Сельские нивы
+14 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
18 Марта 2023, 11:00

Куакларны эссе су белән коендырырга кирәк

Куакларны эссе су белән коендыру күп проблемаларны искәртергә ярдәм итә

Куакларны эссе су белән коендырырга кирәк
Куакларны эссе су белән коендырырга кирәк

Бик гади тоелса да, куакларны эссе су белән коендыру күп проблемаларны искәртергә ярдәм итә. Беренче чиратта эссе су карлыганда кышлаган талпанны юк итә. Бу талпан, яз җитү белән бөре эчендәге яфракны ашый һәм уңышка зур зыян китерә.

Ончыл чыкка каршы эссе суның ярдәме дә шактый. Көн җылыну белән бу авыру шаша башлый, һәм чаралар күрелмәгән очракта, җәй уртасына куакның коруы мөмкин. Бу авыруга карлыган һәм крыжовник аеруча тиз бирешә.

Эссе су куакның тамырына зыян китерер дип куркырга ярамый. Кайнар су белән эшкәрткәннән соң, куакта чәчәкле береләр саны да бермә-бер арта икәнен исегездән чыгармагыз.

Кар эремәс борын җиләкләрне дә эссе су белән эшкәртергә була. Бу очракта суның температурасы 50 – 60 градус чамасы булырга тиеш. Ә җәй дәвамында җиләкне 45 – 50 градус чамасындагы су белән эшкәртергә кирәк. Лайлалы әкәм-төкәм, төрле бетләрдән бу ысул әйбәт саклый. Ә менә куакларны эшкәрткәндә су температурасы 60 – 70 градус чамасы булырга тиеш. 80 градустан югарырак булса, су бетләрне генә түгел, бөреләрне дә үтерәчәк. Суга марганцовка өстәгәндә, тагын да уңай булачак. Сыекчаны лейка аша гына коярга була. 8 – 10 литрлы чиләк ике куакка һәм 4-5 квадрат метрда утырган җиләккә җитәчәк. Иң мөһиме бу киңәшне кар эрегәнчегә кадәр кулланырга кирәк.

 

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: