Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
22 Сентября 2021, 16:00

ИБЛИС БАЛАЛАРЫ

Икенче өлеш.

ИБЛИС БАЛАЛАРЫ
ИБЛИС БАЛАЛАРЫ

Икенче өлеш.
Гүзәл ярты төнгә хәтле яңа ел бәйрәме турында уйлап ятты. Андагы матур мизгелләр , матур кичерешләр кечкенә кызның йөрәгендә якты истәлек булып калды. Шушы көнгә хатле аның мондый матур бәйрәмнәрне күргәне юк иде.
Бәйрәмнәр бетүгә балалар әти, әниләре янына ялларга кайтып китә башлады. Яңа гына тынычлана башлаган Гүзәлнең тамчы да өйгә кайтасы килми иде. Исерек әти, аның сүгенүләре, әнисе белән талашулар, аның аркасында елап төн үткәрүләре онытыла башлаган иде бит. Хәзер янә шул упкынга төшергәме? Ә нәрсә эшли ала соң нәни кыз? Менә бүлмәгә Дания Дамировна кереп:
- Җен кызы , бар әниең килгән, киенеп урамга чык, абыең анда көтә инде, бәлки синең кайтасың да килмидер ә ???
Гүзәл киенеп урамга чыкты. Интернат капкасы янында зур, арты тимер белән ябылган машина тора. Әнисе Гүзәлне күрүгә:
- Әйдә инде тизерәк, минем эшкә дә барасы бар- дип, кызына машина будкасына утырырга булышты.
Машинаның ишеге ябылуга абыйсы Гүзәлгә:
- Менә бит мин әни белән кайтырмын дип уйламаган идем. Ә әни үзен генә яратуын тагын бер кат раслады. Син бит кечкенә, алга машина йөртүче янына сине утыртса була иде бит. Ярый сеңлем кил, кочаклап кайтам үзеңне, җылырак булыр. Былтыр мин монда кайтканда катып үләм дип торам. Ә болай без бер беребезне җылытабыз.- дип сеңлесен кочаклады.
Тик машина гына гел дыңгыр дыңгыр кайтты, һәм кычаклашуның да бер файдасы тимәде. Егылмас өчен машинага тотынырга кирәк булды, ә машина тимерләре бик салкын. Гүзәлнең салкында тотынып кайтып куллары тыңламас дәрәҗәгә җитте. Куллар гына да түгел, салкын аның тәнен үтәли үтеп чыккан кебек булды.
Кайтып җиткәч тә Гүзәл машинадан көч хәл белән төште. Аның инде кул бармаклары гына түгел, бөтен гәүдәсе тыңламас дәрәҗәдә иде. Салкында кайту үз эшен эшләде, Гүзәл дә, Радик та каникул беткәнче авырып чыктылар. Кул арасында йөри башлаган апалары Ландыш хәленнән килгәнче авыру туганнарын карады. Төрелеп беттеләр дигәндә генә кире китергә вакыт җитте. Бу юлы инде әниләре әллә җәлләп, әллә үзе дә артта утырып барганга, үзе белән иске юрганны алып чыкты. Машина йөртүче бу юлы үзенең хатынын алып барырга уйлаган иде. Ләкин әнисе балаларны юрган белән төреп утырткач:
- Мин сезнең белән бармыйм инде, Җәүдәт абыегыз сезне интернатка хатле кертеп чыгар - дип машинаның ишеген ябып куйды. Гүзәл беренчедән сөенде интернатка баруына, икенчедән әнисен әз күрүенә бик борчылды, ни генә дисәң дә ул бит аның әнисе. Ул аны бик ярата иде.
Менә кабат укулар башланды. Бүгенге көнгә хатле бар да бер төрле барды, ләкин бүгенге көн Гүзәл өчен бит катлаулы көн булды. Дәресләр беткәч балалар урамда уйнады. Башка балалар белән. Гүзәл дә беррәттән карда аунады. Нәни кулына кар бөртекләрен тотып күккә очырды. Җил белән бөртекләрнең очып китүен күзәтте. Бармагына кар бөртекләрен куеп, аларның матур, аклыгына сокланды. Бөтен дөньясын онытып, уйнаган вакытта, аның янына ике җиденче сыйныф кызлары килеп:
- Гүзәл син инде үсәсең, икенче елга син 8 сыйныф кызларына ярдәмче буласың. Монда шулай каралган. Мин Софья булам һәм сине үземнең ярдәмчем итеп сайлыйм. Син мин нәрсә әйтсәм шуны эшләргә тиеш буласың.
- Ә нигә? Сез бит зурлар, үзегез дә бик яхшы эшлисездер, сез бит үзегез кечкенәләргә булышырга тиеш- дип әйткәнен сизми дә калды Гүзәл.
- Син нәрсә, әллә зурлар сүзен тыңламыйсыңмы? Мин сине өйрәтәм борчылма, как шёлковый будешь.- дип Гүзәлнең кулыннан тартып үзенә таба китереп:
- Хәзер мин сиңа сынау бирәм, үтәмәсәң үзеңә үпкәлә- дип үзе белән килгән Кадәриягә күз кысып.- Син мине үбәргә тиеш, битемнән, мине хөрмәт итүен булыр —- тик мышнап басып торган Гүзәлнең борыныннан маңка чыкканын күреп — Син әле маңкалы да икәнсең, нишләргә инде синең белән ? Аха, менә сина чана, төшең үтәме икән? Төшләп кара әле- дип Гүзәлгә тимер чана тоттырды.
- Төшләмим , ул бит тимер, аннары төшем төшсә?
- Әгәр төшләмисең икән, синең төшеңне үзем төшерәм- диде дә, Софья чананы Гүзәлнең авызына диярлек китереп:
- Төшлә дим мин сиңа- дип кычкырып җибәрде. Гүзәл дә куркуыннан бер мизгел эчендә тимер чананы капты һәм иреннәре белән бергә тимер чанага ябышып калды. Иреннәре эчендә теле дә утта янган кебек яна башлады. Шул вакыт алар яныннан, каяндыр кайтып баручы шәфкать туташы аларны күреп:
- Нишлисез сез ятсызлар, башка сынау таба алмадыгызмы? Үзегезнең авызыгызны ябыштырырга кирәк сезнең, яисә телегезне өзеп алырга. Сезгә интернатта тугел, ә төрмәдә үсәргә кирәк, Дания Дамировна белеп әйтә сез иблис балалары — диеп.— Сез, әйе сез ул иблисләр, сезнең аркада башка балалар да вөҗдан газабы кичерә, китегез юлымнан- дип Гүзәл янына килеп басты.
-Әй бәбкәм, аңламаган шул , инде син, аңламаган. Ә хәзер мине тоңла, икебез дә бер үк вакытта эрәбез, ярыймы? Һәм әкрен генә итеп иреннәреңне алырбыз. Әйдә эр син дә.- дип Гүзәлнең иреннәренә эрә башлады. Ниһаять иреннәр тимер чанадан очкынды. Гүзәл курку катыш яшьле күзләрен шәфкать туташына төбәде.
Шәфкать туташы булып эшләүче Эльмира кызның башыннан сыйпап:
- Әйдә минем белән, елама хәзер мазь сөртәбез.— Ул янында көлеп басып торучы кызларга янә карап —Бигрәк усалландыгыз кызлар, шулай ярамый бит инде, бераз башыгыз белән уйлагыз инде, эх сез —дип Гүзәлнең кулыннан тотты.
Күзләрендәге яшь бөртекләрен сөртә, сөртә Гүзәл Эльмира апасы артыннан атлады. Иреннәренә мазь сөртсә дә, алар әрнүдән туктамады. Тел очы да утта янган кебек янып торды. Кичке ашны да Гүзәл яхшылап ашый алмады. Нәрсә соң бу, өйдә исерек әтисе гел тавыш чыгарып, куркытып торса, яңа урында да аңа тормыш үзенә нигә сынаулар биргәнен кечкенә Гүзәл аңлый алмады. Икенче көнгә аның тән температурасы күтәрелеп китте.
Ирененең бер урынындагы ярасы тирән булган, шул көнне шәфкать туташы Эльмира, Гүзәлне изоляция бүлмәсенә яткырды. Курку катыш авыз авыртуы Гүзәлгә бернәрсә дә уйларга ирек бирмәде. Ике көннән генә ул бераз җайлана башлады. Бүлмәдә берүзе ятуы да аңа уйланып ятырга мөмкинлек бирде. Әнисе пешергән коймакны ашыйсы килде аның. Әйе, әнисе бераз усалрак булсада, вакыты белән балаларын назларга онытмый иде ул. Бары әтисенең исереп кайтып тавыш чыгаруы , әеисенең бөтен кәефен төшерә иде, шуңадыр инде әнисе гел кычкырырга тотына иде. Нишлисен бит, балаларга нәрсә аңлатасын? Бәлки шуңадыр да андый гайләләрдә балалар күпкә тизрәк зурларча фикер йөртә башлыйлар.
Бер атна дигәндә Гүзәлнең хәле җайланды, үткән вакыйгаларны бары иренендәге җәрәхате генә искә төшереп торды.
Акрын гына 8 март бәйрәме якынлаша, һәр сыйныф үзенчә бәйрәмгә концерт номерлары әзерли. Гүзәлләр сыйныфыннан да дүрт кызны сайлап алып бию ойрәтә башладылар. Читтә басып торган кызлар зур кызыксыну белән биергә өйрәнүчеләрне күзәтте. Гүзәлнең дә биергә теләгәнлеге ташып тора иде, ул кызлар артыннан һәрбер адымны, кырыйдарак басып, кабатлап торды. Аның читтә басып биеп торганын күреп, бию түгәрәге алып баручы Асия апа:
- Гүзәл кил әле яныма.
Гүзәл башта аптырап калды, аннары Асия апасы янына килеп басты.
Асия башкаларны өйрәтүдән туктап, Гүзәлгә берничә бию ысулын күрсәтә дә:
- Яле кабатла минем арттан – дип янә бии башлады. Гүзәл дә Асия апасыннан калышмады.
- Менә сиңа мә, нинди талант качып ята бездә. Ә нигә сине мин алдан күрмәдем икән? Беләсеңме нәрсә сеңлем, мин сиңа аерым бию өйрәтәм, син әлегә ял ит, ә аннары кызлар киткәч мин сине үзем чакырам, ярыймы?
Гүзәл башын гына какты да бүлмәдән чыгып китте. Коридорга чыгып тәрәзә төбенә менеп утырды. Урамда әкрен генә кар бөртекләре оча. Тәрәзәдән күренеп торган урамда кемнәрдер йөри. Авыл эчендә урнашкан өч катлы мәктәп тәрәзәсеннән авыл эче яхшы күренеп тора. Әнә бер малай әнисенең кулыннан очкынып китеп әз генә чабып барды да, таепмы, бәлки юл кырыена иеп куйган карга абыныпмы, бәлки үз теләге белән уйнапмы, малай егылды. Әнисе аның янына килеп баланың киемнәреннән карларны кага. Ләкин малай кабат әнисеннән очкынып китте дә алга таба чабып китеп, Гүзәлнең күз алдыннан югалды. Әйе бүтән бернәрсә күренми, әйтерсең лә тәрәзәнең кырыенда дөньяның горизонты бетә. Гүзәл дә әнисен искә алды, сагынды. Бик сагынды ул әнисен.
- Гүзәл йоклап киттеңме әллә? Әйдә бию өйрәнеп карыйк әле.— дип Асия апасы килеп дәшмәсә, Гүзәл йоклап киткәндә булыр иде.
Бер сәгать дигәндә Гүзәл биюне өйрәнеп тә бетерде. Кичке ашка дип чакырырга килгән Дания Дамировна Гүзәлгә карап:
- Әллә бии дә беләсеңме кызый?
- Белә не то слово, бу бала бию өчен туган кебек, бер мизгел эчендә исендә калдыра, аның тән төзелеше һәр бию элементына бегелә, сыгыла искиткеч талант баласы.
- Юкка гына иблис токымы диеп әйтмим бит инде.
- Ух Дания апа, син гел үз репертуарыңда. Сезгә интернатта түгел, ә төрмәдә эшләргә кирәк.
- Үзем белермен кая эшләргә, синең талант иясенә ашарга кирәк.- әйдә минем белән Гүзәл- дип Гүзәлгә карады да, Асия белән кабат саубуллашмыйда, ишеккә таба атлады.
Бәйрәм концерты Гүзәл өчен зур юл ачты. Ул биеп бетергәч, аны алкошларга күмделәр. Барысы да аны мактады. Ә берничә көннән Асия апасы Гүзәлне ниндидер яшь талантлар бәйгесенә алып барды. Асия дә, Гүзәл дә бик дулкынландылар. Гүзәлнең дә биюне тиз өйрәнүе Асия өчен бик яхшы булды. Ул күптән инде бу бәйгедә бер бала белән катнашасы килеп йөрде.
Менә нихаять Гүзәл сәхнәгә чыкты, көй башланды, Гүзәл бөтен җаны тәне белән бию өченә кереп китте. Бар да яхшы дигәндә генә Гүзәл нигәдер егылды. Ләкин ул куркып калмады, идәннән күтәрелеп биюен дәвам итте. Егылуына карамастан аны алкышларга күмделәр. Сәхнәдән чыгуга Гүзәл яшьле күзләрен Асия апасына төбәп:
- Апа без җиңелдекме? Мин сезнең өметегезне акламадым, ә сез миңа ышанган идегез. Сез мине хәзер сүгәсезме?
Асия апасы көлеп җибәрде:
- Бигрәк тиз үсеп киттең, ничек сөйли бит, әйтерсең лә зур үскән. Иң мөхиме без беренче адымны ясадык, аңлыйсыңмы? Беренче адым. Борчылма Гүзәл, әле синең җиңүләрең алда, мин моңа бик ошанам. Ә хәзер әйдә эс киемнәреңне алыштыр, һәм залга кереп утырыйк. Аннары, син бәлки нинди булсада күчтәнәчкә лаек дип уйлыйм . Киемнәрен алыштырып икәүләп зур залга чыгып утырдылар. Андагы кешенең күплеге Гүзәлне таң калдырды. Бәйгедә катнашучылар саны байтак иде.
Менә көтеп алган мизгел килеп җитте, сәхнә түрендә олы яшьтәге апалар, абыйлар менеп җиңүчеләрне котлау өчен чакыра башладылар. Урыннар билгеләнеп бетте, үзенең исемен ишетмәгәч Гүзәлнең күңеле төшкән иде, тик кинәттән генә:
- Ә хәзер сәхнәгә Садикова Гүзәлне чакырабыз. Бу баланың үз үзен тотышы, егылгач та югалып калмавы, үзен чын артистлар кебек тотуы безне таң калдырды. Шуңа да без аны аерым бүләк белән, үзебезнең ихтирамыбызны белдерәбез- диде бер жюри әгъзасы.
Дәвамы бар.

 

Гөлчирә Галимова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: