Сельские нивы
+12 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
18 Сентября 2023, 10:40

Яшелчә, җиләк-җимешнең мул чагы

Бу муллыкны ашар өчен генә түгел, бераз матурлык өчен дә файдаланыйк әле, битебезгә табигый битлекләр ясыйк.  

Яшелчә, җиләк-җимешнең мул чагы
Яшелчә, җиләк-җимешнең мул чагы

Битлекләр ясый башлаганчы берничә киңәш сезгә:

- Битлекне җылымса су белән юып, кыяр яки тоник белән сөртегез һәм дымландыргыч крем сылагыз.

- Битлекне атнага бер-ике мәртәбә, барлыгы җидедән дә ким ясамаганда гына нәтиҗәсе күренәчәк.

- Битлекләрне сөрткәнче, аллергия булмасын өчен башта тән тиресенең бер өлешенә аз гына сөртеп карагыз.

Бананнан битлек

Чирек бананны изеп, бер бал кашыгы үзегез куллана торган крем белән кушып, өч тамчы лимон согы, өч тамчы зәйтүн мае өстәп болгатырга һәм бераз суыткычта тотарга. Кабат биткә сөртеп, 15 минут тотыгыз.

Кыяр һәм алма битлеге

Уртача зурлыктагы берәр кыяр һәм алманы кабыгыннан, орлык-төшләреннән чистартып, кыргычтан чыгарабыз. Катнашманы биткә, күз төпләренә сылап 15 минут тотканнан соң юып төшерәбез. Бу битлек күз төпләренең каралып, шешенеп торуын киметә һәм күз тирәсендәге вак җыерчыклардан котылырга ярдәм итә.

Кишер битлеге

Бер кишерне вак кыргычтан чыгарып, бер чәй кашыгы бал белән кушарга. Массаны суга манылган мамык белән биткә һәм муенга сөртеп 20 минут тотарга. Аннан җылы су белән юып алырга. Бу битлек коры, сулган тире өчен әйбәт: ул кан әйләнешен җайга сала, вак җыерчыкларны шомарта, битнең төсен яхшырта, тирене йомшарта.
Кишер согы тагын башка очракларда да ярдәмгә килә. Әйтик, тирегә кояшта кызган төсмер бирү өчен, иртән һәм кичен биткә ике аш кашыгы кишер согы белән бер аш кашыгы глицерин катнашмасы сөртергә була. Сулган һәм сизгер тирегә атнага ике тапкыр кишер согы сөртсәгез, файдасы тими калмас.

Помидор битлеге

Помидорның эчен алырга, шуңа тугланган йомырка агы кушарга. Катнашманы биткә сөртеп, 10 минут тотарга һәм юып алырга. Мондый битлек кара бетчәләрне бетерә, җыерчыкларны киметә.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: