Все новости
Закон и Порядок
21 Июля , 17:30

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

20 бүлек– Әйдә, киен, кайтабыз,- диде Айбулат, Асылгәрәйне урамга алып чыгып. - Бөтенесе көләләр, бөтенесен дә кыйнап бетерә алмассың.– Рушания кайтса гына кайтам, - дип тартышты Асылгәрәй. Фатыйма Айбикә инәй белән кичә төн буе ак марлядан Рушанияга кар кызы күлмәге тектеләр, аны крахмаллап катырдылар, башына әллә нинди ялтыр-йолтыр әйберләрдән матур калфак ясадылар. Рушания кызлар арасында иң матуры, иң шәп киенгәне иде. Ул бүген Яңа ел турында шигырь дә сөйләргә тиеш иде. Укытучылары урамга чыгып:- Мондый тәртипсез малайларны Кыш бабай кертергә кушмый, я тәртипле генә уйныйсың, я кайтып китәсең, - диде.- Рушания кайтса, кайтам, - дип карышты.

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

20 бүлек

– Әйдә, киен, кайтабыз,- диде Айбулат, Асылгәрәйне урамга алып чыгып. - Бөтенесе көләләр, бөтенесен дә кыйнап бетерә алмассың.
– Рушания кайтса гына кайтам, - дип тартышты Асылгәрәй. Фатыйма Айбикә инәй белән кичә төн буе ак марлядан Рушанияга кар кызы күлмәге тектеләр, аны крахмаллап катырдылар, башына әллә нинди ялтыр-йолтыр әйберләрдән матур калфак ясадылар. Рушания кызлар арасында иң матуры, иң шәп киенгәне иде. Ул бүген Яңа ел турында шигырь дә сөйләргә тиеш иде. Укытучылары урамга чыгып:
- Мондый тәртипсез малайларны Кыш бабай кертергә кушмый, я тәртипле генә уйныйсың, я кайтып китәсең, - диде.
- Рушания кайтса, кайтам, - дип карышты.
- Юк, Рушания монда кала, ул кар кызы, ул синең кебек тәртипсез түгел.
Асылгәрәй абыйсының кулыннан ычкынып китте дә ишеккә йөгерде. Ул ишектә күренү белән балалар тагын көләргә тотындылар. Ачуы кабарган Асылгәрәй йөгереп килеп, Рушанияның беләгеннән эләктереп алды:
- Әйдә, кайттык, нишләп торасың?
- Кыш бабай да килмәде бит әле, бүләк тә бирмәде, - диде Рушания күзләрен мөлдерәтеп.
- Кайттык дим. - Асылгәрәй нык итеп бөтен ачуы белән Рушанияның җиңеннән тартты, кичә генә теккән марля күлмәкнең җиңе төбеннән умырылып чыкты.
Тирә - якта тынлык урнашты, берсүзсез Асылгәрәй кулындагы җиңгә текәлделәр. Асылгәрәй, куркып, Рушанияның күзләренә күтәрелеп карады. Аның бите буйлап яшь ага иде. Асылгәрәй җиңне кире кидермәкче булды. Рушания берсүзсез кулын тартып алды да өелеп яткан киемнәр янына килеп, өс киемнәрен эзләп алып киде дә, кайтып китте.' Асылгәрәй дә аннан-моннан киемнәрен элде дә Рушания артыннан йөгерде. Алар артыннан Айбулат та, гармунны алып, кайтырга чыкты. Асылгәрәй Рушанияның бер алдына, бер артына чыкты.
- Әйт, ник көлделәр, ә, ник көлделәр? Мин начар җырладыммы, мин уйный белмимме? Рушания берсүзсез елый-елый атлавын белде. Ә Асылгәрәй һаман җиңне болгады. Рушания аның кулыннан җиңне алды да ипләп кенә бөкләп, кесәсенә салып куйды.
- Эндәшмәсәң, хәзер гармунны тураклыйм, бүтән мин сиңа беркайчан да җырламыйм, - диде инде әйтер сүзе калмагач. Йөгереп килеп, Айбулатның кулыннан гармунны тартып алды да җиргә ташлап, типкәли башлады. Рушания туктамады, өйләренә кереп китте, аның белән сөйләшмәде. Асылгәрәйнең беренче кайгысы иде бу, ул аны күрмичә ярты көн дә тора алмый, чөнки аларның беркайчан аерылып торганнары юк. Ун яшьлек бала өчен авыр сынау булды бу. Каникуллар булганга, Рушания өйдән дә чыкмады. Асылгәрәй көннең буе тәрәзәдән аларның йортыннан күзен алмады. Ашамас-эчмәс булып чирләп китте. Айбулат әнисенә хәлне сөйләп биргәч, Фатыйма да курка калды, Айбикә инәйләргә кереп китте. Рушания да бик моңсу. Айбикә инәй, әйдә дигәнне аңлатып, тышка ымлады.
- Фатыйма, малаеңны тый, шомыртымның җиңен умырып кайтарган бит, гел Якуп каны уйный, ераграк торсын. Барыйкаем исән булса, болай рәнҗеттермәс иде дә бит. Ел буена көтеп алган бәйрәмен харап итте бит шомыртымның.
- Айбикә инәй, алар бәләкәй бит әле, туганнан бергә бит. Соң, бала уйламыйча җырлаган, ул бит аның мәгънәсен дә аңламаган, көләрләр дип тә уйламаган. Гармунны да тураклап аткан, үзе берни ашамый, бик кайгыра, керт инде Рушанияны безгә, бер генә сүз әйтсә дә, терелеп китәр.
– Фатыйма, тыярга кирәк, алар бәләкәй түгел.
– Соң, инәй, алар бит мәктәпкә – бергә йөриләр, бергә кайталар. Башка юл юк бит.
– Фатыйма, әле шулай, үсә килә ни булыр? Якупны хәтерлисеңме - нинди җанвар иде.
Шуңа күрә бик ипләп кенә эш итәек, инәй.
Ахрысы, баланың кайгысы көчле булды, саташып, тәне кызышып чирләде. Икенче көнне Фатыйма эштә чакта Айбулат Айбикә инәйләргә йөгереп керде.
Асылгәрәй саташа, үзе ут яна, әни өйдә юк. Беренче булып Рушания, куркып, күзләрен әнисенә төбәде, күз ачып йомганчы өстенә дә кимичә чыгып йөгерде. Асылгәрәйгә табиб та алып килергә туры килде. Рушания аның яныннан китмәде, ә ул һаман саташып Рушанияны чакырды. Күзен ачканда янында Рушанияны күргәч, бер дә еламаган Асылгәрәйнең күзеннән яшь тәгәрәп төште, үзе, әллә күз яшеннән оялып, битен мендәргә каплады. Рушания елмаеп җибәрде, йомшак кына итеп аның башыннан сыйпады. Син теге көнне шундый матур итеп җырладың, миңа бик ошады, тик синең бармакларың бәләкәй шул әле. Менә теге абый кебек булып үскәч, син аннан да матуррак итеп уйнарсың. Мин ул абыйны көн-төн тыңларга әзер, ул шундый матур уйный. Асылгәрәй, ярар дигәнне аңлатып, баш селкеде. Әзрәк хәл кергәч, өзгәләгән гармунны кагып-тегеп уйнап карамакчы булды, тик чүпрәкләре ертылган, телләре калҗайган гармун уйнамады, гыжылдады-пышылдады, тагын әллә нинди мескен тавышлар чыгарды. Аны күзәткән Рушания: «Ул яралы, бүтән уйнамаячак, ни гаебе бар иде инде аның?» -диде, ватык гармунны сыйпап. Асылгәрәй мәктәптән кайту белән, кеше күрмәгәнрәк җиргә утырып, һаман гармунын рәтләмәкче булды, тик рәтләрлек түгел иде шул. Аның бик тә теге абый кебек итеп уйныйсы килә иде шул. Фатыйма шым гына баланы күзәтте. Ул үзенчә уйлады: гармун уйнаган кеше ничек Якуп кебек астыртын, усал булсын ди. Юк, барыбер икенче Якуп үсәргә тиеш түгел. Фатыйма тагын акчалар җыйды, ике сарыгын сатты да кушып, яңа гармун алып кайтып бирде.
- Әни, бүтән беркайчан да алай эшләмәм, - диде Асылгәрәй гармунны кочаклап. Балалар тагын бергә булдылар.
Күп баланың кайгысы да күп шул. Көз көне яфраклар коелып беткәч, әле әллә ни суык та түгел иде - Мәхмүтне югалттылар. Иртән караңгы таңнан Фатыйма эшкә китә, аннан балалар мәктәпкә китә, алты яшьлек Мәхмүт йокысыннан тора да Айбикә инәй янына керә. Моңа инде күнегеп беткәннәр иде. Бу юлы кермәгәч, Айбикә инәй аны үзе эзләп керде. - Бала бер җирдә дә юк иде. Айбикә инәй бөтен тишек - тошыкны, сарай - бакчаларны эзләп чыкты, куркып, хәлсезләнеп еларга тотынды. Балалар мәктәптән кайттылар. Күмәкләп Инзир елгасы буйларын йөреп чыктылар. Урман да ерак түгел, кычкыра - кычкыра урман буйлап эзләргә тотындылар. Айбулат атка атланып, ераграк китеп эзләп карарга булды. Фатыйма бар көченә урман буйлап йөгерде, чөнки көз, тиз караңгы төшә. Караңгы төшкәнче тапмасалар, төннәр салкын - катып та үлүе бар. Айбулатның да вакыт-вакыт кычкырган тавышы ишетелеп кала. Кояш баеды, караңгы төште. Куркуын басар өчен һаман «Мәхмүт, Мәхмүт!» дип кычкырды. Көзге урман кыштыр - кыштыр килә, йөрәктә әллә нинди шомлы уйлар. Йөгерү түгел, атларлык та хәле калмады. Фатыйма хәлсезләнеп, әзрәк ял итәргә дип бер юан агач төбенә утырды. Ходаем, шул баладан да мәхрүм итмә, ике баламның берсен дә саклап үстерә алмам микәнни, Ходаем, нинди гөнаһларым бар, соң шул чаклы, ник сабырлыгымны сыныйсың? Күпме сынарсың микән тагын, шул гөнаһсыз сабыемнан да мәхрүм итмәче. Фатыйма елый-елый Ходайга ялварды. Тезенә башын салып утыра-утыра, ул йоклап киткән. Кинәт өшеп уянып китте. Сызылып таң атып килә. Кайдадыр бүре улаган тавыш ишетелде. Фатыйманың коты алынды, бүреләр баланы ашап китмәсәләр ярар иде, дип. Ул кай якка йөгерергә белми, як - ягына каранды. Агачлар шартлап сынган, кипкән яфрак кыштырдаган тавыш ишетелде. Фатыйма тынсыз булып аркасын агачка терәде. Бүре генә түгел, кабан дуңгызлары да куркыныч. Алда ат җитәкләгән Айбулат күренде.
- Әни, мин кычкырам - кычкырам - эндәшмисең, мин өйгә кайтып килдем кайтмаган микән дип.
- Әйдә, болай барыйк әле, шул якта бүреләр улаган кебек. Балам, башыма әллә нинди уйлар керә, акылдан язмасам инде.
Алар тагын бер сәгатьләп йөрделәр. Бер кечкенә аланга чыгуга, Айбулат:
- Әни, кара, - дип пышылдады.
Үзалдына нидер кычкырып сөйләнә - сөйләнә Мәхмүт бара, аның белән беррәттән бер ак эт ияргән. Фатыйма белән Айбулат телсез калдылар. Мәхмүт йорттагы маллар белән сөйләшәмени, кулларын бутап сөйләнә, кочаклый искитмәле күренеш иде. Алар акрын гына якынайдылар, тик ат ары бармас булды, нидер тоеп, поршылдый башлады. Фатыйма акрын гына:
Айбулат, бу эт түгел, бу бүре, эткә ат поршылдамый. Шунда гына атны тотып тор, өркеп алып китмәсен. - Үзе акрын гына алга атлады.
Нидер тоеп, бүре дә туктады. Фатыйма акрын гына: «Мәхмүт, Мәхмүт улым», дип эндәште. Мәхмүт тә аны күреп: «Менә эт, кара», дип, бүренең муеныннан кочаклап алды. Фатыйма ах итте, тик кычкырудан тыелып калды. Бүре дә аңа борылып, бер-ике улап куйды. Фатыйма «Акбүре!» дип кычкырганын сизми дә калды, ул тагын улагандай итте. Бу Фатыйманың инде картайган Акбүресе иде. Фатыйма да килеп кочакламакчы булды, тик ул торып читкә китте, карт бүре бераз чатанлый иде. Фатыйма, «Акбүре, Акбүре» дип чакырып карады, ул да, ахрысы, аны таныды, тик ул киткәнгә алты ел вакыт үткән, кырагайланган карт бүре үзенә якын җибәрмәде. Ник соң алайса бу бала ни теләсә, шуны эшли - ул бит аңа каршы түгел?
- Акбүре, әллә син алып киттеңме бу акылсыз сабыйны урман төбенә, әллә башкалардан саклап йөртәсеңме? Акбүре, таныдың бит, әйдә, кайтыйк өйгә, картайгансың бит.
Акбүре бер читтә генә тыңлап ятты, Фатыйма Мәхмүтне акрын гына кулына алды, ә ул, әйдә - әйдә, дип, бүрене үзенә чакырды. Фатыйма бик озак яшьлек дустына карап торды. Йөрәгендә рәхәт тә, моңсу да булып китте. Менә очраштык, мин шат синең исән калуыңа, синең дә үз гаиләң бардыр, шуңа минем белән китәсең килми. Бу урманнар, ирек сиңа Ходайдан бирелгән, яшә, дустым. Син белсәң, күпме вакыйгалар булды синсез. Бәлки беләсеңдер дә, авылдан ерак китмәгәнсең бит. Якуптан бәлки син үч алгансыңдыр. Рәхмәт сиңа, Акбүре, дуслыкны онытмагансың, шушы акылсыз сабыем өчен дә рәхмәт.
Айбикә инәй елый - елый каршы алды.
- Ходаем, табылмаса, мин дә үлә идем бит, и гөнаһсыз сабыем, никләр чыгып киттең? Ашауны да, өшүне дә тоймый микәнни бу бала?
Ул һаман урманга төртеп:
- Анда эт бар, эт, - дип үзенекен сөйләнде.
Моннан соң Айбикә инәй итәгенә генә бәйләп куймады, бер тотам да үзеннән калдырмады.
Тормыш акрынлап тәгәри торды, элекке кебек тормыш авыр, ач - ялангач түгел. Фатыйма фермада эшли, күп итеп мал тота, кичләрен тегә. Ул хәзер кайбер ирле кешеләргә карый да яхшырак яши иде. Өе дә Айбикә инәйнекеннән ким түгел. Ул озын буйлы, көчле, күкрәп торган яшь хатын. Күп ирләргә өстән аска карый. Беркем дә аның белән авыз чайкамады. Елга аръягында үзалдына яши бирде, тирә - якка башкалар да өйләр сала башладылар. Фатыйма эштән кайтканда мәктәп алдыннан үтә, балаларның дәресе бетсә, аларны да утыртып алып кайта. Кибеткә кереп чыгарга булды. Кибет алдында хатыннар өелешеп торалар. Әйбер кайткан, ахрысы, дип, Фатыйма да атын туктатты. Кибет ачылуга, халык эчкә үтте. Фатыйманың, ишектән керүгә, күзенә матур чия кызыл күлмәк чалынды, ул аңа беренче булып үрелде. Чамалап карады, бу күлмәкне мин алам, диде.
- Фатыйма, кызың да юк, сиңа нигә ул? - диде сатучы. Фатыйма авызын ачканчы, бер ачы теллесе:
- Нигә булмасын ди, Айбикә инәйнең теге кара озын торыгы кемнеке дисез, суеп каплаган Фатыйма бит. Белмиләр дисезме әллә, суфый булып йөргәчтен дә, юкка Латыйфа өенә барып утырды дисезме әллә? - диде. Авылның атаклы гайбәтчесе иде. Аның тикшермәгән-чәйнәмәгән бер генә кешесе дә калмый. Фатыйма кызаруын тоеп, көчкә тыелып торды. Аңа ни начарлык эшләгән инде?
– Маһитап, синең дә Гарифың гел Саттар предсидәтел, суйган да каплаган, нишләп икән?
Маһитап корт чаккандай артына әйләнде.
– Нишләп Саттарга охшасын ди, гел үз атасы, юкны сөйләп торма.
Шулайдыр шул, ирең минеке белән бергә китте сугышка, кырык бердә, ә кайтты кырык җидедә, Гарифың туды кырык алтыда. Ирең хат белән салган иде мәллә ул малайга орлыкны? Минем балам белән авыз чайкама, калган гөнаһларыңны да әйттерәсең килмәсә. - Фатыйманың инәсе күкрәк киереп алга, Фатыйма янына үтте.
- Ал, балам, ал, әнә, малайлар күлмәге дә бар, Асылгәрәйгә дә ал, ятимнәрнең күңеле булсын. Әтиләре булмаса да, әниләре бар бит аларның.
Инде олы яшьтәге, юан гәүдәле Хәсибә апайга каршы чыгучы булмады, күп балалы ана соңлап булса да, үз баласын яклады. Фатыйма аласы әйберсен алып беткәнче, аларга кысылучы булмады. Маһитап та әллә кая булган иде. Фатыйма утызны үтеп барган хатын булса да, янында аны яклаучы әнисе булуга сөенеп куйды. Ул үзе генә булса, берсүзсез чыгып китәр иде әле. Маһитап очраган саен тешләми калмас иде. Фатыйма нигәдер күңеле булып, үзалдына елмайды, әллә матур күлмәкне эләктереп калганга, әллә әнисенең шулай бөтен халыкның авызын томалаганга. Эчтән генә әнисенә рәхмәтләр укыды. Күпергә җитәрәк, мәктәптән кайтып барган Рушания белән Асылгәрәйне куып җитте. Балалар нәрсәгәдер әрепләшәләр иде.
– Ни бүлешәсез? - диде Фатыйма, елмаеп.
- Әни, менә кара, Рушания миннән озын булып бара, ә мин үсмим. Нәрсә ашыйлар алар?
– Юк, Фатыйма апай, кара инде, аның бит аяклары кәкре, шуңа бәләкәй тоела. Менә кара, минеке туп-туры, мин шуңа озын кебек тоелам. Менә аның аяклары болай турайса, ул да минем буе була, шулаймы Фатыйма апай?.
Фатыйма көлеп җибәрде.
– Әни, ник көләсең, аякны турайтырга кирәк. Син минем аякны бәләкәйдә нык итеп бәйләмәгәнсең, хәзер менә кәкре.
Фатыйма эче катып көлде. Асылгәрәй аның саен турсайды. Фатыйма көләсе килүен үзе дә аңлата алмас иде, никтер аңа рәхәт иде.
- Балалар, борчылмагыз, тураер, улым, армияга баргач, турайтып кайтарырлар. Ә егетләр алар кызлардан соңрак үсәләр, үсәрсең, улым. Сез менә карагыз әле, мин сезгә нәрсә алдым.
Кайткач, Рушания күлмәкне киеп аларга керде, и әйләнде, и әйләнде. Озын кара чәчле Рушанияга бу чия төсле күлмәк искитмәле килешә иде. Фатыйма сокланып туймады баласына. Рушания битләрен чокырайтып елмайды, олы көрән күзләрдә шатлыктан очкын уйный иде. Рушания артыннан Мәхмүтне ияртеп, Айбикә инәй дә кереп җитте.
- Фатыйма, бигрәкләр дә матур күлмәк алгансың, акчасын бирим дип керәм.
Мәхмүт тә килеп, аның күлмәген сыйпап куйды. Рушания Мәхмүтне шатланып кочаклап алды, битеннән чуп-чуп үпте. Рушания Мәхмүтне бик ярата иде. Фатыйма эчтән генә уйлап куя, җан тартмаса кан тарта ди, әллә бу баланың да йөрәге берәй нәрсә сизә микән? Асылгәрәй түзмәде:
- Мәхмүт, кил монда, күлмәкне пычратасың.
Яратмый иде ул кем белән дә булса Рушанияны бүлешергә.
Фатыйма белән Айбикә инәй бер-берсенә карашып алдылар. Яңа кайтып кергән Айбулат та Рушанияның күлмәген әйләндереп-әйләндереп карады.

Дәвамы бар
Зифа Кадырова
 
Автор:Лилия Сайфутдинова