Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Закон
23 Июля 2021, 16:30

НӨГЕШТӘ ИСЕРЕК ИР ПАЛАТКА ӨСТЕНӘ БАРЫП МЕНГӘН

Стәрлетамакта яшәүче 28 яшьлек ир гаиләсе белән Нөгеш сусаклагычына ял итәргә килгән. Күптән көтелгән ял ямен янәшәгә килеп туктаган ир белән хатынның үз-үзләрен тотышы бозган - алар лаякыл исергәнче эчкән һәм юләрләрчә кылана башлаган.

НӨГЕШТӘ ИСЕРЕК ИР ПАЛАТКА ӨСТЕНӘ БАРЫП МЕНГӘН
НӨГЕШТӘ ИСЕРЕК ИР ПАЛАТКА ӨСТЕНӘ БАРЫП МЕНГӘН
Исерек водитель һәм аның янындагы салмыш хатынның үз-үзләрен тотышы нәфрәт тудыра.

Стәрлетамакта яшәүче 28 яшьлек ир гаиләсе белән Нөгеш сусаклагычына ял итәргә килгән. Күптән көтелгән ял ямен янәшәгә килеп туктаган ир белән хатынның үз-үзләрен тотышы бозган - алар лаякыл исергәнче эчкән һәм юләрләрчә кылана башлаган.

- Бу икәү бик начар хәлгә килгәнче эчтеләр дә ире рульгә утырды. Артка биргәндә ул безнең палатка өстенә барып менде. Ә анда 3 бала йоклап ята иде. Аларның нинди могҗиза белән исән калуы әле дә башка сыймый. Безнең ниләр кичергәнне аңлыйсыздыр! Ә бу икәү гафу үтенмәде, "балалар һәлак булмаган бит", янәсе... ЮХХДИ хезмәткәрләрен чакыртмаска үгетләп, безгә акча тәкъдим иттеләр, юньсезләр. Әмма без тиешле хезмәтләрне чыкырттык. Әлеге машинаны эвакуацияләделәр һәм эшне ахырына, хокуктан мәхрүм итүгә кадәр җиткерергә вәгъдә иттеләр, - ди гаилә башлыгы.

Ул вакыйга урынына тиз арада килеп, исерекләрне һәм аларның машинасын алып киткән полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Хәзер Стәрлетамакта яшәүче бу гаилә стресстан арынырга тырыша һәм ялда очраган адекват булмаган бу кешеләрне җаваплылыкка тарттырырлар дип өметләнә.

Фото: ufa.kp.

 

Автор:Резида Валитова
kiziltan.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: