Все новости
Литература
20 Марта 2025, 12:00

Ә кулыңда синең сирень иде

23-24 бүлекләр. -Нинди сер булсын ди инде бууу, дәү әниии! диде Альбина, йодрыгы белән күз яшьләрен сөртеп.Иске бер төенчек инде.Син миннән көләсеңме сууң ?-Юуук,балам юууук. Көлмим, син нәрсә?Гади генә төенчек түгел бу, Альбина.Менә кара әле син , диде Фәгыйлә әби, янчыктан йөрәк формалы, алсу ташны кулына алып.Менә шушы инде , сиңа әйтәсе серем.Менә ул безне дә, өебезне дә саклый.    

Ә кулыңда синең сирень иде
Ә кулыңда синең сирень иде

ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Нинди сер булсын ди инде бууу, дәү әниии! диде Альбина, йодрыгы белән күз яшьләрен сөртеп.Иске бер төенчек инде.Син миннән көләсеңме сууң ?
Юуук,балам юууук.Көлмим, син нәрсә?Гади генә төенчек түгел бу, Альбина.Менә кара әле син , диде Фәгыйлә әби, янчыктан йөрәк формалы, алсу ташны кулына алып.Менә шушы инде , сиңа әйтәсе серем.Менә ул безне дә, өебезне дә саклый.
Ничек шушы таш сакласын инде, я ?Иии, дәү әни, бигрәк беркатлы шул инде син.Шуңа җиңел генә бозып куйганнар менә үзеңне..
Мине бозганда балам,кызганычка каршы, бу таш юк иде шул.Тыңла әле,Альбина, бу гади генә таш түгел.Менә бу алсу, йөрәк формалы таш , бик серле таш ул.Кайчандыр аны миңа бик укымышлы, күпне күргән- белгән Сәрби әби биргән иде.Үз исеме Сәрбиҗамал иде бугай инде аның, бөтен кеше Сәрби әби дигәч, мин үзем дә шулай дия идем,менә терә.Шифалы догалары белән өшкереееп, докторлар да дәвалый алмаганнарны аякка бастыра торган әби иде ул.Бозымнан, күз тиюдән азапланучылар да аның өшкерүеннән шифа табалар иде.Мине бозганнарын да белеп яшәгән икәән Сәрби әби вәәт.Үзем генә дөм җүләр, ышанмый яшәгәнмен .
Байтак еллар узгач, бер көнне шулай үзенә чакыртып алды Сәрби әбиең.Бабаең- мәрхүмнең бер дә җибәрәсе килмәгән иде инде каничне, ну әбине каты авырый икән дигәнне ишеткәч , ничектер риза булды тагын.Сәрби әбинең өенә килеп кергәндә чынлап та авырып, ятып тора иде.Мине күргәч:Ни хәлләрең бар, кызым,берәүне өшкергән идем, шуннан һич рәтләнә алмыйм әле дип, торып утырды әбекәем.Картайдым инде, исән сау тернәкләнсәм ,бүтән берәүне дә өшкермәскә сүз бирдем ди.Ул шулай әкрен генә сөйләшә торды, мин идән сәкеләрен юып чыгардым, чәй куеп җибәрдем. Ипи , мае булгандыр инде, хәзер хәтердә дә түгел. Сәрби әби әйдә, кайнар чәй эчеп карыйсыңмы әллә? дип, чәй ясап бирдем.Әллә шул идәннәрен сөртеп алу килештеме, әбинең йөзенә нур кунды.Рәхмәтләр әйтеп, чәен эчте дә,сандыгыннан менә шушы төенчекне тартып чыгардыыы.
-Мин Фагыйлә, синең гомер буе Хәкимне яратып яшәгәнеңне дә,үзеңне бозганнарын да белеп яшәдем бит дип, сөйли башлады Сәрби әби.Гафу ит инде. Соңрак, балаң тугач кына белдем шуул.Менә шуңа , бик борчылсам да,тормышыңа кысылырга курыктым диде.Ә бит вакытында күзеңне ачтырырга кирәк тә булгандыр бәлки.Үкенеп яткан төннәр күп булды булуын дип, авыр сулап куйды да:Инде әллә ни күп тә яшисе калмагандыр, мин сиңа бер бүләк биреп калдырыйм әле дип,шушы ташны минем учыма салды.Бу бик сирәк кешеләрдә генә бар Фәгыйлә, гади генә таш түгел-яшен ташы бу,дип серен сөйли башлады ул.Шушы таш булганда, якын тирәне яшен әйләнеп уза.Һәм иң мөһиме, бу таш иясенә бозым ясый алмаячаклар, диде ул.Үзем генә белгән бик көчле догаларым белән дә өшкердем бу яшен ташын. Фәгыйлә, бер кешегә әйтмә дә, күрсәтмә дә , үзең генә бел яме дип, аркамнан сөйде.
Мин алырга да, алмаска да белмәдем шулай. Сәрби әби!Яратмаган кешем белән, ярты гомер яшәлгән, нәрсәгә кирәк булыр инде ул миңа? Рәхмәт, бәлки берәр кирәге чыгачак кешегә бирерсез дип , алмаска булдым.Тик ул гына, ал Фәгыйлә,ал, дөнья бүген генә түгел бит, менә как раз сиңа кирәк булачак әле ул дигәч, алып кесәмә салдым мин аны.
Ии, дәү әни! чисти ышанып беттеңме инде? Сакладымы суң, дип көлеп куйды Альбина.
Көлмәә балам!Син бит биик күп нәрсәләрне белмисең бит әле.Бииик күп...Мин үзем дә синең кебек баштарак ышанмаган булган идем.Шул янчыкны кесәгә тыгып кына кайттым да, кеше күреп көлмәсен тагын дип, сиртмәле карават өстенә түшәлгән матрас астына кыстырып куйдыыым.Аннары онытканмын да инде, эш белән бөтенләй истән чыккан.Шулай бер көнне эштән кайтсам, бабаң лапастан аксак туксак килеп ,өйгә кереп маташа.Егылдым, аяк тартылдымы шунда, сындымы дип, кереп ятты.Фельдшер да килеп карады. Сынмаган, каты бәрелгән генә , төзәлер дип китте ул да.Ну шул көннән, бабаң сула башлады.Егылган җиренә чыгып, догалар да укыдым, җен кагылган булмасын тагын янәсе.Бүлнискә алып бардык, анда җилкә генә сикерттеләр.Аягы да бернишләмәгән диделәр.Бабаң шулай берәр ай хәлсезләнеп йөрде дә, гүпчим ябыгып бетеп ,китеп тә барды.Менәтерәәә...
Нәрсә булган инде бабайга?Бозык булган булса, бабайны түгел, сине озаткан булырлар иде, име дәү әни..Син үзеңне бозган булганнар , дидең бит.
Ие , балакаем, мине озатасылары булган икән шул.Мин бит ул вакытта, янчыктагы бу яшен ташын бөтенләй оныткан идем.Искә дә алмадым мин аны.Шул матрас астында, ничек тыккан, шулай яткан инде ул.Как раз , мәрхүм бабаңның баш очында гынааа.
Берзаман,бабаңны озатып, өй юганда, күрше хатыны китереп тоттырды бу янчыкны.Ул аны минем акча янчыгы дип уйлагандыр инде.Фәгыйлә , мә алып куй әле моны, акчаң югалса, я миннән күрерсең ди.Шул янчыкны тотуым булды, лык итеп караватка утырдым.Әйттерсең лә башыма китереп суктылар.Нигә оныттым соң әле бу яшен ташын?Бу ташлы өйдән бозык курка дип әйткән иде бит Сәрби әби.Шул чакта, яшен тизлегедәй , шушының гына эше бу дигән уй , узды баштан.
Икенче көнне туп туры Сәрби әбиләргә киттем.Мин килгәндә , кибеттән кайтышы булган микән, оныттым да инде, сумка күтәреп, әкрен генә кайтып килә иде, әбекәй.
Аны күрүгә: Сәрби әби, иремне озаттым бит.Шушы сез биргән яшен ташыннан күрәм дип, елап җибәрдем.Ул миңа искиткеч акыллы күзләре белән карады да, әйдә Фәгыйлә өйгә керик әле дип, сумкасын тоттырып, өйгә кереп китте.Керүгә мине мич буендагы терәксез, агач урындыкка утыртты, үзе караватына утырып , тынып калды.Мине бераз тынычлансын диде микән инде, юатмады да үзе.Шулай бераз уйланып утыргач: Белдем, Фагыйлә, шулай буласын белдеем дип, сөйләп китте Сәрби әби.Мин бу ташны бүтән бозык кермәслек итеп, ә булганы чыгып китсен дип өшкереп бирдем шул сиңа.Син бит Фәгыйлә шул бозык белән ничә еллар интегеп яшәдең.Үзем дә күз йомдым инде җүләр.Башта балалар бәләкәй булгач, алар ятим калмасын дидем, соңыннан син үзең дә Камилне яратасың кебек тоелды.Ну менә бу якты дөньядан китәр көнем якынайган саен , дөреслекне алга чыгарасым килде.Моңа күз йомсам,ирең урынына син кибә башлаган булыр идең.Ә синең бит, Фагыйлә бер гаебең дә юк.Үзенә генә каратам дип, уйламыйча Камил боздырган булган сине.Менә шул кире үзенә әйләнеп кайтып, җәзасын алды да инде ул.Сәрби әби сөйли дә сөйли, мин авызымны ачып тыңлыйм.Әйтерсең бу хәлләр минем белән түгел, ә бөтенләй чит кеше белән булган.Тора бара бөтенләй берни ишетми башлаганмын.Сәрби әбинең ипләп кенә, җилкәмнән төрткәненә айнып киттем.
Шулааай Фәгыйлә, синең гаеп юк монда.Бер сихерче Аннушка аркасында, күпме кеше бәхетсез булды диде ул, уйга батып.Хәким үзе дә , гомер буе сине яратып яшәде.Үкенүдән генә , узганнарны кире кайтарып булса иде лә ул...Аннары миңа карап , тагын әйтеп куйды.Кыз бала ул Фагыйлә, әбисенең, әнисенең язмышын еш кабатлый.Син дә, югалтма яме яшен ташын, кирәге чыгып куюы бар.
Менә ничеек? Ә мин, дәү әни көлгән булдым әле.Чынлап яшен ташы шушындый була микәниии...

ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Әйе, Альбина , әйе,чыып-чын яшен ташы бу.Минем шушы ал таш турында ишеткәнем булса да, ул вакытта күргәнем юк иде әле.Ә нинди серләр саклый булып чыкты бит ул.
Алай икәән.Яшен ташы дип ишеткән бар иде инде,ну мондый буладыр дип уйламадым да.Кызыыык....
-Дәү әниии, димәк бозучылар элек тә булган?Ничек үзләре курыкмый алар?диде,Альбина пышылдап. Минем сихерчеләр турында, бер тапкыр укыган бар иде инде .Кешенең җанын урлый алар, дип язганнар иде бугай анда...
Элек балам, алар күп булганнар биит.Бозучылары да, сихерчеләр дә кеше арасында яшәп яткан.Әнә күрше авылда бер карчыкны, ай тулганда морҗадан кара кош булып очып чыга дип сөйлиләр иде...Аннары, авылның бер почмагыннан кара песи, бер почмагыннан утлы шар булып тәгәрәгән, пәри убырларны күргән кешеләр дә күп булды инде.Әбисе сөйләгән саен, Альбина дәү әнисенә табарак елышты.Ә синең дәү әни, үзеңнең күргәнең булмадымы суң ? диде ул, әбисенең кулыннан тотып.
Дөнья булгач, булды инде кызым.Минем яштиләр дә башта курыксалар да, соңыннан кызык итеп сөйли иделәр.Аларга да очраганнары булгандыр инде..
Ә сиңа кайда очрадылар суң , дәү әни?
Фәгыйләтти елмаеп оныгына карап куйды.Миңамы?Белмим дә инде, нәрсә булгандыр ул.Яшь вакытта, әйткән идем бит ,авылның икенче башында тора идек дип, Менә шууул. Бабаңнан, әниләргә барыйм әле дип сорадым да ,төнлә аларга киттем.Баганаларда тонык кына ,берән сәрән генә ут ялтырый...Ниндидер шомлы итеп агачлар шаулый..Барам шулай, урам буйлап.Күктә саран гына ялтырап, ай йөзә.Әниләргә җитәрәк, куркыныч караңгы , бер тыкрык бар иде.Карыйм шунда берәү шарт шорт утын яра, ай яктысында ап-ак каен пүләннәре ялтырый.Күп итеп өеп куйган инде , күрсәәәң. Ии, кызыктым инде агай, эх безгә дә булса дип.Андый каен утыннары төшкә дә керми иде безнең, җыен коры сары яга идек бит.Әниләргә кердем дә, Равил абый утын алып кайткан.Ап-каен утыныы.Шуны шарт итеп кенә яра , каян алды микән, урлаган утындыр инде, төнлә яра дим.Әниләр аптырашта калдылар, тапкандыр инде генә диделәр дә, оныттык.Бераз сөйләшеп, чәйләр эчтек, әти мәрхүм , әйдә кызым, караңгы бит, урам башына хәтле озатам дип, минем белән чыкты.Бер замааан, тыкрыкка җитәрәк, көлеп җибәрде бит әтием.Кызыым, каен утыннарың кая, ди? Мин түдә сүдә карыйм, утын түгел бер чыра агачы да күренми.Тып-тын.Әле генә Рәвил абый ярып ята иде, утыны да тау хәтле өелгән иде бит дим.Әти ышанмый, көлә генә..
Дәү әни,күзеңә күренгәндер может, диде Альбина, күзләрен ялтыратып.
Юуук инде, нигә бүтән нәрсә күренмәгән соң?Эт тә түгееел, мәче дә .Нәкъ менә шушы каен утыннары.Әти урам башына хәтле озатты да, кайтып китте.Мин дә курыкканны сиздермәдем.Ну аннан соң чабып күрсәттем инде, ярышта булсам, тучно беренче урын минеке иде.Бүтән төнлә какуй үзем генә йөрүүү..
.. .Аннары бүтән күрмәдеңме инде диде,Альбина, бик беләсе килеп.Эх, синее, үзе курка , үзе юртамы?дип көлеп куйды Фәгыйлә әби, аның шикләнгәнен сизеп.
Иии, дәү әниии,берне генә сөйлә инде, гүпчим курыкмыыыйм диде Альбина. Оныгы сорагач, түзмәде Фәгыйлә әби.Анаң , кызны куркыткансың дип әрләмәсен тагын, дип ишеккә карап куйды да, сөйләп китте.Яшь вакытларны шулай бер искә төшерүе, үзенә дә ничектер, рәхәт иде аңа.
-Шулааай, дип сөйләп китте Фәгыйлә әби.Элегерәк кызым, авылда төннәрен каравыл тору бар иде ул.Үз чиратын уздырган кеше, иртә белән шул "каравыл"дигән язулы тактаны , дәлше җибәрә иде дә, икенче көнне күршесе чыга иде.
Нәрсәгә кирәк булган инде ул, дәү әни, йөргәнсез инде аңгыраеп..
Алай димә, Альбина.Биик кирәк нәрсә булган ул.Кешеләр дә , ничектер шунда, каравылчы бар дип тыныч йоклый иделәр.Бөтен авылны әйләнәсе иде ул төндә.Ара тирә, капка-коймаларга да суккалап ала идек.Янәсе, каравылчы монда, ярдәм кирәкмиме?Урамда берәрсе егылып ятмыймы, ут -фәлән юкмы, бөтенесен карап йөри идек инде.
Әнә шулай бер көнне, безнең чират җитте бит.Киттек бабаң белән.Сөйләшә сөйләшә, урамнарны әйләндек тә, кәнсәләргә кул куярга кердек.Бер почмакта , тонык кына дежур ут яна.Тып тын, ара тирә ниндидер шыгырдаган тавышлар ишелеп куя.Мин дә арганмындыр инде, стинә кырыенда гына бер урындык тора иде.Шунда барып утырдым.Бабаң коридорның икенче почмагына , кнәгәгә кул куярга дип китте.Каранып утырам шулай. Бер замааан ,яшел гимнастеркасын каеш белән буып куйган, иске генә күн итек кигән берәү, шак шок йөри башламасынмы.Мин утырган җиремдә өнсез калсам, бабаң килгән җиреннән , аны күреп катып калды.Бабаңа карап, ымлап күрсәтәм, янәсе кем бу?Бабаң җилкә генә сикертә.Теге солдат безне күрми дә,карамый да , тик йөреп тора.Чәчләр үрә торды икебезнең дә, төн уртасы, торабыз кузгалырга да куркып.Бер замааан, теге солдат коридор буйлап бабаңа таба китмәсенме.Ходайның рәхмәте белән, бабаң стинәгә сеңеп калды, ул шак шок басып , теге почмакка китеп югалды.Үзеннән ниндидер, яңгырдан соң булган җир исеме шунда килә, җанны өшетерлек салкын бөркелә.Кәнсәләрдән ничек чыгып чапканны хәтерләмибез инде анысын, хәттә урам буйлап ничек өйгә килеп кергәнне белмибез.
Солдат абыең да шунда идеме әллә, өнсез калгансыз ?дип көлә әткәй.Эндәшү юк, башны гына селкибез.Ә күрәсең аны, күпләр күрә икән.Без генә ничектер, ул турыда ишетмәгәнбез.
Унике тулып киткәч, үз бүлмәсенә кереп китә ул.Шуңа күрә төн уртасында бүтән кермәгез дип , ачуланып алды әткәй.Оказывается, әлек бу бинада, красноармиецларның штабы булган икән.Хәзер сүтеп аттылыр инде аны.Йорт салырга участоклар биреп маташканнар иде, алучы булмагач чыршылар утыртып куйдылар әнә, аннан соң.
Айрат белән без булсаак..Ой, дәү әнии.Курыккансыңдыр инде имеее.
Курыктык Альбина, курыктык.Яшермим.Аннан соң төнлә тышка чыккан да, бер-беребезне уята идек әле..
Дәү әни, хәзер аларны электр утыннан курка дип әйтәләр бит, ишеткәнең бармы синең?
Шулайдыр да бәлки.Хәзер бик сирәк ишетелә бит андый хәлләр.Ә менә шул җен туганнары -бозык ясаучылар бар әле.
Дәү әни..Ә син үзеңне бозганнарын ничек белдең суң?
Белмәдем шул кызыыым.Башта белмәдем.Соңырак ничектер сизенә дә башладым бугай..Бар күңелем Хәким абзыеңа тартыла, үзем бабаеңа.Бу халәтне сүз белән генә аңлатып та булмый.Әйттең бит әле, бозучылар җанны урлый икән дип, шулайдыр да әле бу.Чөнки үзеңне берничек җиңеп булмый.Йөрәгем белән, иртәгә аерылам инде, нигә моның белән торам дип уйлыйсың.Ләкин,иртәгесен нинди анда, бер каршы сүз дә әйтеп булмый.
Дәү әниии, дәү әни дим.Мине бозмаган микән инде теге пәри туганы?Әнә бит Сәрби әби , әбисенең язмышын кызлар кабатлый дип,әйтте дисең үзең.
Юк, Альбина, курыкма балам.Язмышың үз кулыңда синең.Минем укыган догалар, Сәрби әбинекеләр дә, ярдәм итми калмас, алла бирса.Ә менә бу яшен ташын, янчыгы ние белән сиңа бирәм, югалтма яме, сакла.Кирәге чыкмасын кәничне, ну шулай да, дөнья хәлен белеп булмый.
Дәү әни, Айратны бозса таш?Ул бигрәк йомшак күңелле бит.Кемгә охшаган ул шулай?Белмичә дә калыр бит, кабагым.
Фәгыйлә әби, Айратның туптай түгәрәк бала чагын күз алдына китереп көлеп куйды.Ә бит син Альбина, бер тапкыр да аның үзенә "кабак"дип дәшмәдең име?Миңа кабак бөккәне дә пешертми идең бит әле.
Кечкенә чактан ук яраттым шул мин Айратны.Ул да мине ярата.Дәү әнии, мужет институтка укырга керсәм Зилә апа, безнең дуслыкка каршы да булмас әле, ничек уйлыйсың?
Бергә, бәхетле булырсыз дип уйлыйм, балам.Син үзең дә, шулай уйлап йөр.Теләгең кабул булыр, кайгырма...
Ләкин бу теләкләр кабул булганчы, Зиләнең корган ятьмәсенә эләгәселәрен,ни Фәгыйлә әби, ни Альбина белми иделәр әле..
 
Дәвамы бар.
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)
Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас