Сельские нивы
+7 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
9 Мая - День Победы
12 Августа 2023, 12:00

Бер йотым салкын су

Хикәянең авыторы: Әсхия Абдуллина-Костикова. -Хәерле иртәләр, Миңнур апа. Ну, ничек анда безнең зимагурлар? Алардан куркып йоклый алмыйча ятмадыңмы?-Әй, әллә ниләр сөйләмәле, нишләп куркыйм ди инде. Бик тынычлар, мескеннәр. Ашарларына җылыткан идем, ашаулары да аз булды. Бик арганнар, йончыганнар, бахырлар. Әллә гел фермада яшәгәннәр инде, бигрәк нык сарык исе сеңгән икесенә дә. Шуңа таң белән мунча ягып җибәрдем. Әле икесе дә мунчада. Рәхәтләнеп пиннек белән чабына-чабына керегез, балалар, дидем.

Бер йотым салкын су
Бер йотым салкын су

-Хәерле иртәләр, Миңнур апа. Ну, ничек анда безнең зимагурлар? Алардан куркып йоклый алмыйча ятмадыңмы?
-Әй, әллә ниләр сөйләмәле, нишләп куркыйм ди инде. Бик тынычлар, мескеннәр. Ашарларына җылыткан идем, ашаулары да аз булды. Бик арганнар, йончыганнар, бахырлар. Әллә гел фермада яшәгәннәр инде, бигрәк нык сарык исе сеңгән икесенә дә. Шуңа таң белән мунча ягып җибәрдем. Әле икесе дә мунчада. Рәхәтләнеп пиннек белән чабына-чабына керегез, балалар, дидем.
-Әй, беркатлы да инде үзең Миңнур апа. Соң, теләсә кайдан килеп кергән кешеләр өчен мунча ягалар димени инде. Нинди чирле булмаслар, тфү-тфү, Алла сакласын. Мин бит әнә идәндә төн кундырып кына чыгар дидем. Әй, Миңнур апа, Миңнур апа. Әле аларны чыккач тикшереп алырга кирәк, кем белә бит, бәлки син мунча ягып йөргән арада акчаларыңны алып, кесәләреңне капшап та чыкканнардыр. Хәзер кешегә ышанырга ярамый. Яра-мыыый!
-Булмас, бер дә начар кешеләргә ошамаганнар. Сукбайлар да түгел үзләре. Күренеп тора бит инде кешенең күзеннән үк, мескеннәр, әллә төрмәдән чыкканнар, әллә коллыкта тотканнар боларны. Юк, әйтмә дә, сөйләмә дә, мин кешеләрне аера беләм. Карак та, бур да түгел болар. Чир дигәннән.... Иң әшәке чир ул көнчелек, хөсетлек дип атала. Ә калганы бетә торган булсын. Ул кайнар мунчада бер чир дә калмый. Юк,юк, җирәнмим дә, шикләнмим дә. Бәй, кайттылар да түгелме мунчадан. Ий, балалар, нишләп бик тиз? Әллә кызуы җитәрлек булмаганмы? Әллә, Ходаем чабынмаганнар да инде? Мин бит бөтнек кыстырып ясаган пиннекләр куйган идем. Менә балалар, әйрән эчеп җибәрегез, чия ботаклары салып ясаган идем.
Ибраһим белән Хәнифәтулло ничек кирәк алай мунчаның бик нык эссе икәнлеген, пиннек белән сугышмаганнарын, (алар чабынуны сугышырга кирәк дип аңлаганнар), бик яхшы итеп юынып чыкканнарын әйтеп күп итеп рәхмәтләрен укыдылар да салган керле киемнәрен өсләренә кия башладылар.
-Юк, юк, балалар, менә монда минем мәрхүм иремнең чалбарлары, күлмәкләре сезгә таман гына булырга тиеш. Ай, Аллакаем гынам, карале монысының аркасын, гел кып-кызыл җөй генә бит монда. Әстәгем, бу нинди җөй микән соң? Улым, нишләде синең аркаң, дип Миңнур апа Хәнифәтуллоның битенә текәлде.
Ул җавап биргәнче Ибраһим ачыклык кертте.
-Ул, апа, бик күп авырлыклар күргән, аны бик яшь вакытында камчы белән ярганнар. Сорама син аны, йөрәгенә авыр булыр. Әнә бит, шул авырлыклардан инде, башында бер генә кара чәче дә юк.
-Кайсы яктан соң үзе? Безнең татар телен аңлыймы соң? Әллә бөтенләй белмиме?
-Ул үзе Таҗикстаннан. Таҗик инде. Яши торгач, үзбәкчә, аннары минем белән казахча өйрәнде. Менә бераз сүзләр ошаган бит безнең.
-Бер дә таҗикка ошамаган диюем. Алар кара булалар бит. Бу бит ап-ак тәнле, хмм, бер дә таҗик нәселенә тартмаган диимме. Белмим инде, белмим. Миңа нәрсә әйтсәләр, шул дөрес.
-Сез давай телегезгә салынмагыз. Анда сезне хуҗа көтә. Әйдә тиз генә капкалагыз да киттек. Монда кодачага кунакка килмәдегез.
Бераздан өчәүләшеп хуҗа дип йөртелә торган кеше янына киттеләр. Авылның кыл уртасында, элеккеге колхоз идарәсе йорты янында бер төркем ир-атлар, ике таныш түгел ирне ияртеп килүче ярдәмчене күреп сүзләрен туктаттылар, алар килеп җиткәч барысы да болар белән кул сузып күрештеләр.
Хуҗа кеше, Марат Аббасович, Хәнифәтулло белән Ибраһимны үз артыннан чакырды һәм бинага кереп китте.
-Менә нәрсә, егетләр, сезнең торыр урыныгыз да юк, документларыгыз да юк икәнне миңа җиткерделәр. Безнең монда таҗик диаспорасы бар. Теләсәгез, шулар янына алып барам. Алар төрле кара эшләрдә эшли инде- җир казыйлар, таш өяләр, төзү эшләре белән бераз танышлыклары булганнары кешеләргә өйләр салырга яллана. Тик сезне сарык көтүеннән башка эш белмиләр диделәр бит әле. Я, нишлибез? Тагын берәр эш рәте беләсезме соң?
Болар бер-берсенә карашып алдылар да, аптырап җилкәләрен сикерттеләр.
-Даа, җир йөзендә ярты гасырдан артык гомерегезне уздыргансыз бит инде,ә. Я, ярар, мин мулла түгел, сезгә акыл өйрәтергә. Бригада белән эшләргә өйрәнмәгәнсез. Так что анда алып барудан файда булмаячак.
Марат Аббасович, телефон аша кемнәрдер белән сөйләшеп, бәхәсләшеп алды да тагын боларга сүз катты.
-Сез гел болай агылыйга тагылый түгелдер бит. Аерым-аерым да яши аласыздыр инде. Или сез теге...ниме. Ничек диим инде. Ир белән хатын кебек яшәмисездер бит, Аллам сакласын.
-Юк, юк. Без иптәшләр генә. Без ир кешеләр. Хатын түгел.
Ибраһимның сүзләрен җөпләпХәнифәтулло да баш какты.
-Алайса, проблеманы чишү җайлырак булыр. Менә син, казах егете, шактый гына татар телен дә аңлыйсың бит, әйеме? Моннан бераз читтәрәк инде, бер авылда фермер яши. Фермер дип, аның хайваннары күп түгел, түгелен, но аңа ярдәмче кирәк. Но бер генә кеше. Ул татар телен белүче кирәк диде. Барасыңмы?
-Ә Хәнифәтулло? – Ибраһим аптырап Хәнифәтуллога карады.
-Хәниф батулла, әй әллә ниткән батулла димик инде. Хәниф. Менә болай әйткәч, безнеңчә була. Шулаймы, Хәниф.
-Хәниф, әйе дигән кебек елмаеп башын иеп куйды.
--Хәнифкә дә эш табарбыз. Ул, гәүдәсенә караганда , егәрле булырга тиеш. Самара өлкәсенә терәлеп тора торган җирдә минем урман хуҗалыгы бар. Шунда делянка кисәсе була. Барасыңмы, Хәниф, урман кисәргә. Пычкы, пила инде, ә пила дигәнне аңламый бит әле ул. Барасыңмы?
Бармый, нишләсен инде. Хәнифәтуллодан биш минут эчендә Хәнифкә әйләнеп, ул ярар дип, башын селкеде.
Алдагы көнне сарыклар төяп алып килгән машинада калган , айлар буе юылмаган күлмәк-ыштаннары тутырылган капчыкларын өстерәп алып килеп, Марат Аббасовичның машинасына тутырдылар. Аннан таралган начар искә, хуҗаның тыны бетә башлады.
-Әллә берәр үлгән сарык бармы анда? Ни бар ул капчыкларда? Ну-ка чыгарыгыз әле барысын да дигәч, икесе дә җәһәт кенә капчыкларын җир өстенә бушаттылар.
-Уфф, үтерәсез бит костырып, барыгыз, әнә тегендә чүплек бар, тизрәк барысын да илтеп ыргытыгыз. Машина эченә керерлек калмады. Кичә сезне китерүче расчет ясадым диде, значит акчагыз бар. Хәзер кибеткә киттек туп-туры. Нинди кием кирәк икәнен мин үзем белермен, болай кем йөри инде. Сукбайлар да сездән чистарак киенә хәзер.
-Анда далада су юк бит, юынырга да бик булмый. Эсседә тирләп күлмәкләр тозланып ката, дип акланып маташты Ибраһим.
-Аңлыйм инде мин сезне. Болай әйтүем. Вәйт бит кешене нинди дәрәҗәдә түбәнлеккә төшерергә була,ә.
Ярар, әйдәгез, кузгалдык. Башта кибеткә керәбез, Аннары Ибраһимны кертеп калдырабыз. Соңыннан урманга китәбез. Тору, ашау-эчү ягын шунда карарсыз.
Кибеттән ике олы капчык киемнәр, аякларына ботинка, бутыйлар, өсләренә курткалар алып чыгып машинага утырып юлга чыктылар. Ибраһимнан аерылгач, Хәнифкә бик моңсу булып калды. Тагын да күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга алып китеп адаштырырлармы, әллә эштән чыгарып кыйнарлар, мәсхәрәләрләрме, алда аны әле билгесезлек көтә иде.
Юл буендагы нарат агачларынаң ботаклары машина тәрәзәсе аша үрелеп, аны үчекли, тотып алырга тырыша кебек тоелды Хәнифкә. Монда табигатенә кадәр миңа каршы. Ни эшләп мин тагын юлымны ялгыштым соң? Ник сарыкларны китергәннән сож ничек кенә булса да мине Казахстан аша үз илемә кайтарырга булышыгыз димәдем дигән уйлар миен бораулый башлады. Бераздан тагын нинди хәлдә кышлагыннан чыгып киткәне, нинди җәзаланганнары исенә төшеп, куырылып китте. Юк, юк, аңа Таҗикстанга кайтырга ярамый. Ул бит качкын. Ул барысын да ташлап качты. Менә хәзер шуның җәзасын күрә дә инде.
-Син йоклыйсыңмы соң? Әллә саташасыңмы? –Марат Аббасович сак кына итеп Хәнифнең кулына кагылды. Хәниф сискәнеп китте.
-Әллә берәр авыр хәл булдымы синең? Син мине аңлыйсыңмы?
Хәниф аңламады, шуңа да дәшми калуны кулай күрде.
Тирә ягын агачлар каплаган зур гына түгәрәк аланда берничә йорт шәйләнде. Машина тавышын ишетеп, бер йорттан берничә ир-ат каршы чыкты.
Барысы белән дә кул биреп күрешкәч, Марат Аббасович Хәниф ягына кулын селтәп, менә сезгә бер өйрәнчек. Таҗик егете. Төс битенә карамагыз. Аларның да була икән татарга ошаганнары. Авырлыкны күп күргән, чыдам, эшчән. Өйрәтегез. Кеше аңгыра сарык түгел, өйрәнер. Гена, ты, давай покажи ему где его место для ночлега будет. Где кушаете, как готовить, убирать. Короче, ему надо адаптироваться. Мне просто жалко стало мужика. Видно что он не плохой.
-Гена дигәне чуаш егете булып татарча да урысча да теттереп сөйләшә, матур тавыш белән җырлап та җибәрә торган чая телле шаян егет булып чыкты. Бер-ике сүз белән, кул белән, ым белән күрсәтеп чыккач Хәнифкә җиңел булып китте.
-Ничава, брат, и не таких запрягали, учили, человеком делали. И тебя научим, таҗиком был-татарином станешь, дип көлеп җибәрде.
Хәниф тә аңа ияреп, елмаеп, тагын баш какты.
Чынлап та монда яшәү Хәнифкә оҗмах булып тоелды. Кигәвен, черкиләреннән башка урман эшендә ул бер авырлык та сизмәде. Урманның саф һавасы, зиндан капчыгында ятканда шешеп үлек җыйган үпкәләренә дә шифа булды, ул төннәрен ютәлләми башлады. Балта осталары арасыннан олы яштәге бер агай аңа нарат ылысы чәйнәп йөрергә, урманда үскән файдалы үләннәрне күрсәтеп, шуларны кайнатып эчәргә кушты. Аз-маз аңлап, аралашып яши, эшли башлагач, Хәнифнең дә бит очлары алсуланып китте. Ул инде бәхетем шушында икән дип сөенеп йөри башлады. Вакыты вакыты белән Ибраһимны исенә төшереп, аны күрәсе килеп, әллә сорамыйча гына барып кайтыргамы янына дигән уйлар да башына килде. Тик ул качкынлыкның һәм аның җәзасының нинди каты икәнлеген инде яхшы белә иде, шуңа да китәргә курыкты.
Һич көтмәгәндә урманга кыш килде. Бар дөнья аклыкка төренде. Салкын һавада агач кискән, аударган тавышлар әллә кайлардан кайтаваз булып ишетелә иде. Кискән агачларны трактор чаналарына төяп хуҗаның ярдәмчеләре төрле якларга озата торды.
Язга таба урман кисүчеләрнең яши торган урыннары эшләгән җирдән шактый ераклашты. Бу көнне ашарга пешерүче булып Хәниф билгеләнде. Аның инде беренче генә пешерүе түгел иде. Ул пешергән пылаулар, ашлар үзгә бер тәмле булып, урман кисүчеләр, әйдә Хәниф тагын бер сыйла әле, әнә тагын ике озын колак алып кайттык дип, гел аны юмалыйлар иде. Хәниф карышмады. Тәмле итеп ашарга пешереп, пылау тутырган чиләкне суынмасын дип иске фуфайкага төреп куйды да, урманчыларны дәшергә дип тышка чыкты. Әллә урманга килгән браконьерлар, әллә берәрсе махсус аттымы, урман гөрселдәп куйды, Хәниф ачыргаланып кычкырып җибәрде һәм ап-ак кар өстенә ауды. Тирә ягы ул арада кып-кызыл булды.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: