Сельские нивы
+12 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
19 Сентября 2023, 10:20

Балан пирүге

Баланнан әзерләнгән тәм-томнар сәламәтлеккә уңай тәэсир итә, иммунитетны ныгыта.

Балан пирүге
Балан пирүге

Камыр өчен: 150 г ак май,1 стакан шикәр комы,10 г камыр көпшәкләндергеч, ярты стаканнан әзрәк сөт, он.

Эчлек өчен: алдан пешерелгән балан (0,5 - 0,7 литр), алма повидлосы, крахмал.

Йомшарган ак майны, шикәр комын он белән уалап валчык ясыйбыз. Шуңа ярты стаканнан әзрәк сөт кушабыз һәм каты да, йомшак та булмаган камыр басабыз. Әзер камырны ярты сәгатькә суыткычка алып куябыз.

Баланны әз генә су һәм мул итеп шикәр комы салып калын төпле савытта пешерәбез. Изелеп беткәнче үк түгел. Баланнар формасын саклап калырга тиеш! Балан пирүге өчен эчлекне кичтән үк пешерсәң яхшырак була.

Арытаба камыр җәябез, аның өстенә алма повидлосы сөртәбез, пешкән баланны салабыз, өстенә крахмал яки он сибәбез һәм өстенә икенче җәем камырны каплап, чит-читләрен матур итеп бөрәбез.
Өстенә әз генә май, шикәр комы, он кушып ясалган валчык сибәбез. Алдан кыздырылган духовкада 35-40 минут пешерәбез.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: