Все новости
9 Мая - День Победы
17 Января , 12:00

Соңлаганмын икән шул

Автор: Әсхия Абдуллина-Костикова 3 ӨЛЕШ. -Их, әни, әни! Мине һаман бала-чагага санама инде, яме. Кит, мин әти янына идарәгә барам. Мин үзем хәл итәрмен кайда эшләсен дә, кем белән йөресен дә, кайчан кайтырга-кайтмаска икәнне дә. Ишекнең ике яңагына тотынып басып торган Кәримә Ситдыйковна агарынып китте, кинәт куллары бушап калды да ул арты белән ишеккә бәрелеп, алгы верандага ауды.

Соңлаганмын икән шул
Соңлаганмын икән шул

-Их, әни, әни! Мине һаман бала-чагага санама инде, яме. Кит, мин әти янына идарәгә барам. Мин үзем хәл итәрмен кайда эшләсен дә, кем белән йөресен дә, кайчан кайтырга-кайтмаска икәнне дә. Ишекнең ике яңагына тотынып басып торган Кәримә Ситдыйковна агарынып китте, кинәт куллары бушап калды да ул арты белән ишеккә бәрелеп, алгы верандага ауды.
-Әни, әни, дим! Әнием! Ни булды? Ач зинһар күзләреңне! Апаа! Помощница апаа! Тизрәк бул, әни үлә, үлдее!
Ул арада, иртәнге якта гына Кәримә Ситдыйковна куып чыгаргач,ишек алдында чүп-чарны җыештырып йөрүче ярдәмче хатын Идриснең ачыргаланып кычкырган тавышын ишетеп йөгереп керде.
-Ни булды? Аһ Аллам! Ушын югалткан, башы белән нык бәрелгән, ай-вай, Идрис, тиз бул берәр чүмеч су китер, су бөркеп карыйк әле, бәлкем ушына килер.
Идрис кухнядан чиләге белән суны йөгереп кенә алып чыкты да шаулатып әнисенә койды. Билгеле инде, каушаудан, куркудан ул битенә суны “пуфф” итеп өреп кенә карарга кирәклекне бөтенләй дә исеннән чыгарган иде. Чынлап та әнисе авырлык белән күз кабакларын ачты, кулын башына таба күтәреп, абау башыкаем, дип ыңгырашты.
-Кәримә Ситдыйковна, ни булды, әйдәгез торгызып карыйк сезне. Ничек болай егыласы иттегез.
Әнисенең ачулы карашы улына текәлде.
-Ул, ул гына җитте минем башыма. Ул гына мине үтерергә тели.
-Алай димәгез зинһар, Кәримә Ситдыйковна. Улыгыз бит сезне үлеп ярата. Әнә әле дә яныгызда тезләнеп тора бит.
-Тезләнеп тора! Кем инде мине манма суга батырды? Кайсыгызның эше бу?
Кәримә Ситдыйковна чыланып тәненә сагыз кебек ябешкән күлмәген тарткалый башлады.
-Әнием, зинһар гафу ит. Мин каушаудан бар суны түгеп җибәрдем. Әйдә, әни, тор, монда сиңа хәзер суык тия бит.
-Суык тисә-үләрмен. Сиңа бит мин кирәкмим. Сиңа әнә әтиең кебек колхоз басулары, фермалары кирәк. Ә, кайда батырып кайттың әле өр-яңа кедыларыңны? Әллә чучка абзарына кереп баттыңмы?
Күрәсең, Кәримә Ситдыйковның хәле әйбәтләнә башлады, ул инде, үзенең улыннан сорау алу сәгатенә керешеп бара иде.
-Юк инде, әни. Елга буенда йөрдем дә, классташым Нәгыймәне очраттым. Танымадым да мин аны, әни. Шундый матур булып үсеп киткән. Класста укыганда бер соры тычкан кебек кенә иде. Ә хәзер..!
Нәгыймә турында сәйли башлагач, Идрис торып ук басты, күзләре очкынланды, авызы үзеннән үзе ерылып, егетнең күңел түрендә үзе дә әле белми торган ниндидер хис өермәсе туганлыгы беленде.
-Нәгыймәәә? Кем кызы ул? Кайда укыды? Кайда яши?
Идриснең Нәгыймә турында мәглүматьләрне әнисенә бер дә чишәсе килмәде, шуңа күрә сүзне икенчегә борып, әни дим, әйдә без сине ипләп кенә ике яктан култыклап үз бүлмәгезгә озатып куябыз. Аннары...апа сезгә фельдшерны чакырып килер. Ә миңа идарәгә барырга вакыт. Мин бит болай да соңга калдым. Әти алдында оят.
-Ай, башыкаем, ай-ай-ай, чатный! – Кәримә Ситдыйковна тагын бер якка янтаеп идәнгә сузылып ук ятты.
-Әни, әле генә әйбәтләнгән идең бит, ни булды инде тагын?
Кәримә Ситдыйковна аһылдаудан башка аваз чыгармады, шул юеш киемнәре белән тыпырчынмый-нитми идәндә ятуында булды.
-Идрис, әниеңнәр бүлмәсеннән одеал алып чык, астына да берәр кием булса да салырга кирәк. Болай ятса – эш харап, үпкәсенә салкын тиячәк бит.
Идрис тиз генә өйдән ике одеал, зур мендәр күтәреп чыгып сак кына әнисенең башын мендәргә күтәреп куйды, астына да этә-төртә булса да одеал тыгып, өстенә ябып куйды да әнисе янына чүгәләп утырып, башын куллары белән учлап уйга калды.
-Ни эшләргә? Әллә тиз генә идарәгә чабып барып әтигә әйтеп, әнине районга больницага алып китәргәме? Ә эш турында? Мондый хәлдә ничек инде эш турында уйлый алам әле мин? Ярар, эше качмас, хет булмаса, комбайнер булып эшләрмен. Ә нәрсә, әнә Фаил классташ ничә ел инде кышын тракторда, җәен комбайнда. Институт бетердем дигәч тә, әбизәтелне сразы механик булырга димәгән лә.
Идрис кинәт кенә бер фикергә килеп торып басты да, янында басып торган ярдәмче хатынга дәште. Апа, гафу итегез, һаман исемегезне белмим, мин тиз генә идарәгә барып машина сорыйм. Әнинең мондый хәле мине бик нык борчый. Аны мин үзем район больницасына озата барачакмын. Табиблар карасыннар, тикшерсеннәр.
-Файмә апаң булам мин, энем. Апа дип кенә дәшсәң дә була, аерма юк. Әйе, Идрис, чынлап та әниеңне табибларга күрсәтергә кирәк. Баш бик куркыныч нәрсә бит ул.
Фәймә, чүттән генә кулының икенче бармагын чигәсенә куеп борып күрсәтмәде. Тагын ыңгыраша башлаган Кәримә Ситдыйковна янына иелеп, әллә берәр төрле даруыгызны алып чыгып биримме, бәлки файдасы тияр, диюгә Кәримә Ситдыйковна юк дигәндәй, кулын гына селтәде.
Ул арада Идрис тиз генә аякларына җәйге чүәкләрен эләктереп идарә ягына чапты. Үзләреннән бер урам аша гына булса да сулуы кабып йөгереп килеп кергән Идрискә идарә эчендә калган берән-сәрән авылдашлар сәерсенеп карап алдылар да, иптәш Фатыйхов занятый бит әле анда, диештеләр. Кайберсе чыш-пыш килеп, әллә эшкә керергә килдеме икән малае? Юктыр, институт бетереп авылда ятмас инде. Әле иптәш Фатыйховның пинсе яше кермәгән бит, аның урынына калырга, диештеләр.
Идрис, кечкенәдән үк әтисенең эш урынына килергә ярамаганны, хәтта аның эш урынына килгән чагында да рөхсәтсез аның янына керергә ярамаганны белеп үсте. Әмма бүген аның әтисенең ишеген чакырлык җитди сәбәбе бар иде. Ул ишек янына килеп нык кына итеп ишекне шакыды.
-Кайсыгыз анда борчып йөри? Кем бар, Исламов синме, дигән тавышны ишеткәч, Идрис ишектән башын тыгып, әти, әй, иптәш Фатыйхов, әни анда...башы белән егылды дип әйтеп салды.
Рәис бүлмәсендәге озын өстәл тирәли утырган авылның җаваплы кешеләре бар да дәррәү Идрискә таба борылды.
-Кәримә Ситдыйковна? Нәрсә булды? – дип бер-берсенә карашкан арада, иптәш Фатыйхов сүзне озакка сузмыйча иртәнге җыелышны тәмамлап, барысына да кушылган эшләрне дәвам итәргә боерык биреп чыгыгыз, дигән мәгънәдә кулын ишеккә таба сузды.
Бүлмәдә ата белән ул гына калды. Арада авыр тынлык урнашты. Бераздан әтисе улыннан ни булды, дип сорады.
Идрис ничек бар шулай итеп аңлаткач та әтисе бераз дәшми торды.
-Ай-яй характер әниеңдә! Ник ул театр институтына гына бармады икән, мин гомер буена шуңа аптырыйм. Югыйсә аннан гениальный трагик артист чыгар иде. Син, улым борчылма. Без болай итик, чынлап та, әниеңне больницага озатыйк без. Аның да нервылары бераз тынычланыр, син дә тыныч кына эшли башларсың. Әле менә идарә членнары белән сөйләшеп алдык сине кайда урнаштырырга дип. Фермаларны җәйге лагерьларга күчерү бара. Беренче бригада күчеп бетте инде. Ә анда хәзер саву, сөт суыту җайланмаларын көйлисе бар. Аннары башка бригадалар да бүген-иртәгә күчәргә тора. Андагы летникларны да техника белән тәэмин итәсе, булганнарын рәткә китерәсе, булмаганнарын район авыл хуҗалыгы идарәсеннән таптырырга кирәк булачак. Син, давай улым, сынатма. Матри, минем йөземә кызыллык китерәсе булма. Ә әниеңне Фәймә апаң озата барыр, палатасында да ярдәм итәр, ә без синең белән колхоз ашханәсендә дә туклана алабыз. Студент шулпасын ашаган кешеләр ич без... Хәзер шоферга эндәшәм.
Иптәш Фатыйхов аталарча яратып улын җилкәсеннән кочып үзенә таба тартты. –Син бар, булачак эш урының белән таныша тор. Беренче бригадага мен.
Идрис идарә баскычыннан уйнак колын кебек йөгерә атлый төште дә, урамнан тау башына таба юл тотты. Тау башыннан барсаң юл ике мәртәбә кыскарак килеп чыга, ул инде бу юлларны, сукмакларны яттан белеп, кайда нинди түмгәк я ермак барын бәйләнгән күзләр белән дә уза ала иде. Иртәсе шомлы башланса да, әтисенең эшне беренче бригададан билгеләве, алай гына да түгел җәйге лагерьны заманча җиһазлауны йөкләве аның дәрәҗәсен күтәреп җибәрде. Алай гына ди сиңа! Нәгыймәсе! Нәгыймәсен бит ул анда көн саен, юк, көне буена күреп торачак! Ай ул Нәгыймәнең челтерәтеп бер көлеп җибәрүләре! Аһ, аның нечкә биленнән бер кочып аласы иде! Җүләр инде үзем дә. Соң, ник инде кичә үк биленнән кочмадым икән? Шунда, ичмасам капка төпләренә кайтып җиткәч, ник инде кочып алмаска да, бит очыннан булса да суырып бер үпмәскә! Җебек син, Идрис, җебек. Ә Казанда бер дә алай җебеп тормый идең. Эһе, Казан кызлары үзләре килеп ябешә идеме? Ябешә инде ябештергәч. Ә Нәгыймә? Юк, малай, ул алай кулыңны берәр җиренә суза башласаң яңагыңа менеп төшәргә дә күп сорамас.
Үз хыялый уйларына бирелеп барган җирдән, Идриснең бер аягы шактый гына су җыелган ат тоягы эзенә туры килеп ул алга таба сөрлегеп киткәнен сизми дә калды. Үз-үзеннән оялып кеше күрмәдеме икән дип, як-ягына карангалап алды. Юк, күрүче булмаган ахрасы, тирз-якта кеше мазар күренмәде. Югары оч күперен ул бала чагындагы кебек киң такталары буенча түгел, күпер буйлата салынган бүрәнәләргә басып кулларын як-якка ачып чыкты. Мондый адым тәвәккәллек белән беррәттән осталык та, тигезлекне тота белүне дә сорый иде. Чөнки бүрәнәләр күпергә түшәлгән такталарның очына ук беркетелгән, тигезлегеңне югалттың исә баштүбән елгага очасың дигән сүз. Идриснең дә шулай елгага баштүбән очкан чаклары булмады түгел, булды. Ләкин ул сер бирергә теләмәде, тора бара шул озын күпер өстендәге бүрәнәләрне күзен йомып та чыгарга өйрәнде. Елганы чыккач җәйге лагерьга барып җитү егет кеше өчен күпмени инде ул. Әллә каян ук, ерактан, яңа чабылган хуш исле печән исе аңкып торган лагерьның багана башына куелган радиосыннан ниндидер моңсу гына җыр агыла, аркылы такталарны баганалар белән тоташтырып ясалган утар эчендәге сыерлар арасында зәңгәр халат кигән сыер савучылар шәйләнә, бер якта бераз гына кечерәк утарда бозаулар арасында башына алсу яулык япкан Нәгыймәне күреп алгач, Идрис монда ник килгәнен дә онытып җибәреп, бозаулар утары ягына йөгерде.
–Нәгыймәү!
Иртә таңнан монда Идрисне күрермен дип башына да китереп карамаган Нәгыймә, сискәнеп китте.
-Абау, Идрис, синме бу? Нәрсә, әллә мине озатып кайткач, өегезгә кертмәделәрме?
-Әй, син гел шаяртасың, Нәгыймә. Мин бит эшкә килдем.
-Эшкәәә? Әллә бозау караучы булыпмы,Ходаем? – Нәгыймә чырык-чырык көлеп җибәрде.
Идрис кызарынып китте.
-Юк ла инде. Монда, җәйге лагерьга техник-механик итеп куйдылар. Менә аппаратларны, техниканы рәтләү, урнаштыру минем эш хәзер.
-О, син хәзер безнең нәчәлник буласың инде алайса. Карале, син безгә, бишебезгә дә биш кнопка ясап бирерсең инде, яме, Идрис. Атуса, беребез кнопкага басканда икенчеләребез карап торса күңелле булмас. Кызлаар, килегез монда, мин сезне яңа нәчәлник белән таныштырам!
Шулай дип башын бераз артка ташлап кычкырып көлә-көлә Нәгыймә бозау караучы кызлар белән ферма өенә таба ашыкты. Ферма өе дигәннән, анысы да җәйгелеккә сыер савучылар, бозау караучылар, гомумән терлекчеләр кереп бераз хәл алсын, отчет кенәгәләрен тутырсын өчен салынган ике кечкенә тәрәзәле сарай иде. Шулай да хатын-кызлар аның тәрәзәләренә өйләреннән челтәрләр алып килеп элгәч, озын эскәмияләренә иске булса да палас калдыклары китереп җәйгәч сарай эче хәтәр матур кебек тоела иде. Шуның өстенә стеналарга эленгән диаграммалар да сарайны тулыландырып тора иде. Кызлар әле генә болыннан өзеп алып чыккан карлыган, гәлҗимеш яфракларын салып учакта кайнаткан чәйнүкне алып кереп стаканнарга чәй агыздылар да, ачык тәрәзә аша, кая барырга белми аптырап басып калган Идрискә кычкырдылар.
-Идрис, адашып кала күрмә, без монда, әйдә безнең белән чәй эчеп ал, югыйсә мондагы эшләрне эшли-эшли хәлең бетәчәк. Безнең тылсымлы чәй бар кешегә дә хәл кертә, дип тагын көлештеләр.
Әллә Нәгыймә янында булганга, әллә чынлап та җәйге урман, болын һавасының шифасы тиде, Идрис көне буена башын күтәрмичә диярлек аппаратура белән мәш килсә дә бер тамчы да армады. Савымчы апайлар яңа гына савылган күбекле куе тәмле сөт белән сыйлагач, арыганы гына түгел, ашыйсы килүе дә юкка чыкты.
Кич, тәмам караңгы төшкәндә генә ул тагын Нәгыймә белән кайтырга чыкты. Идриснең башын ничек итеп кенә кызны кочып алырга инде дигән уй яндыра башлаган иде, Нәгыймә дә нәкъ Идрис кебек әллә сыер, әллә ат тоягы эзенә басып әздән генә мәтәлеп китмәде. Ярый әле Идрис өлгер булып чыкты – шул мизгелдә Нәгыймәне биленнән эләктереп тә алды, үзенең куенына китереп тә кысты. Идриснең бу рәхәтлектән тыны гына кысылып калмады, йөрәге туктап калган сымак тоелды.
-Җибәр! Җибәр дим! – Нәгыймә Идриснең кочагыннан чыгарга дип тыпырчынды.
-Әй, Нәгыймә, ачуланма инде. Егыласың дип курыктым бит мин. – Идрис кулларын бушатты.
-Әйе, шулайдыр, беләм мин сезне, егетләрне. Егылсам, торыр идем әле. –Нәгыймә бераз үпкәләгән кыяфәт чыгарып иреннәрен турсайтты. Хәер, аларның турсайганын күктәге ялгыз ай гына күргәндер инде күрсә дә. Шулай да кызга рәхәт иде. Менә бит, персиятел малае булып, персиятел малае үзе кочагына ала, я кем инде мин аның өчен? Гап-гади бозау караучы бит, югыйсә. Кыз, сиздерми генә бераз гына башын кырын борып Идрисне күзәтте. Күпергә килеп җиткәч, икесе дә киң кара тасма кебек ай нурында ялтырап яткан суга карап сүзсез басып тордылар. Идрис сиздерми генә Нәгыймәнең кул бармакларына кагылды. Икесенең дә тәне буйлап көчле электр тогы йөгергәндәй булды. Авылга алар шулай җитәкләшеп бер сүз дә әйтмичә тын калып кайттылар. Хәер, анда сүз артык та иде инде, чөнки ике яшь йөрәк бармаклар аша сүзсез дә бик яхшы аңлаша иде.
ДӘВАМЫ БАР.

 

Автор: Әсхия Абдуллина-Костикова

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: