– Берни дә уйламыйм. Кем ясаганын белсәм, кулына
алып барып тоттырыр идем.
Илшат абыйсы эндәшмәде. Аның да бу турыда уйласа,
каны кайный, тик баланы гаепли алмый, яраталар алар бу
баланы.
Ишек акрын гына ачылды да Рөстәмнең башы күренде.
– Әлләй, кызым уянган бит, – диде елмаеп.
Бала тиз генә Илшат абыйсы алдыннан төште дә әтисенә
каршы йөгерде. Рөстәм тиз генә бәдрәфкә дә алып барып килде. – Илшат абый, менә, договорны карап чык әле, – диде
бик канәгать елмаеп. Илшат кәгазьләргә күз йөртеп чыкты
да күзләре түгәрәкләнде.
– Кайдан таптың син бу кешене?
– Теге вакыт юлга реклама бирдекме, аннан, «КамАЗ»лар җыелып торган җиргә мин визиткалар тараттыммы, менә
шул реклама эшли башлады. Болар чиста акчага эшләргә
җыеналар.
– Ну молодцы, шәп контракт! Точно машиналык чыга
бу синең. Киттек алайса тир түгәргә, хәзер кызларга гына
әйтәм дә.
Рөстәм Гүзәлгә эндәшмәде дә, караш та ташламады.
Рөстәм баланы күтәреп чыгып китте, Илшат абыйсы кайларгадыр шалтыратып, үз эше белән булды. Гүзәл коридорга
башын тыгып карады. Рөстәм бер кызның биленнән тиз генә
кочып алды, нигәдер бик күңелле итеп көлештеләр. Гүзәлнең
моңа тагын ачуы килде. Үзе дә аңламады – нигә бу акбашка
җене котыра? Теләсә нәрсә эшләсен шунда, кочмагае. Эш
беткәч, Илшат абыйсы белән спортзалда узышмактан гер
күтәрергә тотындылар, Бала алай-болай чабулап уйнады.
Гүзәл Рөстәмне күзәтте, хатын-кызлар нәрсәсен табалар
соң, нәрсәсе бар соң искитәрлек? Гер күтәргәндә җилкәләр
киңәеп китә, бил нечкә генә, мондый озын гәүдәлеләр челән
кебек ябык, нечкә була, бу, ахрысы, гел сеңер генә. Абыйсы
да элек моның ишегә бер дә исе китми иде, хәзер аның да
матур буласы килә. Рөстәм Гүзәлнең карашын тотып алды,
бермәлгә күзләр бәйләнеп тордылар, Гүзәл әллә нишләп
китте. Ирләр тирләп-пешеп тимер герләр күтәргәннән соң
душка кереп чайканып чыктылар. Рөстәм Гүзәл янына килеп
утырып, киенә башлады. Аннан тәмле, кыйммәтле хушбуй
һәм башны әйләндергеч ирләр исе килеп китте.
– Нәрсә карашың белән сихерләп утырасың, ә? – диде
елмаеп, күзләрен кыса төшеп. Гүзәл әллә аннан килгән искә,
әллә аның шундый карашыннан ни дип җавап бирергә белмичә, иләс-миләс килеп утыра бирде. Күңелен нидер кытыклады. Рөстәмнең алдына бала килеп менде.
– Әтием, әтием, – дип кочаклап, иреннәреннән үпте,
юеш чәчләреннән сыйпады. Гүзәл шым гына аларны күзәтте. Алардагы эчкерсез мәхәббәтне аңлый алмады. Гүзәлне
дә әтисе шулай эчкерсез ярата, тик бу бит аның баласы түгел...
– Хәзер безгә барабыз, җиңгәң анда тәмле әйберләр
пешерә, – диде Илшат абыйсы. Бүгенге көн әллә нинди булды. Беренче тапкыр бергәләп, чын гаилә кебек көнне бергә
үткәрделәр. Җиңгәләренең тәмле бәлешен ашап, бергәләшеп
кайтып киттеләр. Эш шуннан ары китмәде. Шулай да соңгы
вакытларда Гүзәл тынып калды, күбрәк өйдә утырды. Ляляны өйгә китермәскә тырышты, анысы да әрсез булып чыкты,
юкны бар итеп, килә дә керә. Килсә, юк-бар сораулар биргән
булып, Рөстәм яныннан китми. Тегесе дә шуңа ыржаеп утыра. Гүзәл үзендә туган көнчелеккә аптырады. Ике ел бергә
яшәп, бар дип тә белмәгән акбашны көнлә инде. Илдары
белән дә очрашасы килмәде. Алар барысы да вакытлы мавыгулар гына иде. Ә монда ни булды соң?
Балалар бакчасы сөйләштеләр, тик яңа елдан соң гына
булырга тиеш, әле шуңа чаклы җиңги карап торды. Гүзәл
беркөнне:
– Өйдә калдыр, мин бүген укырга бармыйм, – дигән иде,
Рөстәм беренче тапкыр күргәндәй карады. Нидер әйтергә
теләп авызын ачты да тыелып калды, баланы калдырмады,
киендереп алып чыгып китте.
Яңа ел алдыннан бәйрәмнәр башланды. Рөстәм матур
яхшы куртка белән модалы бүрек киеп кайтты. Баланың да
өстендә яңа матур киемнәр. Тагын әллә нәрсәләр күтәренеп
кайтып керделәр.
– Сәлам, күрше, – диде Рөстәм бик канәгать төс белән.
Гүзәл дә Яңа ел кичәсенә җыенган иде. Өстендә матур
күлмәк, үзе дә күз явын алырлык чибәр. Рөстәм аңа карап
торды:
– Сине бүген берәр бай бизнесмен алып китәр инде.
– Ә син алыр идеңме? – диде Гүзәл башын кыек салып,
үзенә игътибар итүгә бик сөенеп.
– Бер алдым бит инде, җитәр, хәзер кара башлылар алсын.
– Ә шулай да, чынлап...
– Сине белмәсәм, бәлки, кем белә... Юк, алмас идем,
мондый чибәрлеккә карап кына торырга була, кагылырга ярамый, чөнки артык чибәр. Ә мин хатын-кызны пыр туздырып
иркәлим, пыр туздырып яратам, икебез дә акылдан шашып,
хәлдән тайганчы.
Гүзәлнең күзләре түгәрәкләнде, авызын ачып, әйтәсе
сүзен әйтәлми торды.
– Акбаш, кайда, кайчан, кемне? – диде шаккатып.
– Монысы инде ирләр эше, – диде, Гүзәлнең борын
очына йомшак кына чиртеп. Аннан тагын да баш әйләндергеч тәмле ис килеп китте. – Яңа ел турында ни уйлыйсың?
Мин быел авылга кайтмыйм, Яңа елны дуслар белән монда
каршылыйм.
– Мондамы, юк, монда беркемне дә алып кайтмыйсың!
– Дөрес әйтәсең, Гөлназ белән Яңа ел үткәнче кунакка
китәбез. Тик бабайга үзең аңлат, кайтыгыз дип бәйләнмәсен.
Рөстәм арлы-бирле йөренде, нәрсәдер эшләде, үзе
сөйләнде. Гүзәл әтисенә ничек аңлатыр соң, кая бара ул ба
ла белән? Әтисе бүген генә шалтыратты, килеп алам дип.
Рөстәм кырт кисте, кайтмыйм, диде. Шулай булгач, аңа да
монда калырга туры килер. Гүзәл Рөстәмнең Яңа елда кая
да булса китәсенә ышанмады, ә ул утыз бере көндез үк җыена башлады. Башта баланы юындырып чыгарды, аннан үзе
биленә сөлге бәйләп, Гүзәл янында арлы-бирле үтеп йөрде.
Гүзәл күз кыры белән генә аның гәүдәсен, йөрешен күзәтте.
Аннан килгән тәмле ис тагын күңелен дулкынландырды.
Рөстәм шулчаклы үз-үзенә ышанып, үзен иркен тота. Ул хәзер элекке кебек үткән саен тешләшми дә. Әллә нинди буй
җитмәс нәрсәгә әйләнде. Рөстәм кара күлмәк белән матур
ялтыр каешлы кара чалбардан, аксыл чәчләрен матур итеп
тарап куйган. Гөлназның да өстендә матур күлмәк. Икәү бертуктаусыз чырык-чырык киләләр. Гүзәлнең элек бернәрсәгә
исе китми иде, бала елаган чакта да тырнак буяп, китап
укыган булса, хәзер алай яшәү туйдырды. Теге бүлмәдә көлешәләр, шаяралар, анда тормыш кайный. Әйтерсең, бу өйдә
алар икәү генә, Гүзәлне күрүче дә, белүче дә юк. Хәтта бала
да аның ишеген урап уза.
Рөстәм олы сумка белән ишеккә юнәлде, чыгар алдыннан:
– Яңа ел белән! Без киттек, – диде. Гүзәл ни әйтергә белмичә, ишек яңагына сөялеп басып калды. Өйдә кал дияргә
горурлыгы җитмәде. Ляляны авылга кайтып китәбез дип
алдады, дөресен әйткәндә, аның белән башка аралашасы килми. Бәй, нишләргә соң инде, хәзер ничәмә көн буена берүзе
утырамыни инде? Абыйларга барыргадыр бәлки? Җиңги корсакка узганнан бирле артык тын да алырга куркалар. Өйдә
булсалар, бәлки аларга барыргадыр. Тик анда барып та елап
утырасы килми. Ярый, абый барыбер шалтыратачак. Гүзәл
җыенды да шунда китте.
– Бәй, кая калганнар? – дип каршы алды абыйсы.
– Китте каядыр, бәйрәмнәр үткәч кенә кайтабыз, диде.
Өйдә тынлык урнашты.
– Тәк, уеннан уймак, киткән алайса. Ярый, нишлисең
бит, үзең шулай теләдең.
– Абый, нишлим инде, әти килсә? Шуңа аптырыйм, ул
бит һәрвакыт бала белән, кая да булса йөридер дип башыма
да килмәде.
– Дөресен әйт, сиңа бит аның кирәге юк, ә нигә күңелең
боек?
– Белмим, өй буш, күңелсез. – Өчесе дә эндәшми тордылар. – Мин сездә генә каршылыйм инде Яңа елны.
– Кал. Син үскәнсең түгелме соң, сеңлекәш, ә? Уйларга
өйрәнәсең түгелме соң? Да, андый егетне кулдан ычкындырмаячаклар. Бала дисең, менә шул бала белән бәйләячәкләр дә
инде. Син шул баланы яратмыйча, ул да сине яратмаячак..
Гүзәл башын аска иеп утыра бирде, никтер күңелгә авыр
иде. Гомер узган кебек, алда берни дә көтми, никтер Рөстәм
әйләнә дә уена килеп керә, акрынлап бөтен күңелен биләп
алды бит. Баланы да әллә кемгә алып китте. Вакыт узган саен бала белән үзен ничек тотарга белмәде. Анда тәкәбберлек
тә, көнчелек тә җитәрлек иде шул. Башкалар кызыккан әйбер
һичшиксез аныкы булырга тиеш. Рөстәмне башкалар күреп
кызыкканга, ул да кызыксына башлады. Менә хәзер үзе дә
белми ни кирәген. Яратмый бит ул аны, ә көнләшә башлады.
Чукынсын, китсә китәр. Озак моңая белми ул, берәр нәрсә
уйлап табар әле.
Яңа елны Гүзәл абыйлары белән каршылады да икенче көнне ашыгып өйгә кайтты. Кайтканнардыр дип уйлады,
тик өй буш, тып-тыныч. Бүтән вакытта кайтып кергәндә,
Рөстәм бала белән я кухняда кайнаша, ни дә булса пешерә,
я бүлмәдә караватта икәү шаяралар, эчләре катып көләләр. Ә
бүген тынлык. Гүзәл төшкә чаклы өйдән чыкмыйча утырды,
аннан түзә алмады, кибетләрдә йөреп керергә, бераз онытылырга дип урамга чыгып китте. Урам бәйрәмчә бизәлгән,
Яңа ел чыршысы ялт та йолт килә. Халык кичәге бәйрәм
шаукымыннан арынмаган, күңелләре күтәренке, шаяралар,
көләләр. Гүзәл үзен беркайчан булмаганча ялгыз тойды. Кая
карама, парлы халык, балаларын күтәргәннәр. Болай ялгыз
аптырап йөргәнне берәр таныш күреп калмасын дип, ерак
түгел зур өч катлы кибеткә борылды. Халык урамда, чыршы
янында, монда кеше юктыр дип уйлаган иде дә, монда да кая
карама кеше. Икенче катта кафе, әллә чәй эчеп чыгарга дип,
шунда борылды. Шулчак бер өстәл артында утыручылар таныш кебек тоелды, кабат борылып карады. Тезләре бөгелеп
китте. Рөстәм бер яшь хатын белән утыра, каршыларында
ике бала. Рөстәм теге хатыннан күзен алмый, елмая, кочаклап битеннән үбә. Теге хатын да иркәләнә, башын аның
күкрәгенә салып көлә, назлана. Гүзәл акрын гына артына
чигенде, күреп калганчы дип бөтенләй чыгып ук китте. Өйгә
кайтып керде, нишләргә белмичә, бер шампанны алып эчте,
исергәч, утырып елады. Рөстәм бүген дә кайтмады. Алар
бәйрәмнәр үткәч, өчесе генә кайттылар.
– Сәлам, күрше, Яңа еллар белән! Кая кунаклар?
– Нинди кунак кирәк сиңа? Өч көн синең аркада өйдән
чыкмыйча утырдым.
– Бәй, кая егетләр, кызлар, кая кара башлы мәхәббәтең?
– Юк миндә бернинди дә мәхәббәт, синдә ул сары башлы мәхәббәтләр.
– Әйе, сары башлы шул, каян белдең?
– Харап кочаклашып утыра идегез.
– Ошадымы сиңа, матур кыз, әйеме?
– Нинди кыз булсын, балалы хатын бит ул.
– Син дә балалы хатын бит, онытма, аннан гына сине
ямьсез дип булмый бит, – диде бик якын килеп, Гүзәлнең
күзләренә карап.
Аның якынлыгыннан Гүзәл әллә нишләп китте. Күзләр
дә бераз бәйләнеп тордылар. Рөстәм күзләрен кыса төшеп,
бераз карап торды да елмаеп китеп барды.
– Гөлназ, әйдә ятып йоклыйбыз, арытты бу йокысыз
төннәр, – диде Гүзәл ишетерлек итеп. Бераздан тындылар.
Гүзәл аяк очларына гына басып, үрелеп кенә бүлмә эченә
карады. Икәү кочаклашып тәмле итеп йоклыйлар иде. Ул
бераз көнләшеп карап торды. Бу көннәрдә йөрәген нидер
борчып, ул да арыды. Аның да алар янына ятып, онытылып,
тынычлап йоклыйсы килде. Кара инде, бала әтисе куенына
ничегрәк кереп чумган! Бөдрә чәчләре мендәргә таралып
ята. Рөстәм туганнан бирле баланың чәчен кисми, Гөлназ
буйга кечкенә булса да, чәче инде иңбашларыннан төшеп
тора. Гүзәл бераз карап торды да өсләренә бер юка җәймә
ябып куйды. Юк, беркемгә, беркая да җибәрәсе килми аларны. Тик нишләргә соң, соңга калмадымы икән?
Гөлназга ике яшь тулды. Гүзәл ничек итсә итте, авылга
кайтып үткәрергә кирәк, тагын чыгып китмәсен дигән уйга
килде. Акрынлап баланы үзенә чакыра, пешеренгәндә ни
дә булса бирә. Бала аркылы Рөстәмнең күңеленә юл эзләде.
Илшат абыйсын да кисәтеп куйды. Бәйрәмнәрдә монда калдырмаска, авылга алып кайтырга кирәк. Абыйсы да бераз
сеңлесенә карап торды да:
– Акылыңа килсәң, ярдәм итәрмен, – диде.
Авылда гөрләтеп баланың туган көнен үткәрделәр.
Рөстәм төнлә чыгып китеп, тагын кайдадыр бик озак кына йөреп кайтты. Икесе дә клубка йөрмиләр. Гүзәл бөтен яңалыкны элекке дус кызы аркылы белеп тора. Ул кайтканны ишетү
белән кереп җитә. Хәтта ул да Рөстәмгә карап-карап ала.
– Кара әле, син бу акбаштан чын ир кеше ясагансың
бит, әй. Кем уйлаган?! Шундый чибәр егет булган да киткән,
кара, ничек үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшә, танырлык та
түгел.
– Шулай, тырышабыз, – дигән булды Гүзәл. Рөстәмне
үзенең янына чакырып утыртты да беләгеннән кочаклап
алды. Рөстәм пружина урынына тартылып куйды. Уенны
аңлап, сер бирмәде.
– Кемнең сөяген кимерәсез, кызлар?
– Синекен инде, синекен, – дигән булды Гүзәл аның чәченнән сыйпап. Рөстәм дә, ни булды сиңа дигәндәй, аптырап
карады.
– Үзеңә килешә тагын бай кияве булу, әллә кем булып
киткәнсең! – диде классташы. Рөстәм, тагын ни ишетермен
икән дип, аңа күзләрен кыса биреп карап торды, ә ул озак
көттермәде. – Син барыбызга карый да акыллырак булып
чыктың. Гүзәлгә өйләнмәсәң, йөрер идең әле безнең кебек ни
укырга, ни эшкә керә алмыйча. Белдең кая үрелергә. – Гүзәл
белән Рөстәм икесе дә сагаеп тынып калдылар. – Заһир абыеңның юлына аркылы төшәргә курыкмадың, шулай, байлык
бүлгәндә туганлык юк диләр шул.
Рөстәм кинәт кабынып китмәкче иде дә, Гүзәл җилкәсенә басып туктатты.
– Беләсең килсә, мин үзем сайладым Рөстәмне, бәлки
мин аны гына яратканмындыр.
– Синме? Кеше ышандырып утырма, күралмый идең бит
син аны, гел эләгешеп кенә бара идегез. Синең бит аңа исеме
белән дә эндәшкәнең булмады. Акбаш кына дия идең.
Гүзәлнең түземлеге бетте:
– Нәрсә әле безнең өйгә кереп, безнең белән телләшеп
утырасың?
– Әйтеп бетер, классташ, эчеңдә калмасын, – диде
Рөстәм.
– Бай кызга өйләнмәсәң, йөрер идең әле акбаш Мөнирә
малае булып. Син дә, Гүзәл, Лилиягә үч итеп акбашны үзеңә
өйләндердең, әллә мине белми дисеңме?
– Кара әле, сиңа күлмәк кирәкме, әллә кофта кирәкме? – диде Гүзәл зәһәр караш ташлап. – Мине дә әллә белми
дисеңме сиңа ни кирәген? Мине Лилиягә сөйләп, аннан аласың, миңа аны сөйләп, миннән аласың. Бу юлы ни кирәк?
Рөстәм хатын-кызның тарткалашканын тыңлап торырга
теләмәде, торып чыгып китте. Алайса, авыл халкы Мөнирәнең акбашы акчага була өйләнде дип уйлый... Өйләнгәннән
бирле бар классташ дусларыннан аерылды, чөнки әнә шундый сорауларга ни дип җавап бирергә белмәде. Хәзер кемгә
нәрсә аңлатасың? Моның очына ничек чыгарга? Эх, өйгә
кайтсаң иде, әнисе дә, әтисе дә булсын иде. Ул да болай ялгыз булмас иде.
Кичә төнлә капка алдын әллә ничә урады. Шул да рәхәтлек бирә. Бәләкәй чактагы кебек, шул өйнең эченә керәсе
килә. Рөстәм кар астында калган беседкага кереп утырды.
Кичә монда шашлык кыздырдылар, Гөлназны өстәлгә бастырып биеттеләр. Алар аны үзләренеке дип уйлыйлар, ә Рөстәм
аны тик үзенеке генә итеп күрә. Чөнки шундый эчкерсез
итеп аны шушы бала гына ярата белә. Әлфия әниләренә
торырга килгәч, ул күбрәк кечкенә Әдиләгә сыенды. Хәзер
дә ярата сеңлесен. Ул инде җиткән кыз булып килә. Әнисе
кебек чибәр, кояш кебек якты йөзле. Аларны искә алган саен
үз өйләренә кайтасы, бар туганнары белән бергәләп утырып,
әнисенең токмачлы ашын, әнисе пешергән ипине ашыйсы
килә. Рөстәм тирә-ягына күтәрелеп карады: тымык кына
итеп кар ява, җилсез матур көн. Болай карауга бар да яхшы
кебек, тик болар аныкы түгел шул. Килгәннән бирле бүген
я иртәгә китәсе дигән хис аның күңел түренә кереп сеңгән.
Гүзәл белән сөйләшенгән ике ел да үтеп китте, тик ул алардан аерыла алмый. Нәрсә тота? Күтәрелеп чыгып китеп
тә кая бара? Чыгып китсә, Илшат абый да янында тотарга
теләмәс шул. Бөтенләй ялгыз калудан курка түгелме соң?
Гүзәл дә соңгы вакытта үзен әллә ничек сәер тота. Кайчак
томырылып карап тора, элекке кебек телләшми дә. Бүгенге
кыланышын ничек аңларга? Сүз әйттерәсе килми. Лилиягә
үч итеп, ди тегесе. Анда тагын нинди үче булгандыр? Рөстәм
Лилияне ике-өч тапкыр гына озатып барды, йөрәгендә әлләни эз дә калдырмады. Мәктәп еллары белән чагыштырганда,
ул инде бөтенләй башка кеше. Бу хатын-кызлар бигрәк күпкырлы инде. Катя белән Гүзәлне чагыштырырлык та түгел.
Катя йомшак кына итеп, кызу канын кыздырмыйча җитәкләп
барган кебек, ә Гүзәл янында тыныч яшәп булмаячак. Бер
этлек көт тә тор.
– Әти, әти! – дигәнгә Рөстәм сискәнеп китте. Гүзәл
баланы киендереп, аның янына чыккан иде. Гөлназ әтисен
кочаклап алды.
– Менә, елый, әти кая, дип таптырта. – Гүзәл аның каршысына килеп утырды.
– Нәрсә, әйтәсен әйткәләшеп беттегезме? Алайса, син
мине Лилиядән аерыр өчен тырыштың инде, аның ни гаебе
бар иде синең алда? Хәзер нишлибез инде? – Рөстәм текәлеп
Гүзәлнең күзләренә карады. Гүзәл карашларын яшерде, туры
карый алмады. Озын тырнагы белән тырышып-тырышып
өстәлне каезлады. Алар янына бабасы килеп керде.
– Менә сез кайда икән, әйдә, кияү, бер нәрсә күрсәтәм.
Рөстәм бабасына иярде, аңа Гүзәл белән бала да тагылды. Капка алдында бабасының иске машинасы тора, олы
корсагын киереп, аңа сөялеп Сафуан абый баскан.
– Менә, кияү, пока өйрәнгәнче йөреп торырга ярар. Бу
минем иске машина, тик иске дигәч тә, әллә ни иске дә түгел
әле. – Чынлап та, карап торуга кып-кызыл булып ялтырап
тора, тышкы кыяфәте бер дигән. – Сафуан рәтләсе җирләрен
рәтләде, күптән йөрелмәгән бит, шуңа каратасы иттем. Утыр,
йөреп кил әле.
Рөстәм бер машинага, бер Сафуан абыйга карап алды.
Эндәшкәч тә ишетми, машина ишегенә сөялеп тора. Нәрсәгә
катты соң дип, Рөстәм артына борылып карады. Артта Гүзәл
белән бала гына тора.
– Сафуан абый, нәрсә катып торасың, кая, утырыйм
әле, – диде.
Шулчак Гүзәл якын килеп, Сафуанның йөзенә текәлде,
бер Сафуанга, бер балага иелеп карады. Сафуанның бит
очында зур гына миң, елмайса, шул миң бит чокырына кереп
бата. Гөлназның да нәкъ шулай иде. Аның чәче дә бөдрә иде
бугай. Гүзәлнең күзләре түгәрәкләнде, авызын ачты, кычкыра алмады, йөзе ак чүпрәктәй ап-ак булды. Сафуан абый
да кызарып чыкты, ә битендә буй-буй эзләр ап-ак булып сузылып калды. Рөстәм эшне тиз аңлап алды. Тик нишләргә
белмичә, ул да катып калды. Бала бит карап тора, бабай да
монда. Гүзәл күз иярмәс тизлектә Сафуанга сикерде. Озын
каты тырнаклары белән битен сыдырып төшерде. Сафуан
абый битен каплап, арты белән чигенмәкче иде, нәрсәгәдер
абынып егылды. Гүзәл аның өстенә очып кунды, тырмый
алган чаклы бар җирен тырмап бетерде, бөтен җире канга
батты. Әтисе Гүзәлне читкә алмакчы булды:
– Нишләвең бу, ник кешегә ташланасың?
– Җирәнгеч, ал көчләп ясаган балаңны, алып кайт
өеңә! – Гүзәл әтисенең кулыннан ычкынып китте дә җирдә
тора алмый яткан Сафуанның җан җиренә бар ачуы белән
китереп типте. Сафуан авыртуга елан кебек йомарланып
ятты. Ни карышмады, ни торып йөгермәде. Рөстәм Гүзәлне
тартып алды да авызын учы белән каплады.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.