Гаиләсеннән башка ,Гомәр вакытны ничек уздырырга да белмәде.Тизерәк улы белән хатынын өйгә алып кайтасы килде аның.Бөтен җирне ялт итеп юды, җыештырды.Ишек алдын, капка төпләрен кат— кат себерде.Ә менә бүген урманыннан эштән кайтышлый, берсеннән - берсе матур кыр чәчәкләре күтәреп кайтты ул.Иртәгә улым кайта.Бәхет тулы, якты көннәребез башлана дип, Гомәр вазаларга, банкаларга ромашка, кыңгырау чәчәкләре утыртты .Бөтен өй эчен хуш исле чәчәк исе биләп алды. Менә бүген генә, менә бер кичне генә уздырсам , иртәгә алла бирса тулы бер гаилә булып яши башларбыз дип, караватына барып ятты ул.
Иртәгесен табибәләргә дигән бүләкләрен алып , больницага ашыкты яшь әти.Менә аның кулында нәни генә Айнур.Яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен күреп , врачларның да күңеле тулды.Гомәр саклык белән генә улын Мәдинәгә тоттырды да, машинадан бүләкләрен күтәреп килеп, елмаеп торган табибәләргә тапшыра башлады. Берсен дә онытмады Гомәр, иң беренче хәбәр иткән Фәйрүзә апасын да эзләп тапты ул, чын күңелдән бүләкләрен сөенә сөенә тапшырганнан соң,гаилә кайтыр юлга чыкты.. Менә бит Мәдинә! Әйттем бит мин сиңа Чулпан яшәячәк дип.Айнурыбыз авылга яңа сулыш өрәчәк.Күңелле көннәребез.алда әле, диде Гомәр.
Шулай итеп , яшь гаиләнең мәшакатьле дә , күңелле дә көннәре башланып китте.Көндезләрен Гомәр урманда уздырса, эше бетүгә бер кочак чәчәк күтәреп, хатыны белән улы янына ашыкты.Сабый бала елаган тавыш , авылга җан өргәндәй булды.Кичләрен эш бетүгә, хәзер алар өчәүләшеп капка төбенә чыгып утыра башладылар.Шулай итеп , әкрен генәҗәйге көннәр уза торды.Менә бүген дә, өчәүләшеп капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырды алар.Саф, урман һавасын нәни Айнур да ярата шул.Урамга чыгуга, әтисе алып кайткан матур, зәңгәр арбада мес мес килеп , йокыга да китте.Тыныч кына йоклап яткан, нәни балаларына карап, бәхетле Гомәр белән Мәдинә сөенеп, тын гына Айнурны күзәттеләр.Бераздан урман ягыннан искән җылы җәйге җил, тәмле учак исен алып китте.Ул да булмады, гитарада уйнап җырлаган чегән җырлары ишетелде.Аларга кушылып, нәкь чегәнчә Гомәр дә кушылып җырлап җибәрде:
Эх , гитара, гитара
Көмеш кыллары.
Газаплы да, күңелле дә
Чегән юллары...
Иренең чегәнчә җырлаган җырларына күптән ияләнгән Мәдинә: Нишләп бу кадәр күңел кылларын тибрәтә соң бу, чегән җырлары?Шул хәтле моңлы, йөрәк түрләренә үтеп керә диде.Сиңа да шулай тоеламы, хатын? диде Гомәр.Мин дә шулай уйлыйм.Ниндидер бер тере моң бар аларның җырларында.Ләкин бу арада , менә шушындый моңлы җырлар гына җырлый алар.Шаярып, бию көйләрен уйнарга булмый әле хәзер таборда.
-Нигә Гомәр? Ни булган кадерлем? Әллә?Әллә, балалары белән, нәрсәдер булдымы? диде Мәдинә бәбәй арбасын селкеткәләп.Нигә моңа хәтле бер сүз дә әйтмәдең соң?
- Юк, юк хатын.Барсы да әйбәт.Борчылырлык бер нәрсә дә юк, диде Гомәр, борчылган хатынын тынычландырып.Малай тугач , шатлыгым белән уртаклашырга дип , таборга барган иде м мин.Бөтенесе уйга калып утыралар.Бароның ике кызы өстенә, тагын кызлары туган.Ә ул өметләнеп, малай көткән.Чөнки аларның гореф гадәтләре буенча , гаиләдә малай булырга тиеш.Менә шуңа баронга күренеп тормадым мин ул чакта.Аннан соң барырга да әллә ничек кенә шунда, җай чыкмады.Үземнең дә нигәдер барасым килмәде.Шуннан бирле анда барган юк.Инде китеп тә барырлар, килгәннәренә дә байтак вакыт узды .
- Кызык инде дөнья! Һәр милләтнең үз серләре, теле, үз гореф гадәтләре диде Мәдинә, иренә карап.Гореф гадәт дигәндә, әйдә без дә бәби туен уздырып алыйк булмаса.Мулла абзый исем кушкан килеш кенә бит.
Әлбәттә уздырырбыз, әлбәттә.Ләкин әйдә ле хатын, син дә тулысынча рәтләнеп бет.Айнурыбыз да бераз күтәрелсен, яме? Син ризамы ? диде Гомәр.Мин Мәдинә ,иртәгә әни янына барып кайтам әле.Хәлләрен белеп кайтырмын.Аннары , Мәдинә! Тыңла әле мине, диде ул.Мин хатын бүтән болай яши алмыйм.Әнидән тагын бер тапкыр сорап карыйм , бик беләсем килә.Чын әтием кем минем? Мин бөтен җаным тәнем белән сизәм, Камил минем әти түгел.Ул булмагач, менә кем? Кем минем әти? Нигә көзгегә караган саен, чегән ирен күрәм мин?Нәрсә диярсең, кадерлем? диде Гомәр, хатынына карап.
Юк , Гомәр! Юк!диде Мәдинә, 30 елга якын вакыт узган.Теләгән булса әни сиңа сөйләр иде.Димәк теләми, те- лә- ми.Нигә син һаман аның җанын телгәлисең? Бәлки сөйләмәскә берәр сәбәбе бардыр?Шулай булгач, аның ярасына тоз салып, бу хакта сорама яме.Үзеңнең чегән икәнеңне белдең ди, я шуннан нәрсә?
Ләкин , Мәдинә! Һәр кеше үзенең туу тарихын белергә тиештер бит,һәм дөресен.Мин дә үземне гомер буе борчыган сорауларыма җавап аласым килә иде шул.Ярар, ярар, алай булгач, сорамыйм инде.Сорамыйм.Хәлләрен белеп кайтырмын, бәлки кунакка да кайтыр диде Гомәр.Аларның тын гына сөйләшеп утыруларын уллары бозды.Уянып, елап та җибәрде ул.Әй, улым! Мине оныттылар дисеңме? дип көлде Гомәр, арбаны селкеткәләп.Әйдә Мәдинә керик, озак утырдык бүген.Табордан да җырлар ишетелми башлады дип, арбаны тартып өйгә кереп китте алар.
Икенче көнне Гомәр, урман җиләгеннән кайнаткан варенье, кипкән мәтрүшкәләр алып, район үзәгенә китте.Ул килгәндә, әнисе чәй кайнатып йөри иде.Ә улым! Син килдең мени? Әйдә, әйдә түргә уз диде ул, бик сагынган идем инде.Бүген килерсең дип уйлаган идем аны,йөрәгем белеп сизенгән икән.Айнур белән Мәдинә ничек?
Бар да әйбәт, әни! дип елмайды Гомәр.Айнур да үсә, күзгә күренә башлады инд е хәзер.Ә син әни, үзең ничек? Бер көе яшәп ятасыңмы? Мин сине бүген авылга алып кайтам.Бераз бездә торырсың. Мәдинә дә чакырып, көтеп калды, диде ул әнисенә, ягымлы караш ташлап.Аннары әни,дип сүзен дәвам итте Гомәр.Теге урман буендагы аланга, тагын чегәннәр килде.Кичләрен гитарада уйнап җырлаганнарын тыңларбыз.
Малаеның, чегәннәр килде, дигәнен ишетүгә әнисенең йөзе агарып китте, кулына алган дисбесе, чылтырап идәнгә килеп төште...
Әнисе сүзсез генә, идәндә яткан , хөрмә төшеннән тезеп ясалган дисбесен иелеп алды да, әле кайнап та чыкмагын чәйнеген барып сүндерде.Аннары Гомәргә беренче тапкыр күргәндәй, текәлеп карап торды һәм диванга барып утырды.Әнисенең бу карашыннан куркып куйды Гомәр.Чөнки аның күзләрендә сөенеч катыш сагыш та, рәхмәт белән рәнҗү дә, барсы да сыйган иде.
Утыр әле улым, яныма диде әнисе, диванга җәелгән яшел япманы сыпырып.Утыр Гомәр һәм тыңла, бер сүз әйтеп тә сүземне бүлдермә.Аннан бераз , нәрсәдән башларга белми, альяпкыч итәген бөтереп торды да, битен сыпырып куйды.Гомәр бөтен барлыгы белән, әнисенең нәрсә сөйләргә җыенганын аңлады.Әни,әгәр сиңа авыр икән, берни кирәкми, сөйләмә диде ул.Ләкин әнисе, бүлдермә дип әйттем бит мин сиңа дип, сөйләп китте...
- Чегәннәр ул, Гомәр, безнең якларны гомер буе үз иттеләр.Без яшь вакытларда да, тарантасларга төялеп киләләр иде.Кайсы елны әллә ничә төркем була иде әле.Бер табор китте инде дип торганда гына, икенчеләре килеп урнаша иде.Авылга кереп интектереп йөрмәделәр, кеше әйберен дә урламадылар.Шулай тукталып, ял итәләр иде дә, шау гөр килеп китеп тә баралар иде.Чулпанлылар,якында гына урнашкан Өч наратлылар да, ияләнеп бетте аларга, зарланып, сүз эзләп йөрүче булмады.Ул елны да урман тутырып ятты алар.Кичен гитара , җыр тавышлары белән авыл тула иде.Әле алар киткәч, ничектер ямансу, күңелгә моңсу булып та кала иде.
Шулай бер кичне , бик күп сөт бирә торган сыерыбыз кайтмады.Әти белән әни якын тирәләрдән генә караштырдылар да , икәүләшеп урманга чаптылар.Ә мин урман буендагы болынга йөгердем.Үзәннәрне, чишмә буйларын карагач, Зорька, Зорька ! дип, урман читенә басып тын калдым.Ул арада чытырдап агач сынган тавыш ишетелде.Мин сыерыбыз дип уйлап, урманга кереп киттем.
Әйдә өйгә кайтабыз, хулиган, дип кычкыруым булды, кемдер арттан бик каты итеп, башыма китереп сукты.Күпме вакыт аңсыз ятканмындыр, айнып киткәндә , яшел чирәм өстендә ята идем.Күлмәгем буйдан буйга ертылган, бар гәүдәм авырта.Эшнең нидә икәнен тиз аңлап алдым мин.Торып, як ягыма карандым , ләкин тирә як тып- тын.Кешенең әсәре дә юк.Ә җирдә бер кулъяулык ята, нишләптер шуны иелеп алсам, бер почмагына Алмаз дип, икенче почмагында, чигелеп бетмәгән З хәрефе чигелгән , аны кесәмә тыгып,бер ике адым атласам , кызыл ефәк билбау күрдем.Алмаз дигәнне күргәч, мин әле Өч нарат егетен уйлаган идем, ә бу билбау.Аны бары чегәннәр генә бәйли иде.Йөрәгем әрнүенә чыдый алмыйча, күлмәгемне тоткалап, елгага йөгердем.Янәсе суга батам.Ахмак.Йөгереп елга ярына килеп кенә җиткән идем, күрәм Зорькабыз тора.Мине күрүгә, яныма йөгереп диярлек килеп басты да, күзләрен мөлдерәтеп миңа карап тора.Ә күзләреннән яшь тама.Ул да булмады, мине юатырга теләгәндәй , кулларымнан ялый башлады.Шул чакта, сыерыбыз минем тормышны саклап калды.Бераз шулай карашып торганнан Зорьканы җитәкләп , елый- елый кайтып киттем.Кайтсам әти белән әни капка төбендә, кайгырып басып торалар.Минем елаганны күргәч, алар да елап җибәрде.Мине сыер табылганга елый дип белгәннәрдер инде, аны- моны бер нәрсә дә сизүче булмады.
Озак та тормады, Камил килеп җитте.Ул мине бик яратып, артымнан калмый йөрүче күрше егете иде.Әти белән әни дә бик яраталар иде үзен.Мин юынып, өстемне алыштырдым да , аның белән кич чыгып киттем.Каян шундый көч тапканмындыр үземдә, белмим.Йөрәгем, җаным елый, ә үзем көлгән булам.Йөри торгач егетем минем белән нидер булганын сизенеп, ни булды ?дип күземә карады.Шунда Камилемә елый - елый әле яңа булган хәлне сөйләдем.Ул авыл егетләрен җыеп, таборга барырга теләгән иде, көчкә туктатып кала алдым.Чөнки чегәннәрнең бөтенесең диярлек билләрендә пычак, ни буласын бер кеше белми бит.Аннары бу хәлне бөтен дөнья белер дип тә курыктым.Әгәр яратасың икән, икебез арасында гына калсын дип ялынгач, ул риза булды.Бер ай да узмады, мин үземнең авырлы икәнемне белдем, синең белән улым.Инде авылдан чыгып китәргә дә уйлаган идем ул вакытта, әтиең генә туктатып калды.Бер кая җибәрмим, мин яратам сине.Әйдә өйләнешик дигәч, риза булдым инде.Менә шундый хәлләр Гомәр.Теге вакытта сорагач, " җен баласы" дигәнгә үпкәләмә син улым.Чөнки мин ул кешене җенгә тиңләп йөрдем бит.Ә Камил әтиең бик яратты сине, энең белән бервакытта да аерып карамады сезне.Икегезне дә яратып, назлап үстерде.
Димәк мин чегән малае , әни? Әтигә охшашлыгым булса да, мин гомер буе үземдә чегән чалымнары күрдем шул, шуңа күрә беләсем килеп, гел сорадым , диде Гомәр.Әни, ә Алмаз? Ул бит татар исеме? Шулай түгелме?.
Әйе, ләкин чегәннәр дә бу исем очрый, чөнки алар баларына асылташ исемнәре кушарга ярата.Злата, Рубина, Алмаз.Кулъяулык нәкъ менә шул чегәннеке, ә З хәрефе ? Бәлки йөргән кызы, я хатыныдыр.
И әнием, шундый авыр серне ничә еллар, ничек саклап килдең.Мине аңламас дидеңме ? Рәхмәт сиңа әнием, мине югалтмавың , шулай кадерләп яхшы тәрбия биргәнең өчен рәхмәт, дип Гомәр әнисен кочып алды.Әни! Ә нигә сез шундый матур Чулпаныбыздан күчеп китәргә булдыгыз? Менә аңа җавап бирә аласыңмы? Әллә , авылдашларның мине " чегән арбасыннан төшеп калган" дигән сүзләреннән курыктыгызмы?
Юк ла улым.Син әтиеңә ошагач , бу хакта белүче дә булмады.Сизмәделәр дә.Сине яратып кына шулай диләр иде.Аннары әтиеңне якын тирә бик хөрмәт итте.Белсәләр дә, бәлки әйтүче табылмас иде.Ул бик акыллы булды,гомер буе мине дә яратып яшәде, ялгышып та авыр сүз әйткәне булмады.Мин кайвакыт сиңа дөресен сөйлик дисәм дә, алар икесе дә минем яраткан улларым, бетте китте дия иде.Ә менә , нигә Чулпаннан күчеп китегез дисеңме? Ансына улым, сәбәп бар, диде әнисе.Бер җәйдә, сиңа дүрт яшьләр булдымы икән, без сине югалта яздык.Мин бакчада идем, әтиең мәктәбендә.Ә син урамда, әтиең агачтан ясап биргән машина белән уйнап калдың.Менә шул вакытта , кайдан гына килеп чыккандыр, бер чегән хатыны сине җитәкләп качарга маташкан.Әле ярый, күршебезнең кайтып килеше булган, ул күреп, тавыш куптарды.Ходай рәхмәте белән ул чакта, күршем чыкмаса, белмим, ни булыр иде.Шуннан бирле, сезнең өчен куркып яшәдек.Ә менә икенче елны Камилне, район үзәгенә мәктәп директоры итеп куйдылар да, без сөенеп риза булдык.Менә шушы фатирны бирделәр.Калганын улым үзең беләсең инде дип, әнисе Гомәргә карады.Даа, әни! Күпме нәрсәләрне белми яшәгәнмен бит, диде Гомәр. Әтием белән сиңа бик зур рәхмәт.
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова