Сельские нивы
+12 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
19 Сентября 2023, 10:00

Баланнар баллана тәлгәштә

Дәва буларак баланның чәчәген дә, җимешен дә, кайрысын да кулланалар.  

Баланнар баллана тәлгәштә
Баланнар баллана тәлгәштә

Балан җимешендә шикәр, катехин, кан тамырларын ныгытучы Р-актив, пектин матдәләре, К, С витаминнары, каротин бар. Балан төше җимешенә караганда да файдалырак дип санала.

Көзән җыеруны туктатучы препаратларны балан кайрысыннан ясыйлар. Кайры төнәтмәсе әзерләү өчен 4 чәй кашыгы кипкән һәм ваклаган кайрыга 200 мл су салып, 30 минут кайнаталар. Сөзеп, кимегән кадәр су өстиләр һәм көненә 3 мәртәбә ашар алдыннан 1әр аш кашыгы эчәләр.

Балан җимешен гастритны, ашказаны җәрәхәтен, салкын тиюне дәвалау, сидек куу өчен кулланалар. Балан йокысызлыктан интеккәндә дә ярдәм итә. Витамин җитмәгәндә балан бер дигән дәва.
Балан чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. 1 аш кашыгы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1-2 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көненә 2 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә.

Балан төнәтмәсе ашказаны согы әчелеге түбән булганда гастриттан файдалы. 1-2 аш кашыгы баланны изеп, 400 мл кайнар су коярга һәм 4 сәгать төнәтергә. Сөзеп, көн дәвамында эчәргә.

Салкын тиеп баш авыртканда, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе тәкъдим итәләр. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын, эч китүне дәвалау өчен дә кулланыла. 1 стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8- 10 минут кайнатырга. Сөзеп, 3 аш кашыгы бал өстәргә. Төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә кирәк.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: