Сельские нивы
+20 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Закон
23 Июля 2021, 13:45

КИЧӘГЕ ЯШЕН 38 ЯШЬЛЕК ХАТЫННЫҢ ГОМЕРЕН ӨЗДЕ

22 июльдә, Стәрлетамак районының Кунакбай авылындагы Стәрле елгасы буенда 38 яшьлек хатын белән бәхетсезлек очрагы булган.

КИЧӘГЕ ЯШЕН 38 ЯШЬЛЕК ХАТЫННЫҢ ГОМЕРЕН ӨЗДЕ
КИЧӘГЕ ЯШЕН 38 ЯШЬЛЕК ХАТЫННЫҢ ГОМЕРЕН ӨЗДЕ

Кичә, 22 июльдә, Стәрлетамак районының Кунакбай авылындагы Стәрле елгасы буенда 38 яшьлек хатын белән бәхетсезлек очрагы булган. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аны яшен суккан. Хатын шунда ук һәлак булган.


Ведомствода белдерүләренчә, бу инде республикада быелгы җәйдә яшен аркасындагы икенче фаҗига. Беренчесе 27 июньдә Кече Нагадак авылы янында булган. Ул чакта яшен 53 яшьлек хатынның гомерен өзгән. Бу вакытта аның урманда каен миллеге хәзерләгән чагы була.

Хатын яшен сугудан шунда ук үлгән. Аның ире дә янында булган һәм зыян күргән. Яшен разряды аны читкә алып чөя, ир аңын югалта. Һушына килгәндә хатынының янып яткан гәүдәсен күрә. Кызганычка каршы, аны коткару мөмкин булмый.

Фаҗига урынына килгән ашыгыч ярдәм табибларына хатынның үлемен теркәргә генә кала...

Җәй әле дәвам итә, яшенде яңгырлар да күп булачак, шуның өчен яшен вакытында хәвефсезлек кагыйдәләрен исегездән чыгармагыз!


 
 
 
Автор:Юлия Төхбәтуллина
https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-07-23/yashen-38-yashlek-hatynny-gomeren-zg-n-2428773?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: