә иде.
Әл­фия уян­мый­ча кичкә чак­лы йок­ла­ды да йок­ла­ды.
Кем­дер иркәләп аның чә­ченнән сый­пый, кул­ла­ры шун­дый
йом­шак. Ул көч-хәл кү­зен ача тө­шеп:
– Та­һир, – ди­де дә кү­зен йом­ды, – та­гын иркәлә әле,
кул­ла­рың шун­дый йом­шак, җы­лы.
– Әни, бу мин, За­һир, – ди­де улы сөе­неп, әни­се­нең
му­е­нын­нан ко­чак­лап. Әни­се та­гын ни­дер мы­гыр­дан­ды, ыңгы­ра­шып куй­ды. За­һир бе­раз аңа ка­рап тор­ды да маң­га­е­на
ку­лын куй­ды.
– Бар, әби­не ча­кыр, – дип эне­сенә төрт­те.
– Ни бар, әллә уян­ды­мы әни­е­гез?
– Әби, әни ут ке­бек яна, әллә чир­ли микән?
Сә­гыйдә апа ка­бат-ка­бат кы­зы­ның маң­га­ен тот­ты, градус­ник ку­еп ка­ра­гач, аһ ит­те.
– Әти­се дим, әти­се, йө­гер, врач алып кил, тем­пе­ра­ту­расы кы­рык­ка җиткән бит!
Та­биб ки­леп ка­ра­гач, «үпкә­сенә сал­кын тигән, боль­ница­га са­лыр­га кирәк», ди­де. Сә­лим аб­зый аңа те­ше-тыр­на­гы
белән кар­шы төш­те.
– Юк, бер­кая да җибәр­мим, шу­шын­да дә­ва­ла­гыз, бүтән
бер­нин­ди боль­ни­ца­га да җибәр­мим.
– Алай яра­мый бит, Сә­лим аб­зый, мин мон­да гы­на берни дә эшләтә ал­мыйм.
– Теләсә нишләт, тик җибәр­мим. Бер бир­дем ин­де, ике
ел дигәндә кайт­ты. Юк, шун­да дә­ва­ла, бу­лыр­га ти­еш бер
җае. – Сә­лим аб­зый авыр су­лап урын­дык­ка утыр­ды. – Игечи­ге бу­лыр­га ти­еш­тер бит бу га­зап­лар­ның. Ялы­нып со­рыйм,
ка­ра бу күзләргә, – дип, ба­ла­лар­га ишарә яса­ды. – Алып
китмә. Көн-төн көт­теләр әнилә­рен, мәхрүм итмә шу­лар­ны,
дә­ва­ла өйдә генә.
Ап­ты­раш­та кал­ган яшь та­биб кыз та­гын чар­шау ар­ты­на
ке­реп чум­ды. Ни­чек ярдәм итәргә?
– Ярый, мин хә­зер да­ру­лар алып киләм, ә сез, Сә­гыйдә
апа, ук­сус­ны су­га бол­га­ты­гыз да тә­нен шу­ның белән ыш­кыгыз, – дип чы­гып йө­гер­де. Бе­раз­дан кирәк-ярак­ла­рын, уколла­рын, да­ру­ла­рын алып ки­ре кил­де.
Әл­фия биш көн буе бәргәлән­де, ут­та ян­ды, аның акылын­да­мы, юк­мы икә­нен дә аң­лар­лык тү­гел иде. Ың­гы­раша, яна, Та­һир­ны ча­кы­ра. Аның исе­мен ишеткән са­ен өй
эчендә­геләр мы­шык-мы­шык елый­лар. За­һир әни­се­нең баш
очын­нан да китмә­де.
Биш көн дә­ва­мын­да Әл­фия үлем белән тар­тыш­ты, күпме ят­ка­нын да аң­ла­ма­ды, әллә са­таш­ты, әллә төш күр­де.
Ма­тур алан­да Та­һир белән ку­ы­шып уй­ный­лар, имеш, Та­һир
ап-ак ки­емнән икән. Әл­фия Та­һир ар­тын­нан йө­герә, тик то­та
ал­мый, «кая ба­ра­сың, көт ми­не», дип кыч­кы­ра. «Юк, Әл­фия,
си­ңа иртә әле, иярмә, мин ин­де үлгән, ә си­ңа ба­ла­лар­ны үс­терергә кирәк, өйгә кайт, Әл­фия, өйгә», ди­де дә Та­һир то­ман­га
ке­реп югал­ды. Аның уры­ны­на ак чәч­ле ур­ман әби­се генә калды: «Мин си­не кисәт­тем, әле га­зап­ла­рың бетмәгән, нык бул,
син чир­не җиң­дең, кайт бу фа­ни дөнь­я­га, ач кү­зең­не». Ул
кү­зен ачар­га ты­рыш­ты, тик бө­тен нәрсә шәүлә генә бу­лып
кү­рен­де. «Ә­ни-әни» дигән та­выш килгән ке­бек, бер шәүлә
аның өс­тенә иелгән. Авы­зы­на сал­кын су эләккәч, Әл­фия
уя­нып киткәндәй күзлә­рен олы итеп ач­ты. Ба­ла аның авы­зына ка­лак белән су са­ла, үзе җа­ны белән әни­сен ча­кы­ра иде.
Ул шун­да гы­на үз аңы­на ки­леп, улын исенә тө­шер­де, көчхәл пы­шыл­дап, «у­лым, За­һир», ди­де. Әни­се­нең та­вы­шын
ише­теп, улы: «Ә­ни-әни­ем, ач кү­зең­не, ач, җитәр йок­лар­га,
уян», – дип ты­ры­ша-ты­ры­ша әни­се­нең битлә­рен сый­па­ды,
ба­шын ко­чак­лап ал­ды.
Әл­фия ба­ла­сы­ның өзгәлән­үен то­еп ят­ты, күзлә­реннән
мендә­ренә кай­нар яшь тәгәрә­де. Та­һир­ны югал­ту кай­гы­сы
акы­лын то­ма­ла­ды, ба­ла­ла­рын да оныт­тыр­ды, Хо­да­ем, бү­
ген Та­һир ар­тын­нан ки­теп ба­ра яз­ды бит, ба­ла­ла­ры кемгә
ка­лыр иде? Ярыл­ган иреннә­ре белән Әл­фия көчкә ире­нен
кый­мыл­дат­ты, «у­лым, кил якын­рак», дип пы­шыл­да­ды. Заһир, әй­тер­сең, шу­ны гы­на көткән, әни­се яны­на ме­неп ят­ты
да му­е­нын­нан ко­чак­ла­ды:
– Әни, син бүтән без­не таш­лап китмәс­сең бит?
– Юк, ба­лам, – ди­де зә­гыйфь кенә та­выш белән Әл­фия.
Улы­ның бар авыр кай­гы-ки­че­решлә­ре аның үз җа­ны ар­кы­лы
үткәндәй бул­ды. – Мин сез­нең белән, сез­не хә­зер бер­кем дә
рән­җетә ал­мас! – Әти­се үлгәннән бир­ле ты­ныч­лап йок­ла­маган ба­ла әни­се ку­е­нын­да бе­рен­че тап­кыр изе­леп, ты­ныч­лап
йо­кы­га кит­те.
Әл­фи­ягә эре тир бә­реп чык­ты, үзе дә йом­ша­рып, йо­кыга кит­те.
Бәләкәй Әл­фис кенә күп нәрсә­не аң­лап бе­тер­ми иде,
тик шу­лай да абый­сы аңа әни­сен оны­тыр­га бирмә­де, җай
чык­кан са­ен, «ә­ни кайт­кач, әни кайт­кач», дип сөйлә­де. Шу­ңа
күрә Әл­фискә әни кайт­кач бу дөнья бик ма­тур бу­лыр­га, ни
дә бул­са үзгә­рергә ти­еш то­е­ла иде. Менә ул урам­да уй­нап
ары­гач, өйгә ке­реп аша­ды, абый­сы­ның әни­се белән ко­чак­лашып йок­лап ят­ка­нын кү­реп, баш­та бик озак ка­рап тор­ды,
ан­нан әни­се­нең аяк очы­на ме­неп утыр­ды. Әзрәк үзал­ды­на
ни­дер уй­лан­гач, ул да әни­се­нең икен­че ягы­на ме­неп ят­ты,
әни­се­нең кыс­ка чә­чен сый­пап ка­ра­ды. Күтә­ре­леп, янә бер
абый­сы­на, бер әни­сенә ка­рап ят­ты-ят­ты да әни­сен ко­чак­лап
йо­кы­га кит­те.
Әл­фи­я­не ка­рар­га килгән та­биб­ның бу кү­ре­неш­не кү­реп
кү­зенә яшь тул­ды. Ба­ла­лар да, Әл­фия дә ты­ныч­лап йок­лыйлар, Әл­фи­я­нең тән кы­зуы да төшкән, ул шы­быр тиргә ба­тып
ята, алар өче­се дә нин­ди­дер җан ты­ныч­лы­гы­на чум­ган­нар…
Әл­фия бер ат­на­дан тыш­ка чы­гып йө­ри баш­ла­ды, За­һир­ның
шат­лы­гы эченә сый­ма­ды, ул беркөн­не әни­сенә:
– Әни, өйгә кай­тыйк, ми­нем үзе­без­нең өйдә яши­се килә,
мин си­не үзем ка­рар­мын, – дип ялын­ды. Әл­фи­я­нең үзе­нең дә
кай­та­сы килә, тик аны ан­да көткән ял­гыз­лык һәм чын­бар­лык
кур­кы­та, ул бу хак­та таң ат­са уй­лый, кич ят­са уй­лый.
Ул бү­ген бер нык­лы ка­рар­га ки­леп, урам­га чык­ты. Ке­ше
ая­гы йө­ри баш­ла­ган­чы дип, таң ату­га тиз-тиз өенә ат­ла­ды.
Арт кап­ка­дан йор­ты­на үт­те. Ач­кыч­ны та­бып, тыш­кы ишек­не
ач­ты да ур­ман әби­се әйткән бо­зым­ны эз­ли баш­ла­ды. Капшый тор­гач, чын­лап та, бер төргәк ки­леп чык­ты. Әл­фи­я­не
баш­та кур­ку биләп ал­ды, әй­тер­сең, ку­лын пе­шерә – кул­ла­ры
кал­ты­рый баш­ла­ды. Тизрәк ил­теп күмәргә дигән уй белән
бак­ча ар­ты­на ашык­ты, әллә кур­ку­дан, әллә ашы­гу­дан, та­гын
ба­шы авыр­та баш­ла­ды. Төргәк­не учы­на кы­сып, кү­зен йомды, кү­зал­дын­да нин­ди­дер ха­тын-кыз шәүлә­се пәй­да бул­ды,
ул аңа бик тә та­ныш ке­бек то­ел­ды. Әл­фия кур­кып кү­зен
ач­ты, бу ни хәл, әллә та­гын акыл­дан язам ин­де дип, әрәмәлек бу­е­на тө­шеп йө­гер­де. Ке­ше ая­гы бас­мас җир кай­да бар
икән соң ул? Ку­лын­да­гы төргә­ге белән ары чап­ты, би­ре килде, бер җиргә тирән чо­кыр ка­зып, әби куш­кан­ча, «кемнән
килгән – шу­ңа кит­сен, кем яса­ган – шу­ңа кайт­сын» дип
кал­ты­ра­на-кал­ты­ра­на тизрәк кү­меп, ки­ре ашы­га-ашы­га өенә
кайт­ты. Иң тәүдә тәрәзә кап­кач­ла­рын ач­ты, кап­ка терә­вен дә
ал­ды, өй­нең эченә үтәргә йөрә­ге җитмә­де. Шу­лай да ба­ла­лар
кайт­кан­чы үз-үзен әзерләргә, ны­гыр­га кирәк иде. Әл­фия бар
кө­чен җы­еп өй ише­ген үзенә тарт­ты, өйдә­ге сал­кын һа­ва биенә бәр­де. Ишек­не ачык кал­ды­рып, эчкә ат­ла­ды, өй ур­та­сына ба­сып, тирә-ягы­на ка­ран­ды. Ак­рын гы­на үзлә­ре­нең йо­кы
бүлмә­сенә уз­ды, бу киң ка­ра­ват­ны ал­гач, алар бер ай гы­на
йок­лап кал­ды­лар. Кич җитсә, Та­һир ба­ла­лар белән бергә
шун­да ау­ный, ша­я­ра, бу бүлмәдә көлгән, чыр-чу килгән тавыш­лар яң­гы­рап то­рыр иде. Истә­лекләр йөрәк­не ак­тар­ды,
та­мак­ка утыр­ган төер зу­рай­ган­нан зу­рай­ды, күз­не яшь­ле томан кап­ла­ды. Әл­фия йом­шак кы­на итеп җәймә­не сый­па­ды,
кү­зе Та­һир­ның поч­мак­та эле­неп тор­ган, са­бан­туй­га ал­ган
яңа кос­тюм-чал­ба­ры­на кү­зе төш­те. Ки­емнәрдән кү­зен алаал­мый­ча, хәл­сезлә­неп, алар ал­ды­на тезлән­де.

 

Дәвамы бар

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас в