Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Закон
23 Июля 2021, 14:20

КИЧӘГЕ ГАРАСАТТАН КҮПЛӘР КАЗА КҮРГӘН

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, 22 июльдә Шакша поселогындагы Чишмә урамындагы торак йортта янгын чыккан. Янгын урынына Русия МЧС көчләре һәм чаралары һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән.

“10х10 метрлы ике катлы агач йортта чыккан янгын сүндерелгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк", - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Шаһитлар сүзләренә караганда, йорт яшен сугу нәтиҗәсендә янган. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе тикшерүчесе эшли, ул янгын сәбәпләрен ачыклый.

Шундый ук очрак Нагаево авылындагы Пихта урамында булган. Анда да яшен сугу сәбәпле, 5х6 метр зурлыктагы йорт янган.

Шул ук көнне Иглин авылында 6х8 метрлы ике катлы агач йортта да янгын чыккан. Урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Ут-ялкынның башлангыч сәбәбе шул ук - яшен сугу.

Фото: gtrk.tv/sites

Автор:Юлия Төхбәтуллина
kiziltan.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: