Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Закон
23 Июля 2021, 16:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

22 бүлекСоңгы чыгарылыш кичәсенә Фатыйма икесенә дә Белореттан матур киемнәр алып кайтты. Рушанияга биек үкчәле түфли, ә күлмәген заманча итеп үзләре тектеләр.Улым, Рушанияны көтмисеңмени, кая ашыгасың? - дигән булды Фатыйма. Асылгәрәй кызарып чыкты. Кече капкада Рушания күренде.

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР
КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР
22 бүлек

Соңгы чыгарылыш кичәсенә Фатыйма икесенә дә Белореттан матур киемнәр алып кайтты. Рушанияга биек үкчәле түфли, ә күлмәген заманча итеп үзләре тектеләр.
Улым, Рушанияны көтмисеңмени, кая ашыгасың? - дигән булды Фатыйма. Асылгәрәй кызарып чыкты. Кече капкада Рушания күренде.
- Фатыйма апа, кара әле, - дип өермә әйләнде.
Акка вак кына чәчкә төшкән күлмәк аның гәүдәсенең бар матурлыгын ачып салган иде. Ул бер дә шәһәр кызларыннан ким түгел. Нечкә билен кысып бәйләгән, күлмәкнең итәге киң булып тезләрен каплап тора, аягындагы биек үкчәле ак түфлие төп-төз аякларны тагын да матуррак итеп күрсәтә. Чәчен зур кызларныкы кебек баш түбәсенә ураган. Асылгәрәй белән Фатыйма беразга телсез булып карап тордылар.
- Асылгәрәй, әйт инде, мин матурмы?
Асылгәрәй тиз генә телгә дә килә алмады. Фатыйма да
улына текәлде.
- Әйт инде, улым, бер җылы сүз, кара, ничек матур!
- Ярыйсы, үкчәсез түфли юк идемени?
- Ә миңа шундый ошый бу түфлиләр!
- Колга, - диде Асылгәрәй.
- Улым, ник шулай дорфа, син инде җиткән егет кеше бит?
- Ярый, мин үпкәләмим, киттек, Асылгәрәй абыем, - диде Рушания аны култыклап.
- Җимешемә күз тимәсә ярар иде, бигрәкләр дә матур бала, - дип, Айбикә инәй сөйләнә-сөйләнә кереп җитте. Фатыйма белән икәүләшеп артларыннан карап калдылар.
- Барыйкаем күрми үлеп китте, хәйраннар булыр иде, җаныкаем.
Фатыйма да үзенекен уйлады: Михман күрсә, ни дияр иде икән? Кичермәс иде шушындай баланы кешегә биргән өчен.
- Фатыйма, балалар хәзер укырга китәр инде. Элек Ходайдан бәлигъ булганын гына булса да күрсәң иде дип ялына идем, хәзер инде башлы-күзле булганын да күрәсе килә, кемнәр кулына калыр инде балам?
Мәктәпкә берсеннән-берсе матур киенгән кызлар-егетләр җыелган иде, күпердән килгән парны күреп, бөтенесе шунда борылдылар. Арадан берәү:
- Бер дә пар түгелләр инде, берсе курчак кебек, җитмәсә, озын, икенчесенең ни буе, ни үзе, - диде. Асылгәрәй беркайчан да сикереп чыгып бармады, ул һәрвакыт кырысрак тота иде үзен. Рушания шатланып, бәхетле елмаеп, барысы белән исәнләште, ә Асылгәрәй һәрвакыттагыча кырыс кына барысы белән кул биреп чыкты. Яшьләр мәктәп эченә үттеләр. Башта котлаулар булды, аннан укуны бетерү турында таныклык өләштеләр. Иң яхшы укучылар арасында Асылгәрәй белән Рушания да бар иде. Мондый таныклык белән теләсә кайсы уку йортына барып керергә була иде. Яшьләр төнгә чаклы бергә биеп, бәйрәм иттеләр. Асылгәрәй үзе кебек бәләкәй буйлы кызлар белән биеде, тик Рушанияны гына чакырмады. Рушания янынан үзе кебек озын буйлы Хәлил китмәде. Инде соңгы биюгә кызлар чакыра дигәч, Рушания ике дә уйламыйча, Асылгәрәй каршысына килеп басты.
- Әйдә, бергә вальс әйләнәбез.
Асылгәрәй, кире чигенсә, көләрләр дип, чакыруны кабул итте. Бу аларның беренче тапкыр бергә биюләре иде. Асылгәрәй астан гына карап алды көлмиләр микән дип - көлүче булмады. Барысы үзенә пар табып, парлашып бииләр иде. Аннан ак күлмәкле кызлар, ак күлмәк, кара чалбарлы егетләр таң каршыладылар. Таңда алар гармун белән авылның бер башыннан икенче башына җырлап үттеләр.
Тормыш юллары катлаулы - Берьялгызың юл үтмә.
Йөрәк чәчкәсе булырдай Дусларыңны онытма.
Иртән сыер куарга торган халык күз яшьләрен сөртеп аларны озатты.
- Асылгәрәй, әйдә, елга буйлап кайтабыз.
Рушания түфлиләрен салып, кулына тотты. Челтерәп аккан Инзир суы чип-чиста, төбендәге бөтен ташлары күренеп ята, иртәнге суда балыклар сикереп уйный. Алар су читеннән берсүзсез бик озак атладылар. Рушания нидер уйланып, су ерып алданрак атлады, аның артыннан Асылгәрәй аның матур төз гәүдәсеннән күзен ала алмый ияреп бара бирде. Рушания кинәт борылды да:
– Син укырга кая барасын? - диде.
Асылгәрәй үзенә текәлгән күзләргә килеп төртелгәч, югалып калды, аның күзләреннән күзләрен ала алмыйча, сүзнең мәгънәсен аңламыйча, катып тора бирде.
- Асылгәрәй, син китсәң, күңелсез булыр инде. Айбулат та юк, син дә китәсең.
- Ә син кайда җыенасың?
- Мин беркая да җыенмыйм, мин колхозда калам, - диде Рушания алга атлап. - Әни карт, ничек калдырып китим ди мин аны. Аннан, әзрәк эшләп акча да тупларга кирәк, гел - гел синең әниеңнең җилкәсендә утырып булмый бит инде. Белсәң иде, кем икән минем әти-әнием, кайда икән алар?
Асылгәрәй аптырап туктап калды.
- Нигә, Айбикә инәй түгелмени?
- Асылгәрәй, без бит бәләкәй балалар түгел, алтмышта кем бала таба ди инде? Әнигә сиксән була бит инде.
- Ә нигә үзеннән сорамыйсың?
- Үпкәләтермен дип куркам, ул бит мине шундый ярата.
- Минем әнидән сора.
- Сорарга әйтәм дә, әллә нигә куркам. Асылгәрәй, син әйтмәдең, кайда укырга керәсең?
Асылгәрәй җавап бирергә ашыкмады, яңа туып килгән кояшка карап торды да:
- Мин дә колхозда калам, барыбер көзгә армияга, армиядан кайткач укырбыз әле, - диде дә гармунын өздереп тартып җибәрде. Яңа уянып килгән Инзир буйларына моң таралды.
Ялгыз үскән бер төнбоек
Тирбәлә суда.
Төнбоек та сине сагына,
Сине юксына.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде,
Зифа камышларга карап,
Юксынам сине.

Асылгәрәй үзе уйнады, үзе җырлады. Рушания аңа карап елмайды.
- Белсәң иде, кем өчен җырлыйсың икән бу җырны?
- Синең өчен, - диде ул да елмаеп.
- Юк, мин бит сиңа туган кебек кенә, аръяктагы берәр кызга җырлыйсыңдыр әле.
- Ярар, синеңчә булсын, әйдә, кайтыйк.
Ике атнадан Рушания колхозга Фатыйма яңына эшкә чыкты, Асылгәрәй дә Айбулат эшләп киткән оешмага, такта
ярдыра торган җиргә урнашты. Җәй бик тиз үтеп китте. Көзгә Асылгәрәйгә дә хезмәткә чакыру кәгазе килде. Ул китәсен беркемгә дә белгертмәде. Бу кичне ул Рушанияны кинога чакырды. Кинодан кайтканда, бала чактагы кебек Рушанияның кулыннан җитәкләп алды. Рушания каршы килмәде, ә капка төбенә җиткәч, бар кыюлыгын җыеп, кочаклап үпмәкче булды. Рушания башта әллә аптырап, әллә куркып калды, аннан нык итеп этеп җибәрде дә капкадан бәрелә-сугыла кереп китте. Артына әйләнеп тә карамады. Караса, бәлки күрер иде бакча коймасына капланып елаган егетне. Иртән Рушания Фатыйма апасын көтте-көтте дә йортларына үрелеп карады, атта, арба да юк иде. Аптырап, бераз таптанды да үзе генә эшкә китте. Фатыйма эш ахырына гына килеп җитте. Рушанияның аптыраулы карашына:
- Асылгәрәйне олы юлга чыгарып куйдым. Китте, минем тагын бер бәбкәм китте, - диде.
- Кайда? - диде аптырап.
- Армияга, кичә сиңа әйтмәдемени? - Рушания бераз аптырап торды да баш кына селкеде. - Сине дә уятыйм дигән идем, кирәкми, без аның белән хушлаштык инде, диде.
Рушания кичәге хәлне исенә төшереп, бите янды. Эштән кайтканда Фатыйма Рушанияга бераз карап торды да кочаклап алды, күзенә яшь төелде.
- Ничек яшәр ул синсез, ах, балалар. Ул сиңа яратканын да әйтә алмады инде, ярар, бәлки хатта язар. Ах, атай баласы...
Рушания Асылгәрәй белән бергә тәгәрәп үскәнгәме, аны I ел янында булыр, алар гел шулай дус булып калырлар кебек иде. Мәхәббәтнең дә ни икәнен белмиләр иде. Буйлары тигезсез булган кебек, уйлары да тигезсез булган икән. Ул киткәч, Рушанияга да бик күңелсез булып калды, нидер җитмәде, сөйләшер кеше дә калмады, бик якын иде ул аңа, ул да аны үзенчә яратты. Иртәдән кичкә чаклы эш белән кайнап, бер елга якын вакыт үтеп тә китте, тик Асылгәрәй аңа атап хат язмады. Диңгез флотыннан әнисенә хаты, фотолары килеп торды. Рушания ул хатларның барысын да укып барды, аның өчен сәламнән башка берни дә юк иде.
Җәй уртасында авылга студентлар килеп тулды, алар ягына яңа мәктәп сала башладылар. Авылда яшьләр гөрләп тордылар. Рушания бик чыгып йөрмәде, бик сирәк кенә Мәхмүтне ияртеп, кинога барып кайта иде. Армиядан егетләр дә кайтты. Үз тиңнәре дә җитәрлек юкса, көзгә читтән торып уку йортына керергә булды, шуңа күбрәк әзерләнде, укыды. Рушания эштән кайтты да көянтә-чиләген алып суга барырга чыкты, урамда кое буена яшьләр җыелганнар да шаркылдашып көлешәләр, су сибешеп уйныйлар. Рушания килеп җиткәч, югалып калды, егетләрнең кайберләре сызгырып җибәрделәр. Рушания кире борылмакчы булды, шунда бер урыс егете каршысына сикереп чыкты.
- Тукта-тукта. - Ул аның көянтәсеннән килеп тотып алды. Шулчак аларга әллә ни булды, икесе дә карашып, катып калдылар. Күзләр-күзгә бәйләнде, каршыдагы егет Рушаниядан бераз калкурак, күзләре зәп-зәңгәр. Ул егет тә сихерләнгәндәй күзләрен ала алмады. Яшьләр аларны сырып алдылар да тып-тын калып, аларга карап тора бирделәр. Рушания беренче булып исенә килде, тиз генә борылды да кайтып китте, көянтәсендә чиләге юклыкны да сизмәде. Капкага җитәрәк артына борылып карады, ике чиләк су күтәреп килгән егетне күреп, аптырап калды. Шул көнне ул беренче тапкыр йокысын югалтты, төннең буе түшәмгә карап чыкты. Икенче көнне, әйтерсең, аны әллә нинди могҗиза көтә, дөнья әллә нинди матур төсләргә кергән - аның җырлыйсы, очасы килә иде. Икенче көнне эштән кайтышлый аларның каршысына теге егет чыкты, бер дә аптырап тормады, аның янына арбага сикереп менеп утырды.
- Әйдә танышыйк, мин Саша булам.
- Мин Рушания булам.
- Юк, телем әйләнми, мин сиңа Рая гына диярмен.
Бу яңа тормышның башы иде. Урыс егете капка төбеннән китмәде. Рушания да һавада очкан коштай хис итте үзен. Теге егет төзелешне дә онытты, иртән торды да алар белән бергә фермага ияреп йөрде. Фатыйма ни әйтергә дә белмәде. Моның барысы да үзенең үткәнен хәтерләтә иде. Айбикә инәй дә сизенде. Тик урыс икәнен белгәч, аларның очрашуына аяк терәп каршы килде. Фатыйма кайсы якны якларга да белмәде, бу чибәр урыс егетеннән соң Асылгәрәй белән Рушанияның кайчан да булса бергә булырларына өмет юк иде. Икесе дә аның баласы, икесе дә кадерле. Рушания да Фатыймага ялынып карады.
- Ул миңа шундый ошый, нишлим?
- Алар бит озакламый кайтып китәләр, нишләрсең?
Йөрәгеңә бик якын алма, югалтсаң, авыр булыр.
– Аның китәсен уйласам, миңа хәзер үк авыр.
- Ә Асылгәрәй, ул нишләр?
Ул бит туган кебек, киткәннән бирле бер җылы сүз дә язганы юк.
Әйе, әлдә китеп өлгерде, моны күтәрә алмас иде. Бәләкәй чагында кычкырып сугышып яклый иде сине, ә менә үскәч, эчтән янарга өйрәнде.
Фатыйма апа, яратса, бер булса дә әйтер иде бит.
- Әйтмәс, нәселе шундый аның.
Фатыйма апа, синең төшләреңдә кош кебек очканың бармы? Мин хәзер төшемдә очам, шундый рәхәт.
Булды кайчандыр, бик күптән инде.
- Шуннан ни белән бетте, сөйлә инде.
Фатыйма бераз Рушанияга карап торды, эх, әйтә алсамы, әйтә алмый шул, Барый абзыйга сүз бирде.
Ни булсын, каникул бетте дә кайтып китте, бүтән килмәде.
- Кызганыч, ул да студент идемени?
Шулайрак иде, ялгышырга ашыкма.
Көз бик тиз җитте, студентлар да хушлашып кайтып киттеләр, авыл тынып калды. Рушания да үз эченә бикләнде. Сагыш аның йөзенә бәреп чыкты, матур көрән күзләр уйчан, моңсу. Рушания күбрәк ялгыз калырга тырышты. Бергә булган минутларны кабат-кабат искә алу татлырак иде. Тик студентлар кайтып китеп бер атна үтүгә, теге урыс егете кире ата-анасы белән килеп тә җитте. Фатыйма уйланып карарга да өлгермәде, Рушанияны алып та киттеләр. Барысы да өч көндә хәл ителде. Айбикә инәйнең шулай тиз ризалык биреп, баланы биреп җибәрүе Фатыйманың башына сыймады. Никах укыттылар да бер белмәгән кешеләр алып та киттеләр. Рушанияны алып киткәч, икәү исәңгерәшеп утырып калдылар.
Айбикә инәй, ник шулай ашыгып ризалык бирдең? Әле яшь иде бит, укып чыгар, өлгерер иде. Әллә нигә ашыктырдың. - Фатыйманың шулчаклы эче поша иде.
Бөтен дөньяның ямен үзе белән алып китте, Асылгәрәйгә ни дип язарга инде?
– Менә шул-шул, Якуп малаена бирмәс өчен. Фатыйма, үпкәләмә, син үстерсәң дә, Якуп баласы ул, ә Якупның кем икәнен мин яхшы хәтерлим. Урыс дип, атасы Абдулла, малае Сәет, инәсе дә синең кебек Фатыйма. Нинди урыс булсын ди, урыс булса, никах укытып тормаслар иде бит. - Әллә Фатыйманы, әллә үзен күндерергә тырышты Айбикә инәй.
- Шуңа күрә бер белмәгән урыска биреп җибәрдеңме?
- Теләсә нәрсә диген, алар бик матур пар.
Фатыйма берсүзсез акрын гына торды да чыгып китте. Бәлки инәй хаклыдыр да, тик аларның икесе дә Фатыймага кадерле. Бәхетле генә бул, балам. Мәхәббәтең чын булсын, минеке үкенечкә калды, китмәгәнгә үкенмәсәм дә, гомер буе сагынып яшим. Минем дә әз генә булса да бәхетле буласым килгән чаклар күп була да бит, юк шул. Мәхәббәттән өстен ни бар...
Фатыйма йөрәк януын күрсәтмәс өчен елга буена төшеп китте. Ник болай авыр соң, нәрсә талый бу йөрәкне? Гомер агышлары - аккан Инзир суыдай. Гомер үтте дә китте, балалар да үсеп, таралыштылар да беттеләр, хәзер нишләргә инде? Фатыйма шым гына Инзир суына карап утырганда, янына Мәхмүт килеп утырды, ул бер сүз дә эндәшмәде, әнисенә бик озак карап торды. Фатыйма янында калган бердәнбер җан иясе — акылсыз улын кочаклап алды.
- Әлдә син бар.
- Әнә, су ага.
- Ага, улым, ага.
- Нәнәй елый.
- Әйе, улым, аңа да җиңел түгелдер, әйдә, кайтыйк. - Фатыйма, өенә кереп, бер дәфтәр алды да Айбикә инәй янына кереп китте.
- Инәй, әйдә, өйрәт догаларыңа.
Айбикә инәй тәрәзәгә карап елап утырган җиреннән акрын гына Фатыймага борылып карады.
- Чын әйтәсеңме? - диде, үзе Коръән китабына үрелде.
- Эш тә юк, балалар да китеп бетте, хәзер нишләмәк кирәк?


Дәвамы бар
Зифа Кадырова
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: