Сельские нивы
+12 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
20 Сентября 2023, 10:00

Балан бәлеше

Бик тәмле бәлеш!

Балан бәлеше
Балан бәлеше

250 г ак майны туңдыргычтан алып, угычтан уарга, онга бер чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз салып, май белән бутарга. Шуңа 2 аш кашыгы каймак, бер йомырка, һәм 30-40 г чамасы сап-салкын су салып, йомшак, ләкин кулга ябышмый торган камыр басарга һәм ял иттерергә салкынга куярга.

Эчлек өчен 500 г туң баланга 5 аш кашыгы манный ярмасы, 2 аш кашыгы крахмал, 400 г шикәр комы салып болгатырга.

Бәлеш ясап, алдан 180 градуста җылытылган мичкә 25-30 минут пешерергә.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: