Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
22 Октября 2022, 11:00

Бәрәңге ризыклары

Бәрәңгене яратмаган кеше бик сирәктер ул. Бәрәңгене халыкта “икенче икмәк” дип юкка гына атамыйлар. Ул иң авыр вакытларда, сугыш елларында кешеләрне ачлыктан коткарган, бүген дә “йомры гәүдәле” табыннардан төшмәүче тәмле ризык.    

Бәрәңге ризыклары
Бәрәңге ризыклары

КӘТЛИТ

Бәрәңгене суда пешереп, боламык ясарга, шуңа тәменчә тоз, борыч, ак май, йомырка салырга. Кәтлитләр ясап, сохари валчыгында әвәләргә. Ике ягын да үсемлек маенда кыздырырга. Әлеге кәтлитләрне каймак белән ашарга да, гарнир булара кбалык яки ит белән дә бирергә була.

 

 

ЗАПЕКАНКА

Бәрәңгене әрчеп, түгәрәкләп турарга. Табага үсемлек мае салып, бәрәңге телемнәрен тезәргә. Тәменчә тоз, борыч сибәргә. Өстенә фарш, аннан соң телемләп туралган суган салырга, тагын бер кат бәрәңге тезәргә. Майонез сылап, эре угычта уылган сыр сибеп, духовкада 50 минут чамасы пешерергә. Сыр кибеп китмәсен һәм ризык сусыл булып пешсен өчен өстенә фольга капларга мөмкин.

 

ТУТЫРЫЛГАН БӘРӘҢГЕ

Эре бәрәңгеләрне юып, урталай бүләргә, уртасын бераз гына алырга. Барлыкка килгән уентыкка пешмәгән фарш яки суган белән гөмбә кыздырып салырга (өчесен бергә катнаштырып та эшләргә була). Тутырылган бәрәңге өстенә сохари валчыгы сибәргә яки сарымсакны ваклап турап, майонез белән болгатып сыларга. Бәрәңгенең зурлыгына карап, духовкада 30-40 минут чамасы пешерергә.

 

АВЫЛЧА БӘРӘҢГЕ

Бәрәңгене юып, кабыгыннан арындырырга, өлешләп турап, тоз, борыч белән болгатырга. Сохари вагында әвәләп, духовкада майлы табада кызартып пешерергә.

ЧИКМӘНЛЕ БӘРӘҢГЕ

Бәрәңгене кабыклы килеш фольгага төреп духовкада пешерергә. Өстенә сибәр өчен соус әзерләргә. Каймак, тоз, борыч, ваклап туралган сарымсакны яхшылап болгатырга. Пешеп чыккач фольганы ачып, бәрәңгене урталайга ярырга. Соусны өстенә сибеп, табынга чыгарырга.

Бәрәңге пәрәмәче

Камыр өчен: 2 йомырка, 250 мл су, 100 г ак май яки маргарин, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, 500-700 г он.

 Эчлек өчен: 800-900 г чистартылган бәрәңге, 130 г ак май, 150 мл сөт, 1,5 бал калагы тоз, 1 йомырка.

Камыр өчен кирәк булган бар әйберне кушып, төче камыр басабыз.

Камырны озынча итеп тәгәрәтәбез һәм зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Ул кисәкләрдән җәймәләр әзерлибез.

Җәймә өстенә бәрәңге боламагы салабыз һәм кырыйларын бөгеп чыгабыз.

Әзер пәрәмәчләрне майлы табага тезәбез һәм кызган мичкә куябыз.

Пәрәмәчләр әзрәк алтынсу төскә керә башлагач, алып, тугланган йомырка сарысы белән майлыйбыз һәм яңадан мичкә тыгабыз.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: