* Төче камыр өчен онның чама белән 10 процентын крахмалга алыштырганда, ризык искиткеч тәмле булып, күпереп пешә һәм озаграк саклана.
* Крахмал коймак камырына да бик килешә: кырыйлары челтәрләнеп торган юка гына коймак килеп чыга.
* Торт өчен кремны крахмал белән (кукурузныкы яхшырак) куертып җибәрергә була.
* Кайнатма, эремчек, җиләктән торган сыек бәлеш эчлегенә дә, агып чыкмасын өчен, крахмал өстәргә мөмкин.
* Кисәкләп кыздыру өчен, итне тәмләткечләр (бераз тоз, борыч, дарчин һ.б.) өстәлгән крахмалга салып әвәләгәндә, эче сусыл, йомшак булып пешә, ә юка гына тышы алсуланып, кетердәп тора.
* Ит подливасы яки соусына берничә кашык крахмал өстәп җибәрсәң, куерып китәчәк, тәмле дә булачак.
* Ит фаршыннан кәтлит ясаганда, йомырка урынына крахмал кулланырга мөмкин. 2 аш кашыгы крахмал 1 йомырканы алыштыра.