Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Спорт
6 Июля 2022, 10:15

РӨСТӘМ НӘБИЕВ ЯНӘ ТАУГА МЕНӘ

Бу юлы ул Казбек тавына тормыш иптәше белән күтәреләчәк

РӨСТӘМ НӘБИЕВ ЯНӘ ТАУГА МЕНӘ
РӨСТӘМ НӘБИЕВ ЯНӘ ТАУГА МЕНӘ

Рөстәм белән Индира шушы көннәрдә Кавказның 505 метр биеклектәге Казбек тавына менәчәк. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Без хәзер Минеральные Воды шәһәренә очабыз. Аннан Владикавказга юл тотачакбыз. Аннан Тбилисига. Безне Казбек тавы көтә», - ди Рөстәм.

"Моңа кадәр Рөстәм Европаның иң югары ноктасы — Эльбрус һәм Непалдагы 8163 метр биеклектәге Манаслу тавын яулаган иде инде. Татар егете Рөстәмнең ике аяксыз килеш, кулларында әлеге тауларга менүен бөтен дөнья күзәтте. Рөстәм  безне урындагы халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштырып барды. Тауга менгәндә боз ишелү, шторм, упкыннар очрау кебек куркынычлар, спортчыларның кырыс шартларда яшәвен дә күрсәтте. Блогерлар бу юлы да элемтә булган урыннарда сәяхәт турында сөйләп барырга ышандыра",  - дип яза Интертат.

Фото: Р.Нәбиевның социаль челтәрдәге шәхси битеннән алынды.

Автор:Резеда Галикәева
ЧЫГАНАК: kiziltan.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: