Чыгарылыш кичәләре бетүгә, яшьләр ашыга-ашыга
зур шәһәрләргә юл алдылар. Рөстәм кебекләр кая барырга
белмичә авылда калдылар. «Ярый, үзебездә генә шоферлар
курсына кереп укып чыгарбыз, барыбер көзгә армиягә китәсе». Рушан янына да бик еш керергә тырышмый. Ул аны
күргән саен алда үзен дә шул көтеп тора сыман. Куркуын
да җиңә алмый, котылу юлын да белми. Иптәшләре яңа тормыш башларга дип таралып бетсәләр, Рөстәм җир белән күк
арасында асылынып калды. Нишләргә? Заһир да кайтмый,
имтиханнары башланган. Аңа хәрби медицина кафедрасына
күчәргә рөхсәт биргәннәр. Ул кайтса, сөйләшеп киңәшергә
булыр иде.
* * *
Гүзәл дә документларын Чаллыга институтка илтеп
бирде. Абыйсының танышлары шунда эшли икән. Ярдәм
итәрбез, дигәннәр. Керү имтиханнарында Гүзәл ничек туры
килсә, шулай утырып чыкты. Әзер җаваплар үзләре килеп
ятты өстәлгә. «Институтка керде» дигән кәгазьне кулына алгач, Гүзәл җиңгәсе белән авылга кайтты. Аларның авылдагы
ике катлы өйләрендә шәһәр фатирына карый күпкә рәхәтрәк,
чөнки бөтен уңайлыклары да бар. Эш тә күп, бай булсалар
да, әтисе бер баласын да эшсез тотмады. Парнигы да, бакчасы да, зур ихатасы да – эш җитәрлек иде. Чикерткә кебек
җырлап-биеп яшәгән Гүзәл соңгы вакытта әллә ниндигә
әйләнде, күбрәк бер почмакка сеңеп, уйга батып тик утыра.
Юк кына сүзгә дә кабынып китәргә генә тора. Иртәдән әтисе белән әнисе Казанга кунакка җыендылар, өйдә җиңгәсе
белән икесе генә калдылар. Кич абыйсы кайтуга алар аш
әзерләргә тотындылар.
– Гүзәл үскәнем, итне генә тура әле, мин токмач
кисәм. – Җиңгәсе Гүзәлне бик тә ярата. Ул үзе оялчан, кыюсызрак кеше, ә Гүзәл ут кебек янып тора, тормышның һәр
мизгеленнән ямь-тәм таба белә, үзен иркен тота.
Гүзәл итне алып турый башлагач, әллә ни булды, авызын каплады да чыгып йөгерде. Бакчага чыгып, ашказаны
әйләнгәнче косты да косты. Җиңгәсе дә артыннан йөгереп
чыкты, чүмеч белән су китерде, бит-кулларын юдырды.
Гүзәл алмагач төбендәге креслога килеп утырды.
– Үскәнем, күптәнме бу хәлең?
– Нинди хәлем? – диде Гүзәл исе китми генә башын
тотып.
– Болай косып чирлисең?
– Кичә иртән дә шулай булган иде, ит исе яратмыйм.
– Булачак балаңның әтисе кем инде?
Гүзәл җиңгәсенә текәлеп катты, ак чырае тагын да агарып китте.
– Нинди баланың? – диде көчкә телен әйләндереп.
– Син бит корсаклы, үскәнем, нишләргә җыенасың?
Гүзәл торып басты да кычкырып җибәрде:
– Нинди бала, җүләрме әллә син?
Аннан лап итеп кире урынына утырды. Җиңгәсе аны
кочаклап алды.
– Чү, кычкырма, кеше ишетмәсен. Тынычлан, тынычлан, бар да яхшы булыр.
Гүзәл башына сугып исәңгерәткән кебек катып калган
иде.
– Апа, нишлим, миңа бернинди дә бала кирәкми?!
– Буласы булган, бала яралган, табарга, үскәнем, табарга. – Җиңгәсе Гүзәлне кочаклап чәчләреннән үпте, тынычландырырга тырышты.
– Юк, апа, юк, ул мине көчләде, кирәкми баласы да, үзе
дә. – Гүзәл үксеп еларга тотынды. Куе бөдрә чәчләрен йолкый-йолкый елады, «юк-юк!» дип кычкырды.
– Гүзәл, – дип җиңгәсе иңнәреннән тотып селкетте, – мине тыңла, сөйләшик икәү генә чакта. Сине кемдер көчләгән
не әтиләр белсә, кем икәнен таптырачаклар. Ни белән бетәсен күз алдыңа китерәсеңме? – Я кыйнатып үтерәләр, я
суд алдына бастыралар. Син шуны телисеңме, бөтен дөнья
алдына басарга әзерме?
– Юк, мин үзем үч алам аннан. Башта баласыннан котылырга кирәк.
– Гүзәл, минем хәлгә каласың килмәсә, тимә балага. Баланың гаебе юк, тусын, үземә бирерсең.
– Апа, беләсеңме, әти нәрсә диде? «Әгәр бер гөнаһыңны
сизсәм, йөземә кызыллык китерсәң, бер кат күлмәк белән чыгып китәрсең», – диде. Ничек итеп күз алдыңа китерәсең?
– Атасы кем, әйт, өйләнсен.
– Үлгәндә дә! Ул мине мыскыл итте, көчләде, мин моның барыбер үчен алачакмын! Әйт, кая барып баладан котылырга? Аборт ясатырга кирәк.
– Башта мине тыңла, миңа кара. Яшь чакта, акча юк чагында, абыеңның сүзен тыңлап, аборт ясаттым, без әле ул
вакытта өйләнешмәгән дә идек. Төзәтелмәс хаталар була.
Менә хәзер акча да бар, байлык өелеп ята – без аның бер
кызыгын күрмибез, больница юлыннан кайтып кермибез.
Кайларга гына бармадык, биш бала үстерерлек акчалар бетердек – бала юк. Без бит үзебез үтердек балабызны, менә
шул бала каргагандыр инде. Минем бөтен курыкканым –
абыең берәрсенә бала ясар да мине ташлап китәр. Аңа бу
байлыкны калдырырга бала кирәк. – Хәзер инде җиңгәсе
елый иде. – Абыең миңа кул селтәде, читтә йөргән кешесе
барын да сизеп торам. «Беләм бит йөргәнеңне» дияргә дә
куркам. «Син бала тапмаганга», диячәк. Кем бала таба, шул
бүгеннән хуҗа булып килеп утырачак, ә мин гомергә ялгыз
калачакмын. Сине дә шул көтә. Яхшы өй җиһазы кебек, кемнеңдер тормышын бизәүче сөяркә генә булып калырсың,
тыңла сүземне. Син безнең ничек яшәгәнне белмисең шул.
Һәр яңа туган ай өмет белән башлана, ай буе Аллага табынып могҗиза көтәсең, ә ул могҗиза юк та юк. Юкны көтеп
яшәүдән дә авыр нәрсә юк. Син бүген бәхетле, син моны аңламыйсың гына. Синең киләчәгең бар, ә минем ул киләчәккә
өметем инде өзелеп бара. Әтиләр дә кырын карыйлар, аларга
да онык кирәк. Абыең бүген кайтмаячак, йөз сәбәп табып,
сөяркәсе янында калачак. Син бит акыллы, кыю кыз, уйлап
тап чыгу юлын.
Гүзәл югалып кала торганнардан түгел шул. «Чыгу
юлын эзләргә кирәк» дигән уй башын борау урынына бораулады. Баласыз калырга ярамый. Абыйсы теге көнне чынлап
та кайтмады, икенче көнне иртән таушалып, шешенеп бетеп
кайтты да йокларга ятты. Җиңгәсе белән мәгънәле генә берберсенә карашып алдылар. Гүзәл бу тормышта барысын да
белә кебек иде, юк, берни дә белми икән бит, шул бертуган
абыйсының тормышын да белми. Читтән карап торганда бар
да яхшы кебек. Җиңгәсе кызганыч булып китте. Юк, Гүзәл
үзен яратканны ярата, мондый сансызлыкка түзмәячәк.
Егетләрне перчатка урынына алыштырды, берсен дә яратмады, берсе өчен күз яше дә түкмәде. Барысы арасында бер Заһирга гына өстенлек бирде. Аны да яратам дип җан атмады.
Авылда нинди чибәр егет бар – барысы аныкы булырга тиеш
иде, ул йөреп ташлагач, теләсә кем йөрсен. Бөтен кызыгы
шунда – йөрү түгел, башларын әйләндереп ташлау. Моның
куркыныч уен икәнен башына да китермәде.
Һәр имтиханнан соң җыелып кырга чыгалар, уен-көлке,
күңел ачалар, аннан клубка дискотекага керәләр. Ул көнне
Гүзәлне никтер озатучы булмады, арыды да кайтып китте.
Тыкрык башын борылуга, ташландык иске йорт утыра.
Шуны үтүгә, Гүзәлнең башына нәрсәдер капладылар да биленнән күтәреп, алып кереп тә киттеләр. Ничаклы гына кычкырырга тырышмасын, тибенмәсен, көчле куллар ычкындырмады. Башына каплаган әйбер бик калын иде булса кирәк,
кычкырган тавышы үзеннән дә китмәде. Һава җитмәгәнлектән ул башындагы әйбер белән тартышты, ә көчле куллар
оятсыз рәвештә итәк астына кулларын тыгып, эчке киемен
тартып ертты. Гүзәл күпме генә көрәшмәсен, хәле китте.
Өстенә ауган авыр гәүдәнең битен тырмап елады, тартышты. Шәрә тәнен авыр гәүдә рәхимсез рәвештә җиргә салып
кысты. Эч астыннан каты авырту кисеп җибәрде. Әгәр йөзе
ачык булса, аның кычкыруына бөтен авыл уяныр иде. Гүзәл
әллә каты авыртудан, әллә тыны бетүдән башы әйләнгәнне
генә хәтерли. Күпме яткандыр, салкынча төнге һава аңына
китерде. Башта тирә-ягын капшап карады, ахрысы, яшел
бәбкә үлән. Көчкә кузгалып торып утырды. Башына капланган әйбер бер иске фуфайка булып чыкты. Тирә-ягына әйләнеп карады, бөтен җир караңгы, иске йорт ихатасы. Тизрәк
чыгып китәргә дигән уй белән көчкә торып басты, аяклары,
бөтен тәне калтырый. Кыска итәге ертылган, эчке киеме бөтенләй юк. Шушы ташландык караңгы йортта ярым шәрә
торуыннан куркып, арты белән капкага чигенде. Күрәсең
булса, ишек артында да күрәсең, ди. Ике йорт аша торган
өйләренә бар көченә торып йөгерде. Кайтты да үз бүлмәсенә
кереп бикләнде. Үзенең көчсезлегеннән, хурлыктан гарьләнеп, бик озак елады. Бу Айдар булырга тиеш, дип уйлады
ул, шул гына Наиләсе өчен үч алды. Барыбер табам, гомер
буе читтә качып йөри алмассың! Үч алу теләге аңа яшәргә
көч бирде. Гүзәл шул турыда көн уйлады, төн уйлады, тик
әле шул хәшәрәт бала ясап китәр дип башына да китермәде.
Гүзәл корсагында яралган баласын күралмады. Киләчәген дә
онытмады. Әтисенең мәрхәмәтеннән башка бу тормышны
күз алдына да китерә алмады. Баланы кияүгә чыгып табар,
аннан ул ирекле – аерылыр да ничек теләсә, шулай яшәр.
Тик кияүгә чыгардай кешесе дә юк бит әле, кем риза булыр
соң моңа? Башыңны эшләт, Гүзәл, башыңны эшләт!
Капкада Алсуның башы күренде.
– Гүзәл, син нишләп бикләнеп ятасың? Бүген безнекеләр, дискотекага чаклы күл буена җыелып, азрак утырып
алырга, диләр. Бөтенесенең эче тулы яңалык, кем кая урнашкан.
Гүзәл аны юньләп тыңламады да, үзенекен уйлады.
– Ярый, керерсең, бергә барырбыз, – дип калды.
Кич яшьләр бер җыела торган урынга җыелдылар, матур гына яланга өстәл корып җибәрделәр. Өстәлдә аракысы
да, сырасы да җитәрлек иде. Хәзер алар ирекле, кемнәндер
качып эчәсе түгел, укытучылар, дәрес дип баш ватасы юк, ал
да ирекле тормыш. Мондый кичәләрне кыздырып җибәрүче
һәрвакыт Гүзәл булганга, бөтенесе аңа карап-карап алдылар.
Ә ул авызына су капкандай, уйлары белән әллә кайларда
очып йөри. Барысы аның әмеренә, тургай кебек чыркылдавына өйрәнгән, ә ул бүген чит кеше кебек утыра, кызык та
түгел.
Рөстәм иң соңгы кеше булып килде.
– Нәрсә, мине көтәсезме әллә, нишләп утырасыз, егетләр, салыгыз. Гүзәл, тылсымлы таягың өйдә калганмы әллә,
ник командовать итмисең? Да, синең әмерсез кайберәүләр
ничек яшәр инде, ә син үзең нишләрсең? Хәер, артыңнан
тәлинкә тотып йөгертергә табарсың кемне дә булса.
Бу сүзләр Гүзәлнең баш очыннан гына очып үтте. Шулай да Рөстәмгә зәһәр генә карап, бер яшен уйнатып алды.
– Рөстәм, сиңа бирәм тылсымлы таякны, әйдә, рәхәтлән, – диде.
Эчкән сырадан акрынлап күңелләре күтәрелде, шаярып-көлешеп утыра торгач, кич җитте. Гүзәл дә сыраны хәйран гына эчте, хәтта күңеле болганып, куаклыкка йөгерде.
Янәшәдә торган Рөстәмне дә күрмичә, косарга тотынды.
– Әрәм иттең шундый яхшы пивоны!
– Акбаш, нишләп мин кайда – син шунда? – дип кычкырды Гүзәл.
– Юк, курчаккаем, син килдең минем янга, ярый әле
өскә килеп ябышмадың.
– Акбаш! – диде Гүзәл җенләнеп, тотып орырга берәр
нәрсә эзләп.
– Ярар, ярар, җенләнмә, әйдә, әнә тегендә бәләкәй генә
су агып ята, битеңне юып кил. Әйдә, бир кулыңны, я егылып
муеныңны сындырырсың.
Гүзәл берсүзсез Рөстәмгә кулын бирде, сөзәк биеклектән
аска йөгереп төштеләр.
– Уф, башым әйләнә, – диде дә Гүзәл агач төбенә утырды. Рөстәм учы белән су китерде:
– Мә, юын.
Рөстәм су ташып юындыргач, үзе дә учлап-учлап су
эчте.
– Мә, син дә эч, суы тәмле икән, – дип Гүзәлнең каршысына килеп утырды. Гүзәл бераз аның учындагы суга карап
торды да йотлыгып эчеп бетерде. – Мин дә исердем бугай,
баш әйләнә, болай күп эчкән юк иде әле. Әзрәк айныйк та
кайтырбыз, –дип, ул да каенга аркасын терәп утырды. Бу
аларның беренче тапкыр бер квадрат метрга сыешып утырулары иде.
– Мин өшим, салкын монда, – диде Гүзәл, дерелдәп.
– Кил, миңа терәлеп утыр, теләсәң, күлмәк эченә
кер, – дип, Рөстәм күлмәк төймәләрен ычкындырды. Гүзәл
карышмады, күлмәк эченә йомарланып кереп утырды, аңа
җылы, рәхәт булып китте. «Кояш батып бара, кайтырга
кирәк», – дип уйлады Гүзәл, тик селкенәсе килмәде, шулай
утырган килеш икәүләшеп йоклап киттеләр.
Алар уянганда салкынайткан, күктә йолдызлар кабынган иде. Караңгыда уянгач, икесе дә тынып калдылар, бер-берсенә ни әйтергә белмичә, селкенергә дә куркып утырдылар. Икесендә дә бер уй: бер-берсен белгәннән бирле ике
дошман бер күлмәк эченә ничек сыешып утыралар? Гүзәл
телгә килде:
– Кара, әнә тегендә, су буенда ике күз ялтырый, ни
икән? – дип пышылдады.
– Бүреләр килгән, хәзер безне ашап китәләр, – диде
Рөстәм. Гүзәл Рөстәмгә ныграк сыенды.
– Әнекәем, безгә карап тора, селкенми дә!
– Хәзер уратып алалар инде. – Гүзәлнең сыенуы никтер
бик ошап китте, аны катырак кочаклады. – Син миңа ныграк
ябыш, теге кырыйдан тарта башласалар... – Көләсе дә килә,
Гүзәлне дә кочарга тели. Рөстәм күлмәге белән бергә кызны
ныграк үзенә, күкрәгенә кысты. Моңынчы малайларның
Гүзәлгә, аның чибәрлегенә ушлары киткәнгә аптырый иде.
Ул аңа беркайчан башка кызларга караган кебек карамады,
тик менә хәзер никтер бик рәхәт булып китте. – Син нәрсә
кигәнсең соң, чалбармы, әллә теге кыска итәгеңнеме? – дип
пышылдады.
– Шортик, ә нигә?
– Шәрә аякларыңны тешләсәләр, ямьсез булып эзе кала
инде. Әллә минем алга менеп утырасыңмы?
Гүзәл чынлап та аның алдына менеп утырды. Рөстәмнең
башы әйләнеп, әллә ниләр эшлисе килә башлады. Тик кинәт
Заһир абыйсы исенә төште, эсселе-суыклы булып китте. Бу
сихерче башкалардан көлгән кебек, иртәгә миннән дә кәмит
ясаячак! Башка берәр кыз булсамы, ауната-тәгәрәтә яратыр
иде, юк, ярамый. Күңелне әллә нинди дулкыннар кытыкласа
да, айнырга, уенны туктатырга булды.
– Бу бит безнең песи, мине алырга килгән. Я, тор, кайтыйк.
– Нинди песи сөйлисең?
– Монда бүреләр йөрми, авыл песиләре генә тычкан тотарга чыга. Алдымда озак утырсаң, я минем дә тотып ашыйсы килер, мин дә тере кеше бит.
– Ну акбаш, миннән көлеп утырасың икән әле!
– Кычкырма, җеннәрнең уянган чагы, алып калырлар
үзеңне. Мә, минем күлмәкне ки. – Рөстәм өстендәге күлмәген салып кидерде дә кызны җитәкләп, өскә таба үрмәләде.
Авылга кергәнче берсүзсез җитәкләшеп килделәр. Урам буйлап яшьләр йөри, почмак саен парлылар утыра. – Аръягына
үзең генә кайтасыңмы, әллә озатыйммы? Тик мин синең
белән клубка кермим, теләсәң, үзең кер.
– Юк, озат мине, мин куркам!
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.
Дәвамы бар
Зифа Кадырова