Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
14 Ноября 2022, 11:10

Хуҗабикәләр өчен киңәшләр

Кәтлит коры булмасын өчен нишләргә? Туң йомырканы ничек эретсәң яхшы? Ашка тозны кайчан салсаң әйбәтрәк?

Хуҗабикәләр өчен киңәшләр
Хуҗабикәләр өчен киңәшләр

* Итне кайнар суга түгел, ә салкын суга салырга кирәк.

* Шулпа сүрән утта кайнарга тиеш. Көчле утта кайнаган шулпаның тәме бөтенләй башка һәм бар кешенең дә күңеленә хуш килми.

* Ашка тоз салганда да игътибарлы булырга кирәк. Мәсәлән, балык ашын шулпа кайный башлаганда ук тозлыйлар. Гөмбәнекен дә шулай. Итле ашны яшелчәләр пешеп чыккач кына тозлау хәерле.

* Хуш исле тәмләткечләрне барлык төр ашларга да пешеп чыгарга 3-5 минут кала салалар.

* Әче эремчеккә шулкадәр үк яңа савылган сөт кушып, 1 сәгать тотарга һәм марля җәелгән дуршлагта саркытырга. Аннан марлясы белән элеп куярга. Эремчек яңа ясалгандай тәмле булачак.

* Каткан сырны берникадәр вакытка сөткә салып йомшартырга була.

* Туңган йомырканы салкын тозлы суга салып җебетергә мөмкин.

* Йомырка агы кушылган кәтлит коры була.

* Чүпрә ясап торырга вакытыгыз булмаса һәм пирогны әче камырдан пешерәсегез килсә, чүпрә урынына бер стакан сыра яки минераль су кулланыгыз.

* Әче камыр кулга ябышмасын өчен үсемлек мае сөртегез.

* Камыр басканчы онны кыл иләктә иләгез. Он кислородка баеп, камыр кабарып торыр.

* Камыр басканда онны суга түгел, ә суны онга нечкә генә агым белән болгата-болгата салу мөһим.

* Камырлы савыт-сабаны башта салкын, аннан соң гына кайнар су белән юарга кирәк.

* Камыр ризыклары матур булып ялтырап торсын өчен йомырка сарысы белән тигез итеп майларга кирәк, әмма ул табага агып төшмәсен.

* Торт яки пирожныйларга әстерхан чикләвеге сипкәнче аны тишеп яки әрчеп духовкада коры табада кыздырып алсагыз ул бик тәмле булыр.

 

 

 

Фото:/ru.freepik.com

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: