Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
21 Сентября 2021, 23:05

ИБЛИС БАЛАЛАРЫ

Хөрмәтле төркемдәшләр! Сезгә Гөлчирә Галимованың яңа гына "табадан төшкән" әсәрен тәкъдим итәбез. Анда бүгенге көндә бик актуаль булган тема яктыртыла: балалар тәрбияләү, яңа гына тормыш башлаган сабыйларның төрле сынаулар аша үтүе... Яратып укырсыз дип ышанабыз. Әсәр автор ничек язган шулай бирелә (хәреф хаталары төзәтелмичә)

ИБЛИС БАЛАЛАРЫ
ИБЛИС БАЛАЛАРЫ

Беренче өлеш.
Әкрен генә яуган яңгыр тамчылары автобусның тәрәзәсенә юллар ясап төшәләр. Алай гына да түгел, алар әйтерсеңлә Гүзәлнең йөрәгенә эзләр салалар. Нәрсә соң бу? Кая илтә аны бу юллар? Гүзәл автобус маторының тавышынамы, бәлки яңгыр тамчылары тамган тавышкамы, изрәп йоклап китте.
- Гүзәл, Гүзәл, сеңлем тор әйдә, уян инде, без килеп җиттек- дигән тавышка ул күзен ачты. Кая килеп җиттек? Мин кая? Әни бит мине абый каршы ала диеп әйтте. Гүзәл як ягына каранды. Урамда караңгы, бары берән-сәрән генә янган багана утлары бераз яктылык бирә. Гүзәл, аны әнисе йортыннан алып чыгып киткән Хәйдәр абыйсына карап:
- Ә абый кая? Ул бит мине каршы алырга тиеш?
-Гүзәл тонычлан, ул инде күптән йоклыйдыр. Әнә сине алырга синең булачак тәрбияче апаң килгән.
Автобуска 40-45 тирәсендәге ханым керде дә:
- Хәйдәр ник соң? Кая йордегез? Синең аркада төн уртасында килергә туры килде.
- Нишли алам соң? Без башта язулар артыннан йөрдек, директор апа күп әйберләр алырга кушты. Ярый бар баланы урнаштыр, ул арган, йокысы килә.
Тәрбияче хатын Гүзәлнең кулыннан тотып:
- Әйдә йокы бүлмәсенә озатам. Иртәгә мәктәп белән таныштырырмын. Мин синең тәрбиячең булам, исемем Дания Дамировна, онытма ярыймы? Гүзәл башын гына селкеде дә Дания апасы артыннан иярде. Берничә йорт үткәч ике катлы йортның берсенә керделәр. Аларны убырлы карчыкка ошаган, ап-ак чәчле, төшләре төшеп, битләре җыерчыкланып беткән бер әби каршы алды. Аны күрүгә Дания:
- Хәдичә апа менә тагын бер ташландык алып килделәр. Убырлы карчыкка Дания әйткән сүзләр ошамадымы, ул бары:
- Син нигә шулай диеп әйтәсең инде? Балаларның ни гаебе бар? Аларның әти әнисе эчкәнгә, күп балалы гаиләләргә дә авырдыр, барысын да карарга.
Дания убырлының сүзен бүлдерергә ашыкты:
- Карый алмагач, нигә диеп дуңгыз кебек унар бала тапканнар соң? Нигә? Кем карарга тиеш аларны? Рәхәт күрәләр дә, хөкүмәт өстенә аударалар балаларын карауны.
- Җитте Дания арттырып җибәрәсең, ул балаларны карарга теләмәгәч, нигә дип монда эшлисең? Дөресен әйткәндә сина эшеңне алыштырырга кирәк. Бар кайт, йөрәгемне актарма.
Дания саубуллашмыйча да чыгып китте.
Хәдичә апа бернәрсә дә аңламыйча карап торган Гүзәлнең башыннан сыйпап:
- Әйдә бәбкәм урыныңны күрсәтәм. Бар да әйбәт булыр, борчылма.
Икәү коридор буйлап китеп иң соңгы бүлмә ишеген ачтылар. Унлап карават куелган, һәрберсендә диярлек балалар йоклап ята. Ике янәшә торган карават янына килеп Хәдичә апа Гүзәлгә:
- Сайла, үзең, кайсы кароватка ятасың килә.?
Гүзәл бер сүз дәшми бер кароватка килеп утырды. Шунда янәшә кароваттагы кыз күзен ачып карады. Аның кара зур күзләре әйтерсең зур кара диңгез. Гүзәл бу караңгы күзләрдән бик курыкты. Никтер алар бик усал кебек тоелды аңа. Хәдичә апа Гүзәлгә чишенергә булышып караватка яткырды да:
- Тыныч йокы бәбкәм, курыкма сиңа беркемдә тимәс, сүз бирәм- дип өстенә юрганын ябып чыгып китте.
Гүзәл күзен йомырга да куркып ятты. Аның күз алдында һаман зур күзләр иде. Ә колагында ниндидер усал сүзләр буталды. Ул ничек йоклап киткәнен дә белми калды.
Күзен ачканда аны бүлмәдәш кызлар әйләндереп алганнар иде.
- Син кем? Кайчан килдең? Син каян?
Хәттә аны төнге җеннәр китереп бәргәннәр – дигәннәре дә булды.
Шул вакыт ишектән Дания Дамировна кереп:
- Нәрсә басып каттыгыз иблис балалары? Тизрәк киенегез дә ашханәгә барырга җыеныгыз. – шул арада Гүзәлгә карап:
- Ә син, җен кызы, ашауга чыгып китмә, мине көтеп тор.
Гүзәл киемнәрен киеп, калган кызларга ияреп ахшанәгә барды. Зур ашханәдә балалар күп иде. Кечкенәдән алып зурларга хатле. Өстәл артына утырса да Гүзәлнең тамагына ризык үтмәде. Әнисе анда сине абыең көтә дисә дә ул абыйсын күрмәде.
- Барысы да ашап бетереп укырга китте, ә син ник миңгерәп утырасын? Ашамасаң әйдә хозчасткә барабыз, сине киендерәсе бар. Дания Дамировнаның тавышы Гүзәлнең колагына ярып керде. Сүз дәшмәскә ияләшкән Гүзәл кабат бер сүз сез урыныннан торып Даниягә ияреп китте.
Хозчастьтә Гүзәлгә ике пар носки, оек, күлмәк, калган кирәк яракларны, хәттә пальто да бирделәр. Үзенең әйберләрен салдырып бер капчык кебек әйбергә салып, кием бирүче кызга:
- Сеңлем монысын тумбочкага куярсың, үзең теләгәндә алып кия аласың.
Аннары Дания Дамировнага карап:
- Сез булышыгыз инде, ул бит әле кечкенә, аннары бигрәк ябык та инде.
- Курыкма андыйлар бездә тиз симерә- дип Дания капчыкларны кулына алды.
- Сине мин мәктәпкә кертеп калдырам, ә әйберләреңне тумбочкаңа илтеп куярмын.
Мәктәп эче якты, матур төскә буялган. Сыйныф бүлмәсендә аларны мөләем генә хатын елмаеп каршы алды.
- Кер әйдә нәни кыз, мин Клара Габдулхаковна булам. Ә син димәк Гүзәл Радик сеңлесе.
- Әйе, ә сез аны беләсезме? Ул кая соң?
- Беләм, борчылма, ул бераз авырып алган иде, бүген аны хастаханәдән алып кайталар. Әйдә уз, кая утырасың килә? Алгы рәттә урын бар, теләсән.
- Әйе, анда утырырга телим.
- Ә хәзер балалар дәфтәрләрне ачыгыз. – дип укытучы дәрес башлады.
Көн үткәне сизелмәде дә. Көндезге ашны ашап, балалар кабат үз бүлмәләренә кире кайттылар. Гүзәл караватына ятарга да элгермәде, бүлмәгә Радик килеп керде.
- Сәләм Гүзәл, нәрсә этиләр сине дә озаттылармы?
- Син нигә шулай әйттең?
- Җүләр, әле син кечкенә, берни дә аңламыйсың. Без аларга кирәк түгел. Кирәк булсак бу мәшхәргә җибәрмәсләр иде.
Гүзәл аптырап абыйсына карады. 6 нчы сыйныфта укучы Радик үзен бик геройларча тотып:
- Менә тагын нәрсә, әгәр елыйсың килмәсә, зурраклар әйткәнне тоңла.
- Ә нәрсә тоңларга, аңламыйм?
- Вакыты җиткәч аңлатырлар.— дип кенә әйтергә өлгерде Радик, аның сүзен бүлеп
- Монда нинди җыелыш? Сез нишлисез кечкенәләр ягында? – дип Дания Дамировна килеп керде.
- Радик, әгәр сеңлеңне күрәсең килә икән, үзеңнең сакчыларыңны урамда калдыр. Бөтен идәнне таптагансыз.
- Бетте, бетте аңладым, бүтән мондый хәл кабатланмас.
Радик Гүзәлгә борылып карады да:
- Мин уйнап әйтмим, монда әти, әни юк, мин дә гел яныңда булмам, әйткән сүземне колагыңа киртләп куй. – дип чыгып китте.
Дания апасы барысына да уен бүлмәсенә төшәргә кушты. Бераз уйнап алгач, янә мәктәпкә дәрес әзерләргә юл алдылар. Бирелгән өй эшен эшләп ашханәгә, кичке ашка киттеләр. Кич җиткәне сизелмәде дә, Дания Дамировна китеп, аны Хәдичә әби алыштырды. Ул кызларга чишенеп ята торырга кушып бүлмәдән чыгып китте. Алдан килеп, бер-берсе белән танышырга элгергән кызлар, үзләренчә көлешә көлешә сөйләштеләр.
Гүзәл генә нәрсә эшләргә белми урынына ятты. Аңа бик күңелсез иде. Җитмәсә абыйсы әйткән сүзләр колагында яңгырап тора. Кемне тоңларга, нәрсә эшләргә тиеш ул?
Гүзәлнең күзенә яшь бөртекләре җыелды, ул юрган астына кереп мыш мыш еларга тотынды.
- И, нәрсә диеп елый инде нәни кыз? Елама бәбкәм, елама. Һәр нәрсәнең җае бар диләр, син дә ияләшәсең.--
Хәдичә апа Гүзәлне тынычландырырга теләп аркасыннан сыйпады.-— Әле син кечерәк, борчылыр урын юк. Үз күзләрең белән күзәтеп, колагын белән тоңлап, башыңны эшләтә белсәң, бар да үз көенә барачак. Әнә абыең бер җебегән иде, кара үзен, хәттә үзеннән олыларны да вакыты белән үз кубызына биетә белә.
Гүзәл нәрсә әйтергә белмәде, күзенә тулган күз яшьләрен сөртеп алды да, борылып ятты.
Хәдичә апа үз эченнән генә:
--Йә ходаем нигә дип бу балаларны мондый сынау утына саласың, нинди гаепләре бар инде аларның?- дип мыгырдап бүлмәдән чыгып китте.
Әлегә бернинди үзгәрешсез көннәр үтте, урамда суытты. Дөньяларны яктыртып кыш үзенең ак мамык шәлен япты. Балалар инде уен бүлмәсендә түгел, ә чыр- чу килеп урамда кар бәрешеп уйнады,су сибә, сибә кыш бабай ясады. Озакламый яңа ел бәйрәме җитә. Кызлар әкренләп яңа елга әзерләнә, кайсы шигырь ятлый, кайберләренә олырак яштәге кызлар бию өйрәтә, күлмәкләргә ялтыравык тегә, һәрберсенең үз мәшәкате.
Гүзәлгә дә кечкенә генә ак күлмәк бирделәр, ул да кар кызы була. Ләкин башка кызлар әниләре биреп калдырган акчага елтырмый алып тексә, Гүзәлнең андый акчасы юк иде. Бәлки аңа әнисе бирергә оныткандыр? Бәлки ул бу бәйрәм буласын белмәгәндер? Ни генә уйласа да бер Гүзәл генә ялтыравыклы күлмәксез калуын аңлый иде. Аның да бит кыш бабай алдында матур күлмәктән биеп әйләнәсе килә. Бүген яңадан Гүзәл күз яшьләре аша йокларга ятты.
- Тыр, тыр Гүзәл, бүген синең яныңа кыш бабай үзе килгән ахыры, кара күлмәгеңне.- дип Гүзәлне Рәмзия уятты. – Син йоклап ятасың, ишетмәдеңме әллә торырга дигәнне? Тор тизрәк Дания Дамировна күрсә тагын сүгәчәк.
Гүзәл урыныннан торды, карават башында ялтыр йолтыр килеп күлмәге эленеп тора, ә тумбочка өстендә башка кияр өчен яңа ясалган баш киеме дә бар иде. Алар шул хәтле матур итеп ялтырыйлар, Гүзәл шатлыгыннан нишләргә дә белмәде.
Бүген бәйрәм, Гүзәл үзенең яңа ялтыравык күлмәген киде, әйе, ул бүген бик бәхетле. Кыш бабасы да аңа:
- Син иң матур кар кызы булгансың!- дип әйтте.
Гүзәл шатланып башка кызлар белән чыршы тирәли җырлап әйләнде, кар бөртегедәй очып биеде. Аның һәр мизгелне исенә калдырасы килде.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: