Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
19 Апреля , 10:10

Бездә нинди груша үстерергә мөмкин

Безнең якларда үстерү өчен иң туры килә торган сортлар: “Чижовская”, “Таежная”, “Красуля”, “Богатая”, “Краснобокая”.

Бездә нинди груша үстерергә мөмкин
Бездә нинди груша үстерергә мөмкин

Грушаның суыкка чыдамлыгы, алмагач белән чагыштырганда, түбәнрәк. Шуңа Урта полосада аны төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләрдән сакланган урынга утыртырга кирәк.
Безнең якларда үстерү өчен иң туры килә торган сортлар: “Чижовская”, “Таежная”, “Красуля”, “Богатая”, “Краснобокая”.

“Чижовская” — җәйге сорт. Грушалары 120-140 грамм авырлыкта, яшел төстә, бик тәмле, авызда эреп тора. Бу сортның кышка чыдамлыгы югары.

“Таежная” — суыкка нык чыдам җәйге сорт. Грушалары эре түгел, 80-100 граммлы, сентябрь башында өлгерә, алтынсу-сары төстә. Үзлегеннән серкәләнми, пар кирәк. Аны “Уралочка”, “Северянка” сортлары яхшы серкәләндерәчәк.

“Краснобокая” — грушалары уртача зурлыкта, 120-150 граммлы, бик тәмле. Саргылт төстә, җиңелчә кызарып тора. Кышка чыдам сорт.

“Богатая” — иң тәмле груша, уртачадан эрерәк — 150-200 граммлы. Кышкы сорт, октябрьдә өлгерә, яшькелт-сары төстә, азрак кызарып тора.

“Красуля” — җәйге сорт, грушалары эре түгел, 90-100 грамм тирәсе. Өлгергәндә куе кызыл төскә керә, бик тәмле. Кышка чыдамлыгы уртача, кырыс кышларда берьеллык ботаклары өшергә мөмкин.

 

 

 

Чыганак: https://vk.com/avulselo

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: