ҖИТМЕШ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Альбина баштан ук Зиләне танымаганга үз үзен битәрләп алды да, ток суккандай сикереп торды.
Ярар, чурт с ним, әйтсә әйткән ди инде.Бер караганда рәхмәт кенә.Ул котырткан саен, мин киресенчә,тырышып укыдым.Бәлки әле, нәкъ менә аның аркасында, шундый үрләргә менгәнмендер дә.Ләкин , менә ни өчен аны Тамбовтан алып килделәр микән суң?Нишләп йөргән ул Тамбовта..Айрат янында булган дисәң, инде , ул Маршанскийда иде бит.Ә бәлки Тамбовка күчкәндер, кем белә? Ә бәлкиии...бәлки ауган машинада Айрат та булгандыр.Зилә апа шуның кайгысыннан....Юуук, юк, нәрсәләр уйлап торам суң әле җүләр баш.
Альбина авыруларны борчымаска теләп, әкрен генә реанимация бүлеген ачты.Менә ул, гомергә онытылмаслык мәхәббәтенең әнисе.Баш хирург операция саен, иреңнең әнисе татарча кем була, татарча кем була?дип сорый торгач, менә кем икәнен Ходай тагалә үзе күрсәттеме инде ?
Альбина таблога карап , Зиләнең кан басымын карады, кырыйга шуып төшкән одеялын рәтләде дә, уйга калды.Кайларда гына йөртми бу язмыш адәм балаларын.Менә бит кемнәр уйлаган, дөбертәп торган таш Зиләнең минем алга килеп егыласын.Больницада идән юып йөрерсең инде шунда , дип мыскыл иткән идең Зилә апааа, синең теләк кабул булмады.Идәннәрне башкалар юа, башкалааар.Ә мин җаным тәнем белән кеше гомерен сакларга тырышам.Минем өчен авырулар бар да бер.Мактап, күккә чөйсәләр дә дәвалыйм мин , ачу белән йөзгә төкерсәләр дә.Шуның өчен ант бирәбез дә инде без.Ә Айрат белән барыбер бергә булмыйсыз ,дигән теләгең , вәәт ансы кабул булдыыы.Бер елганың ике яры булып, гомер итеп ятабыз без.Ул гына ничек микән?Башкага өйләнсә өйләнсен, мине оныта алса, онытсын, ләкин исән генә булсын Ходаем, исән генә.Дәү әнием гомер буе Хәким бабайны яратып яшәгән күк, мин дә оныта алмам зәңгәр бутыйлы балачак дустымны.
Альбина шулай уйланып торганда, медсестра кызның пышылдап кына,Альбина Камиловнааа, сезгә берәр нәрсә кирәк түгелме? дигәненнән айнып киткәндәй булды ул.Юк, Света,Юк, рәхмәт, бар да яхшы дип, үзенә чыгып утырды да, кабат яшьлегенә кайтып килде.Ә урамда ярсу язлар.Авылда тиздән шаулап сиреннәр чәчәк атар.Бураннары белән узышып сыерчыклар, кара каргалар кайтыр.Тик Айрат кына кайтырмы икән?.Ел саен ак сиреннәр бүләк итәрмен дип, антлар биргән егетем генә,мине сагынып яннарыма килерме.Альбина өстәлендәге кәгазьләрне бер читкә этеп куйды да, тәрәзә каршына килеп басты.Төнге серле күккә карап,йөрәгенә якын җидегән йолдызны әзли башлады ул.Кая гына булсак та, җидегән йолдызга карагач, мине искә алырсың, дигән идең дә, ә үзеең, үзең мине искә алганың бар микән Айрат?Син дә төнге күккә карап, эзлисеңме ул зур чүмечне.Ай Аллам, ничекләр сагындым мин сине.Сиңа гына сөйләр сүзләрем язылган дәфтәрләрләремне укысаң, минем сөюдән шашып типкән йөрәгемне, әрнегән яралы күңелемне аңлар идең бәлки.
Елап та алды Альбина, елмайды да.Бер тәрәзә каршына килеп басса, бер кабинетында торган диванга ятып карады.Ләкин сөю хисеннән дөрләп янган йөрәгенә генә урын таба алмады.Иртәгә ялым Алла бирса, ну барыбер әле кичкә хәтле сөйләштереп булмас Зилә апаны, менә берсекөнгә янына керермен.Бәлки әле аңлашырбыз да, бәлкиии..
Таң беленә башлагач кына, Альбина йокымсырап киткән иде, бер авыруны алып килделәр дигәч, ашыгыч ярдәм бүлмәсенә төшеп китте.Шул килеш ятып тормады инде ул.Сменасы беткәч, бар эшен башка хирургка тапшырды да кайту ягына борылды.Шулай да , юл уңаеннан баш хирург бүлмәсенә дә башын тыкты әле.Петрович,сәләм! иреңнең әнисе урысча ничек була әле, диде ул елмаеп.Тегесе дә көлеп җибәрде.Березовая мааать.
Так вот, Петрович, кичә операция ясаган авыру, минем мать берёзы була инде.Үзем дә белмичә аның гомере өчен көрәшкәнбез кичә.
Ну да! диде баш хирург, шаккатып.Как так, Камиловна?
Үзем дә белмим әле, как.Историясен сез тутырдыгыз бит.Ә мин фамилиясе белән дә кызыксынмадым.Больной тек больной инде.Скоро барсын да белербез.Сез аны караштырыгыз инде, яме Петрович.Ире бик әйбәт аның.Рәис абый хакына булса да, бик каты тырышасы иде.Аякка бастырырга иде, березовая матьны.Аннары улын да бик яратам.Әйе, әйе, сезгә сөйли торган Айратның әнисе шул була инде.
Даа, Альбина, менә бит ничек.Ярар, син давай, тынычлап ял ит .Ә мин кулдан килгәнен эшләрмен.Ничего, авыры артта калды.Терелер.Тиз генә булмаса да, дай бог булыр.
Альбина юл буе Айрат белән талашып кайтты.Кочагыңа кереп иркәләнәсе дә килгән иде бит, бәлки әзрәк мактанасым да килгәндер.Ә сиин? Син кайда соң кадерлем?Ул фотоларыңны җибәрмәсәң ни була иде инде, я.Сөю тулы йөрәге янып көлгә әйләнсен дигәнсеңдер инде.Ә бәлки берәрсе минем турыда берәр нахак сүз язып, сине бик каты үпкәләткәндер.Белмим дә Айрат, ышанасым да килми.Җаным-тәнем ышанмый синең бу хыянәтеңә.Моңа хәтле укуларым, эшләрем тыгыз булды.Шуңа алданып уздырдым елларны.Ә хәзер гомеремнең синнән башка узып барганын сәгатъ саен тоям.Шуңа да, җәйгә хәтле түзсәм, чираттагы ялымда сине эзләргә чыгам Аллах бирса.Дәү әнием бер җырны җырлый иде бит әле:
Сөйгән ярым син кайда,
Әллә мендеңме айга?
Йөгереп чыгып айга карыйм,
Айда да юк син кайда?
Бу җырны җырлаганда, мин аны жәлләп елый идем.Ә минее, мине кем жәлләр соң, Айрат?Альбинаның йөрәге читлектәге кош сыман бәргәләнде.Белмәде шул ул сөйгәненең дә, еллар буе төнге күккә карап, җидегән йолдызны эзләгәнен.Төннәрендә ялгыз калгач, мыштым гына үзе түгел , ә үксеп-үксеп ,җаны елаганын да белмәде.Ә менә хәзер Айратының палатада, бер ноктага карап, аңга килә алмый ятканын белсәме?Төн дә димәс иде, эшем дип тә куркып тормас иде.Минутында чыгып йөгерер иде дә, мәхәббәтттән кайнап торган кайнар сулышы белән бәлки җан өрер иде..Белми шул.Белмиии.Әлегә әйтүче дә юк.
Альбина өчен дә, үзе өчендә хәзер Рәис яна хәсрәт утында.Улыннан күзен дә алмый, аның аек карашын көтә...Үзенә күрә белгән догаларын, пышылдап кына колагына, күзләренә өргән була.Бу вакытларда улы, ничектер җанланып киткәндәй булса да.Юк шул.Юуук, кайтырга әле уйламый да Айрат.
Улым аңына килсә, Мәскәүгә Зилә янына очар идем дип тә уйлап куя Рәис.Ул да нишләп ята микән?Ләкин, Айратны да бу хәлдә, билгесезлектә калдырасы килми.Ә хатынының хәлен белеп кайтырга уйласа, Мәскәүдә Альбинаны күреп сөйләшкән дә булырлар иде бәлки.Ләкин бернишләп булмый. Язмыштан узмышлар юк дип, белеп әйтәләр.Теләсәк теләмәсәк тә, буйсынабыз шул язмышларга.Әллә инде ялгышларыбызны язмыш дигән булып, үзебезне юатырга телибезме.Белмим дә..Шулаймы, түгелме икәнен бер Ходай белә.Ә артыңа бер борылып карасаааң, гомер юлларында үзебез дә белми күпме ялгышлар эшләгәнбез ..Әйтерсең лә узган гомер шул ялгышлардан, үкенүләрдән тора да инде.Ләкин үкенеп кенә ялгышларны төзәтеп булса иде лә ул.Зилә дә әз генә алдан,ялгышканын аңлап гафу үтенгән булсамы? Бәлки аның гомер юлы болай үкенечле дә булмас иде.Дөрес, бер көн килеп үкенер ул, үкенмичә калмас.Тик ул вакытларда соң булмасмы?Сак белән сок кебек, алты елдан артык сыкрап яшәгән улы белән Альбина аны гафу итә алырлармы.Ире ни дияр?Дөрес Альбина гафу итәр итүен.Ни дисәң дә аны кечкенәдән ак әби тәрбияләп үстерде.Зилә әйткән сүзләрдән Альбинаның ачуы чыга калганда бит Фәгыйләттәй :Кызым, дошманыңа да ачу тотма дияр иде.Әнә шуңа күрә дә, анда Зиләгә карат киная тоту булмады да.Киресенчә менә хәзер, аны жәлли генә әле.
Әнә бит, ял көне булуга да карамастан, үзе Петровичка шалтыратып Зиләнең хәлен дә белешеп торды .Ә йөрәгеее... туптай сикерепме сикерде генә.Иртәгә....иртәгә җайлап кына сөйгәнем турында сорармын.Сөйләме генә югала күрмәсен иде инде.Өйләнмәгән, минем эш ул, мин генә алдадым дип, әйтә алса ярар иде Зилә апа.Әгәр шулай икән, шул ук көнне егетем яннарына очар идем.Бәлки күрешер дә идек.Әнә шулай уйларына уралып уздырды Альбина ялын.Тукай әйтмешли: Бер кешем юк, уй да мин...
Ә Зилә чынлап та ачты күзләрен.Альбина уйлаганча обед тирәләрендә аңга килде ул.Системасын рәтләп маташкан кызга куркып калган, кызганыч карашын төбәде.Теләсә кемгә уйламыйча, теләсә нинди сүз әйтергә өйрәнгән авызы гына үзен тыңламады.Шулай да, мондый хәлләрне күп күргән медсестра аңлады аның телен.Җавапларын да бирде.Әйе, сезгә инсульт булган, әмма алай көчлесе түгел, кайгырмагыз.Баш миенең сигналлар бирә торган тамырлары өзелмәгән диделәр.Моны безгә.әйтергә ярамый конечно, врач үзе әйтер.Борчылмагыз дип кенә әйтәм инде.Шулай булгач сез әкренләп аякка басачаксыз.Сөйләшүегез дә рәткә килергә тиеш.Ә хәзергә берни уйламый ял итегез.Зилә тагын нидер мыгырданып куйды.Инде озак еллар эшләп авызга карап аңларга өйрәнгән медсестра аны тагын аңлады.Ансына да җавап бирде.Әә, операцияне кемнәр ясады дияргә телисезме?диде ул елмаеп...
ҖИТМЕШ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Бездәге докторлар искиткеч алар, ханым.Сезгә дә бик тәҗрибәле хирурглар ясады операцияне.Петровичны әйтеп тә торасы юк.Сезнең бәхет бар икән әле.Ул ялда иде бит.Мондый операцияләрне аннан да әйбәт ясаучы кеше юк.Ә инде Камиловнага килгәндә, аңа бөтен больница шакката.Япь-яшь килеш бит.Шундый катлаулы операцияләрне ясарга алына.Ничек куркып тормый ул, чудеса.Так что , барсы да яхшы булыр.Сез бик ышанычлы кулларда.
Зилә ,медсестраның :Камиловна дигәннен ишеткәч, үз колакларына үзе ышанмады.Де де-ррреевня диде көчкә иҗекләп.Ә бит,Альбина дип кенә сорыйсы иде лә.Юк, булмас , икенче Камиловнадыр дип уйлады ул.
Кемне әйтергә телисез деревня дип.Сез үзегез шуннанмы?дип сорады сестра аңламыйча.
Дддоооктор...
Әә, доктормы?Камиловнамы? Юук, ул Мәскәүнеке бугай, центрда торганын яхшы беләм.Мин бу корпуста бик күптәннән эшләмим шул.Бары аларның алтын куллы хирурглар икәнен генә беләм.Шулай дип , чыгып китәргә дә җитешмәде , палатага ышанычлы адымнар белән Петрович та кереп җитте.
Нууу, дип елмайды ул.Безнең Зиләнең ни хәлләре бар? Үзегезнең кем икәнегезне, исемегез, туган елыгызны хәтерлисезме? Кая әле , менә бу кулыгыз белән минем бармакны кысыгыз әле.Давай әле, давай..
Зилә хәтерлим дигәндәй,әкрееен генә башын селкетеп куйды да, бар көчен җыеп, докторның бармагын кысарга теләде.Ләкин күпме генә тырышса да, хәлсез кул сизелер сизелмәс кенә селкенеп куйды.Ләкин шушы селкенеп куйган кул, докторда зур өметләр уятты.Була матурым, болай булгач була, диде ул сөенеп.Димәк безнең прогноз дөрес булган, Аллага шөкер .Хәзер сезгә леченье язам.Алга китеш тиз булыр дип уйлыйм.Молодцы, вакытында килеп җиттегез шул.Кадерле минутлар җилгә очмады.Аннары доктор Зиләгә карады да, мин сезгә сөенечле хәбәр әйтәм , сез тыңларга әзерме ?диде.
Зиләнең агарып калган йөзенә кызыллык йөгерде.Ул хәттә, да, да дип тә әйтә алды.
Так вот Зилә ханым, монда бит сезнең булачак киленегез дә эшли.Операцияне дә ул ясады.Алтын куллы ул сезнең, молодец.Айрат үзенә алып китмәсә ярар иде дип кенә торабыз.Белмим аннары, аннан башка миңа нишлисе булыр.Андыйлар турында хирург от бога диләр.
Зилә шаккатып башын тотты. Аннары: Сын, сын дип нәрсәдер әйтергә азапланды да , күзләреннән тәгәрәп төшкән кайнар яшьләрен күрсәтмәскә теләп, башын борды.Үзе белән ни булганын аңласа да бирешергә теләмәде ул.Альбина-сары чыпчыкка да бу хәлдә күренәсе килмәгән иде дә,ләкин нишләтәсең.Авыртуны бер кеше дә сорап алмый.
Әйе, ханым аңладым.Сын, сыын..Димәк Айрат чынлап та сезнең малай.Ничә еллар Альбина Камиловна бары аның исеме белән яши.Нинди генә хирурглар, акыллы акыллы асыл егетләр артыннан йөреп карады.Юук, аңа бары Айрат кирәк.Минем яраткан кешем бар, бүтән кеше кирәк түгел ди, и все.Ул да сезнең врач бугай әле.Камиловна шулай дип сөйләгән иде.
Зилә , күз яшьләренә чыланган йөзен докторга борды.Әйтергә теләгән сүзләрен күпме тырышса да, әйтеп аңлата алмады ул.Петрович аның бары , руууччккка, дигән бер сүзен аңлап, кабинетына чыгып китте.
Аңладым, хәзер диде ул.Бер генә минут.
Озак та тормый доктор кире палатага әйләнеп керде дә, Зиләнең йөри торган кулына ручка тоттырды.Үзе ак катыргы кәгазьне тотты.Язып карагыз әле, ни әйтергә телисез?, диде ул.Бик аңлап җитмәдем әле мин сезне .
Зилә, калтыранган , хәлсез куллары белән , көчкә аңлашырлык итеп, бары ике-өч сүз язды да, докторга карады.Янәсе , аңлашыламы?
Аңлашылааа, диде Петрович.Значит эш менә нәрсәдә.Альбинага әйтсәк нишләр инде ул.Әйтмичә дә булмас бит.Сез ял итегез, мин хәзер Тамбовка шалтыратыйм әле.Әгәр ни дә булса белә алсам, сезгә әйтермен.
Зилә күрше кызын хирург киемендә күз аллап, күзләрен йомды. Хәзер нәрсәдер әйтер хәлдә түгел иде ул.Димәк инде Альбина , мин уйлаганча тирес корты түгел.Ә Альбина Камиловна дип уйлады ул.Вәәт сары чыпчык диген син аны.Айрат белән араларын мин бутаганны белсәләр, точно икенче кул да эшләми башлаячак.Күрмәгәнне күрсәтерләр.Ә улым ничек микән , аңга килгән булса ярый инде дип, тагын күзләре яшькә чыланды Зиләнең.Никләр генә кысылдым араларына, никләр генәәә..Министр кызлары кирәк булды мин имгәккә.Әйе инде, имгәк.Яшь башың белән әйтәсе сүзеңне әйтә алмый ят та, кем буласың ди.Авызын ерып килеп керер әле теге.Мактангааан булыр.И Ходаем никләр шуның кулына калдырдың инде.Төксе генә эндәшеп, борынын чөяр инде хәзер.Мәскәүдәге йөзләгән больница арасыннан , кирәк бит шушында килеп эләгергә.Исән-сау терелсәәәм..Бәлки дөресен дә сөйләр идем инде.Гафу итмәсәләр чыгып китеп, аерым торырлар.Айрат кына терелә күрсен.
Уйланып күпме яткандыр Зилә, аның янына тагын Петрович килеп басты.
Зилә, таптым Айратны.Шул сине алып килгән госпитальдә икән бит.Дөрес , шулай дип уйлаган идем инде аны.Баш врач та минем друг анда.Генерал Булатов белән дә яхшы танышлар, дип сөйләп китте хирург.Әйтәм аны, генерал гел сезнең хәлне сорап шалтырата.Оказывается сез үзегез дә, алар белән дуслар.Так вот Зилә, Айрат молодец.Комадан чыккан.Но әле, дөресен әйтергә кирәк, үзе белән ни булганын аңлап бетерми.Конечно инде, андый авыр җәрәхәт алганнан соң, тиз генә торып китмәс.Постепенно инде Зилә, постепенно.Дай бог, син дә аякка басарсың.Монда килеп эләккәч, үз аякларың белән озатабыз инде сине.
Докторны тыңлап, Зиләгә бераз җылы йөгерде.Димәк Айрат аңга килгән.Рәтләнә генә күрсен инде балам.Бүтән нишләсә дә, кысылып йөрмәс идем .Аннары кабат докторга соравын бирергә теләп, авызын ачты.Тагын бер сүз генә , речь дип кенә сорады.
Речьмы, дип елмайды Петрович.Күреп торасыз бит инде.Әкренләп була.Сыыын, ручка, речь..Яле, спасибо дип тә карагыз әле.
Зилә ансын, аермачык итеп әйтте.Спасибо.
Күрдегезме? Була Зилә, була.Бу авыруның әллә ниче төре бар.Гомергә урын өстендә калучылар да әз түгел.Сезнең аларныкы белән чагыштырганда иң җиңеле әле.Сез давай, әкрен генә "спасибо"ны кабатлап ятыгыз яме.Альбина Камиловнаның бүген ялы.Ә иртәгә килгәч үзенә әйтерсез .Чөнки операцияне икебез башкарып чыктык.
Спасибо, спасибо диде Зилә.Ниһаять бер сүзне булса да аермачык итеп әйткәненә сөенеп.Значит Альбинаның ялы.Мин тагын җүләр баштан наруш керми дип уйлап ятам.Иртәгә кергәч нәрсә дияр инде?Көлеп йөргән идең, шул кирәк сиңа дияр микән.Тучны Альбина микән инде.Үзем күрмичә ышанып та булмый әле.
Петрович Зиләгә күрсәтмәләр бирде дә, палатада яткан икенче хатын янына китте.Аның белән дә шулай ачык итеп, елмаеп хәлен сораша башлады.
Ләкин Зилә генә аларны күрмәде.Ул авылына, төнлә качып яткан капка төбендә иде инде.Ә кулыңда синең сирень иде...дип уйлады ул.Сөйләшә башласам, шушы сүзләрне генә әйтер идем дә Альбинага.Ул үзе аңлар иде.Кайлардан җеннәр ишеттерде шул сүзләрне.Күптән рәхәтләнеп яшәп яткан булырлар иде инде.Менә бит, терсәк якын да тешләп булмый.Дөрес инде, хак сүзләр дип, авыр сулады ул.Ә колагында һаман да яшьләрнең пышылдаган матур сүзләре.Ә кулыңда синең сирень идеее.Ә кулыңда синең..
Бу вакытта шушы ук сүзләрне Альбина да кабатлап утыра иде.Ул хәттә аны үзе генә язган җыр итеп , җырлап та йөри башлаган иде инде.
Ә кулыңда синең сирень иде
Язлар иде безнең күңелдә.
Сагынганда төнге күккә карап
Чүмеч йолдыз эзлим күгемдә.
Альбина зур, якты фатирында бераз уйланып утырды да, нидер исенә төшкәндәй сикереп торды.
Юук, болай булмый.Таш атсалар, аш ат ,дияр иде бит дәү әни.Барыбыз да Ходай бәндәләре дип әйтә иде.Зилә апа нинди булса да, сөйгәнемнең әнисе бит.Янында да бер кеше юк, өйдә нишлим инде дип, әзерләнде дә больницага китте.
Көн-төн эшләп икенче өенә әйләнгән больницага килеп ,туп туры Петрович бүлмәсенә керде Альбина.
Петровииич, березовая мать как ?диде ул көлеп.Ләкин ул кергәндә тегесе палаталар буйлап йөри иде.Ярааар, сез монда юк икән әле,дип өстәл кырыенда идәнгә төшкән кәгазне күтәреп алып куйды .Һәм инде чыгам дигән дә генә күзе шул, ак картонга төште.
Айраат, авария..Томб...
Дәвамы бар.
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)