Сельские нивы
+16 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы для Вас
5 Апреля , 10:55

УРАЗА ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай – Рамазан ае башланды.

УРАЗА ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
УРАЗА ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

 Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның “Татар-информ”га биргән интервьюсыннан өзек.

 

Уразага керергә ничек әзерләнергә?

– Бисмилләһиррахманир-рахим!

“Уразаны нияек ниятләргә?” дигән сорау бирәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в) безгә хәдис-шәрифләрендә өйрәтеп калдырган, һәрбер гамәл нияттән тора. Ураза якынлашканда “тота аламмы икән, юкмы икән” дип шикләнеп керсәк, бу кеше уразасын тота алмас яки аңа бик кыенга туры килер. Шуңа күрә шушы ният көчле әйбер.

“Йокыга киткәндә ниятләргә ярыймы икән, иртән ниятләргәме икән?” дип тә сораулар бирәләр. “Иртәгә ураза тотам” дип, кич белән йөрәктән ниятләү хата түгел. Дин буенча кешенең эчтә булган нияте җитә. Әмма аны тел белән дә әйтсәк, “Яраббым, синең ризалыгың өчен ураза тотачакмын, тотармын” дип әйтсәк, ниятебез ныклырак була. Ягъни, сәхәр ашап бетергәч,

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”, дип, уразага ният ителә.

Кояш баегач, ахшам намазы вакытында,

“Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”,

һәм татарча: “Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, – дип авыз ачыла.

– Уразаны боза һәм бозмый торган гамәлләр ниндиләр?

–  Диндә минемчә, синеңчә дигән караш юк, без Пәйгамбәребез күрсәткән юл буенча барабыз. Имеш-мимешләр күп йөри, “миңа бер мулла болай дип әйтте”, “бер апа ярый диде” кебек сылтаулар да бар. Иң нык борчыган сорау: уразада авызны чайкарга ярыймы? Пәйгамбәребез әйтә, чайкарга ярый, әмма ул эчкә кермәсен. Ягъни, авыз чайкаганда суны йотарга ярамый. Икенчесе – мунча керергә, душ кабул итәргә ярыймы дигән сораулар еш килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ураза вакытында үзенә өстән су койган. Хәл җыю өчен душка керергә ярый. Су тәнне дә ял иттерә. Ә менә мунчага кереп, тирләп-пешеп утырырга ярамый. Безнең әби-бабайлар кар базларына төшеп тә хәл җыйган.

Тагын хуҗабикәләрдән еш ишетелә торган сорау шул: ашарга пешергәндә тозын ничек белергә, кабып карарга ярыймы? Бу – макруһ гамәл. Капсаң рөхсәт, әмма ул бик рөхсәт ителми торган рөхсәт. Әгәр бу ситуациядән чыгу юлы юк икән, шул вакытта кабып карарга ярый. Әмма уразалы килеш, ашның тәмен татып карамасаң хәерлерәк.

Яшьләрдән тагын: “Хәзрәт, без яңа өйләнештек, ураза вакытында кулга-кул тотынышырга ярыймы?” дигән сорау килә. Моның гаебе юк. Бары тик уразада җенси мөнәсәбәт, иреннән үбешү рөхсәт ителми.

–  Күзгә, борынга сала торган дарулар уразаны бозамы?

–  Тамак аша үткән һәр әйбер уразаны боза. Борынга, колакка салган тамчыларны тамак сизә икән, бу уразаны боза дигән сүз. Үзем дә сынап карадым аны, чыннан да ул тамак аша үтә. Күзгә салган дару тамактан үтмәсә, дару салуның гөнаһы юк.

–  Соңгы елларда яшьләр дингә килә башлады, ураза тотучылар да артты. Әмма бу мода гына түгелме? Сәхәрне, ифтарны төрле социаль челтәрләргә кую уразаның савабын бетермиме?

– Һәр нәрсә нияттән тора. Әгәр кемгә дә булса күрсәтү, мактану өчен генә ураза тотасыз икән, бу гамәлегез кабул булмас. Хәзер Аллага шөкер, яшьләрнең дингә килүе күзәтелә. Әгәр алар: “Миннән күреп, башкалар да дингә килсен, фәлән дустым да уразага керсен” дигән ният белән күркәм мисал күрсәтә икән, бу савапны бетерми.

–  Бездә тагын шундый инану, тәртип, мода яши. Уразаның беренче өч көнен һәм соңгы өч көнен генә тотучылар да бар.

–  Кеше уразаның башында өч көн тотам дип ниятли һәм шуны тота. Чөнки ул ниятләнгән, әзерләнгән, Аллаһы Тәгалә аңа ярдәмен бирә. Уразаның иң авыр көннәре – беренче өч көне. Чөнки Аллаһы Тәгалә безнең тәнебезне шулай итеп яраткан, шушы өч көндә организм ситуациягә өйрәнә. Су юк, ашау кич белән генә. Кеше организмы шушы өч көндә көйләнә. Өч көн ураза тотып, организм ияләшә генә һәм ул аны тотмый башлый. Шуңа күрә ниятләгәндә, уразаны тулаем тотам дип ниятләргә кирәк. Башында да, уртасында, ахырында да унар көн булсын. Рамазанның беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт  көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы  ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере.

–  Сәхәр ашамыйча гына уразага керү дөресме? Кичтән ашап, ният кылып ятсаң, сәхәр вакытында уяну мәҗбүриме?

“Эшкә барасым бар, йоклыйм әле, кичтән ашап ятам” дип уйлау дөрес, әмма бу материаль дөреслек. Кайвакытта кеше бер тәлинкә аштан да туклана, кайбер вакытта ике-өч тәлинкә ашап та туймый. Бу нәрсә дигән сүз? Бәрәкәт! Сәхәрнең дә шундый бәрәкәте бар. Сәхәр вакытында торып, бер генә йотым су эчеп, ниятләп ятсагыз, бәрәкәте дә, савабы да күбрәк булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) “сәхәрне йоклап калмагыз” дип кисәткән.

– Ифтар ашларының файдасы нидә? Үзе ураза тотмаган хуҗага аның савабы бармы? Ифтарларда ураза тотмаган кеше катнаша аламы?

–  Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Кем ураза тоткан кешене ашата, аңа нәкъ шундый савабы була” ди. Мәсәлән, без ифтарга 30 кеше чакырдык, аның 20се уразалы икән, шул 20 кеше өчен савабы бара. Калганнары уразасыз булса да, безгә аларны ашаткан өчен рәхмәте языла. Мондый мәҗлесләргә ураза тотмаучыларның килүе гөнаһ түгел. Килсеннәр, дога кылсыннар. Чакырган җиргә сәбәпсез бармый калу – гөнаһ. Ифтарда катнашкан уразасыз кешегә уразага керергә, бәлки, бу мәҗлес сәбәп булыр. Авыз ачтыру – бик изге гамәл.

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/urazaga-zerl-n-bez-m-selmannarny-borchygan-t-p-soraularga-r-st-m-h-zr-t-h-yrullin-avap-bir

 

Фото: magnificentonline.com

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас в