Время героев
21 Октября 2022, 07:50

“СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ ҺӘМ ҖИҢҮ БЕЛӘН КАЙТУЫГЫЗНЫ КӨТӘБЕЗ!”

Узган якшәмбедә Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы халкы өлешчә мобилизация кысаларында Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашу өчен чакырылган якташларын озатты. Хәрби комиссариат, шәһәр һәм район хакимиятләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм дин әһелләре чыгыш ясады. Һәркайсы аларга тизрәк җиңеп, өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.

“СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ ҺӘМ ҖИҢҮ БЕЛӘН КАЙТУЫГЫЗНЫ КӨТӘБЕЗ!”“СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ ҺӘМ ҖИҢҮ БЕЛӘН КАЙТУЫГЫЗНЫ КӨТӘБЕЗ!”
“СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ ҺӘМ ҖИҢҮ БЕЛӘН КАЙТУЫГЫЗНЫ КӨТӘБЕЗ!”

Узган якшәмбедә Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы халкы өлешчә мобилизация кысаларында Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашу өчен чакырылган якташларын озатты.

Хәрби комиссариат, шәһәр һәм район хакимиятләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм дин әһелләре чыгыш ясады. Һәркайсы аларга тизрәк җиңеп, өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.

- Илебез бүген фашизмның яңа күренешләренә каршы көрәш алып бара, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Стәрлетамак районы Хакимияте башлыгы Е.Г.Волков. - Без сезнең белән – Ватан чакыруына җавап биргән, аның мәнфәгатьләрен якларга баскан кешеләр белән горурланабыз. Ир-егетләребез илебез тарихын белә, Бөек Ватан сугышы елларында дошманны тар-мар иткән ата-бабаларыбыз традицияләрен хөрмәт итә. Кыюлыгыгыз һәм батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Хәрби бурычыгызны лаеклы үтәрсез дип ышанабыз. Исән-имин әйләнеп кайтыгыз! Җиңү безнеке булачак!

Мобилизацияләнгәннәр арасында ирекмәннәр дә бар иде. Чечен Республикасында кораллы конфликтта катнашучыларның “Набат” җәмәгать оешмасы рәисе И.В.Маняпов аларга ялкынлы сүзләр белән мөрәҗәгать итте: “Шундый һөнәр бар – Ватанны яклау! Сез бүгенге көн чакыруын кабул итеп, фашистлар белән сугышка барырга теләк белдереп, кыюлык күрсәттегез”.

Тантаналы митингтан соң дулкынландыргыч мизгел җитте – якыннары белән хушлашу. Мобилизацияләнгәннәр нык булды – күзләрендә яшь тә, рух төшенкелеге дә юк иде. Ил алдындагы бурыч һәм горурлык хисе белән юлга чыга егетләр.

Усылы авыл биләмәсе башлыгы Ю.Н.Вахитов шәһәр мәдәният сарае мәйданына Чуртаннан мобилизацияләнгән Ринат Ибраһимов, Эдуард Укрюков, Руслан Укрюков, Вячеслав Андреев һәм Вартан Оганесянны озатырга килүен әйтте. Егетләр үз алларына куелган бурычка аңлап карый. Мәсәлән, Ринат Русия армиясе сафларында сроклы хезмәт үткән, чик сакчысы булган. Аның әтисе Фәрит Миркадәм улы да армиядә хезмәт иткән, һөнәрләре буенча икесе дә водитель. Хушлашканда, әтисе белән улының бер-берсенә әйтер сүзләре бар.

Ул көнне мобилизацияләнгәннәр арасында Алга авылыннан Илнур Гаетов та бар иде. Әнисе Нәфисә елый, әлбәттә, тик бу күз яшьләре кайгыдан түгел, ә улының кыю гамәле өчен горурланудан, ди ул. Туганнары тиздән аның җиңү белән кайтачагына ышана.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар төялгән ике автобус шәһәр мәдәният сарае мәйданыннан хәрби әзерлек үтү урыннарына китте. Алар озатучыларның көчле алкышлары астында кузгалды.

Өлешчә мобилизация кысаларында Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районнарында яшәүчеләрне чираттагы озату 18 октябрьдә булды.

Хәтерегезгә төшерәбез, Русиядә өлешчә мобилизация 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Оборона министры Сергей Шойгу армиядә хезмәт иткән һәм хәрби-учет белгечлеге булган 300 мең кешене чакыру планлаштырылуын аңлаткан иде. 14 октябрьдә Президент В.В.Путин өлешчә мобилизация кысаларында 220 меңгә якын кеше чакырылуын, һәм аның ай ахырына кадәр тәмамланырга мөмкин булуын белдерде. Русиянең кайбер төбәкләре мобилизация планының үтәлеше турында игълан итте.

Президент Владимир Путинның мобилизацияне тәмамлау турында махсус указы планлаштырылмый. Бу хакта күптән түгел Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде. Оборона министрлыгы заданиесен үтәгән төбәкләрдә мобилизация процессы туктатылды. Бу планга ярашлы, мобилизациянең тәмамлану срогы 28 октябрьгә билгеләнгән. Республика хәрби комиссары Михаил Блажевичның Business FM радиостанциясенә биргән интервьюсында белдергән фикеренчә, Башкортстанда ул әлеге сроктан алданрак тәмамланачак.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта эш план буенча дәвам итә. Блажевич мобилизация планын арттырып үтәү мөмкинлеген кире какты, бу техник яктан мөмкин түгел. Мобилизацияләнгәннәр составыннан хәрби частьлар формалаша, аларга хезмәт хакы түләү, обмундирование бирү, коралландыру һ.б. исәптә тотыла.

БР хәрби комиссары Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның бу мөһим эшкә игътибарын, шулай ук мобилизация өчен җаваплы структуралар: җирле хәрби комиссариатлар һәм хакимият башлыкларының бердәм эшен югары бәяләде. Яхшы оештыру аркасында кискен мәсьәләләрне вакытында хәл итеп була, шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр кимегән.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас