Сельские нивы
+4 °С
Дождь
АНТИТЕРРОР
Все новости

Яшибез әле

2 бүлек, 5 өлеш. – Юк, юк, апа, беркайчан да үкенмәм. Алдагы тормышым ничек булса да, мин Наилемне онытмаячакмын, үземне аның хатыны итеп санаячакмын. Рәхмәт сезгә, безне законлы ир белән хатын итеп теркәвегезгә, – диде дулкынлануыннан йөзләре алсуланып пешкән Әлбидә.– Бәхетле булыгыз, сеңлем, туачак сабыегыз белән бәхетле булыгыз! – дип, озатып калдылар аларны.

Яшибез әле
Яшибез әле

– Юк, юк, апа, беркайчан да үкенмәм. Алдагы тормышым ничек булса да, мин Наилемне онытмаячакмын, үземне аның хатыны итеп санаячакмын. Рәхмәт сезгә, безне законлы ир белән хатын итеп теркәвегезгә, – диде дулкынлануыннан йөзләре алсуланып пешкән Әлбидә.
– Бәхетле булыгыз, сеңлем, туачак сабыегыз белән бәхетле булыгыз! – дип, озатып калдылар аларны.
Әлбидә тышка чыккач кына, Сәриянең үз тормышына нинди мөһим өлеш керткәнен яңа гына тулысы белән тоеп, аны кочаклап алды.
– Рәхмәт, апакаем, мең рәхмәт. Бу изгелегеңне беркайчан да онытмам, – дип, кулларын ычкындырмый торды әле ул.
– Үзеңә рәхмәт, Әлбидә акыллым. Син бит безгә нәсел дәвамчысын бүләк итәсең. Мин тоеп торам, малаегыз – Наил энемнең улы! – туар, иншалла.
Фәрештәләрнең “амин!” дигән чагына туры килгәндәр, биш саны да төгәл, томрап торган сау-сәламәт ир бала тапты Әлбидә.
Сабый туды. Киләчәккә
Буын чылбыры булып.
Әтисенең Яшәү көче
Бар тамырына тулып.
Кайгылардан арындырып,
Туды сөю җимеше.
Тормышларны җырлы итәр
Аның йөрәк тибеше.
Әтисенең төсе булып,
Сау-сәламәт үссен ул.
Якты булсын гомер юлы,
Бәхетләре булсын мул!
Әле ул больницадан кайтканчы ук, Юныс белән Фаягөл оныкларына Әлбидә нинди исем куштырырга теләр икән, дип гапьләштеләр.
– Ничек теләсә дә, каршы килмәбез, анысы. Әмма, Гөлкәем, Наил дип куштырсагые... – диде Юныс, ак өмет төенчеген ачып. Ул әти-бабасының мирасын киләчәккә тапшыручы булганга бик шатланса да, Наилен югалту ачысы йөрәген һаман кимерә, бәхетне киртле-киртле итә иде шул... Наилнең сугышка барыбер китәчәк булганын ата кеше аңлады инде, ил язмышы хәл ителгән чорга керделәр. Инде күпме ир-егет яу кырында Ватан кушуы буенча көрәшә. Илдә кара кайгылы хәбәрләр, югалтулар артканнан арта бара. Көзен илебезнең тынычлыгын, халкыбызның иминлеген саклар, явыз империалистларның басымыннан яклар өчен, өч йөз мең җир җимертеп эшләп йөргән кырык яше тулмаган ир-егетне яуга мобилизацияләделәр. Исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар дип, илебез халкы теләк тели. Беренче көннәрдән үк солдатларга кешеләр һәртөрле ярдәм күрсәтергә алынды. Бияләй-оекбашлар бәйләү белән бергә техниканы каплар өчен челтәр маскировкалар үрәләр; җылы киемнәр, шәхси гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек һәм башка куллану әйберләре җыеп фронтка илтәләр. Ил буенча волонтерлар эшли, махсус җыю пунктлары барлыкка килде. Кем ил язмышына, газиз ир-егетләребезгә битараф түгел, көченнән килгәнчә, ярдәмен кертә. Акчалата да җыю бар, алары сугыш өчен алынасы төрле җайланмаларга тотыла. Боларны Юныс интернеттан да, районда яшәгән танышларыннан да ишетеп белә. Авылда да халык биргән азык-төлек, кием-салымны йөк машинасына тутырып районга илтеп тапшырдылар. Инде хәерле булсын, тизрәк дөньяга тынычлык кайтсын!
Юныс илдәге вәзгыятьне дөрес аңлыйм дигән фикереннән соңгы араларда шикләнә башлады. Бандера милләтчеләренә каршы башланган яуны туктатырга комачаулап, көнбатыш буржуйлары Украинага корал арты корал җибәрә. Американың бу сугышны соңгы украинга кадәр дәвам итәргә теләве хактыр ул. Баштан ук шуны тәкрарлауларын тормышка ашырып ятуларыдыр. Нинди матур шәһәрләрдән хәрабәләр ясадылар, каһәр!.. Безнең хәрбиләр кулындагы канатлы ракеталарның исемнәре үк шом салырлык – “Сармат”, “Кинжал”, “Искәндәр”, “Буревестник”, “Солнцепек” кебек заманча коралларның өстенлеген НАТО инкяр итә алмый. Әмма, үзсүзле малайлардай, һаман үз кораллары белән мактанасылары килә бугай – Украинага корал җибәрүне туктатсалар, Җиргә тынычлык канаты күптән җәелер иде инде...
Өйдә ялгызы булса, улының сурәтен алдына куя да, Юныс аның белән сөйләшеп утыра. “Хараплар булдың, бала”, – ди. Бу махсус хәрби операция авызын ачкан аҗдаһа булды – күпме сау таза ирләрне йотты. Ә бит алар нәкъ гаилә корып, балалар үстерер яшьтәгеләр. Күпме туасы сабый якты дөньяга килә алмаячак, их... кәһарең!.. Ишектән килеп кергән Фаягөл үзалдына ачынып сөйләнеп утырган чәчләре чаларган, йөзләре суырылып калган җәмәгатенә бермәл куркынып карады:
– Әтисе... әтисе, дим!.. Нишләп болай акылдан язган кебек утырасың сөйләнеп? Кайгы өстенә кайгы өсти күрмә тагын – күтәрә алмам.
Юныс хатынына эчкә батып калган, дымланган күзләрен текәде. Аның йөзе агарып киткән, уйлары әллә кайларга тоташкан кебек иде. Ләкин ир үзен кулга алды, Фаягөлне тынычландыру өченме, елмайгандай итте.
– Улыкаебызны сагынып утыруым, бичәм. Кулларында үчтеки итеп бала да сөеп кала алмады бит, үзәкләр өзелә шул...
Фаягөлнең күңел буасы ерылырга шул җитә калды, картын арттан килеп кочаклады да үксеп елап җибәрде.
Күзалларына кечкенә Наилнең ишегалды буйлап атлы уйнап чабулары килде. Бигрәкләр җитез, кыю малай иде урамда. Бәбкә сакларга төшкәндә дә кулына берәр эш тотып төшә иде: йә бабасы эргәсендә кәрзин үрә, йә агачтан юынып машинамы, самолетмы ясап утырырлар иде. Үзенә күрә тәвәккәллеге дә булган. Фаягөл бүгенгедәй хәтерли, берзаман бабасы белән бәбкә саклаган су буеннан Наил кабынып кайтып керде. Ун-унбер яшьләрдә булгандыр... Чиләктән чүмеч белән чумырып су алды да голт-голт яртысын эчеп бетерде.
– Әнкәй, миңа ике кәтүк бир әле, бушны, – дип, гозерен ярып салды.
Фаягөлнең беренче уе “биатасына берәр нәрсә тегәргә кирәк булгандыр” булды. Агачтан матур итеп юнып эшләгән шкафның пыяла ишеген ачып, кәрзиннән ике кәтүк – кара белән акны чыгарды.
– Нинди төстәгесен сорады соң бабаң? Энә дә кирәктер бит? – дип, тагын үрелгән иде, Наил аның кулыннан тартты.
– Юк, әнкәй, энә кирәкми. Буш кәтүк кирәк. Болар бит җепле! – диде аптырабрак. – Миңа бит ул йөк машинасының тәгәрмәчләренә. Ясап бетердек. Бабай әйтте, иллә шәп тәгәрәсен дисәң, кәтүктән яхшыны табалмассың, диде.
– Ә-ә-ә... алай дисеңме... Бушы юк шул, улым, – дип, Фаягөл кәтүкләрне кире урынына куярга теләде.
– Беләсеңме, ничек итәбез?! Әнкәй, хәзер җепләрен берәр таякка урыйбыз! – диде дә, уктай атылып, Наил ишегалдына очты. Тотып кергән бит, тәки ике таяк тотып кергән. Шома гына үзләре.
– Сиңа тегәргә ярый бит, кайдан сүтсәң дә. Ә миңа тәгәрмәчкә шушы кәтүкләр булыр, яме, әнкәй? – дип, күзгә инәлеп караган улына Фаягөл каршы төшмәде. Ничек каршы төшәсең, шушы мизгелдә улының җирдәге бәхете ике кәтүктән торсын да!
– Кайчан урап бетерерсең инде, бик калын бит алар. Ә минем тавыкларга бәрәңге пешәргә куясым бар, – диде дә ишеккә юнәлде.
Мал өенең миченә ут тергезеп, чүлмәк белән бәрәңгене куеп керүенә әллә ни озак вакыт та үтмәде, өйгә керсә... Наил ике кәтүкне дә таякларга чорнап бетереп килә иде. Агы чорналганны кулына алып, Фаягөл:
– Сөбханалла! – гына диде. Шундый тигез, шома итеп ураган. Чобалтмаган да.
– Бетте, әнкәй, рәхмәт, – диеп, ул арада икенчесен дә әнисенең кулына тоттырып, Наил су буена чапты. Капка төбендә көтеп торган икән, Әлбидәнең “мине көт!” дип, Наил артыннан йөгерүен Фаягөл тәрәзәдән карап калды.
Ул таякчыклар кәрзин төбендә озак ятты әле. Яңа кәтүкләр алып, алардан файдаландылар. Тора-бара тегеләрендәге җепләр дә сүтелеп бетте – хәтердән генә китми...
Уллары вакытны бер дә трай тибеп уздырмады – кулыннан эш төшмәде... үкенечләргә шундый булып үскәндер... Фаягөл үзенең дә агарган чәчләрен яулык эченә сыпырып кертте дә:
– Бигрәкләр акыллы булып үскән балабыз ие... Ачынып, хәсрәтләргә төшәргә үскән икән күз нурыбыз... – дип, яшь аралаш такмаклап та алды. Юныс икесенең дә болай җебеп төшүләрен юньлегә булмас диеп уйлап, хатыныннан бигрәк үзен тынычландыру өчен:
– Киленебезгә мең рәхмәт, улыбызның гомерен дәвам итүчене табып бирде, Аллаһның кодрәте бу, әнисе! Әгәр теге вакытта безгә үзе килмәгән булса, Наилебезнең төсе булачак сабый туар идемени? Әлбидәне уч төбендә генә йөртерлек безгә, – диде.
Фаягөл ничек тиз елап җибәргән булса, шулай тиз тынды. Хәер, алар аерым-аерым да көненә ничә рәт яшькә бөеләдер. Ташып тулган күңелләре шуннан беразга сабырланып кала... кабат яшьләре җыелганчы, күзләре коры була.
– Оныгыбызны, әйтәм, үзебез исәнлектә-саулыкта булып, иманлы бала итеп үстерү насыйп иләсен инде, амин! Шөкер, юанычыбыз шул сабый! Нишлисең, тәкъдирдә шулай язылгандыр...
Юныс хатынының җылы өмет белән әйтелгән сүзләренә шуны өстәми түзмәде:
– Син менә мине, берүзең сөйләнеп утырасың, дидең. Минем дә шуңа җаным көеп утыруым иде. Исән булса, Наилебезнең башы күккә тигән булыр иде, яу кырында йөрсә дә. Әле тагын оныклар туар иде... Нәселебезнең чылбырын киләчәккә тоташтыручы буыннар бит алар! Әткәй мәрхүмнең рухы болай да шаттыр дип фараз кылыйк, оныгыбызны исән-сау үстерик иншалла, – дип, үзе дә бер ачынып сөйләде, бер ихлас теләкләрен тезде. Берчак әллә кеше бармы, дип, үрелеп тәрәзәгә караса, анда почтальон хатын кереп килгәнен күрде дә Юныс тиз генә әйтеп куйды:
– Ярар, ярар, җан ярасын ябыйк, Гөлем. Әнә Миңниса кереп килә, яшьләреңне күрсәтмә...
– Исәннәрмесез, яхшыкайларым! И урамнардан үтмәле түгел, чума-чума атламалы инде менә, кар ерып, көчкә килеп җиттем, – дип, гөр-гөр сөйләнеп кергән Миңнисаны өйдәгеләр икәүләп каршы алдылар.
– Әйдә, әйдә түрдән уз, – дип, Фаягөл артлы урындыкны өстәл янына китереп куйса, Юныс бераз шелтәле тавыш белән:
– И Миңниса килен, бүгеге көндә йөрмәсәң дә, беркем сүз әйтмәс иде, өеңдә генә утырыр идең! – диде.
Мамык шәлен артка шудырып, яулыгын рәтләп торган элемтәче хатын башын гына чайкап куйды.
– Юк инде, алай ярамый ул. Көне белән китерәм пенсиягезне, миңа бирүләре белән – улыгызның рухы рәнҗемәсен берүк, – дип, күрсәтелгән урындыкка утырып, кулларын күтәреп, Фаягөл белән бергәләп дога укып алды. – Урыннары җәннәт түрләрендә булсын баланың, Раббыбыз сезгә түземлекләр бирсен, амин! Өрлектәй егетебез кара җир куеннарында, и Илаһым... – дип, һәр кергәндәгечә кызгануын һәм изге теләкләрен белдерде. – Хөкүмәткә рәхмәт инде, акчасын әйбәт кенә кайтарып торалар...
Газиз балаларына пенсия китергән саен, ата-ананың йөрәк җәрәхәтеннән кан саркый, яралары яңарып, бәгырьләре өзелә – моңа да түзәсе...
– Шушы йортымны үзем сатып бирергә, шалашта торырга да риза, бары кайтарсыннар иде улыбызны, – дип, ачынып әйтеп куйды Юныс. Әйе, бу килгән акча аларга шатлык түгел, кайгы көзгесе шул. – Илдә бездәгедәй үкенечле язмышлар кимү ягында түгел сана!..
– Авылыбызның тагын егерме егете алынды инде, исән генә әйләнеп кайтсын балакайлар! Фәрештәләр саклап кына йөртсен, – диде Миңниса. Аңа да кара хәбәр китерү бик авыр. Шатлыклы хатлар гына йөрсен иде илләрдә, дип тели һәр көн.
– Казанда өч ай өйрәнүдә булдылар... инде җибәрәләр ди яу кырына, – диде Юныс та, авыр сулап, – юньлегә булсын дип юрыйк!
Табигать тә кеше кайгысын уртаклаша, ахыры. Өч көн элек, декабрь уртасы дип тормый, сибәли-сибәли яңгыр яуды. Әлбидә шул көндә бәбиен йөрәгенә кысып, хастаханә тәрәзәсеннән урамга карап, хисләр дәрьясына чумган иде. Ни булды бу Тормышка? Ник шатлык, бәхет янәшәсендә һәрвакыт кайгы йөри? Бүген дә кемдер газиз баласын, кемдер кадерле әтисен, кемдер җан сөйгәнен югалткандыр...

Зимфира Исламова.

Ахырын иртәгә укыгыз.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: